Туган көн
материал на тему

Фәйзрахманова Сиринә Нурислам кызы

Сыйныфта күмәк туган көннәрне үткәрү өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ike_kyz_kul_eshlre_eshliler1.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныфта күмәк туган көннәрне үткәрү өчен сценарий.

Ике кыз кул эшләре эшлиләр.

 И, Айгөл менә яз да җитте. Сабантуена иртәрәк әле. Ә бәйрәм итәсе килә. Егетләр-кызлар җыелып, бәйрәм иткән дә юк. Әниләр юклыктан файдаланасы иде.

 Энҗе, карале әйдә болай итәбез. Яңа бәйрәм чыгарабыз ул - “Безнең туган көннәр” дип аталсын.

 1) Ничек инде?

  2) Менә шулай. Егетләр-кызларны чакырабыз да туган көн уздырабыз. Безнең һәр беребезнең туган көне бар. Аерым-аерым үткәргәнче бергә бәйрәм ясыйк.

  1) Әйе, шул бик дөрес. Хәзер мин кызларны чакырам, егетләргә дә җиткерербез.

  2) Ә мин тиз генә өй җыештырып алам.

 Күмәк бию,уен көлке

 Була һәр бер бәйрәмдә

 Бәйрәмебез гади түгел

 Туган көн бүген бездә

  Бүләкләр дә, котлаулар да

 Туган көннәрдә була

  Таныштырыр, дуслаштырыр

  Яшьләрнең шушы йола.

 Җырлар, биюләр өзелмәс

 Шатлык өстәр гармун да

 Үкенерсез килмәсәгез

 Кызык булачак монда.

 кыз кайта, аның артыннан кызлар керә)

 2) Әйдәгез, әйдә. Рәхим итегез. Утырыгыз (Утырышалар. Туган көн җыры җырлыйлар)

 Белгәннәр белсеннәр лә

 Суларга керсеннәр лә

 Бу яңгыр туктамас микән

Аңламый шул беркем дә

 Шушындый ямьсез көндә

 Минем ник болай шат икәнне

 Гармун уйныйм мин урамда

 Кем шулай уйный белә

 Ләкин менә туган көннәр

 Елга бер генә.

 (Егетләр ңырлап керә)

 Эх, сез матур кызлар

 Ник шаяртасыз

 Йөрәгемнең януларын

 Аңламыйсыз.

 3) Исәнмесез! Кемнәр дисәк, безнең егетләр икән.

 1 егет) Ай-яй кызлар! Бигерәк яхшы бәйрәм уйлап тапкансыз. Туган көннәрегез белән.

 4 к) Сезне дә туган көннәрегез белән.

 2 ег.) Берәү, икәү, өчәү, дүртәү

 Кызлар бездә бик күбәү

 Алия, Лилия, Гөлия, Айсылу

 Барсы да бигрәк сылу

 3ег.) Әйдә, дуслар, җырлыйк әле

 Уйнаган гармуннарга

 Ал чәчәк күк яшик әле

 Туган якларыбыз да

 (Кара-каршы җырлашу)

 Әнә килә автомобиль

 Төягәннәр калайлар

 Безнең сыйныф малайлары

 Туксан яшьлек бабайлар.

  Әнә килә автомобильТөягәннәр капчыклар

  Безнең сыйныф кызлары

  Сиксән яшьлек әбиләр.

 Әнә килә автомобиль

 Төягәннәр бүрәнә

 Безнең сыйныф малайлары

 Җыенысы бер тәңкә.

 Әнә килә автомобиль

  Төягәннәр гөҗимеш

  Безнең сыйныф кызлары

 Елак-сытыклар имеш.

 Әнә килә автомобиль

  Агып бара майлары

 Шәп җырлый безнең малайлар

  Җырлый торган чаклары.

 Әнә килә автомобиль

 Сез нигә утырмыйсыз

 Башка кызлар тиз онтыла

 Сез нигә онтылмыйсыз

 4ег.) Егетләр-кызлар әйдәгез “Тар табышлы”уены уйныйбыз.

 Бергә: Әйдәгез , әйдә.

  (Уйныйлар)

 5ег.) Туган көнең яме юк

 Җыр –биюләр булмаса

 Һәр кемгә файдасы тияр

 “Ак калачны” тыңласа.

  (Ак калачны җырлыйлар 6ергә) Мин бер табышмак әйтәм

 Әткәм-әнкәмнән калган

 Әгәр җавабын тапсагыз

 Уеннар дәвам итәр.

 Бер телем икмәкне кемнәр белән урталай бүләләр , кемнәр белән һәрвакыт күңелле була?

 Бергә:Дуслар белән.

 6ег.) Әйе, дуслар белән бик күңелле була.

 Ә хәзер уйнап алыйк.

 (Бер кечкенә малай чабып керә)

 Апа, дим апа.

 5к) Кызлар, үләм, энем килгән. Ни булды?

 Апа, сезгә анда әниләр, зур итеп өстәл әзерләгәннәр. Балаларыбызга туган көн бүләге диләр. Сезнең аулак өйдә булганыгызны беләләр, ачуланмыйлар да. Сезне өстәл янына чакырдылар.

 5к) Кызлар-егетләр ишеттегезме? Әйдәгез сыйланырга.

 Бергә: Һәр көнне күрнешәбез без

 Һәр бер шатлыкны бүлешәбез без

  Мәңгегә шулай дуслык татулык

 Торсын яктырып диешәбез без.

 Җырлап чыгалар һәм өстәл янына утыралар

Файдаланылган  әдәбият:

  1. Зарипова З.М. Балачак бәйрәмнәре. -  Яр Чаллы:ӨПББИ, 1994 ел.
  2. Хәмитов И.М. Халкым чишмәсеннән су эчәм.  Яр Чаллы: ӨПББИ,1999 ел.
  3. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы: “Идел – йорт” нәшрияты, 2000 ел.
  4. Кәримова Ф.С. Бәйрәмнәр, кичәләр. – Яр Чаллы:ӨПББИ

5. Ягъфәрова Р.Ф. Балалар фольклоры. – Казан, 1993.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...