Разработка мероприятия "Герой-шагыйрь Муса Җәлил"
методическая разработка

Юсупова Лилия Галимзяновна

Сценарий литературно-музыкальной композиции Муса Джалиль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_geroy_shagyyr_-_musa_zhlil.docx21.44 КБ

Предварительный просмотр:

М. Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә.

 “Герой шагыйрь - Муса Җәлил”

1 нче алып баручы

  • Хөрмәтле, кунаклар! Укучылар, Җәлилне сөюче яшь дуслар! Бүгенге бәйрәм белән сезне - шигырь бәйрәме белән. Моннан 116 ел элек татар халкын бөтен дөньяга танытачак татар малае дөньяга килә. Ул бары 38 ел гына яшәсә дә, үлгәннән соң да үлмәслек итеп яши белде. М. Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты.  М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.

-Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

  • Бүгенге әдәби кичәдә без аның тормышын күзалдыннан кичерербез,балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле укырбыз.

Хәзер шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын искә төшерик.

-М.Җәлилгә багышланган документаль фильм карап үтик.

2 нче алып баручы

  • Кышкы салкын көннәрнең берсендә,1906 елның 15 февралендә, иксез - чиксез  Оренбург  даларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Ул бик  хәрәкәтчән,  эш сөючән бала булып үсә. Абыйсы Ибраhимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Соңыннан шул күңелле вакытларны искә алып “Беренче дәрес” шигырен дә яза.

 

  • Без бирегә 1 нче сыйныф укучысы Фәләхова Румияны чакырабыз.

1 нче алып баручы:

  • Мусаның дуслары бик күп була. Ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган.Аның эте турындагы “Маэмай” шигырен Горбунов Тимур сөйли.

2 нче алып баручы:

  • Муса Җәлил балаларны бик ярата һәм алар өчен күп яза.Аның җиңел,шаян тел белән язылган шигырьләрен укыгач,балалар йөзендә елмаю чагыла. 4 сыйныф укучысы Шакиров Йосыф “ Ишек төбендә” дигән шаян шигырен сөйли.

1 нче алып баручы:

 -Муса Җәлил шигырьләренә музыка язмаган татар композиторлары юк дияргә була. Җәүдәт Фәйзи тарафыннан музыкага салынган балалар җырлары (М. Җәлил текстлары) никадәр үзенчәлекле! (“Әтәч”, “Карак песи”, “Суык бабай”, “Сәгать”, “Парашютсыз курчак” һ.б.) Композитор Мансур Мозаффаров тарафыннан музыкага салынган “Җиләк җыйганда”, Заһид Хәбибиуллин музыкасындагы “Сагыну” һ.б. җырларны да Муса Җәлил иҗат иткән текстлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

  • Сезнең каршыгызда  хәзер “Сәгать” җыры белән 2 в сыйныф укучылары чыгыш ясый.

2 нче алып баручы:

  • Шулай матур гына яшәп,иҗат иткәндә ,илебезгә кайгы килә.Бөек Ватан сугышы башлана.Җәлил үзенең Ватанын яраткан кеше буларак , хатыны Әминә, кызы Чулпанны калдырып сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә.

Сау булыгыз, дуслар,- диде, Муса,

Әкрен генә поезд кузгалды.

Калды Казан, китте ул сугышка,

Ерак иде солдат юллары.

 2нче алып баручы

-Татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Муса Җәлил 1942 елда Волхов фронтында сугышлар вакытында нык яраланып, аңын югалтып, фашистлар тырнагына эләгә. Аны башка бик күп тоткыннар белән бергә Германиягә,концлагерьга озаталар Иле, халкы турында шигырьләр язудан һәм ничек тә иреккә чыгу, Туган иленә кайту турында хыялланудан туктамый.

- Әйдәгез без аның “ Җилләр” дигән шигырен тыңлап үтик . Сезгә бу шигырьне 4б сыйныф укучысы Иванов Әмир сөйли.

