Кышкы әкият
материал на тему

Шарифуллина Фларида Радиковна

Сценарий праздника новый год

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_kiyat.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Дию : Ух.һу-һу !Уйлар басты башкайларымны.Күңелдә өермә.Уйлар ...Уйлар.Ух,һу-һу !

 Убырлы(керә) : Нишләп утырасың монда,Дию?

  Дию : Кайгы басты башымны,кайгы ...

  Убырлы : Нинди кайгы?

  Дию : Әнә, кешеләр бәйрәм итә.

  Убырлы : Без дә бәйрәм итәбез аны (колагына пышылдый).

  Дию : Әйе ... Юк,юк,юк ! Һич ярамый !

  Кәрлә(тыны бетеп,сикерә-сикерә керә) : 

                                  Шылдыр-мылдыр кылдырап,

                                  Алдыр-балдыр җолдырам,

                                  Синдер-миндер зәрдерки

                                  Сүлдер-чүлдер чәлдерки

  Сәлам бирдек якын дусларга !(Киемнәрен селки-селки туктый).

  Дию : Нинди чүпрәкләр бу?

  Кәрлә :Чүпрәк түгел бу,Дию абзыкай.Кич бик соң йөргән балаларның киемнәрен

Салдырдым.

  Дию : Тукта,шушы көнгә калдыңмы?Хурлык.Югал күземнән,затсыз,чүпрәк кара-

гы.Наданнар без,начарлык эшләүдән башканы белмибез,Әнә кешеләр бәйрәм итә.

Ә без ... (Шул чак Шүрәле кереп качып кына тыңлап тора.).

  Кәрлә : Юкка борчыласың Дию абзыкай.Алар белән без дә бәйрәм итик.

  Дию : Ничек?

  Кәрлә:Менә шушы киемнәрне киябез дә,мин укучы булам,ә син минем әтием бу-

лырсың.

  Убырлы : Ә миңа нишләргә?

  Кәрлә : Син , Убырлы,үзеңә каян да булса киемнәр тап.Әйдәгез,киттек. (Җырлашып чыгып китәләр).

(“Кар бөртекләре”биюе белән башлап җибәрү.Җилгә исеп килеп керәләр биеп)

1алып баручы. Исәнмесез дуслар!

Исәнмесез барыгызда!Олыгыз – кечегез, яшегез-картыгыз!

Туган илебезгә Яңа  ел килә. Бүген без Яңа ел бәйрәменә җыелдык.

2 алып баручы.                    Үтеп китте бер ел тагы

Тарих булып кына калды.

Һәр сәгате күңел түрендә.

Кояш кебек балкып, көлеп

                                             Өметләргә яшәү биреп

                                             Өр яңа ел туа җиремдә.

1алып баручы.                   Өр яңа ел туа безгә

                                            Ниләр бүләк итәр безгә

                                            Барсы да әле сер генә

                                            Сиздермичә гомер үткәнен

                                            Һәр яңа ел була бер генә.

2.а.б. -  Кадерле балалар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын!

1.а.б.       Алланып таңнарның алына

                Нур бөркеп кешелек таңына.

                Җыр булып тирбәлеп күңелдә

                Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!

2.а.б.  Тышта яуган ак карларың белән

            Әй, узган ел юлың булды ак.    

            Бәхет белән яшәү микән сәбәп

              Бер ел үтте гүя бер сәгать.

1.а.б.            Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

                    Җитәкләгән күркәм бәйрәмне;

                    Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

                    Бездә бүген чыршы бәйрәме!

  2 а.б.                      Без бүген чыршы янында

  Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

  Кыш бабайны каршыларбыз

  Матур җырлар җырларбыз.

  Нинди матур безнең чыршы

  Җем-җем килеп яна ул.

  Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

  Котлы булсын Яңа ел !

(Җыр “бременские музыканты” көенә)

(Балалар чыгышы: шигырьләр сөйләү)

  1 нчеУкучы : Исәнме,чыршы,исәнме !

  Яңа ел килеп җитте.

  Күңелле чыршы бәйрәмен

  Балалар күптән көтте.

