Кисәкчәләр.(Частицы)
методическая разработка (7 класс)

Урок татарского языка разработан по теме «Частицы»  для обучающихся 7 класса в соответствии с требованиями ФГОС. В основе урока лежит системнодеятельностный подход. Формы и методы работы на уроке интересны и разнообразны. Они позволяют не только формировать предметные знания, умения, навыки, но и создают условия для освоения обучающимися универсальных учебных действий в коммуникативной, познавательной и регулятивной сферах. Структура урока построена таким образом, чтобы развивать интерес и самостоятельность - учиться самим добывать знания, делать выводы (исследования в группах, самостоятельная работа с текстом). 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiskchlr.doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кисәкчәләр.

Дәреснең максаты:

Предмет нәтиҗәләре:

 кисәкчәләрнең үзенчәлекләрен ачу; аларны гамәли эштә куллана белү;  сүзлек запасларын баету.

Метапредмет нәтиҗәләре:

регулятив уку-укыту гамәлләре

  •  уку проблемасын күрә, билгели белү, проблеманы чишү юлларын табу;
  • мөстәкыйль рәвештә  дәреснең темасын һәм максатларын формалаштыру.

танып белү уку- укыту гамәлләре:

-мәгълүматны кабул итә, бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу  һәм куллана белү.

- белемнәрне гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә ясый белү;

коммуникатив уку-укыту гамәлләре:

  • төркем алдында торган мәсьәләне хәл итү өчен  килешә белү,
  • бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
  • үз фикереңне  дәлилли белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • күмәк эшләү кагыйдәләрен формалаштыру, кабул итү;
  • әхлак нормаларын төшендерү;

Дәрес барышы.

I.      Психологик уңай халәт тудыру.    11.15-11.19

 1) Сәламләү

№2 өстәл  сыйныфташларын   сәламли

№ 1өстәл   сыйныф исеменнән  кунакларны сәламли

№3өстәл  сыйныф исеменнән укытучыны сәламли;

Укытучы дәрестә уңышлар тели;

2)     Төркемнең җитәкчесен сайлау ( Teambuilding)

3) Төркемнәрдә эш: ничек эшләү кагыйдәләре турында сөйләшү .(All Write Round Robin-(Ол Райт Раунд Робин):  һәр укучы кагыйдә яза,  әйләнә буенча укучылар үзләре язган кагыйдәне укыйлар, калганнар язып бара

1 нче өстәлнең җитәкчесе   үз төркеменең эш кагыйдәләре белән таныштырсын. Рәхмәт.

II.  Белемнәрне  актуальләштерү.           11.19-11.22

1. Укытучы. Теркәгеч турында нәрсә беләсез шуны искә төшерегез.  Кәгазьләрдә  теркәгечнең  моделен ясарга кирәк: 1)теркәгечнең   нинди сүз төркеме булуын, 2)төрләрен язасыз, 3)мисаллар 4) каршы мисаллар китерәсез. Мөстәкыйль рәвештә тутырасыз.( Модель Фрейер. (Frayer  Model). Cезгә барлыгы 3 минут вакыт бирелә.

 Һәр өстәлдән 4 нче укучы җавап бирә.

1өстәл- теркәгеч нәрсә ул?

2 өстәл- теркәгечнең төркемчәләре

3нче өстәл- теркәгечкә мисаллар

4нче өстәл-каршы мисаллар

-Без теркәгечләр  турында белгәннәрне искә төшердек.  

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.           11.22-11.27

 1.  Think-Write- Round Robin    (Финк-Райт—Раунд Робин)  

Укытучы.Хәзер төркем җитәкчеләре  1нче номерлы карточкаларны 4 нче һәм 1 нче укучыга, 1нче укучы җилкәдәшенә, ә ул каршы иптәшенә бирер. Игътибар: сүз төркемнәрен билгеләгез. Эшләп бетергәч, җавапларыгызны төркемдә тикшерегез.                        

№1Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр

1нче төркемнән №... укучы  мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне  укый

2нче төркемнән №... укучы аваз ияртемнәрен  укый

3нче төркемнән №... укучы  бәйләгеч сүзләрне  укый

Укытучы. Рәхмәт. Бу  юллардагы  кайсы  сүзне билгели алмадыгыз,  балалар? Мөстәкыйль мәгънәсе бармы, сорау куеп буламы?  Ул кайсы сүз алдыннан килгән?  Нәкъ сүзеннән башка укып карыйк. Ни өчен кулланылган? Нәрсә бирә?( Укучыларның фикерләрен тыңлау)

     Укытучы.Димәк, телдә сүзнең мәгънәсенә төсмер өсти торган  сүзләр дә  була икән. Бүген шул сүзләр, аларның  үзенчәлекләре белән танышырбыз. 

