Математик эстафета (икенче вариант)
план-конспект на тему

 “Математик эстафета” уены эшкәртмәсе

Төзеде: Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Губайдуллина Мәһиҗүрә Сабирҗан кызы

 

 

Максат: 1) математик гамәлләрне: кушу, алу, тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен уеннар аша ныгыту;

               2) укучыларның тапкырлыкка, зирәклеккә булган фикерләү     дәрәҗәләрен үстерү;

               3) укучыларның математика фәненә мәхәббәтләрен тагын да үстерү, кызыксынуларын үстерү.

 

Җиһазлау: талоннар, билетлар, кроссворд, плакатлар, карточкалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_estafeta.doc216.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Математик эстафета” уены эшкәртмәсе

Төзеде: Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Губайдуллина Мәһиҗүрә Сабирҗан кызы

Максат: 1) математик гамәлләрне: кушу, алу, тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен уеннар аша ныгыту;

               2) укучыларның тапкырлыкка, зирәклеккә булган фикерләү     дәрәҗәләрен үстерү;

               3) укучыларның математика фәненә мәхәббәтләрен тагын да үстерү, кызыксынуларын үстерү.

Җиһазлау: талоннар, билетлар, кроссворд, плакатлар, карточкалар

Кичә барышы:

       Кичәдә балалар командасы ярыша.

Алып баручы сүзләре:

Якты мәктәп залларында

Яңгырый сезнең аваз.

Күңелле сезнең балачак,

Тормышыгыз мәңге яз.

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Икәнен онытмагыз.

Бер урында тик торудан

Күгәреп тутыкмагыз.

Безнең бәйрәмне карарга

Дусларыбыз килгәннәр.

Бергәләп күңел ачыйк,

Уйнап алыйк дигәннәр.

Сез әзерме безнең белән

Арыганчы уйнарга.

Күңелле уен башладык,

Әйдә, рәхим итегез залга.

Кемнәр уйнарга ярата?

Кемнәр өлгер һәм җитез?

 Безнең белән ярышырга,

Кемнәр тели, әйтегез?

Безнең белән ярышырга

Җитез кешеләр кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер

Чыгып басыгыз тизрәк

(Ярышта катнашырга теләк белдерүче укучылар чыгып басалар)

Алып баручы:

         Иң башта кичәбезне бәяләп бару өчен хөкемдарлар билгеләргә кирәк булачак. (өлкән класс укучыларыннан хөкемдарлар билгеләнә)

  Алып баручы:

    “ Тыңлагыз!  Тыңлагыз!  Математик эстафета катнашырга  җыенган иптәшләр игътибарына! Мәктәп спортзалында “Математика – күңелле уеннар” эстафетасы башланып китәчәк. Уеныбызда катнашучы укучыларыбызны, ярышчыларыбызны ике командага тезелеп басуларын сорыйбыз. (Командалар кара – каршы тезеләләр).

Кадерле укучылар! Күңелле математик кичәнең беренче өлешен башлап җибәрәбез. Һәр уенның шартын игътибар белән тыңлавыгыз сорала. Кичәбезнең исеме үк “Математик эстафета” кичәнең математикага һәм спорт төрләренә багышланганлыгы әйтеп тора. Ярышларыбыз бик күп төрле булачак: йөгерербездә, исәпләрбез дә, мәсьәләләр дә чишәрбез. Һәр уеныбыз саен хөкемдарларыбыз сезнең белемнәрегезне бәяләрләр, ярыш дәвамында иң күп балл җыючы команда җиңүче исемен яулар.

