Күренекле якташларыбыз белән очрашу- кичә
классный час по теме

Галиахметова Гульшат Наиловна

Бер очрашу - үзе бер гомер

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ochrashu_2009.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн теләп пәрдә ачам,

Хәерле эш телим һәркемгә.

Кылган гамәлебез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Нарасыйлар безнең янга килә

Балачагым матур үтсен дип,

Күбрәк белеп күпне ишетергә,

Затлы кешеләрне таныйк дип.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер- гомергә.

Бүген дә без асыл татар халкының

Киңәшләрен салыйк күңелгә.

Хәерле көн дуслар, кунаклар, исәнмесез! Сезгә Түбән Көек урта мәктәбенең укучыларыннан, укытучыларыннан, туган авылыбыздан кайнар сәлам.Хөрмәтле кунаклар, ерак араларныякын итеп, безнең белән очрашуга килгәнегезгә без бик шат.

Язылган чишмә тарихы

Алтын зур хәрефләр белән,

Данлы хезмәт батырлары

Ул изге китапка кергән!

Юка яки калынмы ул?

Төгәл җавап табу читен.

Бүген бергәләп ачарбыз

Хөрмәт белән һәр битен.

Хатирәләр, уйлар, истәлекләр,

Һәр тамчыдан тама чишмәнең,

Истәлекләр моңын тибрәндереп

Юлларыннан үтик без аның.

Презентация башлана.

  • авыл тарихы
  • “Көегем” җыры башкарыла ( авыл сурәтләре)
  • Кыскача тарих сөйләнә.

Күренекле шәхесләр бите ачылгач:

Туган ягымның иң зур байлыгы- аның тырыш, уңган, гыйлемле халкы, 75 еллык тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән белем учагы – мәктәбебез.

Яшәү кызык, тормыш катлаулы,

Юллар озын, юллар күп таулы.

Таулар киртә, алар таләп итә

Алга баруыңнан туктауны.

Таулар биек, әмма кеше бөек-

Таулардан зур кеше акылы.

Никадәрле биек булсалар да,

Атлый кеше таулар аркылы.

Менә шундыйлардан берсе бездә кунакта Тәэминә апа Биктимерова. Аның турындагы истәлекләрдән каршысында очраган киртәләрне җиңә барып, үзенең максатына ирешүчән шәхес икәнен беләбез.Тәэминә апа, безнең як белән бәйле яңа гына ачылган без белмәгән тарихи истәлекләрегез юкмы?

  • Яхина Зөбәйдә турында слайд.

  • Хисмәтуллина Йолдыз - 1995/96 уку елында мәктәбебезне алтын медальгә тәмамлаган укучыбыз. Йолдыз апа, 26 яшьтә кандидат исеме алу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк икән?

Лена Шагыйрьҗан тур.

Без дә йөрдек дөнья буйлап,

Төрле уйларны уйлап.

Төп юлыбыздан чыкмыйча,

Күкләр, дәрьялар буйлап...

Гиздек шулай...Кичтек бугай

Суларын да, утын да...

Төрле тукталышлар була

Гомер маршрутында...

Казан - Әтнә - Күлле Киме,

Каенсар, Көекләре...

Без инде – шул маршрутның

Җәяүле бөекләре.

Лена апа...

  • Луара Шагыйрьҗан. Луара апа, сезнең безнең мәктәптә белем алуыгыз белән горурланабыз, телевизордан сезнең чыгышларны зур игътибар белән тыңлыйбыз, хезмәт юлыгызда олы шәхесләр белән хезмәттәшлек итүегезгә кызыгабыз.Сезгә әдәбият – сәнгать юлын сайларга нәрсә этәрде?

Җир йөзендә иң- иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

  Иң бәхетле кеше кем, дип сорасалар,

  Әйтер идем сүзләремне гөлгә төреп:

  Ул – Укытучы, елмайганда, каршысында

  Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп...

                                ( Лена Шагыйрьҗан)

      Бай тарихлы мәктәбебездә төрле елларда балаларга белем биргән укытучыларыбыз да бездә кунакта.

Бу очрашу торсын җим булып,

Бер алтын бөртек булып.

Ходай бирсен озак еллар,

Яшәргә бөркет булып.

Сезнең эшне өлге итеп алып

Тормыш юлын матур үтәрбез.

Изге уйны, изге гамәлләрне

Үзебезгә маяк итәрбез.

Мәңге яшь булыгыз әле

Килик кабат, яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Проект методы кулланып үткәрелгән дәрес.

Тема. Күренекле мәгърифәтче, публицист Хади Атласиның мәгарифкә багышланган публицистик мәкаләләре. Эпиграф. “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә”. (Утыз Имәни) Дәреснең мак...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Күренекле шәхесләребез белән очрашу

Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Балаларда әхлаклылык формалаштыруда якташларыбыз үрнәге

Туган төбәгебез үсешенә, аның район, республика, ил күләмендә танылуына зур өлеш керткән шәхесләребез күп түгел. Алар теге яки бу өлкәдә хезмәт куеп, җирлегебезне төрле масштабта таныткан кешеләр. Без...