Минем туган ягым
план-конспект урока

Габутдинова Гульнара Салихяновна

http://магариф-центр.рф/images/АА88.pdf

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_tugan_yagym.docx20.98 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы

“Минем туган ягым” темасына үткәрелгән дәрес планы.

Башкарды: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габетдинова Гөлнара Сәлихҗан кызы

2018 ел

Тема:Татарстан -минем туганягым.

Максат:Татарстан –минем туган ягым темасын кабатлау, ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;  туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, аңа карата горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек, Татарстан картасы, карточкалар, шәһәр рәсемнәре,экран компьютер.

Шәхескә кагылышлы- укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.

Универсальуку гамәлләре формалаштыру.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгын үстерү; әңгәмәдә катнашу.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне кабатлау.

Эш формалары. Фронталь, индивидуаль,  парлап эшләү

Дәрес тибы: ЛФК

Дәрес барышы:

1.Оештыру этабы.

Дәрескә уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез укучылар!

-Исәнмесез!

-Хәерле иртә, укучылар!

-Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,-диләр . Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмаеп, урыннарга утырыйк.

2.Үткән дәрестәге материалны кабатлау.

Фонетик зарядка

[ә] – Әлмәт, әйе.

[ө] –көн,төн, Бөгелмә.

[һ] –шәһәр,һәм,һава.

[ч]- Чистай, Яр Чаллы.

[ң]  -Яңа Чишмә, миңа, сиңа.

3. Дәреснең темасын, максатын, бурычларын билгеләү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Бүгенге дәрес темасын белү өчен тактадагы рәсемнәргә карыйк. Һәм бер кроссворд та  чишик әле . Бу кроссвордта   сүзләрне тәрҗемә итәргә һәм  санарга  да кирәк.

Ночь         1буква                         т

Снег 2 буква                                а

Красивый 3 буква                       т

Идет (снег) 3 буква                     а

Дождь     5 буква                         р

Холодно 1 буква                         с

Расческа 1 буква                         т

Река 4 буква                                 а

День 3 буква                                н                          

Димәк, без  бүген дәрестә Татарстан республикасы турында сөйләшербез.

Хәзер барыбыз да Татарстан картасына карыйк.

-Татарстан зур республикамы?

-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

-Тагын нинди зур шәһәрләр бар?

-Нинди елгалар ага?

-Татарстан урманнарында нинди җәнлекләр яши?

-Ә без кайда яшибез? (картадан күрсәтү)

4. Ә сез өй эшләрен ничек башкардыгыз икән?

Сезне тыңлап китик әле.Татарстан турында дустыңа нәрсәләр сөйли алыр идең?(Балаларның җавапларын тыңлау)

5. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

а)-Әйдәгез , бергәләшеп шәһәргә барабыз.

Күзләребезне йомдык та очкычка утырдык.( күз алдына китерәбез)

Килеп җиттек.  Күзләрне ачтык.  Экранга карыйбыз.

Экранда сораулар. Кая? соравы  . Бу сорау  1 рәткә бирелә.

-Без кая барабыз? ( Без шәһәргә барабыз, Чистайга , Казанга)

Кая? соравы булса нинди кушымчалар ала?

1 укучы такта янына чыга .Кая соравының янына кушымчаларын  язып куя.

Кая?- га\гә    ка\кә

Балалар дөресме?

2 рәткә Кайда? соравы. Без кайда яшибез?

(Без Чистайда, Зәйдә,Әлмәттә яшибез)

Кайда соравы булса нинди кушымчалар ала?

1укучы чыгып кайда? соравы янына кушымчаларын яза .

Кайда?—да\дә    та\тә

3 рәткә кайдан? соравы. Без кайдан кайтабыз?

(Без Яр Чаллыдан, Түбән Камадан кайтабыз)

Кайдан соравы булса нинди кушымчалар ала?

1 укучы чыгып кушымчаларын яза.

Кайдан? дан-дән    тан\тән   нан\нән

Бик яхшы балалар.

б)Экранга карый әле .Сез ничек уйлыйсыз, бу җөмләләр  дөресме?

Мин Казанда барам.

Син Әлмәткә яшисең?

Ул Зәйтә кайта.

Дөрес булмаса кушымчаларын дөресләп языйк әле.

Үзбәя.

в)Физкультминут. Күзләрне ял иттереп алабыз.

г)Балалар,сезнең алдыгызда карточкалар бар. Шуларга игътибар белән карагыз әле.

Бирелгән җөмләләр дөресме?

 Парларда эшлиләр.

Казан-киң  елга.

Идел-борынгы шәһәр.

Яр Чаллыда- пошилар, куяннар яши.

Урманнарда- музейлар, парклар күп.

Җөмләләрне дөресләп уку.

Бик яхшы , балалар.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

Дәреслек белән эш. 107 бит, 3күнегү .Диалог төзү. Парлап уку .

7. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5күнегүдәге җөмләләр ярдәмендә “Минем туган ягым “ дигән темага хикәя төзергә , рәсем ясарга .

8. Рефлексия.

Дәрес нәтиҗәсе

-Бүген нәрсә турында сөйләштек.

 -Әйе, без туган ягыбыз турында сөйләштек.

 -Бүген үзегезгә ничәле куяр идегез? (төсле кәгазьләрне күтәреп үзләренә билге куялар).

Дәрес “Хәерле көн “ җыры белән тәмамлана. Барасы юлларыгыз гел хәерле булсын!

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”

 Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан”Татармульфильм” нәшрияты 2017.

  1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова,Л.Ә. Гыйниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 2нче сыйныф . Укытучылар өчен методик кулланма .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Минем туган ягым –Татарстан

Республикасы. Мин Татарстанның иң матур җирендә – Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Яраткан шәһәрем Чулман елгасы буенда урнашкан....

“Татарстан минем туган ягым “

2нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенең план конспекты....

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...

Минем туган ягым, мәктәбем һәм проффессиональ эшчәнлегем.

Минем туган ягым, мәктәбем һәм проффессиональ эшчәнлегем....

презентация "Минем туган ягым,авылым, мәктәбем"

презентация "Минем туган ягым,авылым, мәктәбем"...

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...