Сценарий внеклассного мероприятия "Родина моя - Байряка" ("Туган ягым Бәйрәкәм!")
материал на тему

Хамидуллина Гульнара Фанировна

Сценарий внеклассного мероприятия с профориентационной направленностью. Цель - воспитать чувство любви, гордости за свою малую Родину, чувство уважения к своей истории и  корням. Мероприятие ведется на русском и татарском языке.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

 «Байрякинская средняя общеобразовательная школа»

Ютазинского муниципального района Республики Татарстан

Сценарий

открытого внеклассного мероприятия       по теме “Родина моя - Байряка!”

(“Туган ягым Бәйрәкәм!”)

Выполнила:

учитель русского языка и литературы

Хамидуллина  Гульнара Фанировна

2015 год

1 ведущий                               

                      Живем мы посреди большой России,

                       Средь городов, лесов, озер, полей,

                       И есть у нас, когда бы ни спросили

                       Меч для врага, объятья для друзей!

2 алып баручы          Татарстан дигән Ватаным бар,

                       Татар дигән халкым бар минем.

                       Узганнардан түгел – мин халкыма

                        Киләчәктән урын барлыймын.

1 ведущий      Родина… Это слово, наверное, самое дорогое и родное после слова «мама». Родина для меня – это место, где я родился и где я счастлив. Где я каждый день встречаю рассвет, любуюсь красотой природы, здороваюсь с соседями, где мне знакомо и дорого все!

2 алып баручы  Туган авыл...Туган җир ... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, сокланып туймаслык табигате, гүзәллеге, моңы бар.

1 ведущий  Родина для меня – место, где живут люди, которых я  люблю. Это звонкое пение птиц, красивая природа.  Это деревянный сруб, чистое поле, запах дыма, не встречающийся в городах ароматный запах бани.

2 алып баручы  Туган як ул - безнең яшәгән йортыбыз, әти-әниләр, туганнар, без белем алган мәктәбебез, якын дусларыбыз. Туган як – безнең беренче тапкыр аяк баскан, тәүге тапкыр “әти-әни” кебек иң кадерле сүзләрне әйтергә өйрәнгән җиребез – авылыбыз яки шәһәребез.

1 ведущий  С чувством Родины не рождаются;  это чувство проникает в нас постепенно, с улыбкой мамы, с домом, в котором мы живем. Чувство Родины пронизывает всю нашу жизнь. Любовь к Родине – важнейшее чувство для каждого человека.

2 алып баручы. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы, челтерәп акккан чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тота безнең Бәйрәкә авылыбыз.

1 ведущий  Историю нашей деревни можно назвать уникальной. Точная дата ее возникновения неизвестна. Но по историческим сведениям приблизительной датой основания деревни Байряка является 1580-ый (тысяча пятьсот восьмидесятый) год. Это была огромная деревня. Со слов коренных жителей-старожилов, здесь было восемь мечетей. Но деревня пережила большой пожар. После этого бОльшая часть жителей переехала и образовала новые, более мелкие деревни.

2 алып баручы. Эйе. Безнең Бәйрәкә авылы бай тарихлы. Халкы элек-электән үк тырыш, уңган, җыр-биюгә дә сәләтле булган. Бәйрәкә авылыннан танылган шәхесләр, язучылар чыккан. Бөтен дөньяга күренекле булган Софья Гобайдуллинаның да тамырлары безнең авылга кайтып кала.

1 ведущий  Великий художник Васнецов писал: “Плох тот народ, который не помнит, не ценит и не любит своей истории”. Сегодня мы полистаем страницы истории образования и развития нашей деревни.

Видеофильм об истории деревни

2 алып баручы. Бәйрәкә авылы татарларның милли гореф-гадәтләрен, саф телен саклап кала алган сирәк төбәкләрнең берсе булуы белән дә дан тота. Әйдәгез эле кичәбезне татар җырыннан  башлап җибәрик.

Татар җыры ... татар моңы ...

Бу ике сүз йөрәгеңә үтеп керер дә

Нурландырыр салкын күңелеңне,

Усаллыкның калмас кере дә.

Тыңла әле син бер татар көен,

Тыңла әле, күзең ачылсын.

Күңелеңдә булган сагыш-моңнар

Татар җыры белән басылсын.

Мәктәп укучыларыбызның вокаль ансамбле башкаруында “Агыйдел” татар халык җыры.

1 ведущий                       Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгенә гүя сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан-буыннарга күчә,

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

Бию түгәрәгендә шөгыльләнүче кызлар башкаруында “Су юлы” биюе (“Бормалы су” көенә).

2 алып баручы.                   Уйна, дустым, гармуныңны уйна,

Сокландыр син туган халкыңны.

Сокландырып туган халкыңны

Йөрәгенә сал син ялкынны.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна

Чәчеп җибәр халкым моңнарын.

Дәртләндер син туган халкыбызның

Батыр кызларын һәм улларын.

Вокаль ансамбль башкаруында “Уйна, гармун!” татар халык жыры  

2 алып баручы. Шәрык кызлары биюе. Латыпова Әдилә бии.

1 ведущий  Наши 5-классники очень веселые и с богатой фантазией. Сейчас они хотят представить нам один из эпизодов жизни инопланетян на другой галактике. Давайте познакомимся вместе с 5-классниками с родиной и инопланетных жителей. Сценка «АхАна-мухА!»

2 алып баручы.            Нинди матур минем туган авылым!

                                         Җир шарында тиңнәр юк аңар.

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Челтерәп ага талгын чишмәләр.

  1 ведущий  Родина. Это слово так много значит для каждого человека, что мудрый народ не зря сказал: “Человек без Родины что дерево без корней”.  Родина – это самый дорогой уголок земли для каждого.

2 алып баручы. Һәр кешегә үзе туып үскән авыл матур да, кадерле дә, якын да. Әйе, авылыбызның табигате сокландыргыч, халкы уңган. Татарның саф теле, милли гореф- гадәте, йолалары яши монда. Безнең бурыч булып шушы асыл җәүһәрләрне саклап калу тора

Мин яратам сине туган авылым

Әнием белән куеп янәшә.

Гүзәллегең, миллилегең җуймый

Яшә, туган авылым, гел яшә!

  Җыр түгәрәгендә шөгылләнүче укучылар башкаруында “Күңелле безнең авыл” (Г.Зәйнәшева сүләре, Л.Батыр-Болгари көе).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...