«Белемле кеше югалмас». (Лексик-грамматик бәйге).
методическая разработка (7 класс) на тему

Хасанова Гульшат Нашатовна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен алымнарын куллану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл leksik-_grammatik_byge.docx19.24 КБ

Предварительный просмотр:

«Белемле кеше югалмас».

                                 (Лексик-грамматик бәйге).

                                       План.

  1. Алып баручының кереш сүзе.
  2. Командаларның бер-берсен сәламләве.
  3. Командаларның тел гыйлеменнән ярышы.
  4. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче команданы билгеләү.

                                            Бәйге барышы.

              Алып баручы.

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар!

                                                 Хәерле көн сезгә!

Таныш булыйк - минем исемем Булат. Мин сезгә Казаннан “Тамчы” тапшыруыннан килдем.

Биредә 7 “А” сыйныфының рус төркемендә укучылар                    “Белемле кеше югалмас” дип исемләнгән лексик –грамматик бәйгегә җыелды.

Бәйгенең хөкемдарлары килгән кунаклар һәм  

укытучыбыз  Гөлшат Нашатовна.

                                                               

Сыйныфташлар ярыша

Менә була тамаша.

Хәзер, дуслар, сүз бирәбез,

Батырлар алга чыксын.

Һәр укучы КВНда

Осталыгын, тапкырлыгын,

Зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.

Ялыгыз күңелле узсын!

Зур уңышлар телим сезгә!

Бәйгебезнең I турын башлап җибәрәбез. Бу турыбыз командаларның          бер-берсен котлавы.

 “Тапкырлар” командасы сүз сезгә. Рәхим итегез!

 

“Тапкырлар” командысының капитаны сүз ала:

Без “Тапкырлар”,

Безнең девиз: “Тапкыр җиңәр, оттырмас, сезгә куып тоттырмас!”

Алып баручы: Сүзне “Зирәкләр” командасына бирәбез.

“Зирәкләр” командысының капитаны: без “Зирәкләр”.

Безнең девиз:Зирәк һәр җир ,Тик чын зирәк бик сирәк!

Алып баручы:   Рәхмәт сезгә, бәйгебезне дәвам итәбез һәм икенче турга күчәбез.

II тур. Викторина.

               Алып баручы чиратлап командаларга сораулар бирә.

                                                                                                                                                                                                   Дөрес җавап 1 балл б/н билгеләнә.

1. Татар халкының милли бәйрәмнәрен әйтегез.(Сабан туе, Нәүрүз, Каз    өмәсе, Сөмбелә, Карга боткасы).

2. Татарстан гимнын язган композитор.(Рөстәм Яхин).

3. Татарстандагы нинди шәһәр балык исемен йөртә?(Алабуга).

4. “Кара алтын” чыгару үзәге.(Әлмәт).

5. Шәһәребездәге театр ничек атала?

6. Татар халык милли ашлары.(өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, гөбәдия).

7. Кама елгасының татарча исеме.(Чулман).

8. Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән герой-шагыйрь.(М.Җәлил).

9. Татарстан гербының авторы.(Риф Фәхретдинов).

10. “Шүрәле” әкиятенең авторы.(Г.Тукай).

11. Биш дару үләнен әйтегез.(мәтрүшкә, үги ана яфрагы, кычыткан, әрем,

      гөлҗимеш).

12. Татар халкының милли киемнәре.(калфак, түбәтәй, читек, камзул,

      алъяпкыч).

13. Быел М.Җәлилнең тууына ничә ел тулды?(107).

14. Алабуга урманнарын сурәтләгән рәссам.(И.Шишкин).

15. Әлмәт хоккей командасының исеме.(“Нефтяник”).

16. Бу өзек кайсы әкияттән, авторы кем?

     Аның янына дуслары җыела.

  • Кем кысты?- дип сорыйлар.
  • Былтыр кысты, ди. ( «Шүрәле» Г. Тукай)

17. Телевидениедән балалар өчен нинди татарча тапшырулар карыйсың?                    (“Күчтәнәч”, “Тамчы” )

Чыннан да барыгыз да тапкырлар икәнсез.

Бәйгебезнең өченче турына күчәбез.

  1. Татарстан гимнының авторы ( Рамазан Байтимеров)

III тур. Кем җитез? дип атала.

 

    Мин мәкальләрең беренче өлешен әйтәм, ә сез төгәлләрсез.

 

1. Кем эшләми - ........ (шул ашамый).

2. Тырышкан табар - ......(ташка кадак кагар).

3. Күп бел - .....(аз сөйлә).

4. Иле барның - .....(теле бар).

5. Үзеңне – үзең мактама, .....(кеше сине мактасын).

6. Кунакны киеменә карап каршылыйлар, ...(акылына карап озаталар).

7. Бәхетне юлдан эзләмә, .....(белемнән эзлә).

8. Алма агачыннан........(ерак төшми).

9. Хезмәтнең тиреачы булса да, җимеше - ......(татлы)

Чыннан да иң зирәкләр генә җыелган ахыры бирегә. Бу бәйгедә дә үзегезнең осталыгыгызны күрсәттегез. Бәйгебезне дәвам итәбез һәм дүртенче турга күчәбез.

IV тур. «Оста бизәүче».

Алып баручы: дуслар, хәзер елның кайсы вакыты? (ЯЗ).

- Әйе, тиздән агачлар яфрак ярыр.

Менә безгә кунакка каен килгән. Кайсы команданың каены тизрәк яфрак ярыр, матур булырмы икән? Бәйгебезнең шарты шундый: тактада бирелгән каен агачы,ә яфракларына килешләрнең исемнәре язылган. Мин сезгә төрле килешләрдә бирелгән сүзләр бирәм, ә сез шул сүзләрне агач яфракларына дөрес итеп урнаштырыгыз. Һәр командадан берешәр укучыны такта янына чакырам.

 

(Һәр ике каенга килешләр исеме язылган кәгазьләр эленә: б.к., и.к., ю.к., һ.б. Бирелгән сүзләр үз килешләрен табарга тиеш сүзләр аерым кәгазьләрдә).

                                                           СҮЗЛӘР.

                 I команда                             II команда                             3 команда

                                                                                         

                 Җирнең                                 Тукай                                       кардәшеннән

                 Казанымда                            Әлмәттә                                   малайларга

                 Шәһәр                                   урманнардан                           бакчамда

                 Татарстаннан                       язның                                        кошлар

                 Урамыгызны                        Иделгә                                     талның

                 Телгә                                     яфракны                                   бәхетне

 Иптәшләрегез бу биремне үтәгән арада без сезнең белән өйгә бирелгән эшне тикшерәбез.

                                                   

Сезгә «ЯЗ» турында  шигырь ятлап килергә иде. Ягез, кайсы команда үзенең шигырен сәнгатьле итеп сөйләр. Рәхим итегез.

Карагыз әле, дусларым, сез сәнгатьле итеп сөйли дә беләсез икән. Рәхмәт сезгә.

Дусларым барыбыз да игътибар белән тактага карыйк әле, безнең каеннар дөрес киенгән микән?

Тактадагы эшне тикшерү.

Бу бәйгедә дә сез үзегезнең килешләрне белүегезне күрсәттегез.

Бәйгебез дәвам итә.

5 тур.Капитаннар алга! дип атала.  Капитаннарның татар телен белүен компьютер уеннары ярдәмендә ачыклыйбыз. Капитаннар бирегә рәхим итегез.

Капитаннар чиратлап “Паровоз”, “Алмагач”, “Миллионер” уеннарын уйныйлар.

Бу уенда да сынатмадыгыз. Бәйгебез дәвам итә, алтынчы турга күчәбез.

 

6 тур. “Табышмак әйтәм-җавап тап” дип атала.

         1.Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны  каплаган  (күк йөзе)

         2.Аяксыз-кулсыз өй саклый (йозак)

         3.Лампа түгел –яктырта, мич түгел- җылыта (кояш)  

 

         4.Син барсаң –бара, син туктасаң-туктый (күләгә)

         5. Хәзер бер шигъри  мәсьәлә укыйм, кайсы  команда өлгер булыр,             игътибар белән тыңлагыз.  

                                                Гаиләдә ничә кеше?                                          

Әтием бар,

  Әнием бар,

  Ике апам,

  Әниемнең әнисен дә,

  Бик яратам. Ә без аның

  

  Оныклары

  Өчәү инде.

  Шулай булгач,

  Без барыбыз

  Ничәү инде?

Бик дөрес. Бәйгебезне дәвам итәбез һәм җиденче турга күчәбез.  

VII тур.”Кем күбрәк төзи”дип атала. Тактага “мөстәкыйльлек” сүзе язылган.                                «Мөстәкыйльлек» сүзендә булган хәрефләрдән сезгә сүзләр төзергә кирәк. Кайсы команда күбрәк сүз төзи, шул җиңүче.  (Өстәл, тәм, көй, тел, көл, кесә, мәк, сөт, көймә, йөк).

Әйдәгез әле, командалар язган сүзләрегезне укыгыз.

Командалар сүзләрен укыйлар.

Бәйгебезнең чираттагы турына күчәбез.

   

VIII тур. «Шигъри тукталыш» дип атала.

 Мин сезгә шигырь юллары язылган тасмалар тәкъдим итәм. Шигырь юлларын дөрес урнаштырып,  I куплет шигырь язырга кирәк.

Шигырь юллары язылган тасмалар таратыла.

Ур – ра! Мин бишле алдым!

Ничек итеп алганымны

Үзем дә сизми калдым.

Бер сәгатькә булса да,

Бер дәрестә булса да,

Отличник булып алдым.

Алдан бетергән команда шигырьне сәнгатьле итеп укый.

Алып баручы:

        Командалар ярышы

        Калдыра безне хәйран.

        Тик, кадерле дусларым,

        Иртәгә түгел бәйрәм.  

        Шуңа күрә шушы җирдә

        Туктатабыз уенны.

        Жюри әйтер: кемнәр алды

Иң беренче урынны.

Йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез. РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Җиңүчеләребезгә кечкенә генә истәлек бүләкләрен тапшырабыз.  

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле

татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Укысаң китап - белемле булырсың бихисап

Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без халыклар белән халыкларны таныштыручы, чорлар арас...