"Туган тел" кичәсе
план-конспект

Ринат Закиров, Гариф Ахунов премияләре лауреаты, күп кенә республика һәм бөтенроссия күләм бәйгеләр призёры, мәктәбебезне тәмамлап, хәзерге вакытта Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте студенты, авылыбызның яшь шагыйрәсе   укучым Адилә Әхмәтҗанова катнашында "Туган тел "кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_kichse_adil.docx25.32 КБ

Предварительный просмотр:

                                         «Туган тел» кичәсе.

-Исәнмесез. Хәерле көн укучылар, укытучылар, килгән кунаклар.

2021 нче  ел–Республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Районыбызда, мәктәбебездә дә бу уңайдан күп чаралар уздырыла. Менә бүген дә без “Туган тел” кичәсенә җыелдык.

  Бүген бездә кунакта Ринат Закиров, Гариф Ахунов премияләре лауреаты, күп кенә республика һәм бөтенроссия күләм бәйгеләр призёры, мәктәбебезне тәмамлап, хәзерге вакытта Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте студенты, авылыбызның яшь шагыйрәсе Адилә Әхмәтҗанова да катнаша.

  Халкым теле миңа –хаклык теле.

  Аннан башка минем телем юк.

  Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

  Иле юкның гына теле юк.

   Без- татарлар, туган телебез- татар теле. Тугач  та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган- татар теле.

  Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмендә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

  Адиләнең дә милләте, халкы, туган теле белән горурланып язган шигырьләре шактый.

  -Хәзер сезнең игътибарыгызга берничә шигырен тәкъдим итәбез.

“ И милләтем”- Адилә Гыйльметдинова сөйли.

И милләтем! Бары сине танып,
Сынмас минем очарканатым.
Сиңа - халкым, тугры калуымны
Исбатлыйдыр милли калфагым.

Әгәр халкым очраса давылга,
Кемнән соң ул эзләр яклауны?
Милләтемнең сакчылары ул - без,
Күгәрчен һәм лачын кошлары!

“Кидем калфак”- Диләрә Миннебаева сөйли.

Халкым күрке - милли калфак чиктем,
Бизәкләре алтын ефәктән.
Җан җылымны биреп чигелде ул,
Җебен алдым милли йөрәктән.

Кидем калфак, бөек телем өчен,
Горур  йөрәк кабат кабынды.
Татар рухым тыйнак берсөенде:
Мин яратамтелне, халкымны!

Җыр башкарыла. “Туган тел”.

-Без Татарстан җирендә яшибез. Татарстан- ул безнең Туган илебез, торган җиребез, туган йортыбыз. Туган ил һәр кешегә газиз дә, кадерле дә.

Адилә Әхмәтҗанова “Татарстан”- Фаил Мөхәммәтҗанов сөйли.

Татарстан.

Татарстан! Йөзьеллыгың синең
Бәйрәм итә гадел, тыйнак халкың.
Язгы таңда яшеллеккә күмеп,
Саф тамчыдай җир өстенә тамдың.

Татарымның бөек дәүләте син -
Казаны син горур халкымның.
Татарстан! Синдә тудым язда,
Минем гомер синдә кабынды!

Син халкымның милли бер үзәге
Син саф гөле минем телемнең.
Синдә яшәп аңлыйм татлылыгын
Әйткән һәрбер татар сүземнең.

Татарстан! Ныклы адымнарың
Киләчәккә таба сузылган.
Ап-ак таҗлы чәчкә гөлдәй атып,
Тарих битен чарла Республикам!

-Ә хәзер сезнең игътибарыгызга “Башкалам” шигыре. Альмира Җәләева сөйли.

Башкалам.

Идел буе ярларында йөреп
Каршы алам таңны, башкалам.
Горурлану хисе күңелемдә арта -
Тарих битләренә күз салам.

Гасыр серен саклый синең чикләр,
Иделем таңда нурга төренгән.
Кирмән диварына кулым куям -
Халкым үткәненә баш иям.

И Казаным! Үткәнеңне барлап,
Киләчәгең килә үрәсем.
Чал тарихта килә еллар аша
Синең халкың эзен күрәсем.

Таңнар атсын синдә чәчкә кебек,
Кояш нурларына күмелеп.
Һәрбер көнең гөрләп үтсен, Казан,
Бөек халкым җырын ишетеп.

Синдә үткән, синдә киләчәгем!
Ал таңнарны синдә аттырам!
Сокланамын сиңа, башым иям,
Горурлыгым минем - башкалам!

-Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу.Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган телебез буыннардан- буыннарга тапшырылып, хәзерге чор балаларының тормышка карашын, милләтенә карата мәхәббәт хисе тәрбияли.  Хәзер сөйләнәсе Адилә Әхмәтҗанова шигырендә  юкка гына Ак яулыклы әбиләр- милләт сакчылары дип әйтелмәгән.

Адилә Әхмәтҗанова “Ак яулыклы әбиләр” – Зәринә Гыйльметдинова сөйли.

Ак яулыклы әбиләр.

