Прощайте школьные деньки!
методическая разработка (11 класс) по теме

Гильмеева Гульназ Закиевна

Сценарий последнего звонка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proshchayte_shkolnye_denki_2012.doc90.5 КБ

Предварительный просмотр:

Прощайте школьные деньки!

З.Минһаҗеваның “Мәктәп еллары” җыры яңгырый. Шул көй астында 2 алып  баручы чыга.

Инсаф. Сәлам, классташ! Хәлләр ничек?

Гөлшат. Сәлам! Аллага шөкер әле! “Соңгы кыңгырау”ны икебез алып барабызмы әллә?

Инсаф. Шулай булып чыга инде. Бүген Фәнис Мөзәкирович мәктәп белән идарә итүне безгә тапшырды.

Гөлшат. Кыңгырауны да үзебез шалтыратабызмыни? Дәресләрне дә үзебез башлыйбызмы?

Инсаф. Әйе, нәкъ шулай. (алга карап) Бүген мин- директор.

Гөлшат. Ә мин - завуч. (бер-берсенә карап көлешәләр)

Инсаф. 11 ел ничек тату яшәдек,ә! Тәртипле дә булдык, тәртипсезлекне дә бергәләп эшләдек.

Гөлшат. Ул бездәге кызыклы хәлләр тарихка сыймый. Тәнәфес саен гел бергә идек инде.

Инсаф. Әйдә, башлап җибәрик, көтәләр бит. (кыңгырау шалтырата)

Гөлшат. Бүген игътибар үзәгендә 11 нче сыйныф егетләре һәм кызлары 5 кә 3. (укучылар сәхнәгә чыга) 

2се бергә:  Карагыз һәм сокланыгыз!

Инсаф.   Эчтәлекле, файдалы, кызыклы, кирәкле, мавыктыргыч,

                 “Соңгы кыңгырау” бәйрәме бу! (кыңгырау шалтырата)

Гөлшат.  Бүген апа: “Соңгы дәрес”,- диде.

                  Яңгырады соңгы кыңгырау.                 

Инсаф.   Әй, кыңгырау, күрсәт туры юлны,

                  Зур юлларга чакырып яңгыра! (кыңгырау шалтырата)

Гөлшат. Ишетәсезме соңгы кыңгырау чыңын?  Ул безне 11 ел буе озата килде. Беренче Белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле.

Инсаф. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме- тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

        Баш очыннан ак болытлар ага,

        Ак болытлар- безнең балачак.

        Балачакка кире кайтып булмый,

        Алар шулай ап-ак калачак.

        Ак болытлар- безнең балачак.

Гөлшат. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына- хөрмәтле директорыбызга, Назметдинов Рамиль Шарипяновичка бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, директор безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез! (Директор чыгышы)

Алина.  Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

                  Чакырдың син белем иленә

                  Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк

                   Кереп калдың минем күңелемә.

 Зәлия.    Онытмамын сине беркайчан да,

                   Изге йортым минем- мәктәбем.

                  Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

                  Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

 

  ҖЫР: “Укытучы”

  

 Эльвира. Беренче укытучыларыбыз! Иң хөрмәтле, кадерле, якын кешеләребез сез безнең. Сез нәниләрне белем дигән олы дөньяга алып кереп, һәрберебезнең күңеленә - нур, хыялына – канат, акылына - матурлык салучы беренче мөгаллим, беренче остаз.

Рамис.   Әлифбаның хәрефләре аша,

                        Сукмак салдың яшәү серенә

                        Әнкәемдәй иң кадерле кешем-

                        Укытучы –күңел түрендә.

Ләйсән. Бусагаңны атлап керү белән,

                 Әлифбадан хәреф өйрәндем.

                 Ишеттерде синең ярдәмендә

                 Үз тавышын илгә йөрәгем.

Алина. Өйрәттең син язгы бөреләрнең

                Күзгә рәхәт нурын сөяргә

                Һәм уяттың Тукай җырларына,

               Сәйдәш  язган моңлы көйләргә.

Зәлия.  Син җитәкләп мендең мине

               Тауларның биегенә,

               Алып киттең далаларга

               Диңгезләр киңлегенә.

Инсаф. Син яратырга өйрәттең

                Һәрбер бизәген җирнең,

                Йолдызлы зәңгәр күкләрнең

                Серләрен ачып бирдең.

  Гөлшат. Хөрмәтле, беренче укытучыларыбыз: Фәүзия апа, Фәнүзә Маликовна,  Гүзәлия Ульфатовна!  Сез чын мәгънәсендә икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга,   хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре   янып торган, уйлары гел уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, эчтәлекле, файдалы итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез, беренче укытучыларыбыз! Без сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз!

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Эльвира. Моннан 10 ел элек безнең нинди икәнлекне күрәсегез киләме? Сүзне беренче класс укучыларына бирәбез.

Беренче сыйныф укучылары. Үзара сөйләшәләр. Кулларында шарлар, су салынган савыт.

– Кара алар нинди зур һәм акыллы.

– Алар барлык сорауларга да җавапларны беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.

– Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез инде.

– Дәрес әзерлисе булмас иде...

– Ботка ашамаган, шаярган өчен ачуланмас иделәр...

1 нче бала:

Бүген абый-апаларны

Олы юлга озатабыз.

Имтиханда бишле генә

Булуын теләп калабыз.

2 нче бала:

Алга таба да тырышып

Югары белем алыгыз.

Профессор, академик,

Фән докторы булыгыз.

3 нче бала:

Тик кем генә булсагыз да,

Дуслыкны югалтмагыз.

Сезгә тырышып белем биргән

Укытучыларны онытмагыз.

4 нче бала:

Бүген сезгә истәлеккә

Бирәбез без бүләкләр.

Тик алар гади түгеләр

Бар җирдә дә кирәкләр.

5 нче бала:

Зур юллар үткәндә,

Бик арып ял иткәндә

Мәктәп суын эчегез

Артып китәр көчегез. (Сулы савыт бирә)

6 нчы бала:

Монысы шар, кабартылган

Сезгә махсус алынган.

Кирәк булыр, чөнки һава

Мәктәптән тутыртылган. (Шарлар бүләк итәләр)

7 нче бала:

Безне алда каникуллар көтә

Сезне исә, авыр сынаулар.

Сез теләгез безгә яхшы яллар,

Без телибез сезгә ак юллар.

8 нче бала:

Гел уңышлар гына юлдаш булсын

Сынатмагыз, һәрчак түзегез.

Мәрхәмәтле, намуслы булыгыз,

Якты булсын һәрчак йөзегез.

Хәзер сезгә бер җыр бүләк итәбез.

(Башлангыч сыйныфлар үзләре яраткан берәр җыр җырлыйлар)

9 нчы бала:

Әйдә, дуслар, абый-апаларны

Тормыш диңгезенә озатыйк.

Истәлеккә, хәерле юл теләп

Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк. (Соңгы кыңгырау яңгырый)

Гөлшат. Бүген бәйрәмдә безнең укытучыларыбызны тәбриклисебез килә. Төрле номинацияләр билгеләнде.  Игътибар, без башлыйбыз. Беренче номинация  «Блюстители порядка». Безнең дирекция: директор Рамиль Шарипянович һәм завучларыбыз Эльвира Камиловна, Фәйрүзә Азгамовна һәм Лилия Дилбаровна тәбрикләнә.

“Эшләрегез һәрчак уңай йөрәктә

Изге хисләр безнең йөрәктә,

Рәхмәтлебез сезгә бүген,

Без калабыз шушы теләктә.  

Инсаф. Чираттагы номинация “Луч света в темном церстве знаний”. Тәбрикләнәләр беренче укытучыларыбыз: Гүзәлия Ульфатовна, Фәүзия Маликовна, Фәнүзә Хайдаровна.

Тәүге, сыйныф, тәүге сыйныф

Искә төштең син бераз

Өйрәттең син язарга да,

Укырга да санарга да.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, Апа

Әнидәй булдыгыз безгә.

Гел тырыш, уңган балалар

Укырга керсеннәр сезгә.

Алина. Номинация “Мастер интегралов”.  Математика һәм физика укытучысы Ясир Таепович.

 Математика дәресеннән

 Ясир абый

 Мәсьәлә чишелешенең

 Иң дөресен аңлата.

 БДИ дип куркыталар

 Укытучылар- бичара

 Теш үтмәслек булмас әле

 Ходай бирер бер чара.

Зәлия. Номинация «Хранитель древности». Тарих укытучысы Рузиля Анваровна.

Ил карты да сезгә башын иеп
Мөгаллим дип зурлап эндәшә
Укучылар сездән матур үрнәк алып
Тарих өйрәнергә керешә!

Рамис. Номинация “Сама элегантность”. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Гүзәлия Азгатовна, Зилә Сабировна, Алсу Мирдайсеровна.

Рус телен без өйрәнәбез-

БДИ мәҗбүри, чөнки.

Тормыш итә башлагач та

Кирәк булырга мөмкин.

Инсаф. Номинация «Самая стильная» . Татар  теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлсинә Габдрахмановна һәм Ләйсән Флёровна.

Әдәбиятка керәбез дә

Әсәр- шигырь укыйбыз.

Моны ничек сөйләрбез дип

Уйлыйбыз да уйлыйбыз.

Эльвира. Номинация “За креативность”.  Информатика укытучысы Ильмира Музиповна.

Информатика по большому счету
Самый нужный для ребят предмет.
Без него ведь ни в одной профессии
Пути к успеху и карьере нет.

Ләйсән. Номинации «Самая неугомонная». Технология укытучысы Алсу Раисовна.

Кисәбез дә, тегәбез дә

Ни дә булса төзибез 

Хезмәт дәресе үткәнен

Беркайчан да сизмибез.

Алина. Номинация «English lady». Английский һәм немец теле укытучылары  Гөлнара Миннебаевна һәм Чулпан Ахлятовна.

Чит илгә чыгып китсәк тә

Без югалып калмыйбыз.

Инглиз һәм немец  телләрен өйрәнәбез

Бик тырышып укыйбыз.

Борчак кебек аттырабыз

Hello, Good-bye сүзләрен

Инглизчә беләбез,

Белмәсәк тә бүтәнен.

Гөлшат. Номинация «Самая клевая». Җәмгыять белеме укытучысы                              Долорес Мухамматшовна.

Законнарның төгәл үтәлүен
Бар көчебез белән сакларбыз
Хокук белемнәрен нык өйрәнеп
Гимназия данын акларбыз.

Рамис. Номинация «Легкоатлетический марафон».   Физкультура укытучысы Роза Загидулловна.

Спортзалга йөгереп без керәбез,

Йөгереп чыгабыз чыкканда.

Физик тәрбия фәне дә кирәк бит

Олы юлга аяк басканда.

Зәлия.   Номиция “Источник знаний”.  Китапханәче Такия Хисамутдиновна.

Спасибо за то, что вы есть на земле
Что вы выбрали нелегкое призванье
Ведь книга – путь во мгле.
И без нее трудней дорога к знаниям.
Спасибо вам за помощь и поддержку.

Ләйсән.  Номинация «Хранитель национальной культуры».  Педагог-оештыручы Энҗе Салимяновна.

Ихлас рәхмәтебезнене әйтер өчен,

Ничек кенә табыйк сүзләр?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәбез сезгә иң-иң гүзәлен!

Эльвира. Номинация “Истребители голода” Безнең поварларыбыз Раушания апа, Фирдания апа һәм Рәйханә апа.

Тукай да бит сине җырга керткән

Бабайлар да мактап сөйләгән.

Апалар да оста, бар да тәртип ( бармакны өскә күтәреп)

Бер җире дә янмый-көймәгән.

Куш. Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле,

Һай тәмле, һай бигрәк тәмле бәрәңге.

Инсаф. Номинация “Агент службы безопасности” Фәнүзә апа. Аның девизы : “Мәктәпкә дошман кермәс!”

Кто хозяйка всех ключей?
Кто директора главней?
Чистоту кто соблюдает?
Кто совсем не отдыхает?
Мы хотим сейчас признаться,
Жалко с Вами расставаться.
Не болейте, не скучайте,
Нас почаще вспоминайте.
Нам Вас тоже не забыть.

Рамис.  Номинация “Чистота без чудес”. Безнең тех.персонал: Ләйсән апа, Наилә апа, Фәемә апа.

Кто же больше всех устал?
Школьный персонал
Ведь трудно за каждым бумажки собирать
Чистить, мыть и подметать
Красить, мазать и белить
Как же вас нам не любить.

Алина. Номинация “С доставкой надом”. Наш водитель Анатолий Алексеевич.

Когда Вы за рулем,
Мы всегда спокойны…
Не заманишь Вас «рублем»,
Этим все довольны!
Пожелаем вам дорог,
Ровных, как стекло,
И с друзьями чтобы Вам
Больше всех везло!  

  ҖЫР: “РЭП”

Гөлшат.  Хөрмәтле һәм сөекле сыйныф җитәкчеләребез Рузилә Анваровна (Зәлия),  Нәҗибә Сахбетдиновна (Инсаф),  Люция Ануровна (Алина), Гөлназ Анваровна (Ләйсән)! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сез безне шундый якын күрдегез, әйтерсең лә, без барыбыз да сезнең үз балаларыгыз идек. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә була белдегез. Әлбәттә, булгандыр безгә үпкәләгән чакларыгыз да, шулай бит инде ул- балачакта барысын да уйлап эшләмисең. Сүз тыңламаган чаклар да булгандыр. Шул чакларда да Сез безгә дөрес  киңәшләр бирә идегез.  Шуның өчен кадерле, апаларыбыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле.  Алдагы тормышыгызда Сезгә сәламәтлек, сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.

Зәлия.  Рәхмәт  Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

               Безне дустыгыздай күргән өчен.

               Безнең теләк белән янып яшәп,

               Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

               Һәрвакытта безнең күңелләрдә

               Олы җанлы булып калырсыз.

               Онытмагыз безне, киләчәктә

               Күп тапкырлар искә алырсыз. (Чәчәкләр бирелә)

Инсаф.  Әнкәй кулларына сыенып үстем,

                Күңеленең тоеп аклыгын.

                Васыять итеп алдым юлларыма

                Сабырлыгын аның, сафлыгын.

Алина. Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан склап үстерүегез, тырышлыгыг ызөчен сезнең алдыгызда баш иябез! Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

(Сүз әти-әниләргә бирелә)

ҖЫР: “Саубулыгыз ак каеннар”

Ләйсән.  11 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак  звонок - соңгы звоногыбыз - безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Эльвира.   Минем өчен бик күптәннән таныш

                     Зур тырышлык куеп йөрүең,

                     Һәр дәрескә керсез иман белән,

                    Авыр багаж белән керүең.

Зәлия.       Кемнәр үлчәр Сезнең хәзинәдә

                    Тулып яткан акыл байлыгың,

                    Диям бүген: шуны саклар өчен

                    Күбрәк булсын иде саулыгың.

Рамис.       Без беләбез: Сезгә җиңел түгел,

                    Күпме язмыш сезнең кулларда,

                    Ләкин ышан: һәрчак булырбыз без

                    Сез күрсәткән тугры юлларда.

Гөлшат.    Еллар үтәр, очар кошлар сыман,

                    Без очарбыз туган төбәктән.

                    Кайда гына, ләкин, булсак та без

                    Гел сакларбыз Сезне йөрәктә

Ләйсән.    Рәхмәт, Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

                    Безне балагыздай күргән өчен;

                    Безнең хисләр белән янып яшәп,

                    Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Эльвира.  А школьный вальс ведет свое круженье,

    Кружись Земля! Вселенная кружись!

    На бал пришли мы с корабля «Ученье»,

    А с бала – на корабль с названием «Жизнь».

Ә хәзер мәктәптә безнең соңгы вальс.

Җыр “Школьный  вальс”

Инсаф. Бүген балачакны еракта-еракта калдырып, олы тормыш юлына беренче адымнарыбызны атлыйбыз. Саубулыгыз!

(Моңлы көй уйный, 11 нче сыйныф егете кыңгырау тоткан 1 нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий торжественной линейки «Детство школьное, прощай!»

Сценарий торжественной линейки по случаю последнего звонка ...

Умеем ли мы прощать? Все ли можно прощать?

Материал для проведения классного часа на очень непростую тему. Прощение - сложное чувство, современные дети весьма обидчивы, не умеют прощать, трудно переживают обиды. Данный классный час призван пом...

«Прощай, прощай масленица! Обряды прощёного воскресенья" - конспект занятия.

Формирование целостного представления знаний по теме  «Народный обряд Прощения».Обычаи и обряды прощёного воскресенья. Проводы Масленицы. «Никчёмные тряпички» и записки с пожеланиями. Сжигание ма...

Прощай школа, прощай девятый класс!

Прощай школа, прощай девятый класс! Сценарий выпускного вечера в 9 классе....

Сценарий школьного мероприятия "Прощай, осенний вернисаж" для 8-11 классов

Сценарий школьного мероприятия "Прощай, осенний вернисаж" для 8-11 классов...

Сценарий праздника Последнего Звонка "Прощай, школьная Вселенная!"

В сценарии отражены  этапы школьного пути класса....

Урок музыки в 4-м классе "Зимние деньки" (конспект)

Данный урок предназначен для учащихся 4-го класса коррекционной школы.Педагогические цели:- сформировать представление о способности музыки отображать картины природы;- определять и находить направлен...