Өлкәннәр көненә багышланган кичә.)
план-конспект на тему

Хусаинова Радия Хаертдиновна

День пожилых

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olkenner_konene.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлки муниципаль районы Чуаш Кичүе урта гомуми  белем бирү мәктәбе

Тормышыбыз бизәге сез

(Өлкәннәр көненә багышланган кичә.)

      Кичәне үткәрде: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Хөсәенова Р.Х.

2015                                                                            

                                 

Максат. Укучыларда өлкәннәргә ихтирам  хисе тәрбияләү, тормышның кадерен белергә өйрәтү, аларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Алып баручы:Хәерле көн, кадерле кунакларыбыз, дәү әниләребез, дәү әтиләребез, әбиләребез,бабаларыбыз! 

Еллар арты еллар үтеп тора, көннәр арты көннәр үтәләр. Һәр елны, октябрьнең 1 числосында сезгә генә хас булган олуг бәйрәм “Өлкәннәр” көне билгеләп үтелә.Өлкәннәр дигәч, сез бер дә уңайсызланмагыз. Ул әле гомер юлларының чәчләргә чал кергән, битләргә җыерчыклар кунган бер мизгеле генә. Без сезнең белән бүгенге очрашуыбызга бик шат. Бу сезнең бәйрәм. Бу көнне барлык мәшәкатьләрне онытып, танышларыгыз белән очрашырга, күңелле ял итәргә була. Кадерле әбиләребез  һәм бабаларыбыз, сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз . Сезгә нык сәламәтлек, кояшлы һәм шатлыклы көннәр, балаларыгыэ, оныкларыгыз янәшәсендә бәхетле картлык кичерүегезне  телибез!

 ведущий:  Добрый день, уважаемые гости нашей школы!

Мы рады всем собравшимся в этом зале. Приятно, что наряду со многими знаменательными датами есть волнующая и приятная для всех дата – День пожилого человека. Сегодня мы хотим поздравить всех родных и дорогих нашему сердцу людей – старшее, мудрое поколение.

С праздником, дорогие наши!

_  Хөрмәтле ветераннарыбыз! Бүген безнең бәйрәмебездә  сезнең шатлыкларыгызны бүлешер, сезнең белән очрашып-сөйләшер  өчен кунакларыбыз да бар. Менә алар:

  • ------ җылы сүзләрегез өчен зур рәхмәт.
  • Хөрмәтле кунакларыбыз! Белгәнегезчә, быел мәктәбебездә капиталь ремонт үткәрелде. Мәктәбебез бөтенләй яңартылды дисәк тә була. Сез дә оныкларыгызның  якты, матур мәктәптә белем алуына сөенеп утырасыздыр. Шулай булмый мөмкин дә түгел.  Ә үзләре ничек уйлый икән . Әйдәгез аларны тыңлап карыйк әле.   === 4, 5 клас  + Әдилә
  • Әйдә гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен                                                      

Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен!

Картаям дип һич тә кайгырмагыз

Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык

      Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була                                            

 Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

Хөсәенов   Альберт башкаруында җыр тыңлагыз “                                                  ”

  •  Гульнара Ильгизовна.------- 1 класс

  •  Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ә күңелләр һаман яшь икән?

  •   Сезнең өчен  җырлый Гүзәл Киямова    “                                            ?”

  • Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар күрегез  ничек

Очкын чәчеп бииләр.

  •  -
  • Оныкларыгыздан бәйрәм бүләге кабул итегез--- Татар халык биюе
  • Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез- гомерегез  буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрегездә күтәргән, колхоз оешканның беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз. Сез сынмагансыз, сыгылмагансыз. Шуңа күрә дә  картлык көнегез зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
  •  Безнең кадерлеләребез!

                              Сызласа да аяк – кулларыгыз.

                              Сызламасын газиз җаннарыгыз,

                              Озын гомер бирсен Сезгә ходай

                              Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

Сезнең өчен җыр яңгырый.                                                                            

Җырлый:    -------   Дилә белән  Эльвина “Казан кичләре”  

-                     Еллар үтә диеп борчылмагыз,

                       Еллар үтү берни түгел ул.

                       Сау – сәламәт булып озак яшәү –

                       Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

  • Сезнең өчен бәйрәм бүләге  Рамилә+Миләүшә “Минем кадерлеләрем”
  • ------
  •                  Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

                 Сезне назлап җилләр иссеннәр                                  

                 Яшәү матурлыгы, яме булып

                 Көн артыннан көннәр үтсеннәр

                .Күңел күге һәрчак аяз булсын

                Читләп үтсен сагыш-борчулар

                Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын                                        

                Аннан кадерлерәк нәрсә бар

  • Хөрмәтле өлкәннәребез!
  •    Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми; сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми.Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; билләрегез бераз сыгылып торса да сездән дә күркәм кеше юк.
  •     Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк!

Яшәгез әле сез картаймыйча  ,                                                                          Ялкынланып типсен йөрәкләр.                                                                                             Бәхет кенә сезгә юлдаш булсын.                                                                               Шушы бездән сезгә теләкләр.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә

Юлыгызны шатлык бизәсен

Сәламәтлек ярты бәхет диләр

Шушы бәхет читләп үтмәсен – дигән теләкләр белән мин сезнең белән саубуллашам. Сүзне авыл башлыгы җитәкчесе  ярдәмчесе ------------------------------ бирәм.

          

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфанга багышланган кичә

Бу әдәби-музыкаль кичә шагыйрь Хәсән Туфанга багышлап үткәрелде....

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

Внеклассное мероприятие....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...