Бер күрешү үзе бер гомер!
материал по теме
Өлкәннәр көненә багышланган кичә сценарие
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 44 КБ |
Предварительный просмотр:
А.б. Бер күрешү үзе бер гомер дип,
Дога кыла ак әбиләр.
Яңа төсләр мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.
2.А.б. Өлкәннәребез бер елмайса
Үсә күңел офыклары.
Яннарында уйнап йөри
Орчык кадәр оныклары.
Ходайның бер бирмеш көнен
Дога кылып сәламлиләр
Ил шатлыгы, ил аклыгы-
Ак бабайлар, ак әбиләр.
1. Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез! Әле кайчан гына октябрь аеның кояшлы, матур бер көнендә шушы залда җыелган идек. Табигатьтә булган төрле төсләргә төренеп тагын галижәнәп көз килде. Тагын бер ел гомеребез артта калды. Нишлисең бит, табигать, тормыш шулай яратылган. Кеше тормышын да көз фасылы читләтеп үтми. Кеше гомеренең көзе дә сентябрь ае кебек җылы көннәргә, алтын төсләргә бай булсын иде.
2. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегезнең оныкларга, балаларның уңышларына сөенеп, үткән елларның бормалы юлларына борылып карап нәтиҗә ясый торган, сагышлы да, шул ук вакытта күңелле дә булган иң матур мизгеле җитте.
11 сыйныф укучылары башкаруында Газиз Мөхәммәтшин әсәре буенча сәхнәләштерелгән кызыклы күренеш: “Ике әби бәрәңге ала.”
2.Олы кеше гел яхшылык тели
Гаебебез булса кичерә
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Өлкән дигән изге кешегә.
Яшәгез сез, мәңге яшь булып
Туган йортыгызга ямь булып
Сез булсагыз таза-сәламәт
Оныкларга булыр гел рәхәт.
(Зиннурова Диләрә “Дәү әнием”)
1-Безнең әби-бабайларыбыз яшь чагында төрле-төрле уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар, аулак өйләргә йөргәннәр. Ләкин ул вакытта бүгенге кебек синтезатор, караоке, магнитофоннар булмаган. Алар моңлы тавышлы гармуннарга кушылып җырлаганнар.
2-Хөрмәтле өлкәннәребез. Әйдәгез әле яшь чакларыгызны искә төшереп алыйк. Сезнең өчен 9нчы сыйныф укучысы, Нуртдинов Мидхәт башкаруында татар халык көйләренә тезмә.
(Нуртдинов Мидхәт)
1-Октябрь ае-бәйрәмнәргә бай. 5октябрь – укытучылар көне.Шушы уңайдан залда утыручы бөтен гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветеран укытучыларыбызны, шулай ук бүгенге көндә дә армый талмый белем бирүче укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез.Шушы үтә җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.
2.Гомер буе якты нур өләшеп,
Белем биреп, биреп тәрбия,
Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап
Күпме кеше сезгә баш ия.
Сокланырлык гомер кичерәсез,
Балалар дип янып яшисез.
Олы җанлы, киң күңелле,якты
Фәрештәгә тиңләр кеше сез.
Укытучыларыбызны тәбрикләү өчен сүзне әти-әниләргә бирәбез.
1.Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз,
Без җырламый кем җырласын?
Безнең җырлар чагыбыз!
Без биеми кем биесен?
Безнең биер чагыбыз!
Җыр һәм бию түгәрәгендә шөгыльләнүче башлангыч сыйныф укучылары башкаруында җырлы бию тәкдим итәбез.(“Ай дувыр-дувая”)
2 - Кара әле, Алинә. Синең дәү әниең сезнең белән бергә яши бит. Әбиең син мәктәптән кайтуга тәмле ризыклар пешереп торамы?
1-Телеңне йотарлык ризыклар пешереп тора әбием.
2- Ә син әбиеңне яратасыңмы соң?
Әле ничек кенә яратам?! Гомумән, безне кечкенәдән карап үстергән, тәмле ашлары белән сыйлаган, иркәләгән
әби-бабайларыбызны ничек яратмыйсың иде?!
2-Киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле, зирәк өлкәннәребез.Сезнең алда башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясый.
(Башлангыч сыйныф укучылары җырлый “Әбиемне яратам”)
1-Беләсеңме Алинә, өлкән яшьтәгеләрне ярату гына җитми, өлкәннәрне хөрмәтләргә, ярдәм итәргә кирәк. Безнең турыдагы кайгыртуларына кайгырту белән җавап бирергә кирәк.
2-Күршеләребездә әби-бабайларыбыз яши. Һәрберсе дә тормышның авыр сынаулары аша үткән бит алар. Авыр тормышларын җиңеләйтергә тырышыйк.
1-Вакытның аяусызлыгын, һәммәбезнең дә өлкәнәю көннәре җитәчәген күз алдына китерсәк, һәрдаим җылы карашыбызны кызганмыйк, әби-бабайларыбызның кадерен белеп яшик.
Морзаханова Алинә башкаруында бию бүләк итәбез.
2-Хөрмәтле кунакларыбыз. Сезнең өчен җырлый Закирова Розалия. “Картаямыни соң йөрәк?”
Сезгә булган безнең хөрмәтебез,
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Матур тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
2.Картаймыйча шулай кояш кебек,
Балкып торыгыз иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
1.Урамда якты көз җылы нурлар сирпүен дәвам итә.Калган гомерегез шушы җылы кояш нурлары астында, матур һәм бәхетле узса иде, хөрмәткә лаек ветераннарыбыз!
Ә хәзер бәйрәмебезне чәй табыны артында дәвам итик.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гомер. "Илиада". Древнегреческие мифы как сюжетная основа гомеровского эпоса.
Методическая разработка помогает закрепить знания о мифологии Древней Греции, знакомит учащихся с поэмой Гомера "Илиада"....
Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.
Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...
Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".
Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул 4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....
Игра по поэме Гомера "Одиссея"
Презентация к уроку внеклассного чтения по поэме Гомера "Одиссея", организованного по принципу телевизионной игры "Что? Где? Когда?"...
Презентация "Гомер".
Небольшая рабочая презентация по древнегреческой литературе, достаточно зрелищная и познавательная....
"Гомер эзләрең буйлап".
6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....
Урок по истории Древнего мира в классе поэмы Гомера "Илиада" и "Одиссея" "
Данный урок знакомит обучающихся с произведениями Гомера как историческими источниками....