Р. Миннуллин иҗаты.
статья (6 класс)

Вәлиева Лилия Мәгафур кызы

Р. Миннуллин иҗатына күзәтү,Р.Миңнуллин  балалар шагыйре.

 Р.Миңнуллин  иҗаты мәктәптә,  дәрес планы

Скачать:


Предварительный просмотр:

ПРОЕКТ ЭШЕ

Мәктәптә Р. Миңнуллин иҗатын өйрәнү

                                                 

 Башкарды: Вәлиева Лилия Мәгафур кызы

БР Аскын районы

Кышлау-Елга утра гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

      Эчтәлек

I.Кереш

II. Төп  өлеш

2.1  Р.Миңнуллин иҗат һәм тормыш юлын  өйрәнү.

2.2  Р.Миңнуллин  балалар шагыйре.

2.3  Р.Миңнуллин  иҗаты мәктәптә

2.4  Р. Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес – сәяхәт).

III.Йомгаклау.

IV. Әдәбият исемлеге

 

      I. Кереш

      Балачак—һәркемгә таныш булган мөстәкыйль бер дөнья ул. Аның үз шатлык-куанычлары, олыларга аңлатып бетереп булмый торган мәшәкать-борчулары бар. Бу дөньяга балалар үзләре хуҗа, өлкәннәрне дә үз араларына сайлап кертәләр.

Шагыйрьләрнең мандаты—шигырьләре, балалар өчен куйган хезмәте, аларга мөнәсәбәте. Балалар тарафыннан үз итеп, акыллы сердәш-фикердәш итеп кабул ителү—шагыйрь өчен зур дәрәҗә. Менә шундый бәхетле язмышлы шагыйрьләрнең берсе— Роберт Миңнуллин.

     Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, публицист, журналист, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, М. Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге республика, Ф. Кәрим, Г. Локке, К. Насыйри, Н. Нәҗми исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Г.-Х. Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы диплом иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның, Мари Илнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры, туган җиренең, халкыбызның сөекле улы Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин безгә, аның иҗатын һәм үзен хөрмәт итүче укучыларына, бай рухи мирас калдырды.
Р. Миңнуллин иҗатының алтын баганасы – кешеләрне, тормышны, туган җирне ярату хисе. Ул, газиз әнисен яратып, данлап, җир йөзендәге бөтен аналарга шигырьдән һәйкәл койды. Яшьлек сукмагында очраткан сөйгән ярына гомер буе тугрылык саклап, мәхәббәткә табынып, инанып, мәхәббәт лирикасының иң гүзәл үрнәкләрен иҗат итте. Балаларны яратып, бала күңелен аңлап, санлап, бала җанлы әти булып, балалар поэзиясенең асыл үрнәкләрен тудырды. Туган җиребезне данлап, туган телебез язмышы өчен борчылып, татар-башкорт халкының рухи мирасын барлап-хәстәрләп яшәде. Туган җирен Роберт абый кебек сагынган, шул сагыну хисен шигырьгә, моңлы җырга салган тагын берәр шагыйрь бар микән?!
Роберт Мөгаллим улы табигате, булмышы белән Укытучы иде. Үзенең укучысын – халкыбызны – иҗаты белән дә, шәхси үрнәк белән дә тәрбияләде. Рухи кыйммәтләр саега барган бервакытта бу аеруча мөһим иде. Аның иҗаты халыкчанлыгы, мәңгелек рухи кыйммәтләргә табынуы белән кадерле безгә.
Р. Миңнуллин балалар әдәбияты өлкәсендә аеруча зур уңышлар казанды. Шагыйрь үсеп килүче буынның таләпләрен, балалар психологиясен тирән аңлап, балалар дөньясын якыннан белеп иҗат итте.

            Бурычлар:

1.Татар халкының шагыйре Роберт Миңнуллин тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2. Шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, аның иҗаты турында күбрәк белү теләге үстерү. Әдипнең балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү ясау

3. Шигырь, җыр, аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, аңа сак караш тәрбияләү һәм соклану хисләре уяту, гореф-гадәтләребезгә, милләтебезгә хөрмәт белән карарга һәм ихтирамлы булырга өйрәтү.

4. Әсәрләрдә тәрбия чыганагы булырлык үрнәкләрне анализлау.

5. Язучының шигырьләрендә сөйләм телен үстерү алымнарын анализлау.

