Укысаң китап - белемле булырсың бихисап
план-конспект занятия (8 класс) на тему

Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без халыклар белән халыкларны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучы Китап турында сөйләшербез. Чөнки бүгенге көндә кулларына китап алучылар көннән көн кими бара дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Шуңа да мәктәпләрдә китап укуга багышланган чаралар үткәрүне кирәк дип саныйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukysan_kitap.docx17.62 КБ

Предварительный просмотр:

Укысаң китап – белемле булырсың бихисап

Алып баручы: Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – ак корабны хәтерләткән мәктәбегезгә юл тотасыз! Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул – гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз!

      Китап ... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул – адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы,” – дип язды Ибраһим Гази.

      Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без халыклар белән халыкларны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучы Китап турында сөйләшербез. Иң беренче, плакатларга күз салыйк.

“... Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның  ишеген ачтың.” (Г.Бәширов)

“Белем алыйм дисәң ничаклы –

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” (Г.Тукай).

1 укучы:

Кем күп белергә тели –

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

2 укучы:

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар –

 Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

3 укучы:

Мәктәпкә килеп керүгә,

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

4 укучы:Мәктәптә иң кирәклесе –

Иң әйбәт өйрәтүче.

Беләбез ич, ул – белемнең

Учагын көйрәтүче.

5 укучы:

Китап иң якын дус , тугрылыкны юлдаш. Мәдәниятлы кеше китапсыз яши алмый. Яхшы китап геройлары бездә Ватанга һәм халыкка хезмәт итү, кыюлык, дуслык хисләре тәрбияли.

6 укучы:

Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

7 укучы:

Әммә барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

8 укучы:

8 укучы:

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул – “Әлифба китабы!

Матур рәсемнәренә сокланып язуларын укып караган беренче китабыгызны хәтерлисезме? Нинди генә китап булса да, ул сезне игелеккә шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китаплар – буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап – игелекле дус, киңәшче, сер дәш тә.

9 укучы:

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда.

Рәхмәтләрем чиксез минем

Китап язучыларга.

10 укучы.

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап.

Дөньядагы бар нәрсәне

Сыйдырган нурлы китап.

11 укучы:

Китап дусты кешеләрнең

Һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.

Кешеләрнең күзен ача

Безнең яраткан :КИТАП!

12 укучы:Без яратып укый торган китаплар матур тышлы, күп

Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.

-Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

-Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер.

-Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

-Китапны өстәлгә куйганчы өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы.?

-Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

13 укучы:

Кулыма китап алдым,

Шундый матур рәсемле.

Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне.

14 укучы:

Ә кәгазен ясарга

Күпләрнең көче кергән.

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач-куаклар биргән.

15 укучы:

Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма.

Рәнҗетмә син китапны,

Аның битләрен ертма.(“Авырмас” керә.)

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый,

Салкын тисә әз гына,

Дару кирәк барысына.

Ә без аларны саклап тота беләбезме соң?

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең? Чынлап та:

Бите тәшә, ертыла –

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин...

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры-

Мин бит китап докторы.

Башлангыч укучылары башкаруында “Китап” җыры.

Сүз авыл китапханәсе мөдиренә бирелә. Иң күп китап укучы һәм укытучыны атап китә, китапханәгә актив йөрүче балдалрга да бүләкләр тапшыра.

Сүз татар теле һәм әдәбияты укытычысыны бирилә. Ул юбилейлары билгеләп үтелгән язучылар, шагыйрьләр турында кыскача гына сөйләп китә, китапларыннан күргәзмә күрсәтә: А.Алиш, Г.Тукай, Ф.Кәрим,  И.Юзеев, Р.Миңнуллин, Г.Камал.

Соңыннан укучылар шушы язучыларны, шагыйрьләрнең, драматургларның әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәтәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

«Белемле кеше югалмас». (Лексик-грамматик бәйге).

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен алымнарын куллану....

Китап укысаң, күңел агара

Татар балалары укыр өчен иң яхшы китаплар исемлеге...