Татар теле грамматикасын яхшырак үзләштерү максатыннан үткәрелгән мастер-класс
учебно-методический материал

Татар теле грамматикасын яхшырак үзләштерү максатыннан үткәрелгән мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_aergych_tmamlyk.docx22.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле грамматикасын яхшырак үзләштерү максатыннан үткәрелгән мастер-класс

Укытучы:  Мөхәмәтшина Эльмира Госман кызы

  • Хәерле көн, исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн безгә! Хәерле көн сезгә!
  • Көннәребез хәерле, эшләребез уышлы булсын! Хәерле сәгатьтә дип эшебезне башлап җибәрәбез!
  • Укучылар, бүгенге көндә инде сез шактый белем туплаган бик акыллы балалар. Әйдәгез бүген шул белемнәрне барлап алыйк әле. Бүген без җөмлә кисәкләренең икесенә игътибарны юнәлтербез. Ни өчен икесенә, чөнки күп кенә укучылар башлангыч сыйныфтан килгәндә, җөмләләрне тикшергән вакытта аларның кайберләрен бер-берсе белән бутый. Сорау: кайсы җөмлә кисәкләрен карарбыз икән?
  • Сезнең әйткәннәрнең туры килү-килмәвен алдыгыздагы хәрефләрдән төзелгән сүзләрдән белә алабыз. Нинди сүзләр килеп чыкты?
  • Димәк, без карый торган сүзләр – аергыч һәм тәмамлык.
  • Җөмләләрдәге калын кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куеп карыйк әле.

Агачларның яфраклары коела.

Сары яфраклар коела.

Минем әнием матур.

Өч каен үсә.

Күп кеше килгән.

Укыган бала белә.

  • Хәзер, әйдәгез, аергычка хас булган билгеләрне атыйбыз. (Аергычка биргән билгеләмәгә кластер төзиләр.)

Җөмлә кисәге

Җәмләнең иярчен кисәге

Предметның билгесен белдерә

Предметның исәбен, санын белдерә

Кемгә (нәрсәгә) каравын белдерә

Исемгә ияреп килә

нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирә

  • Нәтиҗә. Димәк, җөмләдә исемне ачыклап килгән иярчен кисәк аергыч дип атала. Аергыч нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә.
  • Алга таба калын кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куябыз.

Мин әнине яратам.

Ул әнисен ярата.

Мин китап укыйм.

Мин әнинең кайтуын көтәм.

Мин серемне әнигә сөйлим.

Мин бу хәбәрне әнидән белдем.

Мин шул укытучыда белем алдым.

Ул әнисе белән бара. Мин әнием турында сөйлим.

  • Хәзер, әйдәгез, тәмамлыкка хас булган билгеләрне атыйбыз. (Тәмамлыкка биргән билгеләмәгә кластер төзиләр.)

Җөмлә кисәге

Җөмләне иярчен кисәге

Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап килә

Предметны, затны белдерә

кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? сорауларына җавап бирә

  • Нәтиҗә. Предметны, затны белдереп, кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк тәмамлык дип атала. Ул күбесенчә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый.
  • Аергыч һәм тәмамлыкка хас булган билгеләрне санап чыктык, нәтиҗәләр ясадык. Игътибарны хәзер менә бу җөмләләргә юнәлтик әле.

Мин әнинең күлмәген юдым.

Мин әнинең кайтуын көтәм.

  • Калын кара хәрефләр белән бирелгән сүзләр кайсы җөмлә кисәге була?
  • Ничек ачыклыйбыз?
  • Нәтиҗә. Иялек килешендәге сүз җөмләдә ике функция үти ала. Ул исемгә иярсә – аергыч, ә фигыльгә иярсә, тәмамлык була.
  • Безнең бүгенге мастер классыбызның максаты аергыч һәм тәмамлыкларны бер-берсеннән аера белергә өйрәнү иде. Кайсыларыгыз мин бүген үзем өчен яңа белемнәр алдым, нәрсәгә дә булса өйрәндем дип саный, үзегезне алдагы кәгазьләрдә тиешле тамгасын куярсыз.
  • Эшләгән эшләребез, алган белемнәребез файдага булсын. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Чистай муниципаль районы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Ләйсән Альберт кызының 5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы. Тема : Без әнигә булышабыз.”

тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...