Гипотеза

- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

- теоретик белемнәрен практикада куллану;

укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү.Матур әдәбият - кеше күңелендә иң җылы хисләр уята. Әдәбият – эстетик тәрбиянең төп чарасы. Ул кешедә соклану хисе уята, матурлыкны күрергә өйрәтә. Әдәби әсәрләр балаларны дөреслекне аера белергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә, югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу тормышта тәрбияле булып,үз вөзҗданыңа тугры булып калырга ярдәм итә. Ләкин бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Кемдер балалар өчен телевидение кулайрак та дияр. Әмма зәңгәр экран баланың уйлау сәләтен киметә, бер яссылыкта гына уйларга өйрәтә. Ә менә әсәр укыганда бала тәэсирләнә, дулкынлана, борчыла һәм шатлана. Р. Миңнуллин шигырьләре шундыйлардан. Һәр бала әдәбият дөньясына әкиятләр, шигырьләр аша килә.

Роберт Миңнуллин исеме бүгенге көндә татар баласына гына түгел, рус баласына да бик таныш.

"Р. Миңнуллин иҗаты мәктәптә” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эше чыганагы – Р.Миңнуллин иҗат иткән шигырьләр. Үзенең шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый, ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына.

Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Р.Миңнуллин шигырьләрендә тәрбияви идеяларны, сөйләм телен үстерү үрнәкләрен тикшерүдә..

Р. Миңнуллин зурлар өчен дә иҗат итсә дә, аның төп иҗат юнәлешендә иң җаваплы чор — балаларны тәрбияләүгә юнәлтелгән. Аның шигырьләре беренче карашка бик гади сыман: истә кала, җиңел укыла, шагыйрь һәммәбезгә таныш вакыйга-хәлләр турында яза – аларда әнкәйләрнең бишек җырларыдай табигый, ихлас, самими хис-тойгылар ярылып ята. Әмма шул гадилек артында без еш кына әйтә алмый тилмергән фикер тирәнлеге, ихласлылык, күп вакытта читләтеп, киная белән төрттереп куя белү бар. Бу, әлбәттә, турыдан-туры авторның характер сыйфатлары белән дә бәйләнгән иде. Автор үзе турында болай ди: “Мин туйганчы шаярырга, рәхәтләнеп артистланырга, теләсә нәрсә сөйләргә яратам. Бала-чагадан да болайрак. Яшермим: “Президент та өйдә шулай кылана микән инде?” – дип тә уйлаганым бар. Бу әлеге дә баягы бала-чагалыктыр. Бушанып каласың. Яңадан тугандай буласың.”

“ Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә” дигән темага әзерләнгән фәнни-тикшеренү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Беренче бүлектә Р. Миңнуллин биографиясе, иҗаты, аның әсәрләрендәге тәрбияви эчтәлек хакында сөйләнелде. Икенче бүлектә Р. Миңнуллин шигырьләре аша укучыларның сөйләм телен үстерүгә багышланды. Әдип хакында матбугат битләрендә еш басыла. Әмма әдипнең иҗатын рус балалрына татар телен укытканда кулланышына багышланган хезмәтләр юк.

 II. Төп өлеш.

     Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә.

     Роберт Миңнуллинның  тормыш юлы һәм иҗаты.

       Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

       Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шуннан соңгы тормышы Казан шәһәре белән бәйләнә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша.

Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы (“Сабантуй”) газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-1999 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-1994 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.

    Р. Миңнуллин балалар әдәбияты өлкәсендә аеруча зур уңышлар казанды.   Аның бу уңышлары әлеге өлкәдә кайнап яшәве белән бәйле булса кирәк: журналист буларак та, дәүләт эшлеклесе буларак та, ул нәниләр дөньясы белән тыгыз элемтәдә яши. Шуңа күрә  талантлы шагыйрь үсеп килүче буынның таләпләрен аңлап , балачакның матур хатирәләрен үтемле итеп тасвирлау  мөмкинлегенә ия.

