Шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Сафинның балалар әдәбиятында тоткан урыны.
статья

 

 Татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юнәлешендә ул аеруча нәтиҗәле эшли. 1995 һәм 2000 елларда Татарстан  Милли китапханәсе уздыра торган " Ел китабы" конкурсларында дипломнарга лаек булдылар. 2000елда ул балалар әдәбияты өлкәсендә уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә лаек булды. Шулай ук аның иҗаты Э.Касыймов һәм Е.Уткин премияләре белән дә билгеләнде.

Шагыйрьләрне гадәттә “олылар шагыйре”, “балалар шагыйре”нә бүләргә күнеккәнбез. Әмма шагыйрәнә күңел өчен андый чикләр юк. Мансур Сафинның иҗаты моңа яхшы мисал булып тора. Чөнки аның зурлар өчен дә, балалар өчен дә язылган язылган әсәрләре бихисап.

Балачак, дибез. Әмма күпмегә сузылачак ул балачак? Хыялга бирелү, адәм күзе күрмәгәнне күрергә тырышу, яңага омтылу- болар бар да хыялыйлыктан киләдер инде. Тумышы белән һәркем хыялый, романтик..

Шагыйрь балалар дөньясына үтеп кереп, аларның рухи яшәешләрен оста сиземләп, алар булып уйлый һәм шулай яза да. Балалар дөньясы! Ул олылар дөньясыннан зирәгрәк, акыллырак, тапкыррак та әле.

                              И балачак! Хисләр тантанасын

                              Синдә генә татып буладыр!

                              Синдә генә сагыш-моң ярасын

                              Тәүге ләйсән суы юадыр?!

                                   (Балачагыма эндәшү)

 

        “Сербакчага сәяхәт” китабы. Ул бик килбәтле, күрер күзгә генә түгел, тотарга да матур. Эчендәгеләре белән танышып чыккач, чыннан да балалар өчен бик кыйммәтле китап икәнен аңлыйсың. Китап табышмаклар белән тулы могҗиза иленә алып кереп китә. Мин Мансур Сафинның "Сербакчага сәяхәт" исемле   китабыннан табышмакларны үз эшемдә  теләп кулланам. Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның өһәмияте искиткеч зур. Сөйләм телен үстерү, уйлау сәләтен камильләштерү  өчен табышмакларны куллануны аеруча уңышлы дип табам.

Иҗатында табышмакларның нинди генә төрләре юк!

Гади табышмаклар:

Озын колак, кыска койрык

Хуҗасы булып яши.

Көрт артына кереп поскач,

Төлке узса да-дәшми. (куян)

Әлеге табышмакны алсак та, татар телен өйрәтүдә нинди әһәмиятле ярдәмлек  икәнен аңлыйсың. Табышмаклары аркылы укучыларны сүзләрне нәтиҗәле куллана белергә, фикер йөртү сәләтен үстерергә, әйберләр һәм вакыйгалар турындагы белемнәрне ачыкларга һәм тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук, телнең сәнгатьле чараларын үзләштерергә ярдәм итә.

Турыдан - туры тасвирлау табышмаклары:

Тышы-яшел, эче-кызыл,

Җылы якларда үсә:

Бигрәк баллы, бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле, белсәң? (Карбыз)

Чагыштыруга корылган табышмак.

Зур алтын кыршау тәгәри

Көн саен һава буйлап.

Тупка да бик охшаган ул-

Кызганыч, булмый уйнап...(Кояш)

Әйтеп бетер характерындагы табышмак.

Йөри батырлык бөркеп,

Һичкемнән тормый өркеп,

Әйтегез әле, дусларым,

Нинди кош соң бу?-

---------! (Бөркет)

Ә Мансур Сафинның балалар өчен язылган шигырьләрен укыгач, туган җирен, туган телен яратучы, туган җирендәге хайваннар, үсемлекләр дөньясына гашыйк булган, әти-әнисен зурлаучы, шатлык-борчуларны үз йөрәге аша үткәрүче бала күз алдына килә. Шагыйрь һаман да гади, шук, шаян малай булып кала белгән. Шулай булмаса, ул шундый матур, җиңел, юмор белән тулган шигырьләрен иҗат итә алмас иде. Мансур Сафин иҗатында эзләнүчән, бер үк вакытта тыныч та, тынгысыз да, хәвефле дә балалар дөньясы..

Шигырьләре балалар күңелендә миһербанлылык тәрбияли, аларны хезмәткә өйрәтә, мавыктыргыч маҗаралар дөньясына дәшә.  

“Каз бәбкәсе” шигырендә бала үзен  каз бәбкәсе  белән чагыштыра. Бу шигырьдән баланың җыйнак, пөхтә, тәртипле икәнен аңлап аласың. Чөнки ул гөрләвек буйлап бармый, әнисенә биргән вәгъдәдә тора.

Җырларда гына җырлана торган сандугач тавышы бала күңелен дә тәэсирләндерә. “Сандугач” шигырендә бала җырчы кош кебек җырларга тели. Ләкин бу дөньяда һәр нәрсә үз урынында. Кеше булып тугансың икән, сандугач була алмыйсың. Ә күңел генә сандугач җырыннан моңга тула ала.

Сабый күңеленә хайваннар дөньясы, үсемлекләр дөньясы бик якын. Нечкә күңелле бала хәтта алар белән сөйләшә, үзенчә фикер йөртә, билгеле бер нәтиҗәләр ясый.  “ Ат кузгалагы”, “Куянга нәсыйхәт”, “Фил” һәм башка шигырьләре моңа бер дәлилдер.

Мансур Сафинның юмористик шигырльләре дә бала күңеленә бик якын. “Телефоннан сөйләштек”, “ Керпе”, “Йокы чүлмәге” шигырьләре баланың күңелен күтәреп җибәрә.

Автор намус, тугрылык, җаваплылык, вөҗдан сафлыгы кебек гоумкешелек сыйфатларын күрсәтә. Аның әсәрләрен дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда куллану балаларга зур эмоциональ шатлык китерә. Сөйләм телен үстерүдә, кыюлык сыйфатларын тәрбияләүдә ярдәм итә. Авазларны дөрес әйтергә, чиста татарча сөйләшергә, яттан сөйләргә өйрәнергә, фикерләү сәләтен үстерүгә зур йогынты ясый. Бала персонажлар өчен кайгыра, үзен алар урынына куя. Балалар белән бергәләшеп әсәрләре буенча рәсемнәр ясыйбыз, аның иҗатына багышланган уеннар уйныйбыз. Аның әсәрләре актуаль, шуңа күрә аларны мәктәп дәреслекләренә дә кертергә кирәк дип уйлыйм мин. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар сәхнәләрдә күбрәк яңгырасын иде.

Бүгенге көндә Мансур Сафин татар дөньясының мактанычы, горурлыгы, абруйлы шагыйрьләрнең берсе. Шагыйрь дистәләрчә еллар буе татар әдәбиятына намус белән хезмәт итә.    

 Кулланылган әдәбият:

1.М.Сафин.Библиографик күрсәткеч. Яр Чаллы.2007

2. Мансур Сафин Библиографик күрсәткеч.

3.Хәерле иртә: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 64 б. – 2000 д.

4.Кәнфиттән дә тәмлерәк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1996. – 18 б. – 2000 д.

5.Сербакчага сәяхәт: табышмаклар. – Чаллы: КамАЗ, 2000.

6.Сыерчык бураны: шигырьләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 48 б. – 2000 д.

 

 

 

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Әзерләде: Муллашова Эльмира Рәис кызы

Яр Чаллы шәһәре 14 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур   Сафинның балалар әдәбиятында тоткан урыны.

       Аның исеме, аның иҗаты күп кешеләргә якын, таныш. Шагыйрь һәм

укучы арасында һәрдаим җылы, үзара игътирамлы мөгамәлә яши. Укучының бәясе, үзеңнең аңа хаҗәтеңне тоеп яшәү-иң олуг илһам чыганагыдыр.

Мансур Сафин мактауга мохтаҗ түгел. Татар һәм урыс телләрендә берничә дистә китап чыгарган шагыйрьне белмәгән кеше юктыр.

    Хәзерге вакытта Мансур Сафин профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Мансур Сафин татар һәм рус телләрендә яза, тәрҗемә өлкәсендә актив эшли. Ул – ике дистәдән артык шигырь һәм проза җыентыклары, тәрҗемә китаплары авторы. Алар арасында «Мамадыш таңнары» (1992), «Хәерле иртә» (1994), «Надежда, Вера и Любовь» (1994, рус телендә) исемле лирик шигырь тупланмалары. Балалар өчен унлап китап нәшер итәргә өлгерде.  «Кәнфиттән дә тәмлерәк» (1996), «Сербакчага сәяхәт» (1997), «Сыерчык бураны» (2004) , “Таң тылсымы” һәм башка китаплары кибет киштәләрендә озак ятмадылар.  

 Татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юнәлешендә ул аеруча нәтиҗәле эшли. 1995 һәм 2000 елларда Татарстан  Милли китапханәсе уздыра торган " Ел китабы" конкурсларында дипломнарга лаек булдылар. 2000елда ул балалар әдәбияты өлкәсендә уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә лаек булды. Шулай ук аның иҗаты Э.Касыймов һәм Е.Уткин премияләре белән дә билгеләнде.

Шагыйрьләрне гадәттә “олылар шагыйре”, “балалар шагыйре”нә бүләргә күнеккәнбез. Әмма шагыйрәнә күңел өчен андый чикләр юк. Мансур Сафинның иҗаты моңа яхшы мисал булып тора. Чөнки аның зурлар өчен дә, балалар өчен дә язылган язылган әсәрләре бихисап.

Балачак, дибез. Әмма күпмегә сузылачак ул балачак? Хыялга бирелү, адәм күзе күрмәгәнне күрергә тырышу, яңага омтылу- болар бар да хыялыйлыктан киләдер инде. Тумышы белән һәркем хыялый, романтик..

Шагыйрь балалар дөньясына үтеп кереп, аларның рухи яшәешләрен оста сиземләп, алар булып уйлый һәм шулай яза да. Балалар дөньясы! Ул олылар дөньясыннан зирәгрәк, акыллырак, тапкыррак та әле.

                              И балачак! Хисләр тантанасын

                              Синдә генә татып буладыр!

                              Синдә генә сагыш-моң ярасын

                              Тәүге ләйсән суы юадыр?!

                                   (Балачагыма эндәшү)

        “Сербакчага сәяхәт” китабы. Ул бик килбәтле, күрер күзгә генә түгел, тотарга да матур. Эчендәгеләре белән танышып чыккач, чыннан да балалар өчен бик кыйммәтле китап икәнен аңлыйсың. Китап табышмаклар белән тулы могҗиза иленә алып кереп китә. Мин Мансур Сафинның "Сербакчага сәяхәт" исемле   китабыннан табышмакларны үз эшемдә  теләп кулланам. Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның өһәмияте искиткеч зур. Сөйләм телен үстерү, уйлау сәләтен камильләштерү  өчен табышмакларны куллануны аеруча уңышлы дип табам.

Иҗатында табышмакларның нинди генә төрләре юк!

Гади табышмаклар:

Озын колак, кыска койрык

Хуҗасы булып яши.

Көрт артына кереп поскач,

Төлке узса да-дәшми. (куян)

Әлеге табышмакны алсак та, татар телен өйрәтүдә нинди әһәмиятле ярдәмлек  икәнен аңлыйсың. Табышмаклары аркылы укучыларны сүзләрне нәтиҗәле куллана белергә, фикер йөртү сәләтен үстерергә, әйберләр һәм вакыйгалар турындагы белемнәрне ачыкларга һәм тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук, телнең сәнгатьле чараларын үзләштерергә ярдәм итә.

Турыдан - туры тасвирлау табышмаклары:

Тышы-яшел, эче-кызыл,

Җылы якларда үсә:

Бигрәк баллы, бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле, белсәң? (Карбыз)

Чагыштыруга корылган табышмак.

Зур алтын кыршау тәгәри

Көн саен һава буйлап.

Тупка да бик охшаган ул-

Кызганыч, булмый уйнап...(Кояш)

Әйтеп бетер характерындагы табышмак.

Йөри батырлык бөркеп,

Һичкемнән тормый өркеп,

Әйтегез әле, дусларым,

Нинди кош соң бу?-

---------! (Бөркет)

Ә Мансур Сафинның балалар өчен язылган шигырьләрен укыгач, туган җирен, туган телен яратучы, туган җирендәге хайваннар, үсемлекләр дөньясына гашыйк булган, әти-әнисен зурлаучы, шатлык-борчуларны үз йөрәге аша үткәрүче бала күз алдына килә. Шагыйрь һаман да гади, шук, шаян малай булып кала белгән. Шулай булмаса, ул шундый матур, җиңел, юмор белән тулган шигырьләрен иҗат итә алмас иде. Мансур Сафин иҗатында эзләнүчән, бер үк вакытта тыныч та, тынгысыз да, хәвефле дә балалар дөньясы..

