"Сабит маҗаралары".
материал (6 класс)
Тукай! Аның иҗаты ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый, ул мәңгелек! Халкыбызга көч –куәт, дәрт – дәрман биреп тора. Ул безгә татарлыгыбызны саклап калу өчен тарихтан бирелгән ядкәр. Балаларга багышланган әсәрләрендә ул җыр –моң, халык иҗаты аша милли хисләрне уятуны беренче урынга куя. Бала күңелендә милләтең өчен горурлык уяту, телнең матурлыгын аңлату максатыннан «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен сәхнәләштереп, Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарып милли моңны хәтерләренә сеңдерү – безнең төп максатыбыз. Максатыбызга ирешү өчен шагыйрьнең иҗатын яшь буынга якынайтабыз, аның туган якка мәхәббәтен, татар мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен пропагандалыйбыз, Тукайның әдәби мирасын яңартып, заманча сәхнә телендә тәкъдим итәбез һәм аның идеяләрен киләчәккә тапшырабыз.
Максат: Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларны ватанпәрвәрлек, милли горурлык, әхлакый кыйммәтләр, табигатьне ярату рухында тәрбияләү; Тукайның бай мирасын сәхнәләштерү аша татар телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга ярдәм итү; шагыйрьнең әсәрләрен яңа трактовкада, заманча сәхнә алымнарын кулланып тәкъдим итү, аларның мәңгелек булуын күрсәтү; Тукайның әсәрләрендәге тирән фәлсәфә, дини мотивлар (Коръән аятьләре) аша кешеләрнең рухи дөньясын баету; татар драматургиясе һәм театр сәнгате өчен яңа материаллар тудыру, яшь талантларны үстерү.
Бурыч: матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, сәнгатьле шигырь сөйләү күнекмәләрен камилләштерү; балаларда кызыксынучанлыкны, иҗади мөмкинлекләрне, танып белү активлыгын үстерү; Габдулла Тукай иҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугърылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.
Г.Тукай әсәрләреннән җыеп төзелгән "Сабит маҗаралары".Сәхнәләштерү өчен бик кызыклы һәм файдалы материал.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 35.83 КБ |
Предварительный просмотр:
Г.Тукай әсәрләреннән җыеп төзелгән "Сабит маҗаралары".
Сәхнәләштерү өчен бик кызыклы һәм файдалы материал.
Тукай! Аның иҗаты ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый, ул мәңгелек! Халкыбызга көч –куәт, дәрт – дәрман биреп тора. Ул безгә татарлыгыбызны саклап калу өчен тарихтан бирелгән ядкәр. Балаларга багышланган әсәрләрендә ул җыр –моң, халык иҗаты аша милли хисләрне уятуны беренче урынга куя. Бала күңелендә милләтең өчен горурлык уяту, телнең матурлыгын аңлату максатыннан «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен сәхнәләштереп, Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарып милли моңны хәтерләренә сеңдерү – безнең төп максатыбыз. Максатыбызга ирешү өчен шагыйрьнең иҗатын яшь буынга якынайтабыз, аның туган якка мәхәббәтен, татар мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен пропагандалыйбыз, Тукайның әдәби мирасын яңартып, заманча сәхнә телендә тәкъдим итәбез һәм аның идеяләрен киләчәккә тапшырабыз.
Максат: Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларны ватанпәрвәрлек, милли горурлык, әхлакый кыйммәтләр, табигатьне ярату рухында тәрбияләү; Тукайның бай мирасын сәхнәләштерү аша татар телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга ярдәм итү; шагыйрьнең әсәрләрен яңа трактовкада, заманча сәхнә алымнарын кулланып тәкъдим итү, аларның мәңгелек булуын күрсәтү; Тукайның әсәрләрендәге тирән фәлсәфә, дини мотивлар (Коръән аятьләре) аша кешеләрнең рухи дөньясын баету; татар драматургиясе һәм театр сәнгате өчен яңа материаллар тудыру, яшь талантларны үстерү.
Бурыч: матур әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, сәнгатьле шигырь сөйләү күнекмәләрен камилләштерү; балаларда кызыксынучанлыкны, иҗади мөмкинлекләрне, танып белү активлыгын үстерү; Габдулла Тукай иҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугърылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.
Тамашачылар кулында Г.Тукай шыгырьләренең исемнәре язылган кәгазьләр. Тамаша барышында яңгыраган әсәрнең исемен табып, тәртип белән җыя барырга тиешләр. Ахырда тикшереп дөрес җыючыларны билгеләп бүләк тапшырырга мөмкин. “Сабитның укырга өйрәнүе”, “Су анасы” «Шүрәле», “Бичара куян”, “ Эш беткәч уйнарга ярый”, ”Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Сабыйга.”
Сабит маҗаралары.
Рольләрдә: Сабит, Шурәле, Куян, Кояш, Сандугач, Алмагач, Акбай, малай, Күбәләк, автор.
