Математик уен
план-конспект на тему

“Кызыклы математика” уены

Катнашалар: 10-11 класс укучылары.

Кичәнең максаты: укучыларның математика фәнен өлкәсендәге белемнәрен тикшерү; укучыларда логик фикерләү, тиз арада сорауга җавап табу, сорауны тыңлый белүчәнлек сәләтен үстерү; фәнгә карата мәхәббәт һәм кызыксынучанлык , мөстәкыйльлек, төгәллек тәрбияләү

Җиһазлау: биремнәр язылган карточкалар, ромашка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyzykly_matematika.doc76.5 КБ

Предварительный просмотр:

Математика атналыгында оештырылган

“Кызыклы математика” уены эшкәртмәсе

Төзеде: Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Каримова Эльмира Галимзяновна

“Кызыклы математика” уены

Катнашалар: 10-11 класс укучылары.

Кичәнең максаты: укучыларның математика фәнен өлкәсендәге белемнәрен тикшерү; укучыларда логик фикерләү, тиз арада сорауга җавап табу, сорауны тыңлый белүчәнлек сәләтен үстерү; фәнгә карата мәхәббәт һәм кызыксынучанлык , мөстәкыйльлек, төгәллек тәрбияләү

Җиһазлау: биремнәр язылган карточкалар, ромашка.

Кичә барышы

Исәнмесез 10-11 класс укучылары һәм уенны карарга килгән укучылар. Без, бүген “Кызыклы математика” уенына җыелдык. Уеныбыз 10-11 класс укучыларыннан төзелгән командалар арасында барачак һәм 7 этаптан торачак. Ярыш дәвамында иң күп балл җыйган команда, әлбәттә җиңү яулаячак. Уеныбызны башлап җибәргәнче, командаларның исемнәрен сорыйк (командалар киңәшләшеп исем уйлыйлар һәм карарга килгән укучылардан төзелгән жюри составына игълан итәләр). Шулай итеп жюри сайланылды.

Уеныбызны башлыйбыз.

1 этап

Һәр ярыш разминкадан башлана. Һәм безнең беренче ярыш төре “Тиз-тиз” дип атала. Мин һәр командага 22 әр сорау бирәм, команда составына керүче, сорауга җавапны белүче укучы җавап бирә ала, дөрес җавап өчен 1 балл, дөрес булмаган җавап өчен 0 балл бирелә, команда ягыннан бер генә җавап бирелергә тиеш, берничә җавап яңгыраган очракта җавап дөрес түгел дип табылачак. Сорау әйтелгәннән соң сезгә уйларга бик аз гына вакыт бирелә, шуңа күрә җавапны белгән уенчы кулын күтәреп җавап бирсен.

1 командага сораулар.

  1. Әйләнәнең ноктасы белән үзәген тоташтыручы кисемтә (радиус).
  2. өчпочмак түбәсен каршы ятучы як уртасы белән тоташтыручы кисемтә (медиана).
  3. Чүмечне хәтерләтүче ике йолдызлык (зур Җидегән йолдыз, кечкенә Җидегән йолдыз)
  4. Су астында йөзү аппараты (акваланг.)
  5. Өчпочмакның почмагын урталай бүлүче кисемтә (биссектриса)
  6. Исбатлауны таләп итүче җөмлә (теорема).
  7. Квадратик функция графигы (парабола).
  8. Уңышларның цифрлар белән бәяләнеше (балл).
  9. Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык (Квадрат)
  10. Кыйммәтле ташлар авырлыгы үлчәү берәмлеге (карат).
  11. Юнәлешле кисемтә  (вектор)
  12. Кире  пропорциональлек графигы (гипербола).
  13. Каршы ятучы катетның гипотенузага чагыштырмасы  (Синус)
  14. Ничә цифр беләсез? (ун)
  15. Туры почмактан кечерәк почмак  (кысынкы).
  16. Әтәч бер аякта басып торганда 3 кг була, ике аякта басып торса ничә кг була?
  17. Миллиард язылышында ничә нуль бар? (тугыз).
  18. Билгесез булган тигезлек (тигезләмә).
  19. Почмакларны үлчәү приборы (транспортир)
  20. Бер гасырда ничә ел? (йөз).

2 командага сораулар.

