Татар теле буенча ачык дәрес. "Иҗек һәм басым" 5 нче сыйныф
план-конспект урока (5 класс)

Камалова Найля Ахмятовна

В татарском языке ударение обычно падает на последний слог: кеше́ – «человек», тиме́р – «железо», ала́ – «берет». При присоединении к корню аффикса (окончания) ударение переходит на аффикс, т. е. опять на последний слог: кешелə́р «люди», кешелэр-ебе́з «наши люди», кеше-ләребезгə́ «нашим людям».

Знать понятие «слог», принципы деления слова на слоги. Уметь делить слова на слоги, определять количество слогов в словах.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_achyk_dres_5_syynyf.docx18.06 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле буенча ачык дәрес, 5 нче сыйныф

Тема:Иҗек һәм басым.

Максат: Иҗек һәм басым төшенчәләрен актуальләштерү, ачык һәм ябык иҗекләр турында белешмә бирү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы; Яңа материал үзләштерү

Җиһазлау: Дәреслек, “Туган як- кадерле төбәк”, “Туган ягым- яшел бишек” дигән сүзләр язылган плакатлар, Туган як турында язылган китаплардан күргәзмә.

Дәрес барышы.

#1052;отивлаштыру- ориентлашу

1. а) Уңай психологик халәт тудыру;

б) белемнәрне тигезләү.

-Укытучы: Укучылар ,без сезнең белән узган дәрестә “Тартык авазлар таблицасы”н өйрәндек. Әйдәгез әле, нәрсәләр исегездә калды тикшереп китик әле.

Тартык авазлар таблицасы төзеп күрсәтелә.

- Тартыклар таблицасын төзү нигә кирәк? (мондый таблица ярдәмендә тартык авазлар турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм системага салырга мөмкинлек туа)

2. Өй эшләрен тикшерү

#1071;ңа теманы аңлату.

Укытучы. Укучылар әйтегез әле, сүзләр нәрсәләрдән тора? (сүзләр иҗекләрдән тора)

Дөрес, димәк иҗек - әйтелешнең иң кечкенә кисәге, һәр иҗек бер сузык авазга нигезләнә.Иҗекләр ике төркемгә бүленәләр. Сузык аваздан гына торган яки сузык авазга тәмамланган иҗекләр – ачык иҗекләр дип, ә тартыкка тәмамланганнары ябык иҗекләр дип йөртеләләр.Ә хәзер әйдәгез, дәреслектәге 19 нчы биремне карыйк.

Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүләргә, басымны билгеләргә. Дәрескә УМ куярга.

Көтелгән җавап: Ты-ры-ша, дус, ал-маш-лык, кул-баш, о-я, И-дел.

Укучылар, димәк, без бүген иҗек һәм басым турында сөйләшербез.

Дәфтәргә тема языла.

#1041;елемнәрне ныгыту.

нче күнегү. Бирелгән җөмләнең сүзләрен иҗекләргә бүлеп язарга. Иҗек булсын өчен кирәкле булган шартны әйтергә.

Китә башлады инде бездән кошлар. (Г.Тукай)

Җавап: Ки-тә баш-ла-ды ин-де без-дән кош-лар. Иҗек булсын өчен, сузык аваз булырга тиеш.

*Физкультминут.

нче күнегү.Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп, аның нинди авазга бетүен күрсәтергә.

Җавап: О-я-ла, ки-лә, күр-мим, сар-гай. Беренче 2 сүздә иҗекләр -сузык авазга, икенче төркемдәге 2 сүздә тартык авазга тәмамланалар. Шуннан чыгып иҗекләрне ике төркемгә : ябык һәм ачык иҗекләргә бүләбез.

3. 145 нче күнегү. Сүзләрне юлдан-юлга күчерерлек итеп, иҗекләргә таркатырга. Сүзләрнең барысын да юлдан-юлга күчереп буламы? Булмаган сүзләрнең асларына сызарга.

Җавап: Аң,ыша-ныч; умар-та-чылык, умарта-чылык, умартачы-лык; иләк,егет, дус , ант.

#1049;омгаклау.

Карточкалар белән эш

Яратыгыз, киткәннәр, нәрсә, кайта, авылдашлар, ишеткәнчә, көткәнсездер,соңлама, әнә,язамы.

#1048;җекләргә таркатырга.

#1057;үз басымын билгеләргә (бергәләп тикшерү)

Укучылар. димәк без бүген иҗек һәм басымны карадык.Сезнең нәрсәләр исегездә калды?

-Без иҗек дип нәрсәгә әйтәбез?

-Иҗекләрнең нинди төрләре бар?

-Сүз басымы дип нәрсәгә әйтәләр?

-Татар телендә басым гадәттә, кайсы иҗеккә төшә?

V. Укучыларга билгеләр кую.

VI. Өй эше.

А)147 нче күнегү.

Б)148 нче күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фә...

9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)2. “Мәгариф турында” Татарстан Рес...

11 нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

11 нче сыйныф өчен татар теле  буенча эш программасы...

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....