1 нче алып баручы

- Тоткынлыкта язган шигырьләре 2 дәфтәр булып туган илгә кайта.”Моабит дәфтәрләре”дип йөртелә алар. Дәфтәрләрдәге шигырьләрдә ничек кенә булмасын,мескенләнү дә,төшенкелеккә бирелү дә ,язмышка кул селтәү дә юк.Аларда җиңүгә ышаныч,туган илгә мәхәббәт,фашизмга нәфрәт хисләре чагыла.

2 алып баручы:

-Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. Аеруча, ул- татар балалар язучысы Абдулла Алиш белән якынлаша.

  • Сезнең каршыгызга Абдулла Алиш язган “Ярканат” шигырен сөйләргә  Ведерников Тимурны чакырабыз.

1 нче алып баручы

  • Муса Җәлилнең көрәштәшләре дә батыр, Туган илләрен нык яратучы, Ватанга тугырыклы кешеләр иде. Бу исемнәрне беркайчан да онытмыйк:
  • Гайнан Кормаш
  • Фоат Сәйфелмөлеков
  • Абдулла Алиш
  • Фоат Булатов
  • Муса Җәлил
  • Гариф Шабаев
  • Әхмәт Симай
  • Абдулла Баттал
  • Зиннәт Хәсәнов
  • Әхәт Атнашев
  • Галләнур Бохараев

1 бала

Муса абый ялгыз түгел, -

Иптәшләре бар ич:

Бер иптәше - әкиятче

Абдулла Алиш!

2 бала

Син – халкымның батыр улы,

Исемең мәңге онытылмас:

Һәрчак безнең йөрәктә син –

Гайнан абый Кормаш!

3 бала

Язмыш кайчак бик аяусыз –

Төрле яклап сыный;

Сынатмадың, халкым улы –

Әхмәт абый Симай?

4 бала

Батырларны барлыйм, дисәң,

Тарих дәфтәрләрен актар:

Шундый батырларның берсе –

Абдулла абый Симай!

5 бала

Батырлар турында һәркөн

Шигырьләр, җырлар туа...

Җыр булып яши күңелдә

Хәсәнов Зиннәтулла!

6 бала

Кайчандыр безнең шикелле

Булгандыр ул бер сабый...

Һәрчак безнең күңелдә син –

Шабаев Гариф абый!

7 бала

Дошманга каршы батырлар

Көрәшкәннәр берләшеп.

Ул батырларның берсе син –

Әхмәт абый Әднәшев!

8 бала

Исемнәре мәңге балкый

Якты йолдызлар кебек.

Кыю иптәш һәм көрәштәш

Фәрит абый Сәйфелмөлек.

9 бала

Көннәр матур, ак кар ява,

Күңелдә дәрт уятып...

Тынычлык өчен көрәшкән

Фоат абый Булатов!

10 бала

Ил-Ватанга ант итә

Газиз халкым уллары...

Антыңа тугры калдың син –

Сәлим абый Бохаров!

2 алып баручы:

  • 1944 елның 25 августында аны үтерәләр. Муса Җәлил үлде... Ә ул һаман безнең арада. Шигырьләре, җырлары белән безнең арада.  Аның шигырьләре көн саен безне илһамландырып , канатландырып торалар.
  •  Ә хәзер бирегә М.Җәлил турында үзе язган шигырьне сөйләр өчен укучысын Питиряков Адельне чакырабыз.

1 нче алып баручы

  • Без тормышның hәрвакытта ямьле, шаулы балачак кебек, хәтта чишмә кебек чылтырап акканын телибез. Шуның белән безнен кичәбез тәмамлана, . Сезгә җәлилчеләр кебек көчле рух телибез. Сәламәт булыгыз, Туган илебез – Татарстаныныбызның  кадерен белегез! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, сау булыгыз! 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Җәлил турында уйланулар...

Методическая разработка внеклассного мероприятия по литературе. Сценарий агитбригады «Звучала песней жизнь моя» (посвящается памяти героя, поэта Мусы Джалиля)

Чтец: О, смелый Сокол! В бою с врагами истек ты кровью... Но будет время - и капли крови твоей горячей, как искры, вспыхнут во мраке жизни и много смелых сердец зажгут безумной жаждой свободы, света!Ч...

Разработка мероприятия "Герой-шагыйрь Муса Җәлил"

Сценарий литературно-музыкальной композиции Муса Джалиль...