Туган тел 3 класс "Җөмләнең баш кисәкләре. Ия"
план-конспект урока

Туган тел 3 класс "Җөмләнең баш кисәкләре. Ия"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_3_klass_zhomlnen_bash_kisklre.iya_.docx80.46 КБ

Предварительный просмотр:

План-конспект

Предмет: Туган тел

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре. Ия.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне “ачу”.

Максат:  җөмләләрдә баш кисәкләрне, ияне аера белеп, аларны язма һәм телдән сөйләмдә кулланырга тиешле шартлар булдыру.

Бурычлар:

- белембирүче: Җөмләнең баш кисәкләре белән танышу;

- үстеруче: укучыларның фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, матур язу күнекмәләре булдыру;

-  тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылганнәтиҗәләр:

Шәхескәкагылышлы: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру;

Метапредмет: үзэшеңне планлаштыра белү, парларда бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре формалаштыру;

Предметара: белемнәрне тирәнәйтү; предметның эшен белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү, сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Чыганаклар: - төп – дәреслек (Харисов-Харисова, 123-28нче битләр), эшдәфтәре;

-өстәмә – компьютер, презентация.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эшләү.

I. Оештыру-мотивлаштыру этабы

1) Исәнләшү, танышу.        

- Исәнмесез, укучылар!

2)Уңай психологик халәт тудыру.

- Сезнең кәефләр ничек?

- Мин бик шат. Әйдәгез әле кәефебезне тагын да яхшыртыйк! Кулларыбызда зур тузганак чәчәге бар дип күз алдына китерик. Ә хәзер аны каты итеп өрик, күңелдәге барлык борчуны һәм начар кәефне чыгарыйк! Утырыгыз.

Шундый яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйк.

3) Дәрескә әзерлекне тикшерү.

- Укучылар, сез дәрескә барыгыз да әзерме? Дәреслек, дәфтәр, каләм урындамы?

- Бик яхшы!

II. Өй эшен тикшерү.

III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

  1. Проблема тудыру.

-Балалар, әйдәгез әле экрандагы җөмләне укыйк, кемнең укыйсы килә? Яхшы, әйдәле!

Габдулла Тукай бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган. Балалар аның әкиятләрен яраталар. Рамил мәктәп китапханәсеннән Тукайның шигырьләрен алды.

-Кем бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган? Икенче җөмләдә кемнәр турында әйтелгән? -  Өченче җөмләдә кем турында сүз бара? Рамил сүзенә сорау куегыз. Шулайук, шигырьләр дигән сүзгә сорау куик әле. Әйе, без аңа “кем?” һәм “нәрсә?”  дигән сораулар бирәбез.

-Яхшы, афәрин! Укучылар, кайсы җөмлә кисәге шушы сорауларга җавап бирә? Яхшы, мин сезнең белән килешәм. Афәрин!

2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

- Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәнербез?

Дөрес, безнең дәресебезнең максаты:  җөмләнең баш кисәкләре белән танышу, җөмләләрдә аларны таба белү.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

- Укучылар,  шушы сөйләшудән чыгып сез ия турында ниләр әйтә аласыз? Яхшы, мин сезнең белән килешәм. Әйдәгез бергәләп иянең кагыйдәсен төзеп карыйбыз.

Ия-  Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган баш кисәк.

1. Дәреслек белән эш.

- Ә хәзер сезнең белән күнегүләр эшләргә керешик. Әйдәгез укып чыгабыз. Беренче парта укый башлый, карап барыгыз!

1. Әхмәтбан бабай атлар тәрбияли. 2. Роза кошчылык фермасында эшли.3.Минем әни ашны бик тәмле пешерә. 4. Азат читен мәсьәләләрне дә тиз чишә. 5. Минем бабай авылда яши.6. Минем абый армиядә чик саклый. 7. Ул агач йорт янында тора. 8. Укучылар мәктәп бакчасын чистарттылар. 9. Игенчеләр язгы чәчү беткәнне хәбәр иттеләр.10. Яз җитү белән, басуларда иген эше башлана.

Бу җөмләдә ия кайда? Анлатып барабыз, ничек таптыгыз. Ник шулай уйлыйсыз!

2. Күнегүне дәфтәрләрдә  эшләү.

- Әйдәгез, хәзер дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм сыйныф эшен язып куйыйк. Хәзер шушы җөмләләрне кучереп язабыз, ияләрнең астына сызабыз.

- Барыгызныкыда беттеме? Яхшы, бераз көтеп торыйк.

Физкультминутка.

- Ә хәзер, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Бөтенебез басыйк.

“Җил исә-исә-исә,

Агачларны селкетә.

Куакларны селкетә.

Җил тына-тына-тына,

Агачлар үсә-үсә!”

- Афәрин, утырыгыз! Укучылар!

3.  күнегүне язмача эшләү

- Укучылар, алдагы эшебез мондыйрак булыр. Сезгә фотосурәт бирелә, шуна карап җөмлә тозисез. Ияләрнең астына сызасы.https://ds05.infourok.ru/uploads/ex/078a/000d9c19-9215c59d/img2.jpg

- Әйдәгез, нинди җөмләләр яздыгыз икән, тыңлап карыйк. Кемнең укыйсы килә? Әйдәле. Яхшы, афәрин!

IV. Яңа белемнәрне ныгыту.

  • Ә хәзер укучылар, үзебезнең белемнәребезне тикшереп алабыз. Хәрберебез аерым эшли, бер-берегезнекеннән карамагыз!

1. Ия кайсы сорауга җавап бирә?

а) Кем? Нәрсә?

ә) Нишли?

б) Ничә?

2. Җөмләнең иясен билгелә.

Ямьле җәй җитте.

а) Ямьле

ә) Җитте

б) Җәй

3.Ия дип атала:

а) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эшне белдергән сүзләр

б) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эш үтәүчене белдергән сүзләр

4. Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

а) фигыль

б) исем

в) алмашлык

5. Җөмләнең иясен билгелә.

Бүген Әхмәт абый соң кайтты.

а) буген

б)соң

в) Әхмәт абый

- Хәзер, бер-берегез белән алышындык һәм тикшерәбез. Миңа яңадан дәрес ахырында җыеп бирерсез!

V . Өй эше.

- Ә хәзер, әйдәгез, өй эшләрен язып куйыйк.

- Үзегез уйлап ия кергән 10 җөмлә язып киләсе.

VI. Рефлексия

- Безнең дәресебез ахырына якынлаша.

- Шулай итеп, без бүген нишләдек?

- Дәреснең максатына ирештекме? Нинди максат куйган идек?

- Әйдәгез яңадан кабатлап чыгабыз, без бүген нинди тема үттек? Эйе, эйдәгез кагыйдәне кабатлап чыгабыз, бергәләп! Афәрин!

- Ә хәзер, әйдәгез, үзебезнең эшебезне бәялик.

Сезнең өстәлләрегездә чәчәкләр бар, әгәр сезгә дәрес ошаган булса һәм сез актив катнашып, барсын да аңлап утырган булсагыз зәңгәр чәчәчкне күтәрегез. Әгәр аңлашылмаган әйберләрегез калган булса, кызыл чәчәкне күтәрегез! Мин бик шат.  Укучылар, сез бүген актив булдыгыз! Миңа сезнең белән эшләү ошады. Шуның белән дәрес тәмам, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...