Сәхнә уртасында милли бизәкләр белән бизәлгән авыл өе. Әтисе, әнисе улларын сыйпыйлар, кочаклыйлар.
Автор: Сабит алты яшендә, инде гакълы башында;
Ялгыз, иркә бала ул әткәләре кашында.
Урамга озаталар, түбәтәй кигән малай туп тибеп уйнап йөри.
Автор: Шуңа күрә шаян ул, бик күп уйный, наян ул;
Күңеллелек, көлкеләр таба әллә каян ул. “Сабитның укырга өйрәнүе.”
Еракта бик матур су буе күренеше. Бормаланып – бормаланып елга ага.Елга буйлары ямь- яшел таллык. Елга янында басма. Экранда суда йөзүче малай.
Сабит: Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
Малай сәхнәгә чыга. Сабит:
Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм, дип уйлагач,
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда юлдашым.
Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. “Су анасы”
Сабит курку хисен күрсәтеп, сискәнеп куя:
Бу бит теге Су анасы түгелме соң? Алтын тарагын тапкан ахры, әнә ничек итеп чәчен тарап утыра.
Һәркемнең үз эше бар. Миңа да тизрәк өйгә кайтып, дәресләремне әзерләргә кирәк. Караңгы төшкәнче ашыгыйм әле, урман аша кайтасы бит.
Ашыгып урман аша барганда каршысына Шүрәле очрый. Малай куркып кычкырып җибәрә. Сабит:
Уф, кит әле, котымны алдың! Кем син тагын? Нинди бик куркыныч албасты?
Шүрәле шаяра- шаяра, озын бармакларын күрсәтеп малайга якынрак килә:
Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети. «Шүрәле»
Сабит: Тизрәк качарга моннан, кытыклап та үтерер бу?
Малай урманнан барганда елап утыручы куянны күрә.
Сабит: Сәлам, кылый!
Куян: Сәлам, дустым! (кәефсез генә)
Сабит: И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,
Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?
Куян: И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.
Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.
Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.
Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!
Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:
Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,
Атты үлтерде аны мылтык белән.
Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем. “Бичара куян”
Сабит: Бер дә борчылма әле син куянкай! Бар да яхшы булыр! Авырлыктан соң җиңеллек тә килә! Әйдә авылга кунакка алып кайтам, дәресләремне әзерләгәч бергә уйнарарбыз.
Малай өйгә керә. Өстәл артына, утырып сумкасыннан китап дәфтәрләрен чыгара. Өй эшләрен эшли башлый.
Автор: Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
Кояш: «И Сабый, — ди, — әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»
Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында
Сабит: «Тукта, сабрит, уйнамыйм, — ди, — уйнасам, дәрсем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».
Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.
Автор: Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый:
Сандудач: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»
Сандугачка каршыга биргән җавабында
Сабит: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Туктале, бетсен дәрес, — ди, — әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»
Автор: Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач
Чакыра тышка Сабыйны:
Алмагач: «Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»
Алмагачның сүзенә каршы җавабында
Сабит: «Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, — ди, — и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
Автор: Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.
Чыкты йөгреп бакчага:
Сабит: «Йә, кем чакырды, — дип, — мине?
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеме!»
Автор: Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл зур алма бирде Алмагач;
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач.
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач. “ Эш беткәч уйнарга ярый”
Малай янына Күбәләк килә, янында уйнап йөри башлый.
Сабит: : Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
”Бала белән күбәләк”
Сабит: Юк, тимим, курыкма син, рәхәтләнеп оч,уйна!
Акбай өрә- өрә күбәләк янына килә, аның белән уйный, малай яныны килә.Малай Акбайны сыйпый.
Малай: Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Акбай: Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Сабит: Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул! “Кызыклы шәкерт”
Акбай өрә- өрә уйнавын дәвам итә:
Сабит: Дусларым, ә менә шүрәле, җен- пәри һәм убырлар бар микән ул? Сез аларга ышанасызмы?
Малай: Алар турында бик кычкырып сөйләмәгез әле, ишетеп килеп җитмәсен тагын Шүрәле!
Автор: Һич сине куркытмасыннар
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.
Һич өрәк, албасты булган сәхралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын. “Сабыйга”
«И туган тел, и матур тел» җырын бергәләп җыйлыйлар.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәмлетамак маҗаралары
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция...

Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повесте.
Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте белән таныштыру,фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, ...
Сабақтың тақырыбы: Көкжиек. Көкжиек тұстарын анықтау (топ-серуен) экскурсия сабағы.
Оқушылардың көкжиек және көкжиек тұстары ұғымын қалыптастыру.Күнге, жергілікті белгілерге және компасқа қарап көкжиек тұстарын анықтауға жаттықтыру....

“Рөстәм маҗаралары”повесте, план-конспект.
7 класс татар төркемнәре өчен "Рөстәм маҗаралары" әсәре....



