сценарий "Праздник родного языка"
учебно-методический материал на тему

Праздник-занятие посвященный к дню родного языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Праздник родного языка54 КБ
Microsoft Office document icon Вечер Тукая49.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Туган тел” көне

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”)

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Быел безнең мәктәптә бу көн олы бәйрәм төсен алды. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Һәр класс туган телгә багышлап  стена газеталары чыгарды. Укучылар  телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр,  тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар.

14-21 февральдә мәктәптә “Туган тел” атналыгы үтте. 21 нче февральне зур бәйрәм итеп үткәрдек. Бу көнгә куст һәм күрше мәктәпләрдән дә кунаклар чакырдык. Бәйрәм кунакларны тантаналы каршылаудан башланып китте. Милли киемнәр кигән укучылар  чәкчәк белән кунаклар каршына чыгалар.

1 нче укучы.  Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле кунаклар.  Бүген бездә зур бәйрәм. Бәйрәмгә эләгү өчен “ишек бавы” түләргә кирәк. Без  табышмаклар әйтәбез, җавабы - сездән. Беренче табышмак.

                          Көйдергән дә ул,

                          Сөйдергән дә ул,

                          Иң ачы да ул,

                          Иң татлы да ул.

Ул нәрсә? Җавап: тел. Дөрес.

2 нче укучы. Ә хәзер икенче табышмагыбыз.

Ул - кирәк икән Римгә дә илтә.

1 нче укучы. Әйе, ике табышмагыбызның да җавабы - тел. Ә хәзер бөек шагыйребез Г.Тукайның “ Туган тел” шигырен сөйләп күрсәтегез.

(Шигырьне берничә кеше  сөйләргә мөмкин.)

2 нче  укучы. Бүген бездә зур бәйрәм - Туган тел бәйрәме. Бәйрәмгә рәхим итегез, түрдән үтегез. Иң элек чәкчәктән авыз итегез.

Музыка астында кунаклар алга үтә. Коридорда татар халыкының милли ризыклары  куелган өстәлләр. Һәр класс аерым өстәл  әзерли һәм аны яклый.

1 нче  укучы. Татар халкы - бик кунакчыл халык. Кунакка якты чырай – такта чәй. Ләкин татар халкы  берсеннән-берсе татлы, тәмле, туклыклы ризыклар пешерергә дә оста. Хәзер сүзне укучыларга бирәбез. (Һәр класс үз өстәлен яклый. 2-3 минут вакыт бирелә). Килгән кунакларны сыйлыйлар.

Шуннан соң кунаклар һәм укучылар кичә үтәсе залга керә, урыннарга утыралар. Кичә башлана.

21 нче февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә

                                Туган телләр була бер генә -

                                Туган телнең  кадрен бел генә .

1 нче алып баручы.  Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

2 нче алып баручы ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштыра.

Ана теле бер булыр

      Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына  әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп  белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

      Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

      Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

                Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.

      1 нче алып баручы. Без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырдык.

(Сәхнә артында “Туган тел” җыры яңгырый. И.Шакиров башкаруында, магнитофон язмасында яки грамъязмада).

2нче алып баручы.

Ишеттем мин читтә “Туган телне”

Халкым, нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм.

                                        Ш. Галиев.

1 нче алып баручы. Тукайның “Туган тел”е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр - туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз! (Ш. Галиев).

2 нче алып баручы. Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”( Х. Сәрьян).

               Шигырь - “Туган тел ул” (З. Насыйбуллин).

               Җыр – “ туган тел” (Э.Мөэминова, Мөхтәр Минһаҗев көе).

1 нче алып баручы. Кичә башланганда “Ана теле бер бер булыр” дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте  аша “изге кан” булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче  сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

                  Шигырь – “Ана теле” ( М.Гафури).

2 нче алып баручы. Безне татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

                            Яндың да син, туңдың да син,

                            Нишләтмәде язмыш сине.

                            Дөньяда күп нәрсә күрдең

                            Әй мөкатдәс, татар теле,

                            Әй син батыр татар теле!- ди.

Н.Нәҗми сүзләренә язылган  “Татар теле” ( Сәяр Хәбибуллин көе) җырын башкарып китәргә мөмкин.

1 нче алып баручы. (2нче алып баручыга исеме белән эндәшә) ........., хәзерге вакытта  бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?

2 нче алып баручы. ..................., мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек  милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди  сүзләре белән:

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким  тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

1 нче алып  баручы. Дүртенчедән, дип мин дәвам итим әле. Әйе, дүртенчедән, татарлар инглиз телен  тизрәк һәм  җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге   һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең  дә байлыгы булып тора.  

 ....................., син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә  шактый икән бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы  бар (кафедра мөдире  профессор Ф.С.Сафиуллина). Ачылуына ун елга якын, анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнеп киткән. Алар АКШ, Кытай,  Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу,  тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:

                     Телгә тимә- аңга тимә,

                     Телгә тимә- канга тимә,

                     Телгә тимә- намга тимә,

                     Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.

Шигырь - “Туган тел”( И. Гыйләҗев).

Җыр - “Туган тел” (А. Хәмзин, Ф. Мортазин).

1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан  күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.

2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд  шигыре белән җавап бирәбез:

           Кил, өйрән, и туган бер башка телне

           Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

           Катыштырма вә ләкин телгә телне

           Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.

            Шигырь - “Авызлары борыннары җимерелгән сүзләрне яклап”.

2 нче алып баручы.      

И минем җандай кадерлем

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

                                     Х. Туфан.

Шигырь -  “Туган тел” ( И.Юзиев).

1 нче алып баручы.

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

                                               Зөлфәт.

Җыр – “Мин яратам сине, Татарстан”.

Шигырьләр “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел” китабыннан алынды. (Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов,Казан,1998).



Предварительный просмотр:

 Алып баручы. Исәнмесез, мөхтәрәм милләттәшләр!

Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре- бөек Тукаебызның туган көненә багышланган “ Безнең күңелләрдә син, Тукай” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәгә җыелдык. Хөрмәтле милләттәшләр, кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.

2.Алып баручы. Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,

                              Җылы яктан кошлар кайтканда.

                              Туган көнең синең, бөек Тукай,

                              Тугры халкың итә тантана.

                            

                              Туган җирең, халкың турындагы

                              Шигырьләрең мәңге яшь синең,

                              Син үзең дә безнең күңелләрдә

                              Япь-яшь Тукай булып яшисең.

 

                              Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

                             Син мәңгегә безнең арада.

                             Мәңге колач, шат шигырьләреңнән

                             Туган халкың көдрәