7 нче сыйныфта үткәрер өчен дәрес планы "Өлкәннәр һәм кечкенәләр" (рус төркеме)
план-конспект урока (7 класс)

Назмутдинова Милавша Лотфулловна

7 нче сыйныфта үткәрер өчен дәрес планы "Өлкәннәр  һәм  кечкенәләр" (рус төркеме)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема.     Өлкәннәр  һәм  кечкенәләр.  

  1. нче сыйныф, рус төркеме)

1.

 Исәнләшү

Хәерле  көн, укучылар!

Хәерле  көн  миңа,

Хәерле  көн  сиңа,

Хәерле  көн  сезгә,

Хәерле  көн  барыбызга!

Исәнмесез, укучылар!      

Укучылар! Бездә бүген кунаклар бар.  Әйдәгез , кунаклар белән  исәнләшик.  

Сез  дәрескә  әзерме?     ...      Рәхмәт!  Уңышлар  сезгә.  

Бүген  кем  дежур?  

Дежур  укучы  (Минем  исемем  ...  .Мин бүген  сыйныфта  дежур)

1) Бүген  ничәсе?  

2)  Атнаның  кайсы  көне?

3)  Хәзер кайсы  ел фасылы ?  Ә  син  кышны  яратасыңмы?  

Рәхмәт.

2.

Балалар, бу рәсемгә карагыз әле. (Экранда гаилә  рәсеме).

Рәсемдә кемнәр бар?

Бу кешеләрне бер сүз белән ничек атап була?

Бу гаилә турында нәрсә әйтә аласыз?

Бу кешеләрне нинди 2 төркемгә бүлеп була?

Үткән дәрестә без бу теманы өйрәнә башладык. Аның исеме ничек?

Бүген шул теманы -  “Өлкәннәр һәм кечкенәләр” темасын дәвам итәбез.

3.

Ә сезнең  гаиләгездә  кемнәр  бар?    

Әйдәгез,  өй  эшен  тикшерик. Тыңлап  карыйк  әле.

Укучылар  диалоглар  сөйлиләр  ( 12 нче күнегү 57  бит)

-Даша, синен гаиләдә кемнәр бар?

-Минем гаиләдә әти, әни, әби бар.

-Ә синең гаиләдә кемнәр бар?

-Минем әнием, әтием, абыем һәм апаем бар.

Ярар,  диалогларны  сөйләргә  әзерләгәнсез, шәп!

4.

Ә хәзер әйдәгез әле, үткән дәрестә өйрәнгән текстны – Илдарның хатын - искә төшерик әле.

Текст нәрсә турында иде?

Сорауларга җавап бирәбез.

  • Өлкәннәр дип без кемнәргә әйтәбез?
  • Кечкенәләр дип без кемнәргә әйтәбез?
  • Кечкенәләр нишләргә ярата?
  • Өлкәннәр моңа ризамы?
  • Өлкәннәр өчен кечкенәләр кайчан яхшы?
  • Әби нәрсә әйтә?
  • Әби хаклымы?

5.

Ә хәзер шушы текстны җөмләләрдән төзик әле.

ЛЕНИНГ АПС кушымтасы. Җөмләләрдән текст төзү.

6.

57 нче бит, 10 нчы күнегү.  

Тактага ике баганага сайлап ябыштырабыз. Телдән тәрҗемә итәбез.

Кечкенәләр.... ярата.            Өлкәннәр..... куша.

 Мәсәлән,

музыка тыңларга яраталар.

яшьтәшләр белән аралашырга яраталар.

дискотекага йөрергә яраталар.

дәрес әзерләргә куша.

булышырга куша.

китап укырга куша.

7.

Тест эшләү

1)Өлкәннәр дип без кемне беләбез?

а) балаларны

б)әби-бабайларны

в)дусларны

2)кечкенәләр күбрәк яраталар

а) дәрес әзерләргә

б)урамда дуслар белән йөрергә

в)әниләргә булышырга

3)Әбине нәрсә ди?

а) Ничек телисең, шалай яшәсәң була

б) Һәр эштә тәртип булырга тиеш

в) эш качмый ул.

8.

Диалоглар төзибез. Балалар бер-берсенә сораулар бирәләр, җавапларын тыңлыйлар, сораулары белән алышыналар.

Сораулар:  1. Син өлкәннәргә ничек булышасың?

                    2. Өлкәннәрне тыңларга кирәкме? Ни өчен?

                    3.Өлкәннәргә карата нинди  булырга кирәк?  Ни өчен?

9.

Бик  дөрес , балалар. Өлкәннәргә карата игьтибарлы, ярдәмчел булырга кирәк. Шуның турында безнең якташыбыз, бөек галимебез Каюм Насыйри болай дигән. Әйдәгез , тыңлап китик әле.

Йөз өченче тәрбия

Имде, әй угыл, кешесенә карап дуслык вә мөгамәлә кыйлмак кирәкле эшдер. Һәркем янында ачык йөз белән йомшак сөйләш, яхшы кешеме, яманмы, мөселманмы яки гайре дин тотучымы — һич аерма. Нитәкки, Аллаһ тәгалә Муса галәйһессәламгә әмер кыйлды: «Фиргавен белән йомшак сөйләш»,— диде. Картларны хөрмәтлә вә олыла вә үзеңнән кечкенәләргә мәрхәмәт вә шәфкать кыйл, картны хөрмәтләмәсәң, яшькә шәфкать кыйлмасаң, син өммәт түгел. Гарәпчә, укый башлагач, бу сүзләрне хәдис китапларында күрерсән, әй угыл.