Шигырьләре балалар күңелендә миһербанлылык тәрбияли, аларны хезмәткә өйрәтә, мавыктыргыч маҗаралар дөньясына дәшә.  

“Каз бәбкәсе” шигырендә бала үзен  каз бәбкәсе  белән чагыштыра. Бу шигырьдән баланың җыйнак, пөхтә, тәртипле икәнен аңлап аласың. Чөнки ул гөрләвек буйлап бармый, әнисенә биргән вәгъдәдә тора.

Җырларда гына җырлана торган сандугач тавышы бала күңелен дә тәэсирләндерә. “Сандугач” шигырендә бала җырчы кош кебек җырларга тели. Ләкин бу дөньяда һәр нәрсә үз урынында. Кеше булып тугансың икән, сандугач була алмыйсың. Ә күңел генә сандугач җырыннан моңга тула ала.

Сабый күңеленә хайваннар дөньясы, үсемлекләр дөньясы бик якын. Нечкә күңелле бала хәтта алар белән сөйләшә, үзенчә фикер йөртә, билгеле бер нәтиҗәләр ясый.  “ Ат кузгалагы”, “Куянга нәсыйхәт”, “Фил” һәм башка шигырьләре моңа бер дәлилдер.

Мансур Сафинның юмористик шигырльләре дә бала күңеленә бик якын. “Телефоннан сөйләштек”, “ Керпе”, “Йокы чүлмәге” шигырьләре баланың күңелен күтәреп җибәрә.

Автор намус, тугрылык, җаваплылык, вөҗдан сафлыгы кебек гоумкешелек сыйфатларын күрсәтә. Аның әсәрләрен дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда куллану балаларга зур эмоциональ шатлык китерә. Сөйләм телен үстерүдә, кыюлык сыйфатларын тәрбияләүдә ярдәм итә. Авазларны дөрес әйтергә, чиста татарча сөйләшергә, яттан сөйләргә өйрәнергә, фикерләү сәләтен үстерүгә зур йогынты ясый. Бала персонажлар өчен кайгыра, үзен алар урынына куя. Балалар белән бергәләшеп әсәрләре буенча рәсемнәр ясыйбыз, аның иҗатына багышланган уеннар уйныйбыз. Аның әсәрләре актуаль, шуңа күрә аларны мәктәп дәреслекләренә дә кертергә кирәк дип уйлыйм мин. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар сәхнәләрдә күбрәк яңгырасын иде.

Бүгенге көндә Мансур Сафин татар дөньясының мактанычы, горурлыгы, абруйлы шагыйрьләрнең берсе. Шагыйрь дистәләрчә еллар буе татар әдәбиятына намус белән хезмәт итә.    

 Кулланылган әдәбият:

1.М.Сафин.Библиографик күрсәткеч. Яр Чаллы.2007

2. Мансур Сафин Библиографик күрсәткеч.

3.Хәерле иртә: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 64 б. – 2000 д.

4.Кәнфиттән дә тәмлерәк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1996. – 18 б. – 2000 д.

5.Сербакчага сәяхәт: табышмаклар. – Чаллы: КамАЗ, 2000.

6.Сыерчык бураны: шигырьләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 48 б. – 2000 д.


По теме

Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре.

Рус группаларында әдәбият дәресе....

Рәшит Гәрәйнең татар әдәбиятында тоткан урыны

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота.  Минем төп максатым: шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү. Мин үз алд...

Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше

   Мин, университетта уку дәверендә, берничә ел дәвамында "Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше" дигән тема остендә эшләдем. Ә ни өчен әле мәктәптә дә әлеге юнәлешне дәвам итмәскә д...

5нче сыйныф (рус телле балалар өчен) «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча дәрес конспекты. Тема: "Һәр әйбернең үз урыны бар"

5нче сыйныф  «Татарча да яхшы бел»    дәреслеге ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 2нче кисәк  /Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова)   буенча дәрес конспекты. Тема: ...

Тормыш мизгелләре. Мансур Мозафаров

Тормыш мизгелләре (Страницы жизни)Воспоминания о М.Музафарове...

Школьный Музей Боевой Славы имени Героя Советского Союза Мансура Идиятовича Абдуллина

Статья о музее Боевой Славы МБОУ "Школа №109 имени М.И.Абдуллина"...