        Аның шигърияте башка авторлар иҗатыннан аерылып тора.Бу үзенчәлек нигезендә шагыйрьнең чынбарлыкны юмористик, аерым очракларда сатирик планда,баланың садәлеге һәм хыялыйлыгы белән бәйләп, ягъни, балалар психологиясен тирән белеп бирүендә, нәниләр өчен образлы фикерләү, шигъри күрү һәм шигъри фантазиягә юл ачуында,баланы кызыксындыру максатыннан төрле формаларга мөрәҗәгать итү, мавыктыргыч ачышлар ясавында һәм, гади генә хәл-вакыйгада балаларча көтелмәгән кызык табуында. Әйтерсең, автор әле һаман балачакта яши. Шагыйрь балалар дөньясын якыннан белә, аны шул ук нәниләргә җиткерү өчен төрле ысул һәм әдәби алымнардан уңышлы файдалана.  Талант күпкырлы, әдәби мөмкинлекләр чиксез. Шунлыктан иҗатта балалар әдәбиятына хас күптөрле жанрларны очратырга мөмкин, күтәрелгән   проблемалар, тема һәм фикерләр, хисләр дә бала психологиясен ачу аша үзенчәлекле яңгыраш алган.

        Р. Миңнуллин күп кенә шигырьләрендә табигатькә, кош-кортлар, хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә, аларны җанландыра. Ул гади вакыйгаларның үзенчәлекле мизгелен тотып ала һәм сәнгатьчә сурәтли. Мисалга “Безнең авыл зоопаркы” циклына кертелгән шигырьләрне китерергә мөмкин.

      Аның шигырьләре мавыктыргыч уенга әверелә. Мондый шигырь-уеннарга балалар җиңел бирелеп китә. Шигъри уен – характер ачу чарасы, психологик халәтне бирү алымы, зурларның “гаделсез” карашларына каршы чыгу чарасы буларак та авторның поэзиясендә урын алган. Тел күнекмәләрен һәм сөйләм телен баету, камилләштерү өчен антоним, омоним, синоним сүзләрне кулланып, сүз уйнату алымнарын файдалана.

        Р. Миңнуллин иҗатын өйрәнгәндә тагын шуны ассызыклап үтү зарур: аның әсәрләре милли менталитет белән тыгыз бәйләнештә. Ул милли үзенчәлекләрне, милли характер сыйфатларын, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне яратып тыгыз яктырта, еш кына халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итә. Мисалга “Әтием палас кага”, “Булатларга кунакка”, “Сабантуйда” һәм башка әсәрләрендә туган ил, патриотизм, тарихи темалар, милли үзенчәлекләр аша үткәрелә, вакыйгаларда татар милләте вәкилләре өчен горурлык сизелә. Шунда ук татар халкының күңел матурлыгы, кунакчыллыгы ачыла. Аерылып торучы мондый персонажлар төрле ситуацияләрдә уңай сыйфатлары белән генә ачылалар. Автор үрнәк образ аша төп тәрбияви максатка ирешергә омтыла. “Герой” төшенчәсе үзенең героик мәгънәсен югалтып, синонимнары ярдәмендә “хәрәкәт итүче зат” дип бәяләргә мөмкин булган “зурлар” әдәбиятыннан аермалы буларак, бу иҗатта “герой”, “героик шәхес” мәгънәсендә, чөнки идея баланың кабул итүе, мөнәсәбәте, үзен герой урынына куеп каравы белән бәйләнә. Тормыш тәҗрибәсе әле зур булмаган бала җәмгыятьтә формалашу өчен үрнәк эзли. Бу очракта аерым ассызыкланган уңай сыйфатлар һәм вакыйгаларның чынлык белән бәйләнүе укучының кичерелешләренә нык тәэсир итә.

       Шигырьләре төрле газет- журналларда басыла, аерым җыентыклар булып нәшир ителә: “Бәхетле булыгыз”, “ Кунакка килегез!”, “ Дөньядагы иң зур алма” һәм башкалар. Аның  җыентыклары башкорт, марий, удмурт, украин, эстон, белорус телләренә тәрҗемә ителгән.Рус телле балаларга “Сладкая крапива”, “Глядит в окошко человек”, ”Наш тигренок”, “Утренний снег”, “Ох, уж эти взрослые”, “Когда я взрослым стану” җыентыклары тәрҗемә ителгән. Роберт Миңнуллин кабатланмас, талантлы татар балалар шагыйре генә түгел, ә дөнькүләм балалар шагыре. Аның күп санлы рус телендә чыккан җыентыклары рус балаларының мәхәббәтен яулап алганлыгын дәлилли.

         Р. Миңнуллин  балалар шагыйре.

Р. Миңнуллин күпкырлы шагыйрь. Шулай да балалар өчен язганда ул аеруча саими, эчкерсез, бер сүз белән әйткәндә – талантлы. Миңнуллин - барыннан да элек балалар шагыйре. Шул вакытта олылыр шигъриятенә дә зур өлеш кертте ул. Әйтергә кирәк, Р.Миңнуллин иҗаты бербөтен. Ул олылырга язганда балаларны да күздә тота, нәниләр өчен иҗат иткәндә, зурларны уйландырырлык, елмайтырлык сүзләр таба ала. Шагыйрь балалар өчен дә җитди итеп яза белә, әмма шул җитдилекнең төбендә дөньяны беркатлы, сабыйларча кабул итү ята. Р. Миңнуллинның балалар шагыйре буларак осталыгы вакыйгаларны бер дә көтелмәгән якка борып тәмамлавында, аннан көлкеле хәл барлыкка китерүдә. Шул рәвешле, ул шигырьнең финалын аеруча нечкәләп эшли. Әсәрдәге барлык сүз сөреше кинәт яңа ягы белән ачылып китә. Мәсәлән, бабасы оныгына болай сөйли: “Мин hәркөнне кояш чыкканын күрәм, шуңа күрә бәхетле булганмын”, ди. Баланын да бәхетле буласы килә.

Мин дә бабайга охшаган,

Соң торганым юк минем –

Кояш чыкканын карыйм да

Аннан...тагын йоклыймын. («Бабай кебек»)

Шагыйрьнең тагын бер отышлы ягы – баланы табигатьнең бер өлеше итеп карау. Кош-кортлар, терлек, кыргый җәнлекләр белән мөнәсәбәтләрдә баланың матур сыйфатларын ача, укучыларда кешелеклелек хисләре тәрбияли. Бу рәттән аеруча уңышлы шигырьләр: «Акбай шулай ди... », «Көчек өрергә тиеш», «Кыр кәҗәсе», «Елмаючы бүреләр» h.б.

Баланың изге күңеллеген ачу ягыннан «Әни, мин көчек күрдем» шигыре бик отышлы. Малай көчекнең авыр хәлен йөрәге белән тоя, аны кызгана. Сөйләгән саен ул көчекнең авыр хәлен күрсәтергә басымны арттыра бара.

Әни, ул елый иде,

Ул шулай елый иде,

Ул чынлап елый иде,

Ул ныклап елый иде.

Малай ятим көчекнең язмышы өчен көрәшә, аңа рәхимсезлек күрсәтүчеләрне шелтәләргә дә өлгерә.

Аны, әни, яңгырда

Кемдер ташлап калдырган,

Алдаштырып калдырган,

Адаштырып калдырган.

Биредә без шагыйрьнең җитди, хисчән булуын күрәбез. Кечкенәләрне кайгыртучанлыкка, игелек кылырга өйрәту – бу төр әдәбиятның иң изге бурычларның берсе.

Баланың күңеле камил булсын өчен, гаиләдә кимендә ике бала булуы шарт. «Энекәш кирәк миңа» шигыре әнә шушы хакыйкать белән сугарылган. Бала үзенең туганын булуын тели.

Бергәләшеп уйнарга,

Бер иптәш кирәк миңа.

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа!

Бу шигырь, мөгаен, Р. Миңнуллинның укучылар тарафыннан иң яратып кабул ителгән әсәрләреннән берседер.

2.3 Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә.

       Р.Миннуллин шигырьләрен башлангыч классларда өйрәнү каралган һәм ул бик урынллы да. Дәресләрне кызыклы, уен формасында бирергә кирәк. Һәм шуңа күрә мин Роберт Миңнуллин иҗатын кулланырга яратам. Чөнки аның шигырьләре тиз отышлы, тирән мәгънәле, балаларга бик тә кызыклы.

       Р. Миңнуллин иҗаты – күпкырлы иҗат. Шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый,ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына. Рифмаларны урынлы куллану Р. Миңнуллин шигырьләрендә кызыклы, тәэсирле картиналар тудыра. Мәсәлән:

Бабайның да

Улы мин,

Әбинең дә

Улы мин,

Әтинең дә

Улы мин,

Әнинең дә

Улы мин,

Аларның уң

Кулы мин!

... Соң бит инде

Олы мин,

Туган илнең

Улы мин!