Кочак-кочак чәчкә бүләк итсәк,
Ул да аз күк сездәй кешегә.
Ихласлыкны, гади гүзәллекне
Мөмкин күрү сезнең үрнәктә.

Бер вакыт та сездән ишетмәссең
Зарлануны тормыш йөгеннән.
Һәрбер көнгә рәхмәт укыйсыз сез,
Сөенәсез йөрәк түреннән.

Сорасалар: "Иң-иң җылы җирне
Табарга дип кайсы тарафтан?"
Бар җылылык бары сездә генә,
Гүя кояш сезгә табынган.

Үрнәк алмый мөмкинме соң сездән,
Сез дөньяның купшы гөләмнәре.
Мин сокланам сезгә, горурланам,
Милләтемнең мирас сакчылары-
Ак яулыклы күркәм әбиләре.

“Шәл бәйләдем” биюе башкарыла.

-Туган телебезнең тагы да матурлыгын, аһәңлеген әдәби әсәрләр күрергә ярдәм итә. Иҗат кешеләренең дөньяга, тормышка карата мәхәббәт, табигатькә соклану кебек хисләр кичерүе шигъри юллар тууга сәбәпче булып тора.

-Адилә Әхмәтҗанова “Яратам”- Лиана Каюмова сөйли.

Таң ата...
Алсу күк маныла зәңгәргә...
Шул күккә кулымны сузуым...
Бу бәхет!
Ә мин бит
Яратам...
Дөньяны!
Бер бәйләм чәчкәдәй
Кочакка җыям да,
Яратам...
Таңнарын, төннәрен,
Нур тулы көннәрен
Яратам...
Тынгысыз мизгелләр,
Ирекле хыяллар диңгезен,
Тормышның мин үзен
Яратам...
Яңгырын, карларын,
Күл, елга, тауларын
Яратам...
Кайтаваз саламын дөньяга,
Мәхәббәт аңлатам:
"Яраааатаааам!
Сорарсыз: "Ни өчен?"
- Мин яшим, ә димәк, яратам...

-Ә хәзер Адиләнең “Иреккә” шигырен тыңлап китик әле.

Адилә Әхмәтҗанова “Иреккә”- Азалия  Садыйкова сөйли.

Иреккә.

Зәңгәр белән яшел төсне кушып,
Хасил булган дөнья кисәге,
таңны төнгә кушып үзенеке итә,
искә төшереп,кемнәр икәнне

Галәм кочагыннан йолып алып,
җирле кеше итү теләге
хыялыйның канатлар тыеп,
гади кеше итә түгелме?

Яшел-зәңгәр дөнья киңлегеннән
Башым тартмыйм, әмма галәмгә
Туры юлдан аермагыз, чөнки
мин иреккә сусыйм, иреккә!..

-Бу шигыреңне тыңлаганнан соң үзеннән- үзе сорау килеп туа.

Ни өчен иҗат кешесе иреккә  омтыла?

(Адилә Әхмәтҗановага сүз бирелә).

Укучылар сораулары:

  • Ничә яшьтә иҗат итә башладыгыз?
  • Шигырь язуга сезне нәрсә этәрде?
  • Теләсә кем шагыйрь яза аламы?
  • Беренче шигырегезне кайчан яздыгыз? һ.б.

(Сорауларга җавап алу рәвешендә әңгәмә).

  Халкыбызның төп бурычы- туган телебезне саклау, туган ягыбызны ярату, аның үсешенә зур өлеш кертеп, милләтебезнең киләчәген төзү. Безнең алдыбызда икеләтә җаваплылык, чөнки без Тукай якташлары. Бөтен дөньяга таралган телебезнең данын тагы да үстерү безнең төп максатыбыз булып тора.

-Адилә Әхмәтҗанова  “Туганмын мин Тукай ягында” – Ильназ Гобәев сөйли.

Туганмын мин Тукай ягында.

Таң җилләре дәшә мине һәр көн
Бөек Тукай йөргән юлларга.
Эзләр мәңге югалачак түгел,
Тирә-якка бер моң тарала...

Мин үземдә милли бер көч тоям,
Башым иям бөек халкыма.
Шөкердимен, Тукай кардәше мин,
Туганмын мин Тукай ягында.

Үз телемдә, Тукай телендә мин
Сөйлим җаным сөйләп туйганчы.
Әйдә, җилкәй, сөйлә серләреңне,
Әйдә, курай, бер көй уйначы!

Сизәсезме, бу тел шундый татлы?
Җан азыгы ишеткән сүзем.
Кайчак күңел хисләр белән тула,
Көй булырга әзер мин үзем.

Таң җилләре язга илтә мине
Бөек Тукай туган язларга.
Уйлар рәткә салынар шулчак:
Үз телемдә шигырь язганда.

Әй, син җилкәй, серең күбрәк сөйлә,
Әй, син курай, моңың югалтма!
И милләтем, югалмассың, шөкер,
Тукай җанлы халкың булганда!

-Кичәбез ахырында барыбыз да бергәләп “Туган тел” җырын башкарабыз.

-Һәр халыкның туган теле-аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә кирәк. Барыгызга да зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...