 2 нче  Укучы : Сагынып көттек без сине

Көннәрен санап көттек

                    Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

3 нче  Укучы : Син килдең бүген киенеп,

 Бизәнеп,матурланып.

 Безгә-нәни дусларыңа

 Күңелле җырлар алып.

4 ук.         Без бүген чыршы янында

                 Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

                 Кыш бабайны каршыларбыз,

                 Яңа җырлар җырларбыз.

5ук.             Нинди матур безнең чыршы

                    Җем-җем килеп яна ул

                    Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                    Котлы булсын Яңа ел!

6ук.           Кулны-кулга тотынып

                 Җырлыйбыз да биибез

                 Яңа елда һәркемгә

                 Бәхет-шатлык телибез!

Чыршы турында җыр.___Концерт номеры

 (Дию белән Кәрлә керәләр).

  Дию : Туктагыз!Тукта!Нишләп без килгәнче бәйрәмне башладыгыз ?

  Кәрлә : Әйе,нишләп башладыгыз ?

  А.Б. : Сез кемнәр соң ?

  Дию : Без кунаклар.

  Кәрлә : Әйе,кунаклар.

  Дию : Оныгымны бәйрәмгә алып килдем.

  А.Б. : Бәйрәмебезгә рәхим итегез !

  Тавыш:   - Коткарыгыз мине, коткарыгыз зинһар!

1а.б.   - Ишетәсезме балалар? Каян килә икән бу тавыш?

Тавыш:   - Монда мин, монда!

1а.б.( эзләнә күрми) – Кая, күрмим. (шешә күреп ала) Балалар бу нинди шешә икән? Белмисезме?

Балалар:  - Юк, белмибез.

Тавыш:  - Коткарыгыз мине!

1а.б. ( Куркып, колагын шешәгә куеп тыңлап карый, әйләнгәләп йөри, шешәне селкетә.)

Тавыш:  - Ай-яй-яй! Кагылмагыз миңа, башым әйләнә.

1а.б.   – Монда кемдер бар ахыры?

Тавыш:  - Бар шул, зинһар өчен коткарыгыз!

1а.б.  - Балалар, нишлибез, әллә ачыйкмы?

Балалар:   - Ачыйк, ачыйк.

1а.б.   (Шешә бөкесен ачып җибәрә, ут сүнә, ут кабынып китә, балалар каршына Хоттабыч килеп чыга.)

1а.б.  – Кем соң син?

Хоттабыч: - Мин бөек Хоттабыч!!!  Балалар, телисезме, мин сезгә фокуслар күрсәтәм.

1а.б.  – Хоттабыч, син фокусчы булгач безгә ярдәм итә алмассыңмы?

Х-ч:  -  Нинди ярдәм?

1а.б. – Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. Кар кызы белән кыш бабабыз килергә тиеш иде, нишләптер һаман күренмиләр .

Х-ч: - Нинди соң ул? Х-ә-ә-ә-әзер булдырабыз аны.

 (Сихерли, музыка яңгырый, көнчыгыш гүзәлләре килеп чыга).

 7-9класс башкаруында көнчыгыш кызлары биюе

Х-ч: - (читкә китеп) – Карт кыз? Урманда?! Э... Эх карт хәтер! Хәзер, хәзер аны баштан әйтмичә (сихерли). 

Балалар : Кыш бабай ! Кыш бабай ! (Кыш бабайга охшаш киемнәр киеп Убырлы керә).

Х-ч: - Килеп җиттеңме? Сине монда бик көтәләр. Бәйрәмне синнән башка башламыйлар.

Убырлы: (кыланып)  - Үз колакларыма ышанмыйм, рәхмәтләр яусын, сезгә балалар.  Эх бер җырлап алыйм әле:

1. Юктыр әле күргәнең              Эх, дускаем, кил әле,

    Безнең убыр урманын.                 Убырлыны күр әле.

    Күрсәң иде пәриләрнең,                Җырлап –биеп, уйнап-көлеп,

    Бер елмаеп көлгәнен.                      Рәхәтләрен күр әле.

2.Бармы синең күргәнең,                  Эх, дускаем, күр әле,

   Минем кебек чибәрне.                            Менә-менә күр әле.

   Белсәң иде бер пәринең,                       Рәхәтләнеп минем белән,

   Үзәгемне өзгәнен.                                        Бергәләп биик әле.

Убырлы:  -  Балалар, торыгыз,

                      Күңел ачу көнебез.

                      Татарча матур итеп,

                      Тыпырдатып биибез.

(Убырлы карчык урман  җәнлекләрен ияртеп килеп керә).

Бию кече сыйныфлар башкаруында“Барбарики көенә”)

1а.б. : – Хоттабыч, кемне китердең син безгә?

Х-ч: -  Ничек инде, кемне? Карт кызны.!

Убырлы: - Син сүзеңне уйлабырак әйт, карт җен! Мин бит..! Үзен белми! 100 еллап яши, кая 100, бер 300-400 еллар бардыр. Син әйдә Суык бабайны монда чакыр да, балаларның кәнфит ашыйсы килгән.Кәнфитләр белән чәй эчик тә, өйгә кайтыйк.

1а.б.:  - Убырлы син нәрсә сөйлисең? Безнең бәйрәмгә ялгыш кына эләктең бит син. Безгә кар кызы кирәк иде. Хоттабыч карт кыз дип ишеткән.

Убырлы:  - Ярар инде карт та карт. Мине куасыз инде. Ярар мин моны болай  гына калдырмам әле!

/Убырлы үпкәләп чыгып китә/.

Х-ч:  - Балалар сез мине гафу итегез инде. Бердә күргән юк иде ул кар кызын. Колакларым да начар ишетә. Хәзер тиз генә төзәтәм хатамны.(Сихерли.)

(Америка якларының Ковбойлары килеп керә.Бию)

  Балалар: Бу да булмады бит Хоттабыч.

(Хоттабыч нишләргә белми ары-бире йөреп карый.Тагын бер уй китерә башына. Сихерли.

Башкорт кызлары биюе)

  А.Б. :Кыш бабай күренми әле.Адашып йөриме әллә?Әйдәгез әле,тагын чакырыйк

Яшел чыршы безгә кунак булып килгән . Минемчә аңа нәрсәдер җитми.Сез ничек уйлыйсыз? (Балалар фикерләрен әйтәләр). Дөрес,утлары кабынмаган.Бәлки утларын кабызгач килерләр безгә кыш бабай белән карсылу безнең утларны күреп.Әйдәгез,бергәләп,тылсымлы сүзләр әйтеп кабызып карыйк әле (бергә) :

  Әй чыршы,чыршы,чыршы

  Безнең күңелне күрче,

  Утларыңны кабызчы !

  (Чыршыда утлар кабына).

  Балалар : Кыш бабай ! Кыш бабай !

 (Чыршы артыннан Шүрәле чыга).

  Шүрәле : Һәйт,эләктегезме?Урман җеннәре.

  А.Б. : Нәрсә?

  Шүр.: Сез беләсезме боларның кемнәр икәнен?Менә монысы Дию,монысы Кәрлә.

  Кәрлә : Такылдама,Шүрәле,син үзең дә әүлия түгел бит.

  Шүр.: Без сезнең кебек явыз түгел,кешеләр белән шаярабыз гына.Алар безне мәзәк өчен генә уйлап чыгарганнар.

  Дию : Бармагыңны кем кысты,сәләмә?

  Шүр.: Кыссыннар.Бер бармак өчен үч саклый торганнардан түгел без.Кешеләрне барыбер яратабыз.Чөнки безне алар уйлап чыгарган.Алар булмаса без булмас идек.

  Дию : Аңгыра,ә безне кем уйлап чыгарган?

  Шүр.: Сезне дә алар яратып кына уйлап чыгарганнар.Ә сез аларга этлек эшлисез.

  А.Б. : Нинди этлек?

  Шүр.:Әле белмисезмени?Алар бит Кыш бабайның юлын чуалтучылар,адаштыручылар.

  А.Б. : Ә хәзер нишлибез соң?Кыш бабайга ничек булышырга?

  Дию : Үз гаебебезне таныйбыз,балалар.

  Кәрлә : Безгә сезнең янда бик тә күңелле.

   (“Новый год” жыры)

  (Җыр башкарыла “Яңа ел белән туганнар”(Эльмир Газизуллин жыры).

    (Хоттабыч тагын бер сихерли һәм тояк тавышлары чыга башлый).

  А.Б. : Балалар,Диюне,Кәрләне бәйрәмдә калдырабызмы.

  Балалар : Калдырабыз !

  Дию : Рәхмәт балалар ! Без башка начарлыклар эшләмәбез. (Кыш бабай тавышы ишетелә).

(“Кар бөртекләре” биюе белән артыннан Кыш бабай килеп керә)

  Балалар : Кыш бабай килә,Кыш бабай ! (Музыка астында Кыш бабай,Кар кызы керәләр).

 Кыш бабай : Исәнмесез,кадерле дусларым !

  Кар кызы : Исәнмесез,кадерле балалар !

  К.Б. : Дусларым,менә мин яңадан сезнең янда.Бүген сезнең белән очрашканга төгәл бер ел.Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин,янәсе Кыш бабай елга бер көн генә эшли.Чынлыкта исә,күренеп йөрмәсәм дә,мин ел буе сезнең белән.Чөнки мин Яңа елның хуҗасы.Мин бу ел өчен җаваплы.Шуның өчен дә Яңа елда ирешелгән уңышлар турында сөйләгәндә,мин дә сезнең белән горурланам. Әйдәгез сүзне мәктәп директорына бирик, сезнең нинди уңышларга ирешкәннәрегезне тыңлыйм әле. Күчтәнәчләр белән куандырырмын)

(Директор сүзе

Олимпиадада урын алган укучыларын котлау,укуларда тырышлык күрсәткән балаларны тәбрикләү).

   А.Б. : Кыш бабай,сез юлдан килеп арыгансыздыр,ял итеп алыгыз . Безнең җыр ,биюләрне карап алыгыз (классларның Концерт номерлары).

  Кар кызы : Күпме илләр гиздек,күп мәктәпләрдә булдык,ә шулай да сезнең кебек уңган,булган,тырыш балаларны очратмадык.Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

(хороводка тезелү)

  К.Б. : Ярый кызым,Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады,юлга чыккандыр.

  Кар кызы : Уй-фикергә хаклык төяп,

  К.Б. : Теләкләргә пакълек төяп

Кил син безгә , Яңа ел !

  Яңа ел : Исәнмесез кадерле дуслар ! Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр

Һәм күпне күргән өлкәннәр.Сезгә Яңа бәхетләр,яңа шатлыклар алып килдем.

  К.Б. : Тукта,тукта Яңа ел ! Җирдә шундый тәртип : Дөньяга тудыңмы син анкета тутырырга тиеш.

   Я.Е. : Мин әзер бабакай .

  К.Б. : Алай булса рәхим ит,Яңа ел ! Әле кайчан гына мин дә шулай япь-яшь булып килеп кергән идем . Мине дә шулай шатлана - шатлана каршы алганнар иде.

  Яңа ел,барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.

  Я.Е. : Ышанычларыгызны аклармын.Ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.

  К.Б. : Ярый дуслар,безгә дә китәргә вакыт җитте,безне башка җирләрдә дә көтә торганнардыр.

  Кар кызы : Хушыгыз , хуш дусларым !

                       Күңелле ял итегез.

                       Бер елдан без тагын килербез.

Җыр башкарыла “Новый год”(Дима Билан жырына).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куштарнын кышкы амыдыралы.

Экология болгаш бойдус камгалаарынга материалдар...

Кышкы урман.

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф

Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;              "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...

Кичке Яңа ел

Этот материал предназначен для проведения Новогоднего мероприятия для старшеклассников....

Көзге әкият

Балалар белән үткәрү өчен кичә эшкәртмәсе...

Кышкы әкият.

Бу әкиятне сыйныфтан тыш чара буларак башлангыч сыйныф балалары белән дә ,югары сыйныф укучылары белән дә әзерләргә мөмкин.Танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр,персонажлар алы...