Әхсән Баянов
план-конспект урока (11 класс)

Хафизова Роза Зуфаровна

Әхсән Баянов дәрес эшкәртмәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hsn_bayanov_dres_eshkrtmse.docx32.66 КБ

Предварительный просмотр:

Әхсән Баянов –  тәрҗемәи хәле, күпьяклы эшчәнлеге: проза, поэзия, драматургия

11 нче сыйныф

(дәрес эшкәртмәсе)

 “Әхсән Баяновның тәрҗемәи хәле, күпъяклы эшчәнлеге: проза, поэзия,                           драматургия”  дигән темага язылган дәрес эшкәртмәсе                                (11 нче сыйныф)

  1. Максатлар:                 
  1. фәнни:

а) Ә.Баяновның тормыш юлы белән таныштыру;                                  б) Ә.Баяновның иҗатына гомуми күзәтү һәм иҗатының үзәнчәлекләре турында төшенчә бирү;

2) тәрвияви: Ә.Баянов иҗатына кызыксындыру уяту.

  1.  Бурычлар:                                                                                                1)  укучылар аңында Ә.Баяновның тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән мәгълүмат булдыру;                 

2) Фоторәсемнәр  кулланып тормыш сәхифәләренә тукталып.

  1.  Принциплар:                                                                                                       1) гомумдидактик;
  1. оптимальлек;         
  2. фәннилек;                                                        
  3. тарихилык
  1. Укыту ысуллары:  репродуктив, аңлату-күрсәтү.
  2. Укыту алымнары: укытучы сөйләме, сорау-җавап, слайд.
  3. Дәреснең төре: язучының иҗат биографиясен, үзенчәлекләрен билгеләү дәресе.
  4. Җиһазлау: дәреслек, компьютер, интерактив такта.
  5. Әдәбият исемлеге:                                                                
  1. Әдәбият (XX йөзнең 30-90 нчы елларында әдәбият): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек / А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин һ.б.; А.Г.Әхмәдуллин редакциясендә. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 399б.
  2. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен / Төз. А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н. Галиуллин, Н.Г. Юзиев. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 447б.
  3. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том / төз.Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2009. – 751б.
  4. Баян Әхсән Сайланма әсәрләр, 5 томда. 1 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – 415 б.
  5. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д.Ф.Заһидуллина. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2004. -367б.
  6. Педагогическая практика: учебно-методическое пособие/ Ф.Х.Завгарова, М.М.Шакурова, А.Д. Батталова. – Казан: Казанский университет, 2010. -148с.
  7. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әд-ы. – Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001. – 544б.

Дәрес планы

  1. Оештыру  этабы:                                                                   1 мин.
  1. исәнләшү;
  2. дәрескә әзерлекне тикшерү.
  1. Актуальләштерү этабы:                                                        6 мин.
  1. өй эшен тикшерү;
  2. үткән дәрес темасын искә төшерү.
  1. Яңа белем һәм күнекмә формалаштыру                                        34 мин. Ә.Баяновның  тормыш юлы белән кыскача таныштыру. Иҗатындагы үзенчәлекләре турында төшенчә бирү.
  2. Өй эшен бирү этабы:                                                                 1 мин.

Хрестоматиядән 277-286 нчы битләр (“Сәяхәтнамә”) һәм дәреслектән 224-226 нчы биткә кадәр укырга.

  1. Дәресне йомгаклау этабы:                                                       3 мин.
  1. Үткәннәрне кыскача сорап чыгу;
  2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

  1. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Барыгыз да дәрескә әзерме? Китап-дәфтәрләрегез өстәлдәме? Бүген сыйныфта кем дежур?  Дәрестә кемнәр юк? (Булмаганнарны билгеләү,сәбәпләрен ачыклау.) Бүген татар әдәбияты дәресен  мин алып барачакмын. Минем исемем – Миләүшә  Ансаровна.  
  2. Укытучы: Укучылар, сезгә өйгә нәрсә бирелгән иде?

Укучы: М.Мәһдиевнең иҗатына караган карточкаларны эшләп килергә иде.

Укытучы: Барыгыз да өй эшен эшләдеме? Эшләгән булсагыз арттан алга таба җыеп җибәрегез, мин аларның билгеләрен тикшереп, киләсе дәрестә әйтермен.

Укытучы: Узган дәрестә без кайсы язучының иҗаты белән танышкан идек?

Укучы:  Узган дәрестә без Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм “Кеше китә – җыры кала” повесте белән таныштык.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Сез өйдә М.Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатын кабатлап килергә тиеш идегез. Хәзер мин сезгә, алдагы дәрестәге теманы  үзләштерүегезне тикшерү максатыннан, тестлар таратам. Сез аны 5 минут вакыт аралыгында эшләп, тапшырырга тиеш булачаксыз.

  1. Укытучы: Укучылар, безнең бүгенге дәреснең темасы – Әхсән             Баяновның  тәрҗемәи хәле, күпъяклы эшчәнлеге: проза, поэзия,         драматургия. Бу сем сезгә танышмы? Бәлки сез аның шигырьләре,         драма әсәрләре яки романнары белән таныштыр?! Ярар, хәзер мин         сезгә аның турында кыскача гына сөйләп китәм. Сөйләгән вакытта         аның тормыш сәхифәләреннән алынган  фоторәсемнәр         урнаштырылган слайд-шоуга игътибарыгызны юнәлтерсез. Ә         хәзер игътибар белән мине тыңлагыз!                                                         Шагыйрь, прозаик Әхсән Баян ( Әхсән ФәтхелБаян улы         Баянов)         1927 нче елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш         районы         Әшмән авылында туа. 1943 нче елда күрше Ишкар         авылы         мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, туган         авылында         төрле эшләр башкара. Эшеннән аерылмыйча урта         мәктәпне         тәмамлый. Бер ел авылда укытканнан соң, 1951 нче         елда әдәбиятка         карата булган мәхәббәте аны КДУның татар         филологиясе һәм         тарихы факультетына алып килә. Укуын         бетергәч, озак еллар         журналистика белән шөгылләнә. 1956-62         елларда “Социалистик         Татарстан” (“Ватаным Татарстан”)         газетасында баш хәбәрче,         1962-66 нчы елларда “Казан         утлары”нда  җаваплы сәркәтип, ә инде         1977-81 елларда баш         мөхәррир урын басары булып эшли.                                                         Ә.Баянов иң беренче чиратта, безгә, үзенең шигъри әсәрләре         белән таныш. Аның шигырьләре 1943 елдан район газетасында,         1951 нче елдан алып республика матбугатында басыла башлый.         Беренче җыентыгы “Диңгез шавы” Татарстан китап нәшриятында          1959 нчы елда чыга. Анда аның күпсанлы лирик һәм фәлсәфи-        публицистик шигырьләре, балладалары, “Сәяхәтнамә”, “Кышкы         чәчәкләр”, “Яшел мәйдан” кебек поэмалары урын алган.                                 Ә.Баяновның шигырьләренә кыскалык, фикер төгәллеге,         ритмик төрлелек хас. Яшь шагыйрь поэзиянең төрле жанрларында         көчен сыный, фикер һәм хиснең бердәмлегенә омтыла. Кешене         яшәтә һәм яшәртә торган олы мәхәббәт хисе турында да Ә.Баянов         берәүне дә кабатламыйча, үзенчә яза белә. “Су кызымы         чыккан         яр буена..”, “Сөйгәнемә гомер теләдем...”, “Тәрәзә юа кызлар”         кебек шигырьләрендә ул табигый матурлыкка, кешене рухи         үстерә, күтәрә торган  мәхәбәткә мәдхия җырлый. Шагыйрь         шигырьләрендә киеренке тормышны тасвирлау белән генә         чикләнми, ул киләчәк турында да уйлана. Тынычлык һәм дуслык         темасы, яңа үзгәрешләр чорында  кергән ил белән горурлану, аның         иртәгесенә тирәнтен ышану хисе  шагыйрьнең гражданлык         лирикасының үзәгендә ята.                                                                         Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасы белән табигатьне, авылны         һәм халык әхлагын, гореф гадәтләрен яклап  язылган әсәр. Ул яңа         шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның          киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртә. Димәк әлеге         әсәрдә табигать белән кешенең үзара мөнәсәбәтләре катлаулану         һәм аларның кискенлеге чагыла.                                                                Ә.Баянов – проза һәм драматургия жанрларында да         үзенчәлекле урыннарга ирешкән әдип. “Язмыштан узмыш”,         “Яшьлегемне эзлим”, “Тау ягы повесте”, “Мәңгелек бәхәс” һ.б.         повестьлары; автобиографик әсәрләреннән “Хыялда туган каләм”,         “Ут һәм су”, “Таш китап” романнары”; драматургиядә “Зәңгәр         кыңгыраулар”, “Һәйкәл” семле сәхнә әсәрләре; Г.Тукайга         багышланган “Каракош”(1989-91) шигъри трагедиясе әдипнең         иҗади фантазиясен һәм тематикасын билгели.                                                 Илленче         елларда  әдәбиятка килгән яңа буын язучылардан         яңача фикерләү         сорала. Заман таләбенә һәр автор үзенчә җавап         бирә. Ә.