Наставление сто третье.

Знай, о сын мой, что дружелюбие должно проявлять ко всем. Со всеми надо быть приветливым и обходительным, независимо от того, хороший перед тобой человек или плохой, мусульманин он или исповедует иную веру, подобно тому, как всевышний повелел пророку Мусе (Моисею): «Будь мягок с фараоном». Уважай и почитай старших, будь добр и милостив с теми, кто младше тебя. Если не будешь почтителен со старшими и терпелив с младшими, то считай, что ты — безбожник. Когда выучишь арабский язык, сын мой, сможешь прочитать обо всем этом в священных книгах.          

10.

Өлкәннәргә һәм кечкенәләргә карата нинди бәйрәмнәр беләсез?1 нче октябрьдә нинди бәйрәм була? 1нче  июньдә нинди бәйрәм була?  9 нчы майда нинди бәйрәм була? Өлкәннәрне котларга онытмагыз. Ә быел нинди ел? Әйе дөрес. Россия Федерациясендә 2024нче ел Гаилә елы дип игълан ителгән.

11.

йомгаклау 

Димәк, Без бүген  нәрсәләр  турында сөйләштек?

Өлкәннәрне  хөрмәт  итәргә  кирәк

-Балалар, әйдәгез Илдарның соравына җавап биреп карыйк. Сез ничек уйлыйсыз: кем хаклы?  Өлкәннәрме?  Кечкенәләрме?  Ни өчен?

-Әйе, һәркем үзенчә хаклы. Яшьләрнең күбрәк уйныйсы килә, чөнки алар әле яшь, алар тормышны өйрәнәләр, тормышка әзерләнәләр. Ә өлкәннәр – тәҗрибәле кешеләр, күпне беләләр, шуңа күрә алар файдалы киңәшләр бирәләр. Алар кечкенәләр өчен кайгыралар, борчылалар. Кечкенәләр шуны аңламый.Өлкәннәрне һәрвакыт тыңларга кирәк. Алар дөрес әйтәләр.Өлкәннәрне хөрмәт итү, алар белән әдәпле сөйләшү – тәрбиялелек билгесе.

                  

12.

 Бәяләү

Укучылар, дәрестә  тырышкан  ипшәшләрегезгә , үзегезгә    билге   куегыз

13.

 Өй эше.  3 нче күн 59  бит Ситуатив күнегүләр язып килергә

                               Диалог

1. - Сәлам,  Карина!

  • Сәлам,  Данель!
  • Карина, сезнең  гаиләдә  кемнәр бар?
  • Әбием,  бабам, әнием, әтием,  сеңлем  бар.
  • Алар  сезнең  белән  яшиләрме?
  • Әйе.  Минем  әбием   һәм  бабам  бик  яхшы  кешеләр.
  • Әниең  кайда эшли?
  • Ул  хуҗабикә, эшләми.  Әтием  генә  эшли.
  • Рәхмәт
  • Рәхмәт      

2. - Сәлам,  Азат!

  • Сәлам,  Азат!
  • Сәлам , Тимур, сезнең  гаиләдә  кемнәр бар?
  • Әбием,  бабам, әнием, әтием,  энем  бар.
  • Әбиең, бабаң   нинди кешеләр?
  • Алар бик  акыллы  кешеләр.  Без  аларны  хөрмәт  итәбез.
  • Алар  сезнең  белән  яшиләрме?
  • Юк,  ләкин  без  аларга  еш  кунакка  барабыз.
  • Рәхмәт
  • Рәхмәт
  1.  –Хәерле  көн  , кызлар!

-Хәерле  көн.

- Кызлар,  сезнең  әби- бабаларыгыз  бармы?

- Бар.

-Алар  нинди  кешеләр?  

-  Минем  әбием  бик  акыллы,  уңган. Ул  тәмле  бәлешләр  пешерә.

- Ә минем  әби белән  бабам    театрга  йөрергә  яраталар.  Без бергә  йөрибез

- Ә  минем  бабам  мине  шахмат  уйнарга  өйрәтә.  Мин  әбиемне  дә,  бабамны да  яратам, хөрмәт  итәм.

-Әйе,  әби-бабаларны,  әти-әниләрне  хөрмәт  итәргә  кирәк,  алардан  үрнәк  алырга  кирәк.    Рәхмәт!

-Рәхмәт.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

6 нчы сыйныфта татар теленнән эш программасы (рус төркеме)

Федераль дәүләт белем стандартына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)

6 нчы сыйныфта  татар әдәбиятыннан эш программасы федераль дәүләт белем стандартына нигезләнеп төзелгән....

8 сыйныфта диагностик тест (рус төркеме)

8 сыйныфта диагностик тест (рус төркеме)...

Г.Тукай. Шагыйрьнең Казан чоры иҗатына күзәтү ясау. “Пар ат”шигыре.(8нче сыйныфта татар төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрестә Г.Тукайның Казан чоры иҗаты турында мәгълүмат бирелә, шагыйрьнең "Пар ат" шигыре анализлана....