Статья на тему:"ТАТАР ƏДƏБИЯТЫН УКЫТУДА ЗАМАН ПРОБЛЕМАЛАРЫ"
статья

Əдəбият дəреслəренең төп максаты – əдəби əсəрлəрнең матурлыгын күрə белергə, эстетик һəм интелектуаль лəззəт алырга өйрəтү. Шул ук вакытта əдəби əсəрлəр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын, аңлау-фикерлəү сəлəтен үстерү, əхлакый тəрбия бирү максатын да онытырга ярамый. Теге яки бу максатка ирешү өчен махсус биремнəр комплексы кулланыла. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya.docx16.47 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ƏДƏБИЯТЫН УКЫТУДА ЗАМАН ПРОБЛЕМАЛАРЫ

         Əдəбият дəреслəренең төп максаты – əдəби əсəрлəрнең матурлыгын күрə белергə, эстетик һəм интелектуаль лəззəт алырга өйрəтү. Шул ук вакытта əдəби əсəрлəр аша укучыларның дөньяви күзаллауларын, аңлау-фикерлəү сəлəтен үстерү, əхлакый тəрбия бирү максатын да онытырга ярамый. Теге яки бу максатка ирешү өчен махсус биремнəр комплексы кулланыла.

Иҗади укучыны ничек тəрбиялəргə? Əдəбият мəктəптə шəхес формалаштыручы төп фəннəрнең берсе. Фəн буларак, əдəбият – укучыга əдəбиятны сүз сəнгате итеп аңларга, аның əдəби кулҗтурасын, зəвыгын, сөйлəмен, иҗади мөмкинлеклəрен үстерергə ярдəм итүче белем, күнекмə һəм мəгълүматлар системасы.  

Укучы əсəрне автор язганча кабул итми, ə үзгəртə, чагыштырмача яңа чынбарлык барлыкка китерə. Иҗадилыкны үстерү дигəндə, əдəби əсəрлəрне бергəлəп иҗат итү рəвешендə өйрəтү күздə тотыла. Хəзерге чорда татар укучысының күзаллавы, нигездə, рус телле чыганаклар ярдəмендə формалаша.

 Коммунистлар хакимияте вакытында, əдəбиятны идеология коралы итеп карау сəбəпле, аны укытуга игътибар зур булды, ягъни тиешле юнəлештəге тəрбия максатында əдəбият тулы дəрəҗəдə файдаланылды.

Җəмгыятьтəге тотрыклылыкны җимерү нəтиҗəсендə, беренче карашка уңай борылышлар да барлыкка килде. Без миллəтебезнең үткəненə дөрес караш ташлау, аның бүгенгесен тиешле юнəлештə үзгəртеп кору бурычларын хəл итүгə керешү мөмкинлеге алдык. Кешенең күңелен каралтучы “шайтан сабаклары” урынына тарихыбызга дини өйрəтүлəргə дөрес мөнəсəбəт булдыручы дəреслəр уздыра алу мөмкинлеге ачылды. Күпчелек авыл, шəһəрлəрдə мəчетлəр төзелү, мəдрəсəлəр, дини түгəрəклəр барлыкка килү бүгенге укучының күңел дөньясына тəэсир итүче мөһим фактор. Əмма шул ук вакытта бик күп телевидение программасы тəүлек буе миһербансызлык, каты күңеллелек, əхлакый-җенси бозыклык, эчкечелек кебек сыйфатлар тəрбияли торган тапшырулар күрсəтəлəр. Ə кулдан-кулга йөри торган, итəк астыннан сатыла торган кассеталар! Менə шундый шартларда мəктəп өстенə балаларны тəрбиялəү бурычы төшə.

Əдəбият тарихына күз салсак, Коръəн əдиплəр өчен илһам, материал чыганагы, иҗади камиллекнең өлгесе булып хезмəт иткəн. Бу мөһим факторны укучыларга җиткерү бик əһəмиятле. Кол Гали, Мəхмүт Болгари, Сəйф Сараи, Габделҗəббар Кандалый, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ кебек шагыйрьлəр дини-мифологик мотивларны читлəтеп үтмəгəн [1].  

Борынгы грек фəлсəфəчесе Сенека: “Гыйлемлектə алга китеп тə, əхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдə иң артка калган кеше”, – дигəн [3]. Димəк, безнең төп бурычыбыз əдəбият аша əхлак тəҗрибəсе тəрбиялəү, яхшыны-яманнан аера белергə өйрəтү.

 Кеше гасырлар дəвамында табигатьне үз иткəн, аны өйрəнгəн һəм көндəлек тормышта файдаланган. Ул үзенең табигатьтəн башка яши алмавын яхшы белгəн. Табигатькə мөнəсəбəтне без татар халык авыз иҗаты əсəрлəрендə күрəбез. Халыкның педагогик һəм экологик белемнəре безгə килеп җиткəн. Лəкин аларны əдəби əсəрлəр аша укучыларга дөрес итеп җиткерү, экологик тəрбия бирү – мəктəп бурычы.

 Экологик һəм рухи кризисны җиңү юлларының берсе – яшь буынны матурлык дөньясына җəлеп итү. Иң мөһиме: балалар күңелендə матур хислəр уяту, аларның уенда кешелəргə карата яхшылык телəү, тереклек һəм матурлык турында кайгырту, кешенең икенче бер кешегə бирə торган шəфкатьлелек хисе тəрбиялəү.

Шулай итеп, балада туа торган уңай хислəр – кешелекле булуның төп асылы.  

Йомгак ясап, шуны ассызыклыйк: соңгы елларда үзлəренең шəхси телəклəренə чик куя белмəүчелəр артып китте. Күплəр өчен байлык, акча беренче урында. Кеше кайгысына һəм газапларына карата сизгерлек һəм ярдəмчеллек тəрбиялəү – мəктəпнең һəм гаилəнең уртак бурычы.

Кулланылган əдəбият 1. Заһидуллина Д.Ф. Урта мəктəптə татар əдəбияты укыту методикасы. – Казан: Мəгариф, 2000. 2. Хаҗиəхмəтов Ə.Н. Тəрбия – мəңгелек фəлсəфə. – Казан: Мəгариф, 2000. 3. https://nsportal.ru/sites/default/files/2015/10/20/yana_alymnar_


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыру шартларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен ба...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар.

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар....