Фәнни-эзләнү эше "Атамалар дөньясына сәяхәт"
проект
Халык авылның чишмәләренә, елга-күлләренә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Әлеге атамалар кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора.
Туган авылларда күпме ачылмаган серләр ята. Һәр тау-чокыр һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Әлеге исемнәрне җыйнарга һәм өйрәнергә кирәк
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Габдулла Кариев истәлегенә багышланган районара фәнни-гамәли укучылар конференциясе
Секция
Туган якны өйрәнү: “Музейлар дөньясы буйлап”
Фәнни-эзләнү эше
Атамалар дөньясына сәяхәт
2024
Кереш
Туган җир... Туган авыл... Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз йорты урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авыл үзенә генә хас истәлекле урыннары белән күңелгә якын. Киң, иркен тугайлары серле урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, түгәрәк күлләре ... Туган якның һәр агачы, һәр сукмагы кешеләре бик тә кадерле. Ә без шушы нигезебезнең тарихын, атамаларының килеп чыгышын, мәгънәсен беләбезме соң?
Халык авылның чишмәләренә, елга-күлләренә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Әлеге атамалар кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора.
Туган авылларда күпме ачылмаган серләр ята. Һәр тау-чокыр һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Әлеге исемнәрне җыйнарга һәм өйрәнергә кирәк.
Мине һәрвакыт “Ни өчен безнең авылның исеме “Әлморза” ? Ни өчен суы да булмаган агачлыкка - “Каз күле” диләр, безнең яратып экскурсиягә йөри торган урын- “Чапай күпере” дип атала?” дигән сораулар борчый. Мин бүген шул сорауларга җавап эзләп карыйм.
Хезмәтемнең максаты – авылым атамалары тарихын һәм килеп чыгышын өйрәнү.
Бурычлар:
- Туган ягыма кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларга, мәктәп музеена таянып, авыл һәм атамалар тарихы турында материал җыю;
- Авыл һәм атамалар тарихы турында материал өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.
Теманың актуальлеге: җирле атамаларның аталу тарихын өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авыл тарихын торгызуда файдалану, саклап калу.
Тикшерү объекты: авылыбыздагы күлләр, чокырлар, урман юллары һәм кырлар.
Тикшерү методлары: эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Бу эшемне язганда, төрле авырлыклар белән дә очрашырга туры килде. Чөнки күп нәрсә онытылган, югалган һәм истәлекләр күбесенчә борынгы әби- бабаларыбызның балалары сөйләгәннәреннән тупланды. Шулай ук мәктәп музее белән танышу, китапханәдә утыру да зур нәтиҗә бирде.Үземне кызыксындырган сорауларга җавап табарга теләп өстәмә чыганаклар эзләдем.
Төп өлеш
Авылым, - син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз учагы.
Р.Закиров
Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы- шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар.
Авыллар гөрләп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер. Авылның чал тарихы белән кызыксыну табигый бер хәлдер, бу – авылыңа, төбәгеңә, ватаныңа гамьсез булмау, биредә тамырларыңның тирән береккәнлеге билгеседер.
Хезмәтемне язганда, мин күп кенә архив материалларына тукталып туган авылымның тарихын өйрәндем. Үзем өчен гаять кызыклы мәгълүмат тупладым дип уйлыйм.
Югары Әлморза авылының барлыкка килүе
Авылларның барлыкка килү тарихын якынча исемнәрдән һәм нигез салучыларның яшеннән чыгып фикер йөртергә мөмкин. 1692 нче елгы чыганакларда күз салсак, 30-40 яшьләр тирәсендәге Әлморза Ишеев дигән кеше телгә алына. 1677-1678 нче елларда Әшрә елгасының түбәнге агымында Әлморза Ишеев җитәкчелегендәге бер төркем ясаклы татарлар дүрт йорттан торучы яңа авылга нигез салалар. Авылымның исеме дә шуннан Әлморза диеп атала.
Бүгенге көндә Әлморзаның өч авыл урыны билгеле. Ул башта Иске Әлморза, аннан - Яңа Әлморза, соңрак –Югары Әлморза дип аталган.
Беренче һәм икенче авыл урыннары якынча 30 мең квадрат метр мәйданны тәшкил иткән. Хәзерге Югары Әлморза авылыннан төньяк-төньяк-көнбатышка таба 0,5 километр ераклыкта һәм төньяк- көнбатышта таба 1,5 километр чамасы җирдә, Юхмачка елгасының сул як ярында урнашкан. Анда имәнкискә культурасы катламы 40 сантиметрга җитә. 150х130 метр мәйданда бура кабиләләренең чүлмәк китекләре табылган.
Яңа Әлморза авылы Мәләкәс (хәзерге Димитровград) шәһәреннән үтүче олы юл өстендә урнашкан. Елганың аргы ягында, 2-3 чакрымда Пушкин дигән рус авылы булган. Әлеге юлны Крип юлы дип атаганнар. Елганың исеме- Әшрә исемен йөрткән. Әле юлдан үтүче усал кешеләр авыл халкын талый башлаганнар. 19 гасыр башында аксакаллар киңәше белән авылны 1,5 ераклыкта көнчыгышкарак күчерәләр.
Елганың бүгенге исеме Юхмачка. Ерак түгел рус авылы- Юхмачи авылы исеменнән алынган. Ә элеккеге Әшрә исеменең килеп чыгышы һәм нәрсә аңлатканы билгеле түгел.
Атамалар дөньясына сәяхәт
Җирле атамаларның кайберләре бик борынгыдан калган. Мисал итеп авыл исемен, елга исемен китерергә мөмкин. Ә кайберләре якынча 19 гасырларда барлыкка килгән: Вал, Крип юлы, Чишшавай. 20 гасырда килеп чыкканнары да бар.Миншай тирмәне, Сәет юлы, Мирза юлы, Мазарат чаты. Атамаларны мин 4 бүлеккә бүлеп карадым.
- Биналарга бәйле атамалар
Миншай тирмәне
Сугышка кадәрге чорларда авылда Миншаһи исемле кеше яшәгән. Авылдан көнчыгышка таба 0,5 километр тирәсе ераклыкта колхоз буа будырган һәм шунда су тегермәне салдырган. Миншаһи бабай гаиләсе белән 1954 елга кадәр шул тегермәндә яшәгән. Авыл халкы Миншаһи исемен бозып, “Миншай”, “тегермән” сүзен- “тирмән” дип йөртә башлаганнар. Хәзерге вакытта тегермән дә, буа да юк, ләкин урынын шулай атап йөртәләр.
Шәмештин лапасы
Яңа Әлморза авылы халкы күчеп киткәннән соң, Шәмсетдин исемле кешенең зур гына лапасы шул урында калаган. Авыл халкы озак еллар дәвамында чәчү, печән өсте һәм урып-җыю вакытында шунда кунып эшләгәннәр. Бу лапасның урыны бүген дә билгеле. Халык телендә “Шәмештин лапасы” дип йөртелә.
Кызыл келәт
Гражданнар сугышыннан соң, авылның көнбатыш өлешендә тактадан ашлык өчен келәт төзегәннәр. Анда чәчүлек саклаганнар. Ул баганаларга утыртып эшләнгән булган. Ерактан күренеп торсын өчен, аны кызыл төскә буяганнар. Малай-шалайлар идән ярыгыннан төшкән бодайларны җирдән чүпләгннәр. Әлеге келәтне 70нче еллар тирәсендә сүткәннәр. Урыны халык телендә һаман да яши.
Химия бакчасы
Монысы чагыштырмача яңа атама. 80 елларда авылда Сельхозхимия дип аталган берләшмә эшләгән. Аның зур гына алма һәм яшелчә бакчасы булган. Берләшмә таралып, яшелчә бакчасы да бетте. Алмагачлары һаман да исән. Ләкин халык “Алма бакчасы” дип әйтми, “Химия бакчасы” дип атый.
- Күлләргә бәйле атамалар
Каз күле
Чиябашы, Юхмачи һәм Әлморза авылларының урта бер җирендә калкулыклар очраша. Басу уртасында иңкүлек барлыкка килә. Җәй көннәрендә көчле яңгырлардан соң, шунда су җыела торган булган. Еллар дәвамында шул урында кечкенә кенә күл барлыкка килгән. Элек шунда кыр казлары килеп оя ясаган, бала чыгырган. Тора-бара, сөрүлек җир булмаганлыктан, күл буенда камышлар, куаклар үсә башлаган. Бүгенге көндә күл урынын куак басып бетергән, кыр казлары да кайтмый. Күле дә-юк, казы да- юк, урыны гына “Каз күле” дип атала.