Беренче ярышыбыз  “Сүзне тез” дип атала

Спортзалыбызның икенче өлешендә хәрефләр язылган 10 карточка бар. Бу карточкаларны берәмтекләп кенә алып килеп, шул хәрефләрдән сүз язарга кирәк. Бу сүзне төзү өчен сез барлык хәрефләрне дә кулланырга тиешсез. “Старт” сүзен ишетүгә, сез, карточкаларны парта өстенә алып китереп  бетерәсез (һәр командага аерым парта куела) һәм карточкалардан сүзне дөрес итеп тезеп куясыз, беренче булып сүзне төзегән  команда җиңүче дип табылачак  һәм 5 балл алачак, икенче булып эшне тәмамлаган командага 2-4 балл куела (балл эшләү тизлегенә карап куела, әгәр икенче команда  беренче командадан  әз генә калышса 4 балл, соңгарак калса 3 балл, әгәр беренче командага карап сүзне язса 2 балл).

М

А

Т

Е

М

А

Т

И

К

А

Икенче ярышыбыз “Кызыклы саналмыш”

(1 дән 18 гә кадәрге саннарны үсә бару тәртибендә табып алу)

Спортзалыбызның икенче өлешендә 1 дән алып 18 гә кадәр саннар язылган карточкалар  бар. Бу карточкаларны сезгә бик кыска вакыт арасында хөкемдарларыбызга алып килеп тапшырырга кирәк, әмма карточкаларны  шунда язылган саннарга карап алып килеп бирәбез, ягъни үсә бару тәртибендә. Беренче йөгерүчебез 1 язылган карточкалы алып китереп бирә, икенче йөгерүчебез “2”не, өченче йөгерүчебез “3”не, ахыргы йөгерүчебез “18”не. Иң беренче алып килгән команда 5 балл яулый, икенче урынны яулаучы команда 2-4 балл отачак.  Әгәр дә берәр йөгерүчебез үзе алып килергә тиеш булмаган карточканы алып килсә, ул яңадан карточкалар янына йөгереп барып, алып килергә тиешле номерлы карточканы алып киләчәк. Карточкаларны җыеп тору өчен хөкемдарларыбыз ике команда янына килеп баса һәм карточкаларның дөрес алып килүенә игътибар итә.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

Өченче ярышыбыз “Кем тизрәк”

Бу ярышыбызда сез спорт төрләре буенча ярышачаксыз, әмма бөтенегез дә бертөрле итеп йөгермәячәк. Һәрберегез төрле күнегүләр башкарып йөгерәчәк: беренче йөгерүче тупны сикертеп йөгерә, икенче йөгерүче скакалка белән сикереп йөгерә, 3 – бер аякта сикереп, 4- обручны тәгәрәтеп, 5- мәтәлчек атып, 6- ике кәгазь битенә баса-баса, һ.б. Беренче килүче командага 5 балл, икенче килүче командага 2-4 балл.

Дүртенче ярыш “Исәплик тә исәплик” дип атала.

Бу ярышыбызда сезнең тизлекне генә түгел, телдән исәпли белү сәләтегезне дә тикшерәбез. Спортзалның икенче башында телдән исәпләү өчен мисаллар язылган. Команда вәкилләре чиратлашып, шул мисаллар янына йөгереп бара да үзе теләгән мисалны исәпләп җавабын язып куя. Ярыш тәмамаланганнан соң хөкемдарлар тизлеккә дә, җавапларның дөреслегенә дә игътибар итеп командага балл куячаклар.

20 + 17 =

40 – 13 =

25 : 5 =

19 + 0 =

10  5 =

100 – 78 =

93 + 17 =

200  5 =

160 : 2 =

20 + 5 =

Бишенче ярыш “Күзне йомышлы”.Бу ярышыбыз берничә төрдән торачак:

1.Һәр командага 10ар кыстыргыч бирелә. Команададан бер укучыны сайлап аласыз һәм киеменең төрле  өлешенә кыстыргычны кыстырып куясыз, бу вакытта һәр командадан бер укучының күзен бәйләп куябыз. Старт бирелүгә үк күзе бәйләнелгән укучы икенче команданың кыстыргычлар беркетелгән укучысын эзләп табырга, 10 кыстыргычны аның киеменнән җыеп алырга һәм хөкемдарларга тапшырырга тиеш булачак.

2.Командага 4 аяк киеме бирелән, һәр командадан берәр укучының күзен бәйлисез һәм шул укучы күзе бәйләнгән килеш үзеннән 2 метр ераклыкта торган урындыкка 4 аяк киемен кидерегә тиеш.

3.Күзе бәйләнгән укучы акбур ярдәмендә рәсем ясый. Озакламый “Әниләр бәйрәме” җитә, сез ясаган рәсем безнең әниләребезгә бүләк булырлык итеп ясалырга тиеш.

Алтынчы  ярыш “Рәсем ясау”

Күзләребезне йомып рәсем ясадык инде, ә хәзер күзләребезне ачып ясыйк, әмма рәсем ясау өчен сез бары тик математика телен генә кулланырга тиешсез. Цифрлар, фигуралар  кулланып кеше рәсемен ясыйбыз. Рәсем ясауда иң күп җигура кулланган команда җиңү яулаячак.

Җиденче ярыш “Кроссворд чишү.

Горизонталь буенча:

  1. Атнаның бишенче көне (җомга)

3.Дүрт ягы да тип – тигез булган геометрик җисем (квадрат)

5.3 кә 3 не тапкырлагач... (тугыз)

6.Математика дәресләрендә мисаллар һәм .... чишәбез (мәсьәләләр)

Вертикаль буенча:

  1. Озынлык үлчәү берәмлеге (Метр)
  2. Математик гамәл  (Кушу)
  3. ....  + тапкырлау = тапкырчыгыш    (Тапкырлау)

Сигезенче ярыш  “Хәтер” дип атала.

Команданың хәтердә калдыру сәләтен тикшерәбез. Сезгә  төрле фигуралар, саннар, тамгалар  язылга бит күрсәтермен. Бу рәсем сезгә 10 секунд дәвамында күрсәтеләчәк. Шуннан соң рәсем алып куелачак һәм  сез каршыгызда яткан ак биткә  нәкъ мин күрсәткән биттәге төсле итеп саннарны, фигураларны һәм тамгаларны ясарга тиеш булачаксыз.

Менә, кадерле укучыларыбыз, шуның белән бу  уеннар бетте. Барлык катнашучылар да мине таң калдырды. Үзләре уңган, белемле, җитез һәм тапкыр уенчылар җыелган икән монда. Ләкин уен булгач, кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш. Шуны ачыклау өчен сүзне хөрмәтле хөкемдарларга бирәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адаптированная образовательная программа по математике 2 класс. Вариант 3.1.

Рабочая программа по математике составлена на основе федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, примерной основной образовательной программы начального общ...

Математик эстафета

Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Математика” атналыгы кысаларында оештырылганМАТЕМАТИК ЭСТАФЕТАуены эшкәртмәсе...

6 класста математика дәресе "Үзәкле симметрия" (Ел укытучысы - 2017 конкурсының икенче (заочный) туры)

Фән: математикаКласс: 6 классУкытучы: Каримова Эльмира ГалимзяновнаДәреслек:Тема: Үзәкле симметрияМаксат:-          Үзәкле симметрия төшенчәсен аңлатып, үз...

Контрольная работа для поступления в 7 класс с углубленным изучением математики на 4 варианта

Контрольная работа для поступления в 7 класс с углубленным изучением математики  на 4 варианта...

Эстафеты в школе: 1000 вариантов (1 часть)

Практическое пособие предлагается в помощь учителям физической культуры, учителям начальных классов, воспитателям и др. При проведении внеклассных занятий, спортивных мероприятий, уроков, тренировок и...

Эстафеты в школе: 1000 вариантов (2 часть - продолжение)

    Практическое пособие предлагается в помощь учителям физической культуры, учителям начальных классов, воспитателям и др. При проведении внеклассных занятий, спортивных мероприятий,...

Рабочая программа по предмету "Математика" (ФГОС, 1 вариант)

Рабочая программа по предмету "Математика"  для 5 - 7 классов (ФГОС, 1 вариант)...