Сабантуй - күркәм бәйрәм.
материал по теме

Татар халкының күркәм бәйрәме - Сабантуй сценарие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon scenariy_saban_tue.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

Төзеделәр: Фарукшина Гөлназ Каниф кызы, Хәйруллина Әлфия Камил кызы.

Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.

Татар халкының күңел байлыгын саклап калу йөзеннән авыл күләмендә үткәрелгән бәйрәм сценариен тәкъдим итәбез.

1а.б.

Саумы, июнь – Сабантуйлар ае!

Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!

-Менә шулай матур яшәгез!- дип.

Җыйдык әле сезне яңадан.

Бәйрәмнәрнең таҗы – Сабантуйлар –

Бүләк безгә бөек ходайдан.

Бу тормышның бөтен матурлыгын,

Хозурлыгын саклый бу мәйдан!

2 аб. Хәерле иртә бар дөнья!

         Хәерле иртә илем!

         Илем – көнем,

         Динем-телем,

         Сөекле халкым минем!

1 алып баручы.- Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар, туганнар! Тирә як авыллардан, шәһәрләрдән килгән күршеләребез! Тыңлагыз, җәмәгать! Сабан туен башлыйбыз! Барчагызны үзәк мәйданга чакырабыз. Үзәк мәйданга, Сабан туена, рәхим итегез! Мәйданга, мәйданга Сабан туена!

2 нче алып баручы. –Хәерле көн кунаклар һәм авылдашлар! Ел да уздырыла торган Сабан туе бәйрәмен ачып җибәрү өчен авылыбызның аксакалларыннан хәер-фатиха алыйк. Рәхим итегез аксакаллар!

(Аылның өлкән яшьтәге картлары дога укый.)

1а б.Рәхмәт аксакаллар! Ходай тәгалә биргән көнгә шатланып бәйрәмебезне чын-чынлап башлап җибәрергә дә мөмкин.Вакыт чоңгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыбызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!

                   Кешелекнең үзе шикелле үк,

                   Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

                   Шатлыкларын бәйрәм итә кеше-

                   Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

2аб.  Җир шаулатырлык бәйрәмнәрең булсын.

         Бәйрәме бар халык – бай халык.

         Гасырларның бәйрәм җилләрендә

         Җыры кала,

         Байраклары кала чайкалып.

         Тар күңелдә була алмый бәйрәм...

         Бәйрәмнәргә кирәк мәйданнар.

         Борынгылар җаннар матурлыгын

         Мәйданнарга,

         Гасырларга җәеп салганнар.

1аб.  Туган ягым – Әлмәт ягы,

         Данлы Идел буенда.

         Гөрләшә халык бәйрәмдә,

         Җәен, Сабан туенда.

Сабан туйлары мөбәрәк булсын, хөрмәтле милләттәшләр!

(“Зонтигым” биюе. “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышы.)

2аб. Ямьле елга буенда ла,

        Язгы Сабан туенда,

        Киенешеп, сөенешеп

        Дуслар килгән җыенга.

        Ил бәйрәмен бәйрәм итеп

        Бар да килгән җыенга.

1аб.Бәйрәм үткәрергә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләр, ягъни спонсорлар исемнәрен дә яңгыратып китәсебез килә,менә алар:

“Альметьнефть“идарәсе җитәкчесе. Чупай авылы кияве Миргазиян Таҗиев;

Әлмәт торба заводы җитәкчесе – Токарев Александр Михайлович;

“Ташкичү” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе – Шәрипов Галимҗан Гыйният улы;

“Сельпо” кулланучылар җәмгыяте;

Авылдашларыбыз:

Хәмзин Камил Асылгәрәй улы;

Зиннуров Ринат Рәис улы;

Зиннурова Ландыш Ильяс кызы;

Шәвәлиев Ринат Рифкат улы;

     

             Рәхмәт сиңа игелекле кеше,

             Матди ярдәм, җылы сүзеңә.

             Бар ярдәмең, зур уңышлар булып,

             Кире кайтсын кабат үзеңә.

Бәйрәм белән тәбрикләү өчен  Мәмәт муниципаль авыл җирлеге рәисе Гыйниятуллин Камил Җәүдәт улына сүз бирәбез.(Камил Җәүдәтович бәйрәм белән котлый, килгән кунакларга сүз бирелә.)

2 аб. 2009 ел – Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү елы дип игълан ителде. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары район күләмендә үткәрелгән төрле ярышларда актив катнашып зур уңышларга ирештеләр. Менә алар:

 Укытучылар җыелма командасы шахмат буенча 1 урынга, йөгерү (эстафета) 1 урынга, волейбол буенча 3 урынга лаек булды.

1 аб.

Укучылар җыелма командасы: баскетбол – район күләмендә 3 урын, шәһәр буенча шуулай ук 3 урын;

Кышкы футбол – (92/93елгылар) 3 урын,

                             (94/95 елгылар) 1 урын;

Гер күтәрү – район күләмендә 1 урын,

                      шәһәр буенча 3 урын;

Армспорт – кызлар командасы 2 урын;

Җиңел атлетика – кызлар командасы 3 урын;

Шәһәрнең 50 еллыгына багышланган марафонда Морзахановлар гаиләсе 2 урынга лаек булдылар.

Спорт тормышында актив катнашкан, авылыбызның данын район, шәһәр күләмендә яктырткан укучыларыбызны бүләкләү өчен Сабан туе мәйданына чакырабыз: Ахметзянов Илнар, Гумерова Алина, Халикова Алина, Морзаханова Алина, Хәйруллин Руслан, Сөләмәнов Руслан, Билалов Радик, Билалов Рифат, Рахматуллин Артур, Галимов Гелүс, Закиров Салават.Мәйданга рәхим итегез!(Бүләкләү.)

2 аб.  

Хәерле иртә барчагызга

Олыгызга-кечегезгә,

Бабайларга, әбиләргә,

Газиз әти-әниләргә.

Сөекле җиребезгә.

1 аб.

Сабантуйлар килде туган якка,

Буразналы җирләр түреннән,

Тургай тавышлары аһәң биргән,

Хезмәт батырлары иленнән.

            Хөрмәтле авылдашлар! Сабан туебыз кунаклары! Үзебезнең матур традиция буенча авыл һәм район Сабан туйларында һәр елны язгы кыр эшләренә йомгак ясала.

 2 аб .Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, сабан батырына. Бәйрәмгә җыелган һәрберебез аны хөрмәтли, зурлый, данлый. Сабан батырын мәйданга чакырабыз.(Шаһивалиев Ранис)

Менә ул иң тырыш, иң булган егет!(Бүләклиләр)

   Сабан батыры хөрмәтенә авыл кызлары башкаруында бию.( “Бормалы су” көенә “Су юлы” биюе.)

     1 аб.   Сабан туенда уеннар

                Төрле була, күп була.

               Уеннарсыз Сабан туе

               Булмаган да күк була.

Кадерле дуслар! Үзәк мәйданга Сабан туеның традицион уеннарына рәхим итегез. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, баганага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, катык салынган савыттан акча табу, кул көрәше, милли көрәш, итек киеп йөгерү. Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катнашырга чакырабыз.Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.Бер үк вакытта икешәр төрле уен  алып барыла.

1 уен “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”,”Капчык  сугышы”,”Капчык киеп йөгерү”

2 а.б. Күңел ачуны “Кашыкка йомырка куеп йөгерү” һәм “Капчык белән “сугышу” уеннарынан башлап җибәрәбез. Уенда катнашырга теләүчеләр Насыбуллин Рәис һәм Зәкиева Әлфия апа янына җыелуыгыз сорала.

1 аб.

     Кашык кабып йөгерәм дип,

     Мактанырга ашыкма.

     Ә син менә йөгереп бак,

     Күкәй салып кашыкка

2 а.б.

     Кулга тотканнар асып

     Салам тутырган капчык,

     Капчык белән чиратлашып,

     Сугышалар шап та шоп.

1аб.

Кемнәр өлгер, кем җитез-

Минем янга килегез.

Әйдә, карыйк ярышып

Капчык киеп чабышып- дип капчык киеп йөгерегә чакыра Светлана Михайловна һәм Давлетшина Роза. Алар янына ашыгыгыз!

2 уен  “Су тулы чиләк белән йөгерү”,”Кул көрәше”.”Милли көрәш”,”Гер күтәрү”

2  аб. Бу уен тормышның үзеннән алынган. Аңарда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнаша ала. Су тулы чиләкләрне көянтәгә элеп, йөгерү ярышында катнашырга теләсәгез, беренче килеп, Сабантуй бүләгенә лаек булыйм дисәгез, уенга рәхим итегез.

1 аб.Әйдәгез яшь кызлар, эшчән киленнәр, апалар, әбиләр!  Кайсыгыз уңганрак һәм җитезрәк?! Көянтәләрегезне иңнәрегезгә салып старка басыгыз! Бу уенда катнашырга теләүчеләр Ахметзянова Гөлсинә  янына җыелыгыз.

2 аб.Кул көрәштерү, ягъни армреслинг ярышы да башлана. Көчләрен сынарга теләүчеләр Морзаханова Илсияр янына җыелуыгыз сорала.

1 аб.  Гер күтәрү ярышында да көчегезне сынап карарга телисезме? Халиков Инҗир янына ашыгыгыз.

2аб.Милләттәшләр, Сабан туеның таҗы булган милли көрәшкә җыелыгыз. Милли көрәш хөкемдарлары Галимуллин Котдус, Яруллин Мансур.

Егет булсаң, көрәш –

Борынгыдан килгән уен.

Көрәшеп җиң һәм батыр кал,

Бүген – бәйрәм.

Бүген – Сабан туе!

Батырлар кулы билдә,

Сөлгесен сала иңгә,

Ир-егет туймас көрәштән,

Ал биленнән, сал җиргә.

1аб.

Ир егетләр ап-ак сөлге тотып,

Чын безнеңчә милли көрәшсен!

Бай абзыйлар, юмартланып китеп,

Батырларга бүләк өләшсен.

2аб

Көрәш кыза мәйдан уртасында,

Дулкынлана халык: “Кем җиңәр?”

Көрәшчеләр әле бил бирмиләр,

Чыдасыннар гына сөлгеләр.

Иң кызган чагы көрәшнең,

Кем калыр икән батыр?

Муенына тәкә салып

Кем соң өенә кайтыр?!

1аб.Шулай итеп,Сабан туе мәйданында милли көрәш тәмам булды.Менә быелгы Сабантуйда көрәштә җиңеп чыгучының исеме дә билгеле булды.Абсолют батыр(Яруллин Руслан), тәкәсен иңнәренә салып, мәйдан буенча хөрмәт әйләнәсен уза. Батырга алкышлар!

Көрәш батырына авылыбызның иң чибәр, иң уңган кызыннан бүләк. Шәрыкъ кызлары биюе.(Бии Морзаханова Алинә)

Иң өлкән, иң кечкенә кешене бүләкләү.

2 аб. Язмышым минем бәйләнгән

         Чупаема үрелеп,

         Горур яшисең син

         Шау чәчәккә күмелеп.

         Иң кояшлы чәчәк бит син

         Татарстан җирендә.

          Кояш та иртәрәк чыга

          Чупаемның күгендә.

          Горурланам синең белән,

          Гел шулай гөрләп яшә.

1аб.Батыр егетләре, матур кызлары, уңган киленнәре, зирәк аксакалларыбыз белән дә горурлана авыл халкы. Шундыйларның берсе – күп яшәгән, күп күргән, тормышның ачысын-төчесен татыган Йосыпова Гаян әби аерым хөрмәткә лаек. Ул авылыбызның иң өлкән кешесе һәм без аңа бүген Сабантуй бүләген тапшырабыз.(Бүләк бирелә.)

2 аб. Авылыбызның киләчәге дә өметсез түгел, тормыш дәвам итә. Бүгенге бәйрәмдә яңа туган сабыйлар, авылыбызның  иң кече кешеләренең дә исемен яңгыратасыбыз килә. Бу – Фәнис һәм Фәния Гариповларның оныгы Данис һәм Ситдикова Светлананың улы Руслан.  Аларга да безнең бүләгебез бар.(Бүләкләү).

Сабыйлар хөрмәтенә әниле-кызлы Морзахановалардан гаилә биюе.

3 уен  “Итек киеп йөгерү”,”Әйбер кисү”,”Аркан тарту”

1аб.Хөрмәтле авылдашлар. Сезнең игътибарга яңа төр уен тәкъдим итәбез:”Итек киеп йөгерү”. Бу төр уенны Зәкиева Әлфия оештыра.

2аб.Мәйданның бер читендә балалар өчен “Әйбер кисү” уены башлана.Мәүлетбаева Наилә, Гарипова Фәния янына җыелыгыз.

1аб.

  Шау-гөр килә киң болыннар,

  Кырлар һәм су буйлары,

  Котлы булсын милләттәшләр,

  Чупай Сабантуйлары.

Авылдашлар! Аркан тартып көчегезне сынарга теләсәгез, Закиров Мөнәвир янына рәхим итегез!

4 уен. “Баганага менү”, “Чүлмәк вату”, “Катыктан акча эзләү”

1аб.Хөрмәтле Сабантуй кунаклары! Хәзер һәр адымын санап, үлчәп атлый белгән, апа-абыйларны, малайларны, бабайларны чүлмәк вату уенына чакырабыз.Бу уенда катнашырга теләүчеләрне Закиров Мөнәвир көтә.

2 аб.”Савыт – саба бәхеткә ватыла”, - ди халык.Чыннан да, шулай бит. Күз бәйләп, чүлмәк ватып, бүләк алырсыз отып!Бу бәхет түгелмени?!

1 аб.      Кем төгәл атлый һәм төз суга белә,

             “Чүлмәк” абзагыз сезне көтә!

Дуслар! Чүлмәкне вата алмыйча кәефегез киткән икән, һич тә борчылмагыз.Карагыз әле, мәйданда нинди биек багана.

2аб.Халык спортының кызыклы төре булган “Баганага үрмәләү” уенында кем тели шул катнаша ала. Рәхим итегез дуслар!

      Багананың очына ук

      Кем үрмәләп җитә ала.

      Шул иң очтагы бүләкләрне

      Үзенеке итә ала.

      Бу уенны Насыйбуллин Рәис оештыра.

1 аб.Чүлмәктән акча табып аласың киләме? Тик бер шарт белән: кул белән түгел ә тел белән? Баерга теләүчеләр  Галимова Мәрьям янына җыелыгыз!


2аб.    Әйдәгез әле авылдашлар күңел ачып биеп алыйк. Иң оста һәм иң озак биючегә бәйге игълан итәбез.



Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып


Бергә басыек әле;


Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,


Күңел ачыек әле.


1аб.

Бабайлардан калган иске йола

Сабантуйда яшәрде яңадан.

Милли бәйрәм – батырлар мәйданы

Гөрләсен, яшәсен, аңа – дан!

Сабан туе, Сабан туе,

Мәйданнары түгәрәк.

Бүгенге олы бәйрәмдә

Күңел ачтык бергәләп!

2аб.

Сайрый тургай тугаенда

Җәйнең матур аенда!

Көч сынаштык, бәйрәм иттек

Ямьле Сабан туенда!

     Хөрмәтле дуслар, шуның белән Чупай авылы Сабантуй бәйрәме тәмам булды.Сезнең һәрберегезгә исәнлек-саулык, кояшлы көннәр, аяз күкләр теләп калабыз.

1аб. Киләсе ел Сабан туена кадәр сау булыгыз!

        Сабан туе – ул бер көнлек

        Аның рухы дәвамлы...

        Атна, ай, ел буена ул көчле итә,

        Дәртле итә,

        Тырыш итә халыкны.

 

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Веселый сабантуй

Сабантуй - это татарский национальный праздник в честь окончания весенних полевых работ.  Провела "Веселый сабантуй" в пришкольном лагере....

күңелле туй, шаян туй - Сабантуй

разработка школьного Сабантуя...

Фольклорные праздники татар. Славный Сабантуй .

Презентация на тему: Фольклорные праздники татар. Славный Сабантуй...

Классный час"Праздник Сабантуй"

Класный час о татарском  национальном празднике  Сабантуй....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.

Әлеге дәрес рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында  (татар төркеме)  үткәрелде. Укучылар милли йолалар буенча презентация карыйлар, әдәби әсәрләрдә бу теманың чагылышын күрәләр, иң мөһиме милли ...

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...