Кышкы әкият.
материал (5 класс) по теме

Шайдуллина Чулпан Музиповна

 

 

Бу әкиятне сыйныфтан тыш чара буларак башлангыч сыйныф балалары белән дә ,югары сыйныф укучылары белән дә әзерләргә мөмкин.Танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр,персонажлар алынды.Тәрбияви максат белән бер рәттән,укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алга сөрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_stsenariy.docx17.01 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                  Кышкы әкият.

Катнашалар: Су анасы,әни,малай,Батыр,Шүрәле,Кар бөртекләре,Кәҗә белән Сарык,Кыш бабай,Убырлы карчык.

Вакыйга кышкы урманда бара.Убырлы карчык телефоннан сөйләшә.

Убырлы:  Әлү,әлү,Шүрәле. Кыш бабай мәктәпкә барырга чыккан. Капчыгы тулы бүләкләр. Аның капчыгын алырга кирәк.

Шүрәле: Әйе,шул алыйк.Бәйрәм булмасын.Бүләкләр безгә генә булсын. Нишлибез?

Убырлы: Мин аны адаштырырмын.Ә син капчыгын алырсың.

Шүрәле белән Убырлы: Килештек һәм сүз берләштек.(Алар чыгып китәләр,

урман аланында Малай күренә.Ул шуган хәрәкәтләр ясый.)

Малай: Салкын саф һава,

               Йомшак кар ява.

               Урамга чыксаң,

               Битләр кызара.

               Кар бөртекләре

               Өстеңә куна.

               Үзләре матур

               Һәм салкын була.(Ә.Бикчәнтәева)

 Менә Су анасы үзе белән пакет куелган  чана тартып  чыга.Ул як-ягына карана һәм пакетын актара башлый. Аннан тарак, таба тартып чыгара.Малай Су анасын күрүгә агач артына кача.Әкрен генә якынлашып әйберләрне алып   кача.

Су анасы:

              Кара!Ничаклы кар яуган!

              Йомшак кар,ап-ак кар.

              Карда батмый йөрергә

              Яңа чаңгыларым бар.

             Чаңгыларымны киеп,

             Кырга чыгып китәмен.

             Җилне куып бара-бара

             Әллә кая җитәмен.(Р.Фәрхетдинова)

 -Яратам мин кышны!Рәхәтләнеп тауда шуам,саф һавада йөрим.Ай-йай, кар бөртекләре бигрәк матур! (Кар бөртекләре биюе.)

Су анасы: Минем үзе шуа торган табам бар иде.Кая икән?(Эзләнә). Кар бөртекләре,сез күрмәдегезме? Ах,тагын урладылар мени инде.

Кар бөртекләре: Без күрдек. Аны бер малай алып китте. Әһә, менә эзләре.(Эз буйлап китәләр.Батыр балта тотып урманда  йөри.)

Батыр: Бәйрәмгә чыршы агачы кирәк.(Ул карана.Бер чыршы янында туктала.)

             Чыршы-чыршы без сине

             Сагынып көттек ел буе

             Син тагын да матурырак

             Бизәлгәнсең бу юлы.

-Шәп чыршы бу.Менә укучылар шатланырлар.(чыршыны кисеп аудармакчы була,ләкин чыршы селкенеп куя.)

Убырлы: Ай-ай-ай,нишлисең?

Батыр: Әллә чыршы сөйләшә инде (Батыр як-ягына карана)

Убырлы:Әйе,мин сөйләшә беләм. Бу урманда иң матур убырлы мин.Әй инде,чыршы дим. (Шүрәле күренә.Ул әкрен генә якынлаша.)

 Шүрәле: Минем урманда кем йөри? Минем чыршыны кем кисә? Мин сине хәзер кытыклыйм.

Батыр: Иии,Шүрәле абзый,ашыкма әле. Безнең мәктәптә бит Яңа ел бәйрәме була,ә безгә чыршы кирәк.

Убырлы: Мәктәпкә диме?Анда Кыш бабай буламы?Зур капчыгы да буламы?

Батыр: Әйе,Кыш бабай озакламый килеп җитә.

Батыр( залга карап):Тукта әле,бу бит убырлы.Монда хәйлә кирәк.Кара әле,әгәр мәктәпкә барасың килсә , минем бармакларны кысып тот,җибәрмә,яме.

Убырлы: Килештек.

Батыр: Шүрәле абзый,менә бу чыршыны икәү бергә бәйләп куйыйк  әле.(Шүрәле белән чыршы янына киләләр. Убырлы Шүрәленең  бармакларын кысып тота.)

Шүрәле: Кысты,кысты,тагын кысты. Әй,адәм баласы. Исемең ничек синең?

Батыр: Минем исемем былтыр.(Былтыр китә).

Шүрәле: Былтыр кысты,былтыр кысты.(Менә Кыш бабай күренә.Капчыгын куя һәм чыршы янына килә.)

Кыш бабай: Синең кулыңны кем кысты?

Шүрәле: Минем кулымны былтыр кысты.

Кыш бабай: Әй,Шүрәле,былтыр кысканга,кычкыралар мени быел?Кая әле.Бу бит чыршы түгел,ә убырлы карчык.(Убырлы белән Шүрәле Кыш бабайны алып китәләр.Сарык белән Кәҗә чыга.Кәҗә скрипкада уйнап чыга).

Сарык: Менә нинди зур капчык! Аның эчендә нәрсәләр бар микән?

Кәҗә: Бүре башы.

Сарык: Юк инде. Монда тәмле бүләкләр.

Кәҗә: Бу капчыкны кем югалтты икән?

Сарык: Кыш бабай югалткан аны.

Кәҗә: Әйдә аны монда көтәбез. Алар капчык янында йоклыйлар. (Малай керә һәм капчык янына килә).

Малай: Минем хәзер үзе шуа торган табам һәм зур капчыгым бар.Капчыкны сүрәп  алып китә.Малайның каршысына әнисе килә.

Әни:Улым,мәктәптә бүген Яңа ел бәйрәме була бит.Тизрәк ашыгырга кирәк.Соңга калма.

Малай:Ә минем  үзе шуа торган табам һәм зур капчыгым бар.(Су анасы һәм Кар бөртекләре күренә).

Су анасы: минем үзе шуа торган табамны алган улың.

Әни:Улым,беркайчан да кеше әйберенә кызыкма.Урынына куярга кирәк.(Малай табаны бирә).

Кәҗә белән Сарык: Зур капчыкны Кыш бабай югалткандыр. Балалар бүләксез калалар бит. Әйдәгез,Кыш бабайны табыйк. Менә эзләр. (Бергәләшеп эз буенча китәләр.Каршыларына Батыр очрый.Ул да алар белән китә.Убырлы,Шүрәле,Кыш бабай чыгалар.Шүрәле белән Убырлының куллары таякка ябышкан.)

Шүрәле: Кыш бабай,зинхар безне гафу ит.

Убырлы: Без ел буе яхшылыклар гына эшләрбез.

Кыш бабай: Минем тылсымлы таягымның тылсымын балалар гына  кире кайтара ала.Кемнәр татарча  шигырь сөйли белә?

Убырлы: Балалар,коткарыгыз инде безне.(балалар шигырьләр сөйлиләр.

Батыр,малай,әни,Сарык белән Кәҗә,Су анасы,Кар бөртекләре керә.)

Кар бөртеге: Менә Убырлы,үзегезнең кармакка үзегез эләккәнсез.Беркайчан да начарлык эшләмәгез.

Шүрәле белән Убырлы: Без ант итәбез.(Кыш бабай кулларына таяк белән орына.Шатлыктан алар бию бииләр.)

Кыш бабай:Әйдәгез,бергәләшеп батыр алып кайткан чыршы тирәли җыр җырлап әйләник.(Җыр)

            Чыршы-чыршы без сине

             Сагынып көттек ел буе

             Син тагын да матурырак

             Бизәлгәнсең бу юлы.

             Тәңкә карлар явып киткән

             Синең ылысларыңа.

             Күп бүләкләр китергәнсең

             Без нәни дусларыңа.(Кыш бабай балаларга бүләкләр бирә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куштарнын кышкы амыдыралы.

Экология болгаш бойдус камгалаарынга материалдар...

Кышкы урман.

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф

Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;              "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...

Кичке Яңа ел

Этот материал предназначен для проведения Новогоднего мероприятия для старшеклассников....

Көзге әкият

Балалар белән үткәрү өчен кичә эшкәртмәсе...

Кышкы әкият

Сценарий праздника новый год...