Баянов исә,         иҗат юлын интим лириканы үстерү, йөрәк         хисләрен шигырьдә         тулырак яңгырату нияте белән башлап         җибәрә. Моңа дәлил итеп         1951 елда язылган “Бер генә сүз белә         минем йөрәк...” дип аталган         шигыреннән өзек китерергә мөмкин.                                 Бер генә сүз белә минем йөрәк,                                                         Бу сүзне аңа кем өйрәткән?                                                                Һәр тибеше белән кабатлана,                                                         Китми бер сүз, китми йөрәктән:                                                         - Яратам,  яратам... -                                                          Алтмышынчы елларда язучы проза өлкәсендә дә актив һәм         нәтиҗәле эшли башлый. Аның шигырьдә җыйнак, пөхтә итеп         фикерләү үзенчәлеге – бу төр әсәрләренең төп хасияте.                                 Баяновның проза әсәрләрен, бигрәк тә повестьларын,         шартлы рәвештә, ике-өч төркемгә бүлеп карарга була. Аларның         беренче төре татар әдәбиятында ныклап сыналган традицияләргә         таянып эшләнгән. Боларга “Яшьлегемне эзлим”, “Дүрт монолог”         (сугыш алды елларыннан алып 60 нчы елларга кадәр авыл         кешеләре язмышы). Икенче төр әсәрләренә катлаулырак сюжет,         сурәтләүдә кинаялелек хас. Әлеге төркемгә “Мәңгелек бәхәс”,         “Тавыш – табигать бүләге” кебек әсәрләр керә. Язучы  биредә үз         иҗатындагы яңа теманы  - фән кешеләре тормышын, аларның         характерларын, башкарган эшләренең әхлакый мәгънәсен ачуны         максат итә. Фәлсәфилеккә омтылу – Ә.Баянов әсәрләренең мөһим         үзенчәлекләреннән берсе. Баянов прозасыдагы өченче төркем         әсәрләрдә Түбән Кама ГЭСын  һәм КамаЗ төзүчеләргә         багышланган  “Ут һәм су”, “Таш китап” романнарында язучы         стилендәге фәлсәфи һәм романтик  башлангыч яңа үсеш ала. Бу         әсәрләрендә Әхсән Баянов торгынлык дип аталучы елларда ук         җитештерү өлкәсендә, аерым алганда,төзелешләрдә, бер урында         таптануның, кайбер очракларда артка чигенүләребезнең төп         сәбәпләре турында җитди уйланганын күрсәтә.                                         Драма         әсәрләреннән исә “Һәйкәл”, “Зәңгәр кыңгырау”         кебекләрен аерып         күрсәтергә мөмкин. Шигыйрь белән         язылган “Һәйкәл” драмасы         (1970) – батырлык һәм илеңә,         антыңа, мәхәбәтеңә тугрылык         идеяләрен  нигез итеп алган         олы хисле, фикерле әсәр. “Һәйкәл”гә         С.Хәким югары бәя бирә:         “Һәйкәл” драматик поэмасы – язучының иҗатында ирешкән иң         зур уңышларының берсе. Автор бу әсәрендә художник буларак та,         шулай ук гуманист буларак та ныклап ачылып битә”.                                 Ә.Баянов поэма, проза, драматургия өлкәсендә генә язып         калмый, ә балалар өчен “Җыр дәвам итә” исемле  китабын да яза.Ә         китап нәкъ менә балаларга атап язган. Ул иң элек яхшылык һәм         явызлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, игелек һәм         яманлык турында.                Сайланма         повестьлары тупланган “урланган ай”         исемле         китабы өчен 1999         елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт         премиясенә лаек         булды. Шулай ук шагыйрь әдәби         иҗатын         җәмәгать эшләре белән         тыгыз бәйләп бара. Ул озак         еллар         Татарстан Язучылар         берлегенең идарә әгъзасы (1974-99),         “Казан         утлары”, “Идел” журналы редколлегиясендә эшли.                         Әхсән Баянов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе         (1988), татар әдәбиятын үстерү юлында  күрсәткән зур         казанышлары өчен аңа 2004 нче елда “Татарстан         Республикасының  халык шагыйре” дигән исем бирелә. 1965 нче         елда – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (Сөйләгән вакытта         презентация күрсәтелеп         барыла).
  2. Укытучы: укучылар, кыскача менә шулар иде. Сөйләгәннәр         буенча барысы  да аңлашылгандыр. Ә хәзер көндәлекләрне ачып         өй эшен язып куябыз. Өйгә эш итеп сезгә дәреслектән 224-226нчы         битләр һәм  хрестоматиядән 277-286 нчы битләрне укырга. Өй         эшен барыгыз да язып куегыз!
  3. Укытучы: укучылар без бүген сезнең белән дәрестә кем  турында         сөйләштек? Әйдәгез әле кабатлап алыйк...

