Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлилгэ багышланган кичә
методическая разработка (7 класс) по теме

Каримова Луиза Марселевна

Буран

Күз ачкысыз каты буран чыкты,
Юл табалмый атлар туктады.
Кар пәрдәсе аша күренеп кала
Ерак түгел авыл утлары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_wordm.docx23.01 КБ

Предварительный просмотр:

М.Жэлил коненэ багышланган кичэ.

Исэнмесез! Буген без сезнен белэн халкыбызнын патриот шагыйре М.Жэлилнен  туган конен билгелэп утергэ жыелдык.  

        М.Жэлил безгэ  бэя биреп бетермэслек  рухи байлык  калдырган шагыйрь.  Анын ижатын белмэгэн, анын искиткеч кочле рухына сокланмаган кеше юктыр.

Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагырьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Җәлил.

Бугенге кичэне без кыскача гына тормыш юлына хэм ижатына багышларбыз.

Э хэзер без шигърияткэ сэяхэт итэрбез.

Нургалиева Айзилэ “Ишек тобендэ”

Хэзер мин сезгэ шигырьлэрдэ озеклэр укырмын, э сез шигырьнен исемен эйтерсез.

  1. Бик унган безнен бакчачы бабай,

Яше узенен туксанда бугай…

                                        («Бакчачы»).

  1. Суык бабай, кил безгэ

Яна ел бэйрэменэ,…

                                («Суык бабай»).

  1. Юл чатында ялгыз гына

Усеп утыра бер карт имэн…

                                («Имэн»).

  1. Иртэнге тан нурыннан

Уянды ромашкалар…

                                («Кызыл ромашка»).

  1. Жиллэр, жиллэр, исегез,

Болытларны кисегез! . . .

                                («Жиллэр»).  

  1. Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем…

                                        («Маэмай»).

А.Б.  Бу сынауларны да сез бик тиз уттегез укучылар. Сезгэ бары тик эфэрин генэ диясе кала.

Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.

Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда улКазанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.

Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.

Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара. Редакция эшләре белән Уралга һәм Сарытау өлкәсенә иҗади сәфәрләргә чыга. 1933 елның җәендә Дергачи районында татарча газета оештыра.

1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

“Ильдар Операсыннан Озек

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, улгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.

1943, декабрь».

Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шарипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов дигән кешегә тапшыра. 1946 елны Н. Терегулов дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенәкитереп бирә.

Икенче дәфтәрне Муса Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.

Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмады, аны эзләү дәвам итә. 1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр соңгы сәгатьләрендә дөнья белән кулларына мөселманнарның изге китабы – Коръән тотып хушлашалар.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

Гыйлманова Чулпан “Вэхшэт”


                              Җырлап үттем данлы көрәш кырын,



                              Җырлап килдем тормыш языма.



                              Соңгы җырым палач балтасына



                              Башны тоткан килеш языла.


Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. ТатарстандаҖәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....

"Тукайны искә алып"

Бөек  шагыйребез Г. Тукайның  тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган сыйныфтан тыш чара....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Туган яктан илһам алып...

Азнакай районында туып-үскән шагыйрьләр һәм язучылар иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару планы....

Калсын җирдә безнең сөю мәңгелек бер җыр булып...

Ф.Яруллинның тормыш юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” Магариф 9/2018

Публикация статьи по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” (методическая разработка урока по татарской литературе в 6 классе  по творчес...