Новый год
план-конспект занятия (8 класс) по теме

Мероприятие ведется на татарском языке так как наша школа является татарской школой. Мероприятие состоит из конкурсов

Скачать:


Предварительный просмотр:

Нияз:   Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

Гузель: Исәнмесез, кадерле дуслар! Табигатьтә кыш – иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә.

Н. Нәкъ менә бу көнне онытылмаслык очрашулар була, иң зур хыяллар тормышка аша, могҗизалар була. Ышанмыйсызмы? Әгәр бүгенге бәйрәм тамашасында актив катнашсагыз, сез моңа үзегез үк ышаначаксыз.

Г. Без бүгенге бәйрәмгә кызыклы кунаклар чакырдык, мавыктыргыч конкурслар, күңелле музыкаль сюрпризлар әзерләдек, шунлыктан берәүгә дә күңелсез булмас дип ышанабыз.

Н. Котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры Бурганиев Ринат Габдрахман улына бирәбез.

(Директор)

Г. Бәйрәмне башлар алдыннан, килгән кунаклардан шуны сорасы килә. Сез Яңа 2013 нче елны каршыларга әзерме?

Н.Әйе дуслар, Сез чыннан да Елан елын каршы алырга әзерме?

Н. Миңа калса, чын Яңа елны бәйрәм итү өчен нәрсәдер яисә кемдерҗитми. Кемнән башка Яңа ел килми?

Г. Чыннан да, Кыш бабай һәм Кар кызы җитми.

Н. Әйдәгез, дуслар бергәләшеп Яңа елның кунакларын биергә чакырыйк.

Н. Нишләптер Кыш бабай һәм Кар кызы күренмиләр. Хәзер нишләргә инде. Шулай булгач, Яңа ел бәйрәме булмый мени?

Г.Мин үземә яңа күлмәк, түфли алдым... Беләсеңме, барысы бергә ничә сум тора?

Н.  Нишләргә соң безгә?

Фея чыга.

Ф. Хәерле кич, дуслар! Кәефләрегез ничек? Бик шәп! Беләсезме, күптән түгел мин үз төшемдә сезнең белән бәйле күңелсезлек тойдым һәм ярдәмгә ашыктым.

Г. Фея , чыннан д, безнең бик зур бәхетсезлек килеп чыкты. Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитмәделәр. Аларсыз Яңа ел Яңа ел түгел инде.

Н. Син безгә берәр ничек булыша алмассыңмы?

Ф. Шушы гынамы сезнең бәхетсезлегегез. Минем булдыра алмаган әйберем юк. Нәрсәдер булачагын алдан ук сизенгәч,әзерләнеп куерга булдым. Бөтен ил өчен җавап бирә алмыйм, ә сезнең мәктәбебезгә сөенечле хәбәр җиткерәсем килә: декабрь ае дәвамында иң яхшы Кыш бабай һәм Кар кызына кастинг уздырылды.

Н. Менә сиңа мә!

Г. Шәп! Ә нәрсәне аңлата ул?

Ф. Яңа ел бәйрәменең язмышы сезнең кулда дуслар!

Г. Без риза, эйеме, дуслар?!

Н. Без иң яхшы Кыш бабай һәм Кар кызын сайлаячакбыз, шулаймы?

Ф. Катнашучылар күп булу сәбәпле, финалга 5 пар сайланды.

Г. Кадерле дуслар, сезнең игътибарыгызга Исәнбай мәктәбенең “Иң яхшы Кыш бабаен”

Н. Һәм “Иң оста Кар кызын” сәхнәгә чакырабыз. Алкышлап каршы алабыз.

Пар № 1, № 2, № 3, № 4, № 5.

Н. Миңа барысы да ошый, ә аеруча Кар кызлары!

Г. Кыш бабайлар да бик яшьләр һәм матурлар.

Н.  Нишлик соң дуслар?

Ф. Туктагыз, ашыкмагыз, җиңүчеләрне жюри әгъзалары билгеләячәк.

Н. Чын Кыш бабай булыр өчен яңа ел костюмын гына кию җитми, ул зирәк, шат күңелле, ә иң мөһиме кешеләрнең күңелен күтәрә белергә тиеш.

Ф. Мин әзерләгән конкурслардан соң, иң яхшы парны белербез!

Н. Сез катнашучыларны .... әзерме?

Конкурс “Сәламләү.”

Ф. Иң беренче чиратта без конкурсантлар белән танышырга тиеш.

Н. 1 нче конкурс “Сәламләү”. Тамашачылар, игътибарлы булыгыз. Жюрины сезнең арадан сайлаячакбыз. .............................................................................................

Г. Менә без катнашучылар белән таныштык та инде.

Ф.  Алдагы конкурсыбыз “Яңа ел тарихы”

Н. Катнашучыларга конвертка салынган сүзләр бирелә. Шушы сүзләр ярдәмендә сез берничә җөмләдән торган кечкенә әсәр язарга тиеш буласыз......................................

Н. Яңа ел бәйрәмнәрендә җырлый, бии белгән Кыш бабай һәм Кар кызына күбрәк акча түләнә. Безнең конкурсантлар шуны эшли алалармы?

Конкурс “Прилагательное.”

Ф. Алдагы конкурста катнашучыларыбызның сәләтләрен күрә аларбыз.

Г.  Һәр пар үзенең әзерләгән номерын күрсәтә.

Ф. 1 нче парны каршы алыгыз!

Конкурс  “Биюче Кыш бабай”

Ф. Барыгызга да б илгеле булганча, чын Кыш бабай һәм Кар кызы заманча тавыш җиһазларыннан башка төрле балалар бәйрәмнәрен үткәрергә, шигырьләрен тыңларга, әйлән – бәйлән  биергә булдыра алалар.

Н. Кара әле, Гүзәл! Син ничек уйлыйсың: чын Кыш бабай бии беләме?

Г. Беләсеңме, Нияз, мин ышанам: үзе генә түгел, ә Кар кызы белән дә бии белә.

Н. Ә мин ышанмыйм!

Г. Ышанма, ышанма! Менә хәзер барысын да үзең күрерсең!

Ф. Алдагы конкурсыбыз: “Биюче Кыш бабай”.

Г. Безнең төп геройларга иң матур Яңа ел биюе биергә кирәк.

Н. Катнашучылар, әзерме? Башладык!

Конкурс: “Нәрсә икәнен бел!” (Тамашачылар белән)

Г. ..................................

  1. Мәхәббәт хисләрен аңлату
  2. Футбол матчын комментировать
  3. Судья вердикты
  4. Юбилярны котлау
  5. Тәрәзә ваткан укучыны мәктәп директорының ачулануы

Н. Кадерле дуслар, тамашачылар, барлык парлар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗә ясарга вакыт җитте.

Г. Хәзер безгә жюри сайларга кирәк.

Ж....................................

Н. Менә бу бүләк!

Г. Әйе, дуслар...................  Икенче елга, әлбәттә, мин дә бу конкурста катнашачакмын!

Награждение.

Н. Абсолют җиңүчеләргә тагын 1 бүләк: Яңа ел белән котлау һәм барлык дуслар белән әйлән – бәйлән бию мөмкинлеге бирелә. Менә инде 2013 нче ел да килеп җитә. Истә тотыгыз, Кыш бабай

Ф. Яки Кар кызы булыр өчен

Г. Бик күп тә кирәк түгел.

Ф.Сезне тылсымчы итеп кием ясамый!

Н. Әгәр син яхшылык эшләргә яратсаң!

Ф. Әгәр син кешеләргә бәхет китерергә теләсәң!

Г. Бүләкләр бүләк итә белсәң!

Бергә: Син чын тылсымчы!

Н. Без сезнең барлык теләкләрегезнең дә кабул булуын телибез!

Г. Килүче Яңа елның һәр көне якты һәм нурлы булсын!

Ф. Сезнең белән саубуллашасы да килми. Соңгы бүләгем сезгә – дискотека.

Бергә: Яңа 2013 нче ел белән, яңа бәхет, уңышлар җелән сезне, дуслар!

Соңгы җыр:.................

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Новой школе - новый учитель, ФГОС - новый классный руководитель

Презентация к выступлению на конкурсе "Учитель года"...

Новый мир имеет новые условия и требует новых действий,

file:///F:/новый%20мир%20имеет%20новые%20условия%20и%20требует%20новых%20действий.doc...

Новый закон об образовании для родителей: новые требования, новые возможности, новая ответственность

Материалы для обсуждения в творческой группе на педагогическом семинаре "Современное образование: новые требования, новые возможности, новая ответственность"...

Выступление С.И. Назаровой на нижегородской областной педагогической конференции "Наша новая школа: через развитие педагогического потенциала к поддержке талантливой молодежи". Тема выступления "Новая школа-новые задачи"

Данное выступеление было заслушено участниками нижегородской областной педагогической конференцией, проходившей 29 сентября 2010 года в г. Н. Новгороде (концертный зал "Юпитер" Торгово-промышленн...

«Новый мир имеет новые условия и требует новые знания» Занятие по проектной деятельности для учащихся 12-15 лет

Как сделать процесс обучения ещё более интересным и продуктивным, чтобы в него были вовлечены практически все обучающиеся, чтобы не было среди них скучающих и безразличных. Как создать на занятиях так...