        Укучы: Без бүген дәрестә Әхсән Баяновның  тормыш юлы һәм         иҗаты турында сөйләштек.        

        Укытучы:        Ягез әле, аның тормыш юлына караган нинди         вакыйгалар исегездә калды?                        

        Укучы: Ул 1927 елның 8 нче декабрендә Башкортстанның Илеш         районы Әшмән авылында туа. Җиде сыйныф тәмамлаганнан соң,         авылында эшли башлый. 1951нче елда Казан Дәүләт         Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.        Укытучы: Бик яхшы, утыр. Икенче кеше дәвам итеп китә.                        Укучы: Укуын бетергәч журналист булып эшли. “Ватаным         Татарстан”, “Казан утлары” журналларында эшли.                                Укытучы: Ә иҗатына килсәк, кайсы яклары аеруча истә         калды?         Кайсыгыз җавап бирергә тели?                                                         Укучы: Иң беренче ул  шигъри әсәрләре белән танылган әдип.        Проза, драматургия, шигъри трагедияләре, автобиографик         әсәрләре безгә мәгълүм. Аның беренче җыентыгы – “Диңгез         шавлавы” (1959).                        

        Укытучы: Башка язучылардан аермалы яклары? Кем җавап бирер         әлеге сорауга?                                                                                Укучы: Ул үзенең көчен төрле жанрларда сынап карый: проза, поэзия, драматургия. Шулай булуга карамастан ул иң беренче шигъри әсәрләре белән танылган әдип. Аның шигырьләренә кыскалык, фикер төгәллеге, ритмик төрлелек хас.                                  Укытучы: Тагын кемдә нинди фикерләр бар? Ягез әле дәвам итик...                                                                                                Укучы: Язучының проза әсәрләре дә, поэзиядәге кебек үк, романтик һәм символик образларга бай булуы белән аерылып тора. Шулай ук шигырьләрдә йөрәк хисләрен тулырак яңгырату Баяновның әдәбиятка алып килгән үзенчәлеге.                                        Укытучы:  Бик яхшы, утырыгыз. Димәк сез әлеге дәрестә Ә.Баяновның тормыш юлын, иҗатын, аның әдәбиятка алып килгән яңалыгы белән таныштыгыз. Көндәлекләргә өй эшен язып куйдыгыз. Дәрес бетте чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Актуальность проблемы творческого развития учащихся на начальном этапе обучения игре на баяне»

О развитии музыкальных способностей ученика   на начальном этапе обучения....

Баян и ансамблевое исполнительство в России. Некоторые аспекты эволюции.

Современное баянное исполнительство поражает разнообразием форм и направлений. Среди  всего многообразия творческих пристрастий и убеждений выделяются два крупных вектора эстетических взглядов, к...

Творческий отчет класса баян

Тема нашего мероприятия «Я играю на баяне». Прежде чем представить главных героев, мне хотелось бы отметить, что на нашем мероприятии присутствуют гости. Сегодня к нам пришли родители учеников и...

Развитие компетенций учащихся на уроке специальности класс баян

Из многочисленных определений понятия «компетентность» я выбрала определение доктора педагогических наук, академика  Международной педагогической академии Хуторского  Андрея  Викт...

Творческий проект "Кнопочки баянные запали в душу нам"

В настоящее время перед образованием стоит актуальная проблема по развитию активной, творческой, гармонично развитой (в духовно – нравственной, художественно – эстетической, интеллектуальной сфе...