Хәммәди күле
Революциягә кадәр авылда Хәммәди дигән ир кеше яшәгән. Ул аты белән кисмәк-кисмәк шәраб ташыган. Кыш көннәрендә салкында үзе дә шәраб эчеп кайткан. Эчә-эчә үлеп киткән. Авыл аксакаллары шәраб эчеп үлгән кешене зиратка күмү харәм эш дип, рөхсәт бирмиләр. Анннан соң авыл кырыенда сөрелми торган ак балчыктан торган җиргә күмәләр. Әлеге кабер янында су җыела башлый. Ул күлгә әйләнә, кабер юкка чыга. Бу урынны хәзер “Хәммәди кабере” дип түгел, “Хәммәди күле” дип атыйлар. 50 нче елларда күл кибә, балчыгы гына кала. Аның балчыгы да бик үзенчәлекле, башка бер җирдәге балчыкка да охшамаган. Әлеге балчыкны мич чыгару, төзү эшендә кулланганнар.
- Рельефка бәйле атамалар
Вал (уал)
Вал (халык телендә “уал”) 19 нчы гасыр урталарыннан ук мәгълүм. Вал- ныгытма, чик дигәнне аңлата. Спас районы белән Әлки районы чиге. Ул СССРның фәннәр академиясе Казан финанс институтының Татар археологик отряды тарафыннан 1956 нчы елда тикшерелгән.
Вал Югары Әлморза авылыннан көнбатыштан көньяк – көнбатышка таба 5,2 километр ераклыкка сузылган. Юхмачка елгасының уңъяк ярында урнашкан. Нәлет авылы юлында 120 м төньяктарак тирән булмаган чокырлыктан башланып, юл буйлап көньяк –көнчыгышка таба бара. Юлга кадәр ул бер, ә юлдан соң икегә әйләнә һәм урманга таба кереп китә. Ныгытманың озынлыгы 752 метр тәшкил итә. Валларның биеклеге 80 сантиметрдан артмый, чокырларының тирәнлеге 1 метр чамасы.
Чишшавай
Сугышка кадәр, чәчү, уру выкытларында авыл халкын кырда аш пешереп ашатканнар. Авылдан көнбатышка таба беренче чокырда кыр кухнясы булган. Аш пешерүче көне буе аш пешергән, халыкны ашаткан. Кич белән колхозчылар кайтып киткән. Кухня кирәк-яракларын һәм чәчү-уруга кирәкле инструментларны шунда калдырып киткәннәр. Анда каравылчы (сакчы) булган. Халык аны “Часовой” дип атаган. Соңрак әлеге сүз бозып “чашавай”, “чишшавай” дип әйтелә башлый. Бүгенге көндә чокыр исеме дә “Чишшавай” дип атала.
Күпер чокыры
“Чишшавай” һәм “Вал” арасында, авылдан көнбатышка таба икенче чокыр-“Күпер чокыры” дип атала. Ул чокыр тирән булган. Яз көннәрендә чокыр аша үтә алмаганлыктан, агач ботакларыннан күпер (буа) ясап куя торган булганнар. Исеме дә шуннан алынган. Ул чокырда бүген дә буа буылган, ләкин чокыры саеган инде.
Чапай күпере
Авылдан Кузнечиха ягына таба елга аша зур күпер төзиләр. Авылдан атлы гаскәр булып ирләр Гражданнар сугышына шушы күпер аша китәләр. Озатып калучылар: “Чапай гаскәре” кебек тезелешеп киттеләр”, -диләр. Шуннан әлеге күпергә дә “Чапай күпере” диләр. Бүгенге көндә дә аның бер өлеше сакланып калган.
- Урманга бәйле атамалар
Сәет юлы
Бөек Ватан сугышыннан соң, авыл халкы урманда эшләгән, урманнан, йорт салу өчен, күпләп агач кискәннәр. Сәет исемле ир-ат урманда юл ачкан. Ул умарталыктан ерак түгел. Шуннан әлеге урман юлы “Сәет юлы” дип аталган. Ул минем бабамның әтисе. Карт бабам гомере буе урманны яраткан, картаеп, 80 елларда үлеп киткән.
Мирза юлы
Әлеге юл да урман юлы. Мирза атлы кеше үзләренең өеннән туп-туры урманга менеп китә торган булган. Йөри-йөри, яңа юл ачкан. Хатын-кызлар шул юлдан кереп кура җиләге җыйганнар. Халык телендә әлеге юл - “Мирза юлы” дип аталып калган.
Хуҗаәхмәт юлы
Алдагы урман юллары авылга якын булса, Хуҗаәхмәт юлы-4-5 чакрым ераклыкта урнашкан урман юлы. Хуҗаәхмәт исемле кеше әлеге урында агач кискән. Соңыннан бу урында гөмбә үсә башлаган. Авыл халкы хәзер дә Хуҗаәхмәт юлыннан кереп китеп, күп итеп гөмбә җыеп кайта.
Крип юлы
19 гасыр башында Пушкин авылында яшәүче Кирилл исемле кешенең урманда зур гына умарталыгы булган. Елга аша Вал буйлап урманга юл салган. Ул юл “Күпер чокырыннан” ерак түгел. Рус халкы “Кирилл юлы” дисәләр, татарлар үзенчә матур итеп “Кирип юлы”, аннары “Крип юлы” дип йөртә башлаганнар.
5. Зиратка бәйле атамалар
Иске зират
Иске зират Алтын Урда чорына карый. Зират хәзерге авылдан көнбатышка таба 2 километр ераклыкта Юхмачка елгасының сул ягында урнашкан. Әлеге зират Яңа Әлморза авылы вакытына карый. Хәзерге вакытта истәлек урыны буларак тора.
Мазарат чаты
Бөек Ватан сугышы елларында авылга Кузнечиха авылы ягыннан атта бер хәрби кеше килә. Ул халыкны җыеп, атларда тиф авыруы бар дип хәбәр сала. Авылдагы барлык атларны җыеп, урманда алып баралар. Анда чокыр казыйлар. Атларның башларына капчык кидереп атып үтерәләр. Шул чокырга күмәләр. Руслар әлеге каберлекне “Мазарка” диләр. Татар телендә бозып “Мазарат чаты” диләр. Әлеге урын урманның почмак сыман киселеп кергән җиренә урнашкан. Хәзерге вакытта әлеге атлар каберлеге уратып алынган. Авыл халкы ул төшне урап узарга тырыша.
Йомгаклау
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без туган ягыбызны, аның тарихын ныграк өйрәнсәк, аның киләчәге турында да күбрәк уйланырбыз. Туган авылыбыздагы атамаларның килеп чыгышын һәм мәгънәсен өйрәнү дә халыкымның телен, тарихын һәм тамырларын белүгә мөһим өлеш кертә. Бүгенге матур тормышта яшәвебез белән әби-бабаларыбызга бурычлы дип саныйм мин. Туып-үскән җиребезгә тирән мәхәббәтне бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган. Киләчәктә алдагы буынга тапшыру безнең бурыч. Дөньяга туган һәр сабый үзенең нәселе, ерак бабалары, гаиләсе, туган авылы, җире белән горурланып яшәрлек булсын иде!
Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
Кулланылган әдәбият
- “Әлкием-әллием, бәллием” китабы
- “Әлки хәбәрләре” газетасында басылган мәкаләләр.
- http://alkeevskiy.tatarstan.ru/tat/about.htm
- М.Х. Хәсәнов. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- Мәктәп музее материаллары.
- Авыл аксакаллары белән әңгәмә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка
Разработка урока по татарской литературе для татарских групп русских школ. После изучения татарских народных сказок из цикла устного народного творчества эта разработка урока поможет закрепить пройден...
Антонимнар дөньясына сәяхәт
Бу дәресемнең максатлары:1)Антонимнарны искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү2)Ел фасыллары,атнадагы көн исемнәрен,саннарны искә төшерү,сорауларга җавап формасында яз турында сөйләшү3)Бөек язучыбыз-Габ...