(“Туган илнең улы мин”)

         Лирик герой үзенең туган иленең улы булуы белән горурлана, шуның аша автор балаларда да туган илләренә карата мәхәббәт уята. Шигырьнең әһәмияте шунда: укучылар үзләре дә сизмәстән  күп нәрсәгә өйрәнәләр,күп нәрсәне истә калдыралар.

        “К” лар тулган бакчага” шигыре дә үзенчәлекле. Шагыйрь гади генә бакчаны балаларча кызык, тылсымлы бирә.

Бу бакчага ни булган?

Бакча “к” белән тулган.

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник һәм кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак...

Әйдә, рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

        Шигырь 5 нче класс укучысына эчтәлеге белән генә түгел, формасы белән дә кызыклы. Кечкенә генә шигырь, ә ни хәтле тел күнекмәләрен һәм сөйләм телен баета, камилләштерә.Яшелчә исемнәре истә калмый, ә монда рифма аркылы тиз генә отылып кала, күз алдына да килә.  Рус телле татар балалары к хәрефен һәрвакытта да дөрес әйтми, ә шигырь ярдәмендә әйтелешне истә кадырып була. Шигырьнең тәрбияви максаты да зур, үзенең юллары аша кунакчылыкка өйрәтә.

        6 нчы класс татар теле дәресендә җыю саннарын өйрәнгәндә, аларның әйтелешен, язылышын, кулланышын өйрәтүгә Р. Миңнуллинның “Санарга өйрәнәбез” шигыре ярдәмгә килә. Алда әйтеп киткәнчә, коры сүзгә караганга, рифмалы сүзләрне истә калдыруы җиңелрәк. Шул ук вакытта хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче зат күплек санда төрләнүе дә кабатлана:

Без саныйбыз да саныйбыз.

Саный-саный арыйбыз.

Ялгышып та алгалыйбыз,

Тагын санап карыйбыз.

        Аерым хәрефләрне өйрәнгәндә дә, кабатлаганда да аның иҗатын куллану бик уңай. Мәсәлән, 5 нче класс татар теле дәресендә  “Үсми калаган хәреф” шигырен кулланам, шигырьдә  баларга әйтергә кыенрак булган ң хәрефе  юмористик формада бирелгән. Шушы хәрефнең әйтелешен дә, сүзләрнең ң хәрефенә башланмаганын да отып алуы җиңел. Исеңдә калдыр дигән сүз юк, шигырь кызыклы, шаян бер кагыйдәгә әверелә. Юморны, шаяруны балалар психологиясе тизрәк кабул итә. Беркем дә өйрән дип мәҗбүр итми, ә кагыйдә үзе күңелдә кала.

     

Шигъри мисал булганда, укучылар теманы тизрәк кабул итәләр. Татар телендә сөйләшмәгәч, телне өрәнгәндә бик күп кыенлыкка тап булалар. Беренчедән лексика, икенчедән  кулланышы. Истә генә калдыр! Ә шигъри-юмористик юллар балаларда кызыклы картиналар тудыра, кагыйдәне истә калдырырга ярдәм итә.

-        Ипекәйне минем әни

Пешерә үзе мичтә.

-        Ә без завод пешергәнне

Ашыйбыз иртә-кич тә.

-        Без авылда үзебезнең

сыер сөтен эчәбез.

-        Ә без “Сөт” кибетендәге

Сөтне эчеп үсәбез.

(“Авыл малае белән шәһәр малае сөйләшкәне”)

     

        Роберт Миңнуллинның сөйләм формасы, характеры, ритм- рифмасы, шаянлыгы, авазлар уены, балаларча образлы бирелеше укучыларның сөйләм телен баета, балаларны тәрбияли һәм татар теленә мәхәббәт уята. Аның шигырьләре күңелдә кызыклы образлар, тылсымлы картиналар тудыра. Шигырьләренең кызыклылыгы дәреснең үткәнлеген сиздерми, ә аңда бик күп белем калдыра.

Дәрес эшкәртмәсе.

Дәреснең темасы: Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын

өйрәнүне йомгаклау (дәрес – сәяхәт).

Дәреснең максаты:

1. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау, шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләрен аерып чыгару өчен җирлек тудыру;

2. Укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камиллләштерү;

3. Укучыларда Роберт Миңнуллинның иҗаты белән кызыксыну уяту.

Дәресне җиһазлау: Роберт Миңнуллинның портреты, фоторәсемнәре, китаплары, магнитофон, сәяхәт картасы, компьютер, шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын чагылдырган электрон презентация.

