Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе.
план-конспект урока (7 класс)
Предварительный просмотр:
Дәреснең темасы: Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе.
Дәреснең максаты:
- Язучы биографиясе белән танышу һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.
- “Алмачуар” хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.
- Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау.
Дәрес барышы
I. Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.
- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башлыйбыз.
II. Яңа тема.Бүгенге дәрестә без сезнең белән Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Әйдәгез әле, укучылар, аның өчен экранга карыйк.
Укытучының кереш сүзе.
Галимҗан Ибраһимов 1887 нче елның 12 нче мартында Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. Ул авыл бик матур урынга – су буена утырган. Аның елгалары, тугайлары, урманы, таш-таулары теләсә кемнең күңелен үзенә җәлеп итәрлек. Солтанморат авылы утырган елга буе кечкенә Галимҗанның иң яраткан урыны була. Ул, үзенең иптәшләре белән бергә, шул елганың төрле урыннарында су коена, балык тота, яшел үләнле болыннарында уйный. Тау араларында, урманнарда йөрергә ярата.
Бу хакта Г.Ибраһимовның туганы (аталары бертуган) М.Ибраһимов: ,,Бу җирләрнең сихри матурлыгы Галимҗанны нечкә күңелле итеп үстермәдеме икән?” – ди.
Г.Ибраһимовның ата-аналары укыган кешеләр була. Ул үзенең ата-аналарын, бигрәк тә әнисен, бик сагынып, җылы хисләр белән искә ала.
- Әнием бик миһербанлы, эшчән, кунакчыл кеше иде. Без аны бик ярата идек. Ләкин бик кызганыч, иртә үлеп китте, – ди ул.
Аның әтисе Гыйрфан абзый ачык фикерле кеше була. Балаларын укытуга зур игътибар бирә.
Ул ат чабыштыруны бик ярата. Үзе дә чабышкы атлар асрый.
-Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. ,,Алмачуар” дигән хикәям үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була. Әти безне бик иркәли иде, дип әйтә алмыйм. Андый кеше түгел иде. Шулай да ул безне кеше итәргә тырышты. Заманы өчен үз даирәсендә алдынгы кеше иде. Шуңа күрә, указын кайтарып, муллалыгын ташлады, гомеренең соңгы көннәренә чаклы гади крестьян булып үткәрде, – ди язучы.
Галимҗан башта үзенең туган авылы Солтанморатта укый, 3 класслы башлангыч рус мәктәбенә дә йөри.
Бер елны Гыйрфан абзый Шакирҗан белән Галимҗанны Оренбургка алып китә. Анда баргач, Галимҗанны кадим мәдрәсәгә – Вәли мулла мәдрәсәсенә урнаштыра. Соңга таба Галимҗан андагы укыту тәртипләре белән килешә алмый. Җиде ел укыганна соң, аны мәдрәсәдән куалар. Аннары ул Уфага китә һәм ,,Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Монда ул шәкертләр хәрәкәтендә актив катнаша. 1909 нчы елда мәдрәсәне ташлап чыгып китә. Белемен күтәрү һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен Казанга килә. Шул еллардан алып ул иҗади эшкә керешә.
,,Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” дигән беренче хикәясен (1907),
,,Татар хатыны ниләр күрми” повестен (1909),
1910-1911 нче елларда ,,Диңгездә”, ,,Йөз ел элек”, ,,Карак мулла” кебек хикәяләрен яза.
1912-1914 нче елларда ,,Карт ялчы”, ,,Көтүчеләр”, ,,Табигать балалары” һ.б. бик күп әсәрләрен иҗат итә. Аннан соң ,,Кызыл чәчәкләр”, ,,Казакъ кызы”, ,,Тирән тамырлар” кебек күренекле әсәрләре бер-бер артлы дөнья күрә...
Көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында, ул озак вакытлар Кырымда яшәргә мәҗбүр була. 1938 нче елда Казанда үлә.
Кечкенә вакытта ук атта утырып йөрергә хыялланмаган бер генә малай да юктыр ул! Бүгенге дәрестә без сезнең белән ат яратучы малай турында укып китәрбез. Әсәрнең исеме – “Алмачуар”.
Алмачуар – ат исеме, чуар булган атларга шулай диләр.Әйтеп үткәнчә, Галимҗан үзе атларны бик яраткан һәм болай ди: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк...”Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас...”
Ә хәзер мин әсәрне укый башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.(81-84нче битләрне уку).
Аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик:
фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның һ.б. рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;
әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;
хәер-дога-яхшы теләк, яхшы дога;
хәрәмләде-алдады, ялганлады;
әүлия-изге кеше;
хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызга кимсетү, җәберләү;
нәзер-үз өстенә алган эш, шартлы вәгъдә;
нәфес-нәрсәне дә булса булдырырга көчле омтылыш, күпне өмет итү, комсызлык.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укытучы: Укучылар, әсәрдә нинди геройлар белән таныштык?
Укучы: Хафиз, Әлемгол, Сафа бабай белән таныштык.
Укытучы: Әсәр нәрсә белән башланып китә?
Укучы: Тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан Әлемгол тик торганда үзенең гомерлек дошманы Хафизга, ягъни малайның әтисенә, бия китереп бирә.
Укытучы: Ни өчен ул моны эшли? Әсәрдән шушы урынны табыгыз.
Укытучы: Әлемгол һәм Хафиз арасындагы каршылык кайда һәм кайчан башланып китә?
Укучы: Сабантуй бәйрәмендә Хафиз белән Әлемголның мәйданга көрәшкә чыккан вакытыннан башланып китә.
Укытучы: Әлеге бүлекләрдән чыгып, Хафиз картка нинди сыйфатлар хас дия аласыз?
(Укучыларның җавапларын тыңлау)
Укытучы: “Без капчыкта ятмый” дигән мәкальне әсәрдә нинди геройга туры китереп була һәм ни өчен?
Укучы: Әлеге мәкальне Әлемголга туры китереп була, чөнки ул Сабантуйда көрәшкәндә хәрәмләшә һәм авырый башлый. “Терелсәм, кара бияне Хафиз картка илтеп бирер идем”-дип әманәт әйтә һәм сүзендә тора, шуның белән хәрәме беленә.
Укытучы: Димәк, Әлемгол яманлык эшли, һәм бу яманлыгы аңа чир булып кайта. Яхшылык эшли, хатасын таный һәм бияне илтеп бирә- күңел тынычлыгы ала..
Укытучы: Хәзер һәр бүлеккә исем куеп карыйк.
1б. – Бияне алып китү;
2б. – Хәрәмләшү;
3б. – Дөреслек.
Укытучы: Бүлекләргә исем куйдык. Ләкин әлеге исемнәр дөрес тәртиптә бирелгәнме соң?
Укучы: Юк.
Укытучы: Әйдәгез әле, бүлекләрне вакыйгалар үстерелеше тәртибе буенча куеп чыгыйк.
1б. – Хәрәмләшү;
2б. – Дөреслек;
3б. – Бияне алып килү.
Укытучы: Укучылар, игътибар итсәгез, Хафиз белән Әлемгол икесе ике авылдан. Бу вакыйгалар тирә-күрше авылларга бик тиз арада мәгълүм булалар. Ни сәбәпле?
Укучы: Чөнки әлеге вакыйга Сабантуй вакытында була.
Укытучы: Әйе, Сабантуйга тирә-күрше авыллардан дуслар, туганнар җыелалар. Димәк, Сабантуй – барлык милләт халкын берләштерүче, милли рухта сугарылган бәйрәм булып тора, чөнки Хафиз – татар, Әлемгол – башкорт милләтеннән.
Ә сез үзегез Сабантуйлар турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди бәйрәм? Кайчан уздырыла?
(Укучыларның җавапларын тыңлау).
IV. Йомгаклау
Укытучы: Укучылар, сезгә укылган бүлекләр ошадымы?
(Укытучы: Язучы турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?
(Укучылар җавапларын тыңлау)
Укытучы: Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
“Галимҗан – бала җанлы кеше иде...
Моңа инаныр өчен “Алмачуар” әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.
Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул”.
Бүгенге дәрестә билгеләр…
V. Өй эше
Укытучы: Өйгә эш итеп Г.Ибраһимовның биографиясен укып, сөйләргә әзерләнергә һәм үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.
Дәрес шуның белән тәмам. Саубулыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.
“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен хикәягә анализ бирү өчен төзелде....
Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше
Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү. 2. Гаделлек темасына уйлан...

“Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)
VII сыйныфның татар төркемендә әдәбияттан ачык дәрес эшкәртмәсе. ...

Кешегә эшләгән начарлык үзеңә әйләнеп кайта.(Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”хикәясен өйрәнүне йомгаклау).
Әдәбият дәресе 6 класс....

Технологик карта. “Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)
Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. “Кичер мине, Алмачуарым!” дип исемләнгән дәрес Галимҗан Ибраһимовның биографиясен өйрәнеп, “Алмач...

Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә гаделлек темасы.
Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрендә гаделлек темасы (дәрес эшкәртмәсе)...

Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен өйрәнү
Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең төп эчтәлегенә төшенү; өлешчә анализ бирү...