2.    11.27-11.38

Укытучы. Балалар, ә хәзер экранда (мультимедиа кулланыла) бирелгән шигырь юлларына игътибар итик әле. (Җөмләләрне уку,    мәгънә төсмере өсти торган сүзләрне табу)                           .

1. Урманында  кып- кызыл кура җиләк тә  җир җиләк;

2. Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр...
Һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;

3.  Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз  кети- кети

4. Зурмы? — дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә, 
  Халкының эчкән суы
бик кечкенә — инеш кенә.

5. Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук.

Укытучы. Кисәкчәләрнең урнашу тәртибенә  игътибар итик әле, балалар. Мөстәкыйль сүз белән ни рәвешле килгән?  Без карап киткән сүзләр нинди мәгънә төсмерләре  өстәделәр?

(көчәйтү, чикләү, сорау, раслау- ныгыту, икеләнү, үтенү- теләк, юклык, инкарь итү, якынлык- ераклык, тизлек)

Аларга сорау куеп булдымы?

Җөмлә кисәкләрен, кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйлиме алар?

( Укучыларның фикерләрен тыңлау)

Укытучы.Шулай итеп, укучылар, аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме кисәкчә дип атала. (Дәреслекнең 149 нчы битендә бирелгән кагыйдәне уку, чагыштыру)

  IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.   11.38-11.43

1.(Укытучы эш төрен һәм биремне аңлата).

Төркем җитәкчесе  2нче номерлы карточкаларны төркемдәшләренә тарата.

№1Кисәкчәләрне табарга, төркемчәләрен билгеләргә. 

(Эшләп бетергәч, карточкаларны җилкәдәш иптәшегезгә бирәсез) (Simultaneous Round Table-(Сималтиниус Раунд-Тэйбл)

№2 Кисәкчәләрне табарга, төркемчәләрен билгеләргә

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава.

(Аннары 2 номерлы укучы  шигырь юлын  укып, кисәкчәне атый

3 номерлы укучы кисәкчәнең төркемчәсен  билгели.)

2.   Mix  Pair Share.  11.43-11.47                           

Укытучы.Хәзер сез  басарсыз , урындыкларыгызны этеп куярсыз, алга чыгарсыз. Музыка туктауга, иң якын укучы белән парлашасыз һәм уң кулыгыз белән “биш“не бирәсез. Шуннан соң минем соравымны тыңлыйсыз. Киңәшләшергә 3-5 секунд  вакыт бирәм. Музыка туктауга, җавапларга күчәбез.

  • музыка.  – туктыйлар- “5”-не бирәләр.

Сорау 1) Нәрсә ул кисәкчә?)

------------киңәшләшәләр-----------кыңгырау

Укучы җавап бирә

Иптәшегезгә : Рәхмәт.  Миңа синең белән эшләү бик рәхәт булды, дип әйтегез

- Музыка.  – туктыйлар- “5”-не бирәләр.

Сорау- Кисәкчәләрне кайсы төркемчәләргә бүлеп өйрәнәбез?

 Укучы җавап бирә

- Музыка.  – туктыйлар- “5”-не бирәләр.

Иптәшегезгә : Рәхмәт.  Миңа синең белән эшләү бик рәхәт булды, дип әйтегез

Сорау  Кисәкчә нинди сорауга җавап бирә?

Укучы җавап бирә

Иптәшегезгә : Рәхмәт.  Миңа синең белән эшләү бик рәхәт булды, дип әйтегез

Рәхмәт, укучылар, урыннарыгызга узыгыз.

3.  11.47-11.49

(Укытучы эш төрен һәм биремне аңлата).Төркем җитәкчесе 3нче номерлы карточкалар тарата. Хәзер сез  каршы як  иптәшегез белән эшлисез.

№3 Мәгънә төсмеренә туры килгән кисәкчәләр өстәп языгыз. Җилкәдәш иптәшегез белән бер-берегезне тикшерегез. (Simultaneous Rally Table-(Сималтиниус Релли-Тэйбл)

1.Борыны ( көчәйтү)-кәкре, бөгелгән(икеләнү) тәмам кармак кеби.

       2.Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак, угры (инкарь);

                 3.Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек (чикләүче)м! — 
        Син бераз кызган мине, коткар
(үтенү) , и адәм генәм.

Һәр  өстәлдән 4нче номерлы укучы укый.

  4.   11.49-11.50   

Укытучы.  Шигырь юлларында барлыгы ничә кисәкчә? Санагыз әле. (Тэйк Оф- Тач Даун (Take off-Touch down)  (1мин)

3 кисәкчә тапкан кешеләр басыгыз.

5 кисәкчә тапкан кешеләр басыгыз.

7 кисәкчә тапкан кешеләр басыгыз.

4.         11.50-11.55   

Укытучы:  

– Балалар, бу юллар кайсы әсәрдән?    (“Шүрәле”)

-Аның авторы  кем? ( Габдулла Тукай)

Күләм ягыннан әллә ни зур булмаган  «Шүрәле» поэмасында гына да йөзләп кисәкчә бар. Кисәкчәләр ярдәмендә Габдулла Тукай төрле эмоцияләрне, төсмерләрне сурәтләгән.

Иртәгә, 26 нчы апрель   бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бөтен татар халкы өчен зур бәйрәм көне. Барыгызны да Тукай көне белән! Укучым Алинә белән язган шигырь бәйрәм бүләге булсын!

    V.    11.55- 11.58         Рефлексия. Йомгаклау.  

Укытучы. Балалар,  дәресебезгә йомгак ясар вакыт та килеп җитте. Хәзер төркемнәрдә кисәкчәнең  кайсы ягы белән сезгә кызыклы булуы  турыда сөйләшеп  алыгыз. Фикерләрегезне  терәк схема буенча белдерә аласыз.

  • «Бүген мин дәрестә…    белдем»
  • «Бүген миңа дәрестә…  җиңел( авыр) булды»
  • «Бүген миңа дәрестә… ошады»

№3 төркем җитәкчесе  1нче схема буенча эшли

№2 төркем җитәкчесе  2нче схема буенча эшли

№1 төркем җитәкчесе  3нче схема буенча эшли

  2.    11.58- 12.00 

Укытучы.  Өстәләрдә №4 нче карточкалар ята. Хәзер дәрестә ничек эшләвегезне белдереп, фикерләрегезне языгыз да, төркем җитәкчеләре миңа карточкаларны тапшырыр. ( Укучылар фикерләрен язалар)

Укытучы. Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Гомуми билгене, эш төрләрен һәм сезнең фикерләрегезне анализлап, икенче дәрестә өйтермен.

VI. Өй эше.

Укытучы.  Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.  

1нче төр. 259 нчы күнегү

2нче төр Әдәбият дәреслегеннән кисәкчәләр кергән 5 җөмлә язып алырга, төркемчәләрен билгеләргә.

3нче төр. Кисәкчәләрнең һәр төркемчәсенә берәр җөмлә уйлап язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок 7 класс Частицы. Разряды частиц

Урок для учащихся 7 класса  разработан с использованием модульной технологии. Модуль позволяет ученику, включенному в общую деятельность, последовательно, по частям производить осознанные в...

Урок русского языка по теме "Правописание частиц. Частица НИ"

Урок по русскому языку в 7 классе по теме "Правописание частиц" (учебное пособие Разумовской)....

Урок русского языка в 7 классе "Отрицательные частицы. Различение на письме частиц НЕ и НИ"

Тема урока: Отрицательные частицы. Различение на письме частиц НЕ и НИЦель: сформулировать правило разграничения на письме частиц НЕ и НИ и составить алгоритм рассуждения для решения данной орфографич...

Методическая разработка урока русского языка в 7 классе по теме «Функциональные омонимы: тоже (союз) – то же (местоимение с частицей); также (союз) – так же (местоимение с частицей); чтобы (союз) – что бы (местоимение с частицей) и др.»

Урок русского языка в 7 классе по программе В.В.Бабайцевой (В.Бабайцева, Л.Д.Беднарская «Сборник заданий. 6-7 класс» к учебнику В.В.Бабайцевой «Русский язык. Теория. 5-9 классы») посвящен одной из тру...

Повторение изученного по частицам (Всякая всячина о частицах)

Конспект урока в форме устного журнала. Разные страницы по теме урока, сказки, стихи о частицах, тесты, работа с текстами, викторина - всё это есть в конспекте урока....

конспект урока по теме "Разряды частиц.Формообразующие частицы"в 7 классе

КОНСПЕКТ УРОКА ПО ТЕМЕ "рАЗРЯДЫ ЧАСТИЦ.ФОРМООБРАЗУЮЩИЕ ЧАСТИЦЫ!"УРОК ПРОВЕЛА СЕГОДНЯ!РЕБЯТАМ ОЧЕНЬ ПОНРАВИЛСЯ.  РАЗДАТОЧНЫЙ МАТЕРИАЛ ДОПОЛНИТЕЛЬНО И ПРЕЗЕНТАЦИЯ...