Дәрес барышы.

           Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бер – берегезгә карап елмаегыз. Сез бик матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлыйбыз.

2. Теманы хәбәр итү.

- Без Роберт Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштык. Аның ши-гырьләрен өйрәндек. Ә бүген аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сәяхәт итәрбез. Дәрес ахырында нәтиҗәләр чыгарырбыз. Сәяхәткә кузгалдык, укучылар.

  1. Белемнәрне ныгыту.

             1нче слайдШагыйрьнең биографиясен чагылдырган фоторәсемнәр.

  • 1нче тукталыш “Туган як” дип атала. Бу тукталышта без Роберт Миң-нуллинның тормыш юлын искә төшереп үтәбез. (1 укучы шагыйрьнең биографиясен сөйли, фоторәсемнәр күрсәтелә).
  • 2 нче слайд. Роберт Миңнуллинның шигырь, әкият җыентыкларының фоторәсемнәре. Кыскача белешмә.

            2нче тукталыш “Китапханә” дип атала. Укучылар, сез Роберт Миң-нуллинның нинди китаплары белән таныш?

  • “Күчтәнәч”, “Алма бабай”, “Талбишек”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Хәрефләр бәйрәме”.
  • Роберт Миңнуллинның “Күчтәнәч” җыентыгы татар халык иҗаты белән турыдан – туры бәйләнгән, килеп чыгышлары ягыннан фольклор жанр-лары белән тыгыз мөнәсәбәттә торган жанр үрнәкләре шактый зур урын били. Шулар арасында: 7 сүз уйнату, 7 табышмак, 8 кечкенә әкият, 1 ап-тыраткыч.
  • “Алма бабай” дигән шигырьләр, әкиятләр китабы эчтәлеге һәм тышкы күренеше ягыннан гаҗәеп матур бизәлгән. Тышлыгы нечкә зәвык белән эшләнгән. Беренче битендә: “Сезнең яраткан шагыйрегез Роберт Миң-нуллин балаларга язган шигырьләре өчен Җәлил, Андерсен һәм Алиш бүләкләренә лаек булды”, - дип язылган. Шунда ук М.Җәлил, Г.Х.Ан-дерсен һәм А.Алиш портретлары һәм Р.Миңнуллинның бер төркем са-бый балалар белән бергә төшкән матур фоторәсеме урнаштырылган. Аны бизәү, тышкы кыяфәтен эчтәлегенә туры китерү өчен Фәридә Хәсь-янова күп көч куйган. “Шигъри әлифба” бүлегендә урын алган 37 ши-гырьнең һәркайсы милли әлифбаның бер хәрефенә багышлана.

  • 3 нче тукталыш “Шигъри тәлгәшләр” дип атала. Укучылар, без Р.Миңнуллинның күп шигырьләре белән таныштык. Аларның кайбер-ләрен яттан өйрәндек. Әйдәгез, шуларны сөйләп алыйк (“Энекәш кирәк миңа”, “Батырлык эшләр идем”, “Белмиләр дә хәлемне”, “Торам менә елмаеп” һ.б.).

Әңгәмә өчен сораулар:

  1. Ни өчен бу шигырьне сайладың?
  2. Шигырьдә сиңа аеруча кайсы мизгелләр ошады?
  3. Күз алдыгызга нинди вакыйга, күренеш, кем килеп басты?
  4. Лирик герой урынында син булсаң, нишләр идең?
  5. Сезгә иптәшегезнең сөйләве ошадымы?
  • “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Батырлык эшләр идем” һ.б. шигырьләрендәге шаянлык, нечкә юмор ярдәмендә шагыйрьнинди олы фикерләр әйтергә тели?
  • Шагыйрь ялгызлыкның авыр хәл икәнен аңлатырга тели.
  • Бала тормышның рәхимсезлеге белән очраша. Шуны төзәтергә тырыша, ләкин моның өчен аңа олыларның ярдәме кирәк.
  • Дөрес, укучылар, Р.Миңнуллин бала фикерләве аркылы олыларга эн-дәшә, аларны кисәтә. Баланың уйлары җитди булса да, олыларда ул елмаю тудыра. Бу шигырьләрдә авторның нечкә юморга ия булуы, бала психологиясен яхшы белүе күренә.

  • 4нче тукталыш – “Тапкырлар иле”. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын әйтерсез, мин аларны экрандагы кроссвордка урнаштыра барырмын. Әгәр дөрес чишсәгез, уртадагы шакмаклар эчендә бер малайның исеме килеп чыгар. Һәр табышмак җавабына туры килгән шигырьләрне сәнгатьле итеп укырбыз.

3нче слайд. Кроссворд.

1. Үзе ямь-яшел,

Тәнеңне аннан ерак яшер. (Кычыткан. “Талбишек”, 454 бит).

2. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач. “Алма бабай”, 93 бит).

3. Сумка тотып керәләр,

Белем төяп чыгалар. (Мәктәп. “Күчтәнәч”, 154 бит).

4. Һичберкайчан сөйләшми ул,

Ләкин һәркем аңлый телен,

Олы дими, кече дими,

Бирә ул безгә белем. (Китап. “Күчтәнәч”, 96 бит).

5. Кешеләр нидән көлә? (Кызык. “Күчтәнәч”, 121 бит).

к

ы

ч

ы

т

к

А

н

к

а

р

Л

ы

г

а

ч

М

ә

к

т

ә

п

к

и

т

А

п

к

ы

З

ы

к

(Вертикаль буена Алмаз исеме чыга)

  • Сәяхәтебезне дәвам итәбез. 5нче тукталыш – “Җырлар мәйданчыгы” (укучылар Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җыр исемнәрен һәм башкаручыларын укыйлар).

4нче слайд. Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җыр исемнәре һәм башкаручылары.

1. “Әнкәй”, Сара Садыйкова музыкасы, Зөһрә Сәхәбиева башкара.

2. “Әни кирәк”, Мәсхүдә Шәмсетдинова музыкасы, “Бәхетле булыгыз”, Резедә Әхиярова музыкасы, Римма Ибраһимова башкара.

3. “Әйдәгез биибез”, Гали Ильясов музыкасы, Асаф Вәлиев башкара.

4. “Яратыгыз”, Резедә Әхиярова музыкасы, Венера Ганиева башкара. (Укучылар магнитофоннан “Әни кирәк”, “Әнкәй” җырларын тыңлыйлар).

- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. 6нчы тукталыш - “Мактау тактасы” (укучылар Р.Миңнуллинга бирелгән мактаулы исемнәрне атыйлар).

5нче слайд. Р.Миңнуллинга бирелгән мактаулы исемнәр.

Муса Җәлил исемендәге премия(1984 ел);

Абдулла Алиш исемендәге премия, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Мактау дипломы (1994 ел);

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1998 ел).

- Безнең сәяхәтебез тәмам. Сезгә сәяхәт вакытында күңелле булгандыр дип уйлыйм? Ә хәзер тест эшләп алабыз.

  1. Белемнәрне тикшерү.

6нчы слайдТест.

I вариант.

1.Р.Миңнуллиның туган елы:

  1. 1932;
  2. 1948;
  3. 1954.

2.Шагыйрьнең балаларының исеме:

  1. Илдар, Гөлназ;
  2. Рөстәм, Язилә;
  3. Алмаз, Таңсылу.

3.Р.Миңнуллинның туган ягы:

  1. Башкортстан;
  2. Үзбәкстан;
  3. Татарстан.

4.Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?

Диңгез матур,

Сүз дә юк.

Мондый диңгез

Бездә юк.

  1. “Мәктәп”;
  2. “Батырлык эшләр идем”;
  3. Кайтыйк ла үзебезгә”.

5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?

Мы гостей бы пригласили,

Целый пир бы закатили.

Начались бы шутки, смех,

Хватит яблока на всех.

  1. “Әниемә ял кирәк”;
  2. Кояш алмасы”;
  3. “Очасым килә”.

II вариант.

1.Р.Миңнуллинның туган ягында нинди елга ага?

  1. Идел;
  2. Чулма;
  3. Сөн.

2.Кайсы китап Р.Миңнуллинныкы?

а) ”Гөлбакча”;

б) “Күчтәнәч”;

в) “Кирлемән”.

3.Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Талбишек” җырын кем башкара?

  1. Илнар Сәйфиев;
  2. Илдар Әхмәтов;
  3. Илназ Сафиуллин.

4. Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән алынган?

Мине белсә, ул үзе дә

Сокланып туймас иде.

Минем алда берәүне дә

Алдарга кыймас иде.

  1. “Күчтәнәч”;
  2. “Хәйләкәр малай”;
  3. “Туган илнең улы мин”.

5.Бу өзек кайсы шигырьнең тәрҗемәсе?

Воробышки, не кричите!

Тише, листья, не шумите!

Тише, кошка, не урчи,

В кухне плюшкой не бренчи.

  1. Әниемә ял кирәк”;
  2. “Кояш алмасы”;
  3. “Очасым килә”.

7нче слайд. Тест җаваплары.

(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, билгеләр куялар).

IV. Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау.

-Шулай итеп, укучылар, без балаларның яраткан шагыйре, өлкәннәрнең якын дусты, бик күп җырлар авторы Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Куандыра, көлдерә, уйландыра Роберт Миңнуллин үзенең укучысын. Сөйкемле, олылар кебек булырга, тизрәк үсәргә, олыгаерга, күбрәк белергә, булдырырга тырышып, дөнья белән танышып йөрүче геройлар яши Роберт Миңнуллин шигъриятендә. Шигырь юллары якты эз салып, күңелдә уелып калалар.

2.Билгеләр кую.

        Өй эше бирү.

  1. Проект төзергә.
  2. Р.Миңнуллинның үзеңә ошаган бер шигырен ятларга.

Дәресебезне җыры белән тәмамлыйбыз.

III. Йомгаклау.

Р.Миңнуллин нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, кечелекле һәм кешелекле олпат Шәхес булып кала ала. Тыйнак һәм сабыр, ипле, ихлас кеше буларак ул аерылып тора. Эзләнү эшемне башкару белән мин мондый нәтиҗәгә киләм: Р. Миңнуллин – талант, бөек шәхес. Ул – кеше күңелен яулап алырлык, аңа җай таба белүче әдип. Аның үз иҗатына гына хас булган үзенчәлекләрне билгеләп була. Ул да булса, мәсәлән, аның күпкырлы эшчәнлеге. Ул лирик шагыйрь да, баларар шагыйре дә, юмор омтасы да, халык шагыйре дә, шуңа өстәп әле публицистик юнәлештә иҗат итә, дәүләт эшлшрен башкара. Ә инде әдипнең шигъриятенә игътибар итсәк, монда мин мондый үзенчәлекләрне билгеләр идем: төрледән – төрле мотивлар белән әшләү (бу тема – идеялар, мөгаен, әдәбитыбызда шактый киң таралагандыр, әмма Р. Миңнуллин аларны үзенчә, тойгылы, күңелгә ятышлы хис белән ача.) Шигъри композиция шулай – ук аның үзенчәлекләрнең берсе, шигырьләрнең төзелеше сокландырып тора, hәр битне ачу белән, күзгә аларның төрлеге ташлана. Нинди генә жанрда иҗат итмәсен, балалар шигъриятеме, юмор яисә лирикадамы, әсәрләрен уку барышында ук аны танып була, чөнки аның теле, сәнгате аңа гына хас. Роберт Миңнуллинның шигырьләрендә гадилек, кыскалык бар.

Кулланылган әдәбият:

Р. Миңнуллин  “Әни, мин көчек күрдем”, 2008

Башкортстан укытусысы №8 2020

Ф.Ә. Ганиева, И.Г.Гыйләҗева Әдәбият 6 класс

tt.wikipedia.org›Роберт Миңнуллин

http://kitap.net.ru/minnullin1.php


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Жизнь и творчество Туфана Миннуллина"

Данную презентацию можно использовать на уроках литературы и на внеклассных занятиях....

Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация

Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе...

Туфан Миннуллин "Бэхетле кияу"

Конспект урока татарской литературы в 8 классе по  произведению Т. Миннуллина "Бэхетле кияу"...

Образ березы в поэзии Р. Миннуллина

I.Кереш.Р. Миңнуллин сүзләренә язылган җырларны җырламаган, һич тә булмаса үз алдына авыз эченнән көйләмәгән берәр татар кешесе бар микән?Иҗат кешесе өчен үз моңыңны табу бер кыен булса, аны саклап ка...

Индивидуальный план развития в межаттестационный период учителя татарского языка и литературы Миннуллиной Фариды Фаритовны

В течение межаттестационного периода продолжать внедрять  современные технологии, методики для организации учебно-познавательной деятельности, поддержания, сохранения здоровья, повышения ка...

Юкка малай булганмын.Р.Миннуллин шигыренә презентация

Юкка малай булганмын.Р.Миннуллин шигыренә презентация...