Туган (татар) теле дәресендә шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләрен формалаштыру
презентация к уроку (5 класс)
5 сыйныф укучылары белән туган (татар) теле дәресендә уку грамоталылыгы өстендә эшләү өчен.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 1.75 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
5 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ Дәрес темасы: Сөйкемсез песи Безгә аклы-каралы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Без аны акыллы булганы өчен яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде диләр. Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарына бирсәң, төрле җиргә өстерәп алып китә дә идәнне буяп бетерә. Өстәлгә менеп, икмәк сыныкларын тартып төшерә. Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә керде. Ул, безгә ияләшкән песи баласын күргәч, исе китеп: — Абау, бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр дә, Әнисәләр дә куалап чыгардылар, ул акылсыз, сөйкемсез песи,— ди. — Ә мин аны куалап чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм,— дидем. Абыем Шамил дә: — Сынап карыйк, өйрәнмәсә үзенә үпкәләр,— диде. Без, Шамил абыем белән икәүләп, песине өйрәтә башладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурланды, түгәрәкләнде, акыллыланды. Хәзер Мәйсәрә безгә уйнарга кергәч, аны күреп исе китә, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга. — Сезнең үз песиегез бар бит, бусын миңа бир әле? — дип сорый ул миннән. Шамил дә , мин дә көләбез. — Син аны куалап чыгарган идең бит, хәзер без аны берәүгә дә бирмибез, дибез. Песи, безнең сүзне аңлаган кебек, минем алдыма кереп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый. (Әминә Бикчәнтәева)
5 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ Дәрес темасы: Сөйкемсез песи 1 бирем. Хикәядә ничә песи сурәтләнә? А. Бер песи Ә . Ике песи Б . Өч песи В. Бер дә юк Бәяләү критерияләре: Дөрес җавап -ике песи. 1 балл- дөрес җавапка. 0 балл –дөрес булмаган җавапка. П ланлаштырылган нәтиҗәләр : Ш әхси Тирә-яктагыларга иг ъ тибарлы һәм ихтирамлы булу, аларга карата үз фикереңне белдерү Метапредмет Текст материалыннан мәгъ лүматны эзләп табу һәм аерып алу. Предмет Текстның эчтәлеген аңлау .
5 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ Дәрес темасы: Сөйкемсез песи 2 бирем. Кешедән кергән песи башта нинди була? Аннан ничек үзгәрә? Мисаллар белән дәлиллә. Бәяләү критерияләре: Дөрес җавап- Күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыга. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрә: матурлана, түгәрәкләнә, акыллылана. 2 балл- тексттан дөрес җавап таба алса, бер-ике мисал китерсә. 1 балл- тексттан дөрес җавап табып, бер мисал китерсә. 0 балл –дөрес җавап булмаса. П ланлаштырылган нәтиҗәләр : Ш әхси Тирә-яктагыларга иг ъ тибарлы һәм ихтирамлы булу, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү Метапредмет Текст материалыннан мәгъ лүматны эзләп табу һәм аерып алу. Предмет Тексттагы мәгъ лүматның асылын ачыклау (интерпрета цияләү ) һәм гомуми нәтиҗә ясау .
5 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ Дәрес темасы: Сөйкемсез песи 3 бирем. Песи нинди төстә булган? Дөрес җавапны билгелә. Бәяләү критерияләре: Дөрес җавап -өченче рәсем 1 балл- дөрес җавапка. 0 балл –дөрес булмаган җавапка. П ланлаштырылган нәтиҗәләр : Ш әхси Тирә-яктагыларга иг ъ тибарлы һәм ихтирамлы булу Метапредмет Текст материалыннан мәгъ лүматны эзләп табу һәм аерып алу. Предмет Текстның эчтәлеген аңлау һәм нәтиҗә ясау .
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус балалары татар теле дәресендә.(Рускоязычные дети на уроке татарского языка)
Содеожание данной статьи-это результат моей работы на протяжении 32,5 лет. Данная система была разработана мной на протяже...
Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау
Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау...

Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның коммуникатив осталыкларын үстерү
....

Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның коммуникатив осталыкларын үстерү
....

Проект эше Татар теле дәресендә фигыль сүз төркемен өйрәнү.
Проект эше Татар теле дәресендә фигыльсүз төркемен өйрәнү....
