Туган көнең белән,бөек Тукай
методическая разработка

Каченова Луиза Сабирзяновна

Туган көнең белән,бөек Тукай

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_konen_beln_tukay.docx17.7 КБ

Предварительный просмотр:

Туган көнең белән, бөек Тукай!

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль чыгыш.

Төзеде:Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланы 1 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Каченова Луиза Сабирҗан кызы.

Кулланма материаллар: интерактив такта, “Бала” мультимедия ресурсыннан өзекләр һәм иллюстрацияләр, чыгыш барышында кулланыла торган көйләр яздырылган диск.

Зал яшел алан итеп бизәлгән.Кошлар сайраган , елга аккан тавышлар килә.

Интерактив тактада Габдулла Тукайның портреты.

Алып баручы:

Вакыйга булды Кырлайда,

Төгәл әйтсәк- урманда.

Вакытын да әйтик инде-

Апрель ахырларында.

Кояшлы матур көн иде,

Бөтен дөнья елмая.

Шушы көн бит 130 ел элек

Бөек Тукайны бирде җиһанга.

Шушы көндә күпме еллар

Шау- гөр килә аланнар.

Тукай абзыйны котларга

Җыела әкияти геройлар...

Күз салыйкчы бүген , дуслар

Аланда ни хәлләр бар?

...Әкрен генә чыгып килә

Карурман уртасыннан

Шүрәле дус, үзе елый,

Чөнки кулы кысылган.

Талгын гына көй яңгырый. Интерактив тактада Шүрәле әкиятеннән рәсем кәрсәтелә. Сәхнәгә, кулы зур булмаган агачка кысылган, Шүрәле чыга. Кулы авыртуга түзми, елый. Былтырны сәхнәдә күреп, елмаеп аның янына килә:

  • Гафу ит ,егет, син мине.

Ярдәм ит, булыш инде.

Ялгышымны аңладым,

Бүтән беркемгә тимәм.

Шушы көннән сүз бирәм.

Былтыр: Ярый, китер кулыңны карыйк.

Бәйрәм башлана аланда,

Тизрәк әйдә барыйк.

Былтыр Шүрәленең кулын бүрәнәдән ычкындыра.Шүрәле белән икесе аланга таба китәләр.

Музыка яңгырый. Интерактив тактада “Су анасы” әкиятеннән өзек.

Су анасы белән малай йөгерешеп сәхнәгә килеп керәләр. Матур аланны күреп, туктап калалар. Шулвакыт малай елмаеп, Су анасына алтын таракны суза.

Малай: Алыгыз,гафу итегез,

Бу сезнең алтын тарак.

Мин түгел угры- карак.

Су анасы: Рәхмәт сиңа, үскәнем,

Яхшы бала икәнсең.

Тукай әкиятләрен укып,

Тәрбия алып үскәнсең.

Бүген безнең аланда

Зур бәйрәм булачак.

Тукай абый бәйрәменә

Бөтен дуслар киләчәк.

Әйдә, үскәнем, без дә аланга барыйк.

Малай белән Су анасы сәхнәдәге аланга юнәләләр.

Интерактив тактада “Кызыклы шәкерт” мультфильмыннан иллюстрация күрсәтелә.

Сәхнәгә ,өрә-өрә, Акбай чыга. Аның артыннан малай да күренә.

Малай: Әйдәле, Акбай, өйрән син.

Арт аягың берлә тор.

Аума, аума, туп- туры тор,

Төз утыр, туры утыр.

Акбай: Ник газаплыйсың болай,

Мин әле бик кечкенә.

Бүген бәйрәм бит аланда.

Шунда йөгерик әйдә.

Малай белән Акбай да аланга таба китәләр.

Интерактив тактада “Бала йоклатканда” мультфильмына иллюстрация. “Бишек җыры” көе яңгырый.

Укучы кыз, татар хатыны киеменнән, бишектә бала йоклата. ( Габдулла Тукайның “Бала йоклатканда” шигырен сөйли).

Шигырьне сөйләп бетергәч, интерактив тактада “Бала белән күбәләк” шигыреннән иллюстрация һәм сәхнәгә күбәләк белән бала чыга.

Бала ( җырлый): Әйт әле,күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк (җырлый): Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Бүген мин бәхетле-

Зур бәйрәм аланда.

Тылсымлы тавыш белән әйтә: Очамын мин шунда...

Барлык әкият геройлары, кулга- кул тотынышып, сәхнәдә тезелешеп басалар.

Алып баручы: Җыелды шулай аланга

Әкияти геройлар.

Бары кунакка килде,

Чөнки апрель ае җитте.

Апрель ае- Тукай ае,

Яхшылык, бәхет ае.

Яраткан Тукаебызны,

Тәбриклибез ел саен.

Рәхмәт сиңа, Тукай абзый.

Җиргә килгәнең өчен!

Шигырьләрең аша безгә

Тәрбия биргәнең өчен.

Һәр шигырең тәрбияви,

Әкиятләрең әхлакый.

Өлкәннәр дә, сабыйлар да

Аларны сөеп укый.

Инде бер гасырдан артык

Син һаман халык белән.

Барысы бергә: Җир йөзенә син килгән көн-

Безгә иң олы бәйрәм!

Интерактив тактада “Туган тел” шигыренә иллюстрация. “Туган тел” көе яңгырый. Балалар барысы бергә “Туган тел” җырын башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Туган телем- Тукай теле

Башлангыч сыйныф укучылары очен КВН...

Габдулла Тукай туган көненә багышланган кичә

Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә .Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аны...

Тукай һәм туган тел (агитбригада чыгышы)

Бу материалны Халыкара туган телләр көненә  багышланган бәйрәмдә кулланырга мөмкин....

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...