Туган тел 1 класс
план-конспект урока

1 нче класста уткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klass_tatar_tele.doc144 КБ

Предварительный просмотр:

       

                                                                         

Татар теле 1 класс

Тема

Предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр.

Максаты

Балаларны предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру, предметны белдергән сүзләргә кем? нәрсә? эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нишли? нишлиләр? соравын куя белергә өйрәтү, мәрхәмәтлелек, җәнлекләргә җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә

Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче һәм  нишли? нишлиләр? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белүгә ирешү, схемаларга карап җөмләләр төзи белү.

Төп төшенчәләр

Предметны белдергән сүзләр,  эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру

Ресурслар

Татар теле  дәреслеге, авторлары И.Х. Мияссарова. Ч.М. Харисова

Презентация

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

- Без сезнең белән хәзер татар теле дәресе үткәрербез.

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

 Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

2 нче слайд

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә,аларның ни өчен кирәкле кабатлана.

- Кояш  үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә

- Бүген без татар теле һәм әдәби уку фәннәренең һәр дәрес кунаклары булган Әмир һәм Әминә янына кунакка килдек. шул ук вакытта татар теле белән шөгыльләнергә булдык.. Алар авылда яшиләр икән һәм бик күп җәнлекләр белән дуслар.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты : предмет исемнәрен атап чыгу.

  Көтелгән нәтиҗә:

Предмет исемнәрен дөрес итеп әйтә белү.

  1. этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Дәреслектәге рәсем буенча эшлибез.18 нче бит

  •  Менә бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Эт, куян, ат, әтәч, чеби, күбәләк)
  • Ләкин бу җәнлекләребез хәрәкәтләнмиләр.
  • Алар хәрәкәтләнсен өчен, әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләр кабатлыйбыз: Белемле кеше югалмас! Белем бәхет ачкычы. Белем кояштан яктырак.
  • Ә алар һаман хәрәкәтләнмиләр, бу гына җитми, ахры, диде Әминә.
  • Әйдәгез, кызык итәбез үзләрен. Бергәләп предмет исемнәрен әйтәбез, сез балалар аларның хәрәкәтен белдергән сүзләрне табарсыз. (проблема куела)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру.

Көтелгән нәтиҗә:

- Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче һәм  нишли? нишлиләр? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белүгә ирешү.

-  схемаларга карап җөмләләр төзи белү.

  1. этап. Яңа тема өстендә эш.

- Бу нәрсә? ( ат)

- Ат нишли? (чаба, кешни…..)

- Эт нишли? (өрә, тешли…….)

- Куян нишли? (сикерә, ашый…..)

- Әтәч нишли? (кычкыра)

- Күбәләк нишли? (оча)

- Хәрәкәтләнделәрме җәнлекләребез?

- Без нинди предметлар турында сөйләштек?

Димәк, предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куйдык? (Кем? нәрсә?)

- Алар нинди хәрәкәтләр ясадылар?

- Ә хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сораулар куйдык? (нишли? нишлиләр? )

- Бик дөрес укучылар. Предметны белдергән сүзләр җөмләдә кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Аларны                 тамгасы белдерә.

Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр җөмләдә нишли? нишлиләр?  сорауларына җавап бирә.

Аларны                 тамгасы белдерә.

- Тактада язылган җөмләне кем укый ала?

Тиен сикерә.

- Әйдәгез бергә схемасын төзеп карыйбыз.

Тиен нинди сорауга җавап бирә? (Нәрсә?)

- Димәк нинди схеманы куярбыз? (         )

- Бик дөрес.

- Сикерә нинди сорауга җавап бирә? (Нишли?)

-Димәк нинди схеманы куярбыз? (           )

-Җөмләне нинди хәрефтән башлап язабыз? (Баш хәрефтән)

-Димәк схеманың башында җөмләнең башын күрсәтергә кирәк.

- Җөмлә ахырында нәрсә куябыз? (нокта)

- Әйдәгез, хәзер Күбәләк оча  җөмләсенә схемасын төзибез.

-Кем схеманы тактада сызып күрсәтә?  

- Дөреслеген тикшерик әле.

Физкультминутка.  

     

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту

Көтелгән нәтиҗә:

--схемага карап, җөмләләр төзү

4 этап. Ныгыту.

 9 нчы күнегү. Парлап эш

Схемаларга карап, җөмләләрне язып бетерү.

-9 нчы күнегүдә схемалар бирелгән  Шуннан өч схема тактада шуларга.Әмир  җөмлә төзи алмый аптырый.

-Булышабызмы, балалар?

Кош сайрый. Куян чаба. Үрдәк йөзә.

-Җөмләләрне төзибез һәм дәфтәргә  язабыз.

- Кем беренче җөмләне тактага чыгып яза?

- Дөреслеген тикшереп алыйк әле.

4 этап. Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше)

5 этап.Тикшерү күнегүләре.

Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Көтелгән нәтиҗә:

- Предметны, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба  белү

5 этап. Тикшерү күнегүләре.

“Артык сүзне тап” уены

-Предметны белдергән сүзләрне табарга. Дөрес җавап булса, көймә йөзеп китә, ә ялгыш булса җавап төссезләнә.

Предметны белдергән сүзләрне сез икенче класста исем дип үтәчәксез.

-Ә  эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне нинди сорауга җавап бирә? (нишли? нишлиләр?)

-Молодцы!

-Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне 2 нче класста фигыль дип үтәчәксез

«Парын тап»  уены Слайд 27

- Әминә сүзләрнең парын югалткан, әйдәгез бергәләп табыйк  әле

5 этап.Тикшерү күнегүләре

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше)

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

 Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

- Предметны, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба  белү

-алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

- Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

 -Аны безгә ни өчен белергә кирәк?

-Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен ,  бер-берегезгә сөйләп карарсыз, өйгә кайткач әти- әниләрегезгә сөйләп күрсәтерсез.

Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...