ФГОС шартларында уен технологиясенең роле.
статья (5, 6, 7, 10 класс)

Сафиуллина  Гульфия Минехаковна

Белем бирү проөессында уңай нәтиҗәләргә ирешүдә, уен технологиясе куллану- отышлы адым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgos_shartlarynda_uen_tehnologiyasenen_role.docx19.76 КБ

Предварительный просмотр:

ФГОС шартларында уен технологиясенең роле.

Бала тормышында уеннарның  әһәмияте әйтеп бетергесез. “Уен бала

тормышында әһәмиятле урын тота, -- дип яза үзенең балаларны тәрбияләү хакындагы лекцияләрендә А.С.Макаренко, - зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай”[1, 96].

   Белем бирү процессында уңай нәтиҗәләргә ирешүдә, уен технологиясе куллану- бик отышлы алым.  Методик яктан  дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган  телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләү күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

“ Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул,” – ди В. А. Сухомлинский [2, 28].

 Чыннан да, уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тәрбияли.

Татар теле дәресләрендәге уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота.

Аерым тел үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән уеннар шулай ук

кызыксындыру чарасының бер төре булып тора. Мәсәлән:

  - аерым билгеләр буенча сүзләр табу (беренче аваз, хәреф һәм иҗек

буенча; бирелгән тема буенча; рәсем буенча; соңгы хәреф (иҗек) буенча; сораулар буенча; синонимнар, антонимнар табу);

  - сүзне тергезү (төшеп калган хәрефләрне кую, таралган хәрефләрне

тиешле тәртиптә урнаштыру; грамматик билгеләре буенча сүзнең башымы, ахырымы икәнен билгеләү);

  - яңа сүзләр ясау өчен бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру; хәрефләр, иҗекләр өстәү яки алып ташлау; сүзне озайту яки кыскарту;

 - бирелгән сүзләргә сыйфат  сүзләр яки хәрәкәт сүзләр табу.

 Балаларның күзәтүчәнлеген үстерүгә, игътибарын арттыруга

юнәлдерелгән уеннар да укучыларны җанландырып җибәрә. Әйтик, “Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге әйберләрнең исемен атыйлар һәм предметлар никадәр күбрәк булсалар шулкадәр яхшырак; “Кем күбрәк күрде?” (төрле әйберләр сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә, аларның билгеләре, хәрәкәтләре әйтелә); “Кем игътибарлырак?” (бер әйберне тасвирлап сурәтләү; аның мөмкин кадәр күбрәк билгеләрен табу); “Кем тизрәк укый?” (буталган текст бирелә, укучылар җөмләләрне дөресләп укырга тиеш) һәм башкалар.

Уеннар уйнаганда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,

хәрәкәтчән уеннарны күбрәк кертергә кирәк. Моның өчен уеннарны мәктәп ишек алдында, спортзалда һәм башка урыннарда уздыру яхшы.

Татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул

булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Шулай ук рольле уеннар укучыларның сөйләм эшчәнлеген стимуллаштыра, аларда нәрсәдер сорау, иптәшенә эндәшү һәм үзләре өчен шактый катлаулы бу ситуациядә ниндидер моментларны ачыклау ихтыяҗы туа. Шуларга өстәп, уен тагын бер мөһим бурычны үти: балаларда әңгәмә үткәрү күнекмәләрен формалаштыра (ничек башларга һәм тәмамларга, кушылып китәргә, әңгәмәдәшне туктатырга, аның белән килешергә яки фикерен кире кагарга һ.б.).

Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә.

Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында укучыларның сәләтләрен  үстерү өстендә дә эшләргә кирәк.

Балалар дөньясы – бик үзенчәлекле, бик җанлы, кызык дөнья. Алар эшсез,хәрәкәтсез тора алмыйлар. Шулай булмасалар, балалар җитез, сәләтле, нык һәм ихтыяри көчле кеше булып үсә алмаслар иде. Димәк, уен – иҗтимагый шөгыль һәм балага зарури әйбер ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС и Инновационная площадка «Роль актуализации жизненного опыта и знаний обучающихся в развитии интереса к изучению русского языка»

К сожалению, русский язык  не является любимым школьным предметом. А ведь ученик является носителем этого языка, практически, в  совершенстве владеет им. Возникла гипотеза: Результативность ...

ФГОС шартларында татар әдәбияты дәресләрдә мәкаль жанрын куллану

Аналитик  эш ярдәмендә укучыга  әдәби әсрне тикшерү юлларын күрсәтү, әдәби әсәр мәгънәсенеӊ чикләрен тоярга ярдәм итү- бүгенге көн таләбе.   Әдәбиятны метапредмет технологиясе белә...

ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын кулланып эшләү...

ФГОС шартларында патриот шәхес тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле. Мәкалә.

ФГОС  ШАРТЛАРЫНДА ПАТРИОТ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮДӘ МАТУР ӘДӘБИЯТНЫҢ РОЛЕАхтямова ГМ, Казан шәһәре  Совет районы 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле татар ...

ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү.

"ФГОС начального и основного общего образования: сосздание системы непрерывного оброзования. Опыт, проблемы, преемственность"...

ФДБС ШАРТЛАРЫНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга ...