Математик эстафета
план-конспект на тему

Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Математика” атналыгы кысаларында

 оештырылган

МАТЕМАТИК ЭСТАФЕТА

уены эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_estafeta.doc423 КБ

Предварительный просмотр:

Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Математика” атналыгы кысаларында

 оештырылган

МАТЕМАТИК ЭСТАФЕТА

уены эшкәртмәсе

                        Уенны оештырдылар : математика укытучылары

Каримова Э.Г. , Губайдуллина М.С.

2014 ел.

Катнашалар: унышар уенчыдан торган ике команда

Максат: укучыларныж математик белемнәрен үстерү һәм тикшерү, логик фикерләү һәм телдән

исәпләү сәләтләрен камилләштерү; математика фәненә карата кызыксыну уяту, укучыларны физик яктан ныгыту, сәламәтлекләре турында кайгырту.

Җиһазлау: спортзал, карточкалар, ручка, карандаш, фломастер, геометрик фигуралар.

УЕН БАРЫШЫ

Исәнмесез укучылар, килгән кунаклар. Бүген без “Математик эстафета” уенына җыелыштык.  Уеныбызның исеменнән күренгәнчә бүген без сезнең математик яктан белемегезне, физик яктан ныклыгыгызны тикшерәчәкбез. Уеныбызда сез телдән дә исәпләрсез, санны да эзләп алырсыз, мәсьәләләр дә чишәрсез, сорауларга да җавап бирерсез һәм йөгереп тә күрсәтерсез. Уеныбызны башлап җибәрер өчен килгән укучылардан ике команда төзибез һәм жюри вәкилләрен билгелибез (килгән укучыларны математика укытучылары ике командага бүлә, уенда катнаша алмаучыларны жюри вәкилләре итеп билгелиләр). Уеныбызны башлап җибәргәнче һәр команда исем уйлап табарга тиеш, моның өчен  2 минут вакыт бирелә (командалар исем уйлап табуга үзләренең әзер икәнлекләрен укытучыларга җиткезәләр һәм уен башлана).

Уеныбызны башларга рөхсәт итегез, һәр уен сәламләүдән башлана, димәк уеныбызның беренче этабы “Сәламләү”

2 этап – “Без әзер”

– һәр физик  уен, күнегү разминкадан башлана, иң беренче итеп гап-гади эстафета оештырып алыйк. Беренче укучы, йөгерә башларга дигән команда алуга, стенага кадәр йөгереп бара, кире йөгереп килә, икенче уенчының кулына эстафетаны тапшыра, шулай итеп барлык команда вәкилләре йөгереп киләләр. Беренче килгән командага 3 балл, артка калганга 1 балл куела.

3 этап –

“Алма санау” – спортзалның каршы стенасында алмагач рәсеме төшерелгән рәсем бар, бу рәсемдә ничә алма ясалганлыгы билгесез, сез шуны ачыкларга тиеш. Һәр команданың беренче вәкиленә фломастер тапшырдык. Беренче йөгерүче рәсем янына йөгереп килә һәм үзе теләгән алмага 1 дип яза, икенче йөгерүче икенче алмага 2 дип язып китә, шулай итеп һәр йөгерүче буш алмаларга үсә бару тәртибендә номер язалар, алмалар беткәнче йөгерәсез, ахыргы йөгерүче ахыргы алмага номерын язганнан соң финишны ахыргы алма номерын кычкырып тәмамлый, бу енның тәмамлануын аңлата.

4 этап –

“Ребус” дип атала. Хәзер йөгерүдән ял итеп алабыз. Һәр командага 4-әр ребус язылган карточкалар бирелә, сез аларны тиз арада чишеп жюрига алып килеп бирәсез, монда дөрес итеп чишү һәм тизлек бәяләнәчәк (4 дөрес җавап 4 балл , беренче тапшыручыга +1 балл). Ребус рус телендә чишелә һәм математик термин килеп чыгарга тиеш.

ребус 3ребус 4

ребус 7ребус 19

5 этап – “Геометрик фигуралар эстафетасы”

Спортзалның икенче ягында 20 геометрик фигура бар, алар арасында пирамика, конус, призма, куб, параллелепипед бар. Шул буталган фигуралар арасыннан бер команда пирамида белән конусларны алып бетерә, калган фигураларны икенче команда ала. Һәр фигураны берәмтекләп кенә йөгереп барып алып китереп бетерәсез. Һәр команда 10 ар фигураны ала.

6 этап – “Табышмакны чишегез”

Һәр командага 4 табышмак язылган карточка бирелә, Уенда тизлек һәм дөреслек бәяләнә. ( 4 дөрес җавап – 4 балл, тиз эшләгәнгә +1 балл)

  1. Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,- диде. Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас»,- диде.
    Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?   ( 5 һәм 7)

  1. Авылдан килгән бер укучы, шәһәрдә фатир эзләп, бер кешегә кергән. Фатир хуҗасы аңа болай дигән:
    - Әүвәлге айда бер сум, икенче айда ике сум, өченче айда өч сум, шулай уникенче айда унике сум түләрсең,- дигән.
    Укучы шуңа риза булган, ләкин ул да бер шарт куйган:
    - Син,- дигән укучы,- әүвәлге айда миңа ике тиен, икенче айда дүрт тиен, өченче айда сигез тиен, шул рәвешчә һәр ай саен алдагы айдан ике мәртәбә арттырып кайтарып бирерсең,- дигән.
    Фатир хуҗасы, моны бик юк кына акчага хисаплап, шуңар риза булган. Бер елдан соң исәпләшкәндә, кемнән күпме акча чыгарга тиеш булыр?   (78 һәм 81 сум 90 тиен)

  1. Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткәч, улы өйләнгән. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң?  (20 яшь)

  1.  Бер малай велосипедта шәһәргә бара икән. Аңа каршы машина очраган. Анда алты хатын утыра икән. Бер хатынның кәрҗинендә ике тавык, ә икенчесенең бер пар киез итеге бар икән. Барлыгы ничә җан иясе шәһәргә бара?  (1 кеше бара)

7 этап – “Санны эзләп тап”

Каршыгыздагы стенада карточка эленгән, бу карточка да 1 дән алып 15 кадәр саннар тәртипсез рәвештә урнаштырылган, сез аларны берәмтекләп эзләп табарга тиеш, беренче йөгерүче 1 санын эзләп табып күрсәтә, икенче йөгерүче 2 санын эзләп табып күрсәтә, шулай итеп рәттә 15 кадәр санны тапканчы команда вәкилләре йөгерәчәк. Беренче килгән командаг 3 балл, икенчегә 1 балл.

8 этап – “Цифрлар”

Бу енда 4 мисалдан торган карточка биреләчәк, монда сез ике санның суммасын күрерсез, әмма бу мисалларда кайбер цифрлар төшеп калганнар, алар урынына йолдызчыклар куелган. Төшеп калган цифрларны эзләп табыгыз. Уенда тизлек һәм дөреслек бәяләнә ( 4 дөрес җавап – 4 балл, тиз эшләгәнгә +1 балл)

№1   *5*7                №2  8*7*               №3   3*08                   №4       *5638

    +  751*                     + *403                    + 609*                             + 139**

      11*79                       120*1                     **0*0                                5*544

9 этап – “Телдән исәпләү”

Һәр уенчының үз номеры бар №1 - №10. Бу этап телдән исәпләп йөгерүгә багышлана. Командаларга телдән исәпләүгә бер мисал әйтелә, шул мисалның җавабына туры килгән номер спортзалның каршы стенасына кадәр йөгереп бара  һәм кире йөгереп кайта, Мәсәлән мисал “икене дүрткә тапкырлыйбыз”  әйтелә, команда мисалның җавабы 8 икәнен ачыклауга №8 номерлы уенчысы йөгеп килергә тиеш булачак, әгәр 10 : 5 мисалы бирелсә №2 уенчысы өегерергә тиеш булачак. Шулай итеп уен 10 өлештән тора., һәр өлеш бәяләнә 1 балл белән, уенчысы алдан килгән командага 1 балл, артка калган командага 0 балл куела. Уенчыларыбыз әзер торыгыз, бик яхшылап тыңлагыз һәм тиз йөгерегез.

 100 – 99

32 : 16

54 : 18

444 – 440

2 + 3

666 : 111

78 – 71

36 – 28

900 : 100

999 – 989

Һәр мисал буталып бирелә.

10 этап  - “Музыкаль пауза”  

Командалар җырлый-җырлый ярышачаклар. Математик термин яки сан кергән җырлар ярышын оештырабыз. Конкурс чиратлап бара, иң күп җыр җырлаучы командага 3 балл куела.

11 этап -  “Геометрик фигураларның караңгы илендә”

Спортзалның уртасында урнаштырылган урындыкта 10 ар геометрик фигура, һәр команда каршында үз урындыгы. Барлык уенчыларның да күзләрен бәйлибез, алар күзләрен бәйләгән килеш чиратлашып бу фигураларны командалары торган урынга ташып бетерергә тиеш булалар.

12 этап  - “Комбинированная эстафета”

Бу  эстафета төрле күнегүләрне башкарып йөгерүдән торачак.

Беренче уенчы – туп сикертеп йөгерә.

Икенче уенчы – скакалкада сикерә

Өченче уенчы – обруч белән йөгерә

Дүртенче уенчы – бер аякта сикереп бара, икенчесендә сикереп кайта

Бишенче һәм алтынчы уенчылар бер-берсе җилкәләрен терәп басалар, куллары белән тотынышалар һәм янлатып йөгерәләр.

Җиденче, сигезенче,тугызынчы уенчылар скакалкада сикерәләр, икесе скакалканы әйләндерә өченчесе скакалкада сикереп барырга тиеш була.

Унынчы уенчы арт белән йөгерә.

13 этап – “Кагыйдәләр ярышы”

Командалар математика фәненә карата булган кагыйдәләрне исләренә төшереп ярышырга тиеш булалар, кагыйдәләрне чиратлашып әйтәләр, кагыйдәләр кабатланмаска тиеш була. Кагыйдәне кабатлаган команда җиңелүче дип билгеләнә.

14 этап  - “Поезд”

Һәр эстафетаның ахыргы ярышы – ул поезд. Беренче уенче каршы стенага кадәр йөгереп барып килә, икенче уенчыны үзенә ияртеп янә йөгерә, соңыннан өченче уенчыны ияртеп китәләр. Уенны башлаган уенчы унынчы уенчыны иярткәнчегә кадәр поезд белән идарә итә беренче булып финишка килгән поезд җиңүче дип табыла.

Уеныбыз шуның белән тәмамаланды. Хәзер сүзне жюри  вәкилләренә тапшырабыз (командаларның ярыш дәвамында җыелган баллары белән таныштырыла һәм командаларны бүләкләү булып уза). Барлык катнашучыларгә һәм килгән кунакларга бик зур рәхмәтебезне җиткезәбез, киләсе очрашуларга кадәр хушыгыз.

1.Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,- диде. Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас»,- диде.

Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?

2. Бер кеше бер җиргә барырга сәфәргә чыкты. Үзе белән бер бүресе, бер кәҗәсе, янә бер кәбестәсе бар иде. Бара торгач, бер елга аркылы кичәргә кирәк булды. Кичү өчен бер кечкенә көймә генә бар, әлеге нәрсәләрнең барысын бер юлы төяп чыгар хәл юк, берәм-берәм чыгармак кирәк. Әгәр әүвәл бүрене икенче якка чыгарып куйса, кәҗә белән кәбестә бу якта кала да, кәҗә кәбестәне ашый. Әгәр кәбестәне элгәре чыгарып куйса, бүре белән кәҗә бергә калып, кәҗәне бүре ашый. Әгәр кәҗәне элгәре чыгарып куйса, икенчесен чыгарганда, кәҗә катына йә бүрене, йә кәбестәне чыгарырга кирәк була. Кәбестәне чыгарса - кәҗә кәбестәне ашый; бүрене чыгарса - бүре кәҗәне ашый.

Минем беләсем килә: ул кеше елганы ничек итеп кичәр?

3. Ике бик шәп атның хуҗалары чабышмакчы булганнар. Бу чабышның кызыгы шул: кемнең аты соңрак килсә, шул атка ун мең сум акча бирергә булганнар. Икесе дә, атларына менеп, чабып китә торган урынга килгәннәр. Чабышырга әмер булган, әмма чабышучылар урыннарыннан кузгалмыйлар да икән.

Бераз торгач, тамаша күрергә килгән кешеләрдән берсе, яннарына барып, чапмауларының сәбәбен сораган. Тегеләр эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатканнар. Сораучы кеше бары ике генә сүз әйткән. Шуннан соң чабышучылар, атларын бөтен көчләренә кыйный-кыйный, чабып та киткәннәр. Берсенең аты артта калган, шуңа ун мең сум акча биргәннәр. Әлеге кеше ат хуҗаларына нинди сүзләр әйткән?

4. Бер кеше мең сумга йөз баш мал алган. Ат - илле сум, сыер - утыз сум, сарык биш сум тора. Бу кеше ничә баш ат, ничә баш сыер һәм ничә баш сарык алган?

5. Бер укучы зоология бакчасына барып кайткан. Иптәшләре аңардан: «Бакчада нәрсәләр күрдең?» -дип сораганнар. Бу укучы:

- Попугайлар, антилопалар, мөгезборыннар күрдем. Ә күпме икәнен үзегез исәпләп белегез. Мин барысы уналты баш, унсигез мөгез һәм илле ике аяк күрдем,- дип җавап кайтарган.

Ул ничә попугай, ничә антилопа һәм ничә мөгезборын күргән?

6. Авылдан килгән бер укучы, шәһәрдә фатир эзләп, бер кешегә кергән. Фатир хуҗасы аңа болай дигән:

- Әүвәлге айда бер сум, икенче айда ике сум, өченче айда өч сум, шулай уникенче айда унике сум түләрсең,- дигән.

Укучы шуңа риза булган, ләкин ул да бер шарт куйган:

- Син,- дигән укучы,- әүвәлге айда миңа ике тиен, икенче айда дүрт тиен, өченче айда сигез тиен, шул рәвешчә һәр ай саен алдагы айдан ике мәртәбә арттырып кайтарып бирерсең,- дигән.

Фатир хуҗасы, моны бик юк кына акчага хисаплап, шуңар риза булган. Бер елдан соң исәпләшкәндә, кемнән күпме акча чыгарга тиеш булыр?

7. Берәү улын базарга бер кәрҗин йомырка сатарга җибәрде. Аңар сатарга насыйп булмады: бер исерек, бәрелеп, йомыркаларын ватты. Бала елап, тавыш купты, казыйга хөкемгә килделәр. Казый баладан:

- Кәрҗинеңдә ничә йомырка бар иде? - дип сорады.

Бала әйтте:

- Мин ничә булганын белмим, анам кәрҗингә салганда икешәр-икешәр санады - берәү артты; өчәр-өчәр санады -берәү артты; дүртәр-дүртәр санады - берәү артты; бишәр-бишәр санады - берәү артты; алтышар-алтышар санады -берәү артты; җидешәр-җидешәр санады - артмады, төгәл килде,- диде.

Казый, исәпләп, ничә йомырка икәнен белде дә исеректән түләтте.

Кәрҗиндә барлыгы ничә йомырка булган?

8. Диңгез уртасындагы кечкенә бер утрауда бер көтүче үзенең малларын көтеп йөргәндә, утрауның бер читеннән ут чыгып, җил уңаена иңләп, көтү өстенә килә башлады. Уттан котылырга әмәл юк икәнен белеп, көтүче бер хәйлә корды... Утрау бөтенләй янып бетте, әмма көтүче бөтен көтүне саклап калды.

Бу көтүче нинди хәйлә корган?

9. Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган?

10. Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?

11. Утыра, ди, дүрт мәче,

Һәр мәче алдында - өч мәче,

Һәр мәченең койрыгында - бер мәче,

Барысы ничә мәче булган?

12. Очкан өч карга,

Кунганнар талга,

Өчәү кунса, бер тал артып кала,

Берәмләп кунсалар, бер карга артып кала.

Ничә карга, ничә тал?-

Җавабын үзең табып ал.

13. Йөз аршинлык баганага таракан менә. Көн буена утыз аршин өскә күтәрелә, әмма төн буена егерме аршин аска төшә. Бу таракан багананың башына ничә көндә менеп җитәр?

14. Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткәч, улы өйләнгән. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң?

15. Берәүдән: «Син ничә яшьтә?» -дип сораганнар. Ул: «Әгәр дә минем яшемнең яртысына биш саны кушылса, моннан унөч ел элек миңа ничә яшь булганын табарсыз»,- дигән.

Ул хәзер ничә яшьтә була?

16. Бер кеше, сәгать кибетенә кереп, сәгатьләр сайлый. Соңыннан, бер сәгатьне күрсәтеп, хуҗадан сорый:

- Кыйммәтме?

- Ике йөз сум.

- Ә монысы? Монысы йөз генә сум.

- Төрегез алай булса шул йөз сумлыгын.

Ишектән чыгып барганда туктый да яңадан хуҗага әйтә:

- Юк, мин монысын алмыйм, миңа менә бу зуры ошый. Күпме дигән идегез әле?

- Ике йөз сум.

- Мин сезгә бит йөз сум биргән идем.

- Әйе, тагын бер йөз сум тиеш.

- Аның урынына алыгыз бу сәгатьне. Ул да бит йөз сум тора,- ди дә, баштагы сәгатен биреп, икенче сәгатьне алып чыгып китә.

Зур сәгать өчен ул күпме акча түләгән?



17. Бер малай велосипедта шәһәргә бара икән. Аңа каршы машина очраган. Анда алты хатын утыра икән. Бер хатынның кәрҗинендә ике тавык, ә икенчесенең бер пар киез итеге бар икән. Барлыгы ничә җан иясе шәһәргә бара?



18. Кышларга киткән казлардан бер төркем каз очып килгәндә, ул казларга каршы бер каз очрап аларга әйтте:

- Әссәләмәгаләйкем, йөз каз! - диде.

Ул төркем казларның берсе җавап биреп әйтте:

- Юк, без йөз каз түгел, без булыр идек йөз каз шул чагында: әгәр дә безнең чаклы тагы да бер булса, тагы да безнең яртыбыз чаклы булса, тагы да безнең чирегебез чаклы булса, аның өстенә син бер каз килеп кушылсаң, йөз каз булырбыз! - диде.

Инде белергә кирәк: ул төркем казлар эчендә ничә каз бар иде.

19. Өч сәүдәгәр бик күп мал белән бик ерак шәһәргә ярминкәгә барырга чыктылар, үзләре белән бергә өч хезмәтчеләре бар иде. Аларның хезмәтчеләре, юлга чыккач байларын таламакчы булып, үз араларында сүз куештылар. Ләкин өч бай өч хезмәтче, ике бай ике хезмәтче, бер бай бер хезмәтче бергә булсалар, таларга мөмкин түгел, шулай ук ике бай бер хезмәтче бергә булганда, талар хәл юк. Әмма ул хезмәтчеләр талар шул вакытта: әгәр ике бай өч хезмәтче яки бер бай ике хезмәтче белән бергә ялгыз калсалар... Аннан соң бара торгач, байлары бу хезмәтчеләренең бозык ниятләрен белделәр дә бик саклана башладылар. Алар барып җиттеләр бер иделгә. Кирәк булды иделне көймә белән кичәргә. Бары бер кечкенә көймә бар, ике кешедән артык утырыр хәл юк. Инде ни эшләргә? Иделдән дә кичәргә кирәк, хезмәтчеләргә дә талатмаска кирәк. Әмма көймәче юк, үзләре ишеп чыкмак кирәк.

Идел аркылы ничек кичкәннәр болар? Икәү утырып чыккач, шуларның берсе кире кайтырга тиеш була икенчеләрен алырга.

Табышмак җаваплары.

1. Картның - җиде, егетнең биш сарыгы бар.

2. Теге якка башта кәҗәне чыгара. Бу ярда бүре белән кәбестә кала. Аннары бүрене алып чыга да кәҗәне кире үзе белән ала. Бүре теге ярда үзе генә кала. Шуннан соң, кәҗәне бу якта калдырып, бүре янына кәбестәне чыгарып куя. Ахырдан кәҗәне алырга чыга.

3. - Атларыгызны алыштырыгыз! - дигән. (Кеше атына күчеп атлангач, һәр хуҗа аны. беренче китерергә, шулай итеп, үз атын артта калдырырга тырыша.)

4. Ун ат, ике сыер, сиксән сигез сарык алган.

5. Алты попугай, сигез антилопа, ике мөгезборын күргән.

6. Укучыдан - 78 сум, фатир хуҗасыннан 81 сум 90 тиен тиеш була.

7. Өч йөз бер йомырка булган.

8. Алгарак барып, ут төрткән дә шул янып үткән урынга көтүне күчергән.

9.Берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән.

10. Җитмеш ике сәгатьтән соң яңадан төнге унике була. Аяз булса да, кояш булмаячак.

11. Дүрт мәче булган. Алар өйнең дүрт почмагында утыралар. Һәр мәче үзенең койрыгында утыра.

12. Өч карга, ике тал.

13. Сигез көндә. (Баштагы җиде көн һәм җиде төндә җитмеш аршин юл үтә. Сигезенче көнне калган утыз аршинны күтәрелә дә багана башына менеп җитә.)

14.Егерме яшендә. Ул кәбисә елда, 29 февральдә туган була.

15. Утыз алты яшьтә.

16. Йөз сум түләгән.

17. Шәһәргә малай үзе генә бара, Машинадагылар шәһәрдән кайта.

18. 36 каз.

19. Башта теге якка ике хезмәтче чыгып китә, аннан берсе кире кайта да өченче хезмәтчене дә алып китә, ә үзе бу якка әйләнеп кайта. Шуннан соң монда өч бай, бер хезмәтче, ә аргы якта ике хезмәтче була. Ике бай бергә теге яктагы ике хезмәтче янына чыгалар да, бер бай, бер хезмәтче кире кайталар. Бу якта ике бай, ике хезмәтче була. Аннан ике бай елганы кичеп, теге якта өч бай, бер хезмәтче була. Ул хезмәтче берәм-берәм бу ярда калган ике хезмәтчене күчерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математическая эстафета "Весёлый поезд в страну "Математика""

Внеклассное мероприятие по математике в 5- х классах. Развитие логического мышления, находчивости, сообразительности, памяти, оригинальности и гибкости мышления.Воспитание выдержки, терпения, заинтере...

Неделя математики. Математическая эстафета в 5,6 классах

Развитие интереса к математике и развитие умения совместной деятельности в группе, в ситуациях общения; умения искать и находить компромиссы, развитие коммуникативных компетенций,  умение достига...

Конкурс –эстафета по математике Матмаршрут «Клад заколдованного острова».

Конкурс –эстафета по математике Матмаршрут «Клад заколдованного острова».В этом конкурсе участвовали учащиеся всей школы одновременно. Учащиеся 11класса -ведущие, остальные классы составляли ком...

Внеклассное мероприятие по математике для учащихся 7-х классов "Математическая эстафета"

Внеклассное мероприятие по математике может быть проведено в рамках "Недели математики"...

Внеклассное мероприятие по математике «Математическая эстафета» 5-7 классы

Внеклассное мероприятие по математике в 5-7-ых классах....

Математик эстафета (икенче вариант)

“Математик эстафета” уены эшкәртмәсеТөзеде: Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Губайдуллина Мәһиҗүрә Сабирҗан кызы  Максат: 1) математик гамәлләрне: кушу,...