  1. Әйләнәнең теләсә кайсы ноктасын тоташтыручы кисемтә (Хорда).
  2. Исбатлау кирәк булмаган җөмлә (аксиома)
  3. Эчке янулы двигательне кабыза? (стартер).
  4. Кечкенә Җидегән йолдызлыгында иң танылган йолдыз (поляр)
  5. Күппочмакның барлык яклары суммасы (периметр).
  6. Барлык почмаклары туры булган ромб (квадрат).
  7. Түгәрәктә иң зур хорда (диаметр).
  8. Иң гади геометрик төшенчә (нокта).
  9. Геометрия бүлекләре (планиметрия, стереометрия)
  10. Ике яктан чикләнгән туры (кисемтә)
  11. Турының бер яктан чикләнгән өлеше (нур). 
  12. Янда ятучы катетның гипотенузага чагыштырмасы (косинус).
  13. Барлык яклары тигез булган дүртпочмак (ромб)
  14. Миллион язылышында ничә нуль бар? (алты).
  15. Бетховен үзенең 9 нчы симфониясен ничә тапкыр тыңлаган? (чукрак булган)
  16. Минутта ничә секунд (алтмыш).
  17. Барлык яклары тигез булган өчпочмак (тигезъяклы).
  18. Тәүлекнең егерме дүрттән бер өлеше (сәгать).
  19. Тапкырчыгыш кайчан нуль була? (тапкырлаучыларның берсе нуль булса).
  20. Пентаграмма дип нинди билге атала?  (төзек бишпочмаклык яки бишпочмаклы йолдыз)
  1. этап

“Узышу” конкурсы.

 Бу конкурста командаларга 6 сорау-мәсьәләләр биреләчәк. Беренче сорауны тыңлаганнан соң команда вәкилләре үзара аралашып чишәләр һәм җавап әзер булгач, кул күтәреп җавап бирәләр. Беренче булып дөрес җавап бирүче команда 20 балл яулаячак. Әгәр җавап дөрес булмаса икенче командага сүз бирелә яки уйларга вакыт бирелә , бу очракта дөрес җавапка –10 балл. Сорауга җавапны , сорау укылып бетмәгән килеш тә биреп була.

  1. Кайберәүләр аның тизрәк бетүен  һәм тизрәк үзләренең азат булуын тели, уйнарга, йөгерергә тели, ә  ул бетми дә бетми.

Кемдер аны ярата, ә кемдер юк, чөнки анда баш белән уйларга, язарга, чишәргә, җавап бирергә кирәк.  

Кайвакыт эшлисең- эшлисең, ә тикшергәч “икеле” куялар.Мәсьәләне яки мисалны дөрес эшләмәгәнсең диләр.  

Бәлки вакыт җитмәгәндер, чөнки ул 45 минут кына бара. (матем.дәресе)

  1. Бу ике таякчыктан да ясап була торган крестик.

     Бу билге  батарейкаларда да бар.

     Ул  математик гамәл билгесе.                          (плюс)

  1. Аны укучылар яраталар, чөнки ул аларның һәркөнне була, җитмәсә берничә дә.

     Кайвакыт аны укучылар көтәләр дә көтәләр.

     Кайвакыт икеле алудан куркалар, кайвакыт укырга иренеп, кайвакыт бары тик ял итү өчен.

Һәм звонок була да ул башлана.           (тәнәфес)

  1. Аны һәрвакыт шырпылардан һәм таякчыклардан төзеп була.

Дүрт симметрия күчәре булган фигура.

Санның икенче дәрәҗәсе дә шулай атала.     (квадрат)

  1. Бу әйбер һәр укучыга кирәк, беренче класс укучысына да, унберенче класс укучысына да, булса мәктәпкәчә яшьтәге укучылар да ярата.

     Ул укытучыларга да кирәк.

Югары класс укучыларының ул күп, ә кайберәүләрнең ул берничә дәрескә берәү.

Борынгы заманда ул булмаган, һәм кешеләр такталарда, ә сугыш вакытында газеталарда язганнар. Ә хәзер әти-әниләр мәктәптә укулар башланыр алдыннан балаларына алалар.

Алар юка да, калын да була.            (Дәфтәр)

3 этап

Бүләк ясау. Этапның исеме үк әйтеп тора нәрсә эшләргә туры киләчәген.

Тиздән әниләр бәйрәме якынлаша. Әниләргә  бүләк алырга әле сезнең акчагыз юк, ләкин сезнең тәмле телегез, ягъни матур итеп “Кадерле әнием, мин сине бәйрәмең белән тәбрик итәм”, дип әйтсәгез, һәм инде үз кулыгыз белән ясаган бүләкне дә бирсәгез, әни кеше өчен шуннан да зур бүләк булыр микән. Чиратттагы ярышыбыз “Әниләргә бүләк” дип атала. Төсле кәгазьләрдән бүләк ясыйбыз. Вакыт чикле. Тамашачылар өчен ясалган уен тәмамлануга сезнең бүләкләрегез әзер булырга тиеш.

Ә  командалар бүләк ясаган арада мин тамашачыларга математик мәзәк укып үтәм:

 

Мин сезгә ел дәвамында безнең һич кенә дә укырга вакыт булмавын исбатлап үтим әле.  Бер елда 365 көн. Аларның 52 се – якшәмбегә туры килә.  Калган ял көннәре дә бар бит әле, алары 10 көн. Димәк 62 көн төшеп кала. Җәйге, кышкы каникуллар 100 көнне тәшкил итә. Димәк 162 көн төшеп кала дигән сүз.  Төнлә мәктәпкә йөрмиләр.  Төннәр елның яртысын алып тора дип исәпләсәк 182 көн төшеп кала.  Димәк барысын да алып исәпләсәк 20 көн кала. Ә бит мәктәптә дәресләр көне буе бармый, тәүлекнең дүрттән бер өлешен генә укыйбыз, димәк тагын 15 көн төшеп кала. Безнең бары тик 5 кенә көн кала. Ул арада гына күпме өйрәнергә була соң?

Ә хәзер тамашачылар сезгә сораулар тәкъдим итәбез:

  1. Ваннадан сикереп чыгып Архимед нәрсә дип кычкыра? (Эврика)
  2. Вундеркинд. Бу сүз нәрсәне аңлата?   (Сәләтле бала)
  3. Баскетбол командасында уйнаучылар саны ничә (Биш)
  4. Тигез яклы турыпочмаклык (квадрат).
  5. Дүрт башкаручыдан торган ансамбль  (квартет)
  6. 336 елга кайсы күлгә коя? (Байкал)
  7. Бетховен 9 нчы симфонияне ничә тапкыр тыңлаган? (бер дә, чөнки ул чукрак булган)
  8. Али-бабаның ничә сугышчысы бар? (кырык)
  9. Җир үлчәү турындагы фән (геометрия)
  10. Биш хәрефле вакыт үлчәү берәмлеге  (гасыр)

4 этап

Фикерләү.  Бу этапта командаларга берәр сорау биреләчәк. Сорау берничә өлештән торачак, әгәр команда сорауның беренче өлеше яңгырауга ук дөрес җавап бирсә 15 балл  эшли ала, әгәр команда җавап бирә алмаса “Алга” – дип әйтә, алар өчен шул ук җавапка якынайтучы сорауның икенче өлеше яңгыраячак, бу очракта җавап 10 балл торачак, 3 нче өлештән соң 5 балл, 4 нче ахыргы өлештән соң команда бары тик 1 генә балл  эшли алачак. Командалар ярышны дәвам итәбез. Беренче команда өчен сорау яңгырый.

 1 команда өчен: 1) Ул шундый әйбер, аны башта белмисең һәм эшлисең килсә беләсең дә -эшлисең дә.

2) Кайчак мәсьәләләр шуның ярдәмендә генә чишеләләр.

3)Мин аның яфраклары яки сабаклары барын белмим, ләкин тамырлары бар. Берәү дә булырга, күп тә булырга мөмкин. Кайберләренең тамыры бөтенләй юк.

4) 2 класста  - алар гади, 7 дә - сызыкча, 8 дә - квадрат, 10 да – тригонометрик.           (тигезләмәләр)                                                                                                            

  1. 2 команда өчен: 1) Ул бер галим исеме белән аталган. Бу галим бик танылган, аны өйрәнмәгән кеше дә белә.

2) Анда балачактан ук бөтен кеше белә һәм мәктәптә яңадан өйрәнә торган фигура турында сөйләнә. Һәм без аннан бу фигуранының  яклары турында беләбез.

3) Аны исбатларга кирәк. Ә ни өчен? Ул бит аны бик күптәннән исбатлаган инде.

4) Бу галимнең үз мәктәбе булган.        (пифагор теоремасы)

5 этап

Хикәя язу. Цифрлар кулланып  бер малай рәсеме ясарга һәм шул малайга карата математик хикәя язарга.

    Командалар 5 нче этап эшен башкарганда Тамашачылар белән уйнап алабыз.Тамашачыларга биремнәр.

1. Юлда баралар икән унбер койрык һәм утыз аяк.

   Бу шулай бара икән бәкәйләр һәм әтәчләр.

  Минем соравым сезгә: Күпме булган соң әтәч?  (7)

2. Ни өчен поездларда стоп-краннар кызыл, ә самолетларда – зәнгәр? (самолетта стоп-кран юк)

3. Бер карттан сиңа ничә яшь дип сораганнар. Ул, миңа 100 яшь һәм берничә ай, ләкин минем туган көннәрем 25 кенә булды ди. Бу ничек була соң? ( Бу кеше 29 феральдә туган, аның туган көне дүрт елга бер була)

4. Малайлар агачны метрлы кисәкләргә бүләләр. Бер кисәкне кисү өчен бер минут вакыт китә. 5 м озынлыктагы агачны кисү өчен күпме вакыт китә?

5. Әгәр төнге 12 дә янгыр булса, 72 сәгатьтән соң кояшлы аяз һава торышы көтергә буламы? (юк, чөнки төн була).

6. 7 электр лампочкасы яна иде, икесе сүнде. Ничә лампочка калды? (7)

7. Индеецлар аны “сунья” дип, гарәпләр “сифр” дип атаганнар. Без аны хәзер ничек атыйбыз? (нуль)

  1. этап “Ромашка уены”.

Сезнең каршыгызда ромашка чәчәге, аның һәр таҗында сораулар язылган. Һәр командан берәр укучы чыгып сорауны укый һәм җавап бирә. Дөрес җавап өчен командага 1 балл өстәлә. Команда вәкиле сорауга җавап биргән вакытта командага тест биремнәре язылган карточка бирелә, калган команда вәкилләре тест сорауларына җавап бирәләр, һәр дөрес җавапның үз баллы бар, тест биремендә алар күрсәтелгәннәр.

Таҗ яфракчыгындагы сораулар:

  • Ваннадан сикереп чыгып Архимед нәрсә дип кычкыра? (Эврика)
  • Вундеркинд. Бу сүз нәрсәне аңлата?   (Сәләтле бала)
  • Тигез яклы турыпочмаклык (квадрат).
  • 336 елга кайсы күлгә коя? (Байкал)
  • Җир үлчәү турындагы фән (геометрия)
  • Киемне селкегәндә ни өчен аннан тузан чыга? (инерция)
  • Ни өчен шикәр кайнар суда тизрәк эри? (кайнар суда диффузия тизрәк бара, молекулалар тизрәк хәрәкәт итә)
  • Вольметр нинди физик зурлыкны үлчи һәм ул чылбырга ничек тоташтырыла? (көчәнешне үлчи, параллель тоташтырыла)
  • Мәйдан үлчәү берәмлелкәре (кв.м, ар, га...)
  • Физика сүзен фәнгә беренче кем керткән һәм ул нәрсә дигәнне аңлата?(Ломоносов, фюзис – табигать дигән сүз)
  • Ни өчен мех, мамык кием кешене туңудан саклый? (мондый киемнәрнең җылы үткәрүчәнлеге аз, алар гәүдәдәге җылылыкны саклый)
  • Кайнар су салганда нинди стакан ешрак чатный? Калын стеналымы яки юка стеналымы? (калын стеналы)
  • Амперметр нинди физик зурлыкны үлчи һәм ул чылбырга  ничек тоташтырыла? (ток зурлыгын, бер-бер артлы тоташтырыла)
  • Күләм үлчәү берәмлекләре (куб.м, литр...)

  1. Тест

5 балл. Евклидның "Башлангычлар"дип аталган хезмәте багышланган…

                 А. Геометриягә.                                      В. Географиягә.

                 С. Сәяхәтләргә.                                       D. Арифметикага

10 балл. Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?

                А. Алгебра.                                                  В. Тригонометрия.

                С. Комбинаторика.                                      D.  Механика.

15 балл. Турыпочмаклы өчпочмакның ике кысынкы почмаклары суммасы 90 градуска тигез” дигән җөмләдә артык сүзне табыгыз.

                  А. Кысынкы.                                               В. Ике. 

                  С. Турыпочмаклы.                                    D. Градуска.

20 балл. Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?

                 А. 10, 15, 20.                                               В. 3,4,5.

                  С. 1,2,3.                                                       D. 7,8,11.

25 балл. “Конус” сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?

                  А. Түгәрәк пирамида.                             В. Чыршы күркәсе.

                  С. Нарат күркәсе.                                     D. Колпак.

30 балл. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.

                   А. Евклид.                                                 В. Архимед.

                   С. Фалес.                                                    D. Пифагор.

7 этап “Кыек атып тидерү” . Сезнең каршыгызда сораулар язылган карточкалар. Һәр сорау турысында җавапларны язып чыгыгыз. Бу җавабыгыз мин ишетергә теләгән җавапмы, әллә юкмы икәнен белү өчен мин сезгә шул ук җавапка туры килүче икенче сорауны бирәчәкмен. Әгәр сезнең җавабыгыз башта ук дөрес язылган булса сорау турысына 10 балл дип язасыз, әгәр җавабыгыз икенче соравыма туры килмичә төзәтәсез икән 5 балл куясыз, әгәр җавабыгыз минеке белән туры килсә, туры килмәгән очракта 0 балл куясыз. Уен ахырында һәр команда үз балларын исәпләп жюри вәкилләренә әйтәләр.

  1. Берни дә түгел.

         Бу цифр – колобок түгел, ул буш түгәрәк.            (Нуль)

  2. Сызым инструменты.

         Ике аяк сөйләшкәннәр дуга һәм түгәрәк ясарга.    (Циркуль)

      3.Балалар уенчыгы.

         Дөньяның бер могҗизасы- египет фараоны патшаларының   каберлеге.

         Геометрик җисем-күпкырлык.                                (Пирамида)

      4.Геометрик фигура.

         Ул коткару өчен дә була ала.

        Яссылыкның әйләнә белән киселгән өлеше.            (Тугәрәк)

     5.Ике аңлатма чагыштырмасы.

        3/5 чагыштырмасы.                                                (Вакланма)

     6.Аны кибеттә  кулланалар.

       Иң гади калькулятор.                                              (Счет)

       Баскычка шарчыклар эленгән, чалт-да чолт-санарга өйрән генә.

     7.Алар кояштан безгә кадәр киләләр.

      Координаталарныкы һәм санлы була ала.

      Турының бер өлеше.                                                (Нур)

     8.Мәктәптә өйрәнелә торган функция.

       Аның белән тригонометрия үткәндә очрашалар.

       Ул “минус” сүзеннән бер хәреф белән генә аерылып тора.  (Синус)

     9.Аның алтмыштан бере бер минутка тигез.

       Алар спиртлы эчемлекләр этикеткасында да бар.

       Почмак үлчәү берәмлеге.                                           (Градус)

    10.Математикада раслау.

        Беренчесе белән 7 класста очрашасың.

       Аны исбатларга кирәк.                                               (Теорема)

Шулай итеп уеныбыз тәмам һәм ахыргы сүзне жюрига бирәбез.

Җиңүчене котлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок-исследование по математике в 6 классе « Здоровьесберегающие задачи математики. Роль математики в борьбе с курением»

Этот урок посвящен  научному исследованию. Одной из самых актуальных проблем современности является увеличение курящих людей, особенно школьников. Какова роль математики в борьбе с курением....

Рабочая программа по математике в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования на основании примерной программы по математики 5-9 классы. Математика 5 класс: И.И.Зубарева, А.

Рабочая программа разработана  на один учебный год:   в основу программы положены педагогические и дидактические принципы (личностно ориентированные; культурно ориентированные; деятельно...

Программа курса "Математика 5, 6 класс" (к учебникам Математика 5, Математика 6, авт. Зубарева И. И., Мордкович А.Г.)

Программа по математике для преподавания предмета в 5 и 6 классах по учебникам Зубаревой И. И., Мордковича А. Г. содержит пояснительную записку, в которой отражены: учебно-методическое сопровождение п...

Авторская программа элективного курса по математике Практикум по математике: математика в задачах

Элективный курс "Математика в задачах" рассчитан на учащихся 11 классов общеобразовательных классов, имеющих слабую математическую подготовку при решении задач. ...

Обобщающий урок по математике в 5 классе."Математика в мире животных и животные в математике"

Данный урок сопровождается показом презентации. Презентация  используется в качестве иллюстрации к уроку математики в 5 классе при повторении курса математики.Цели: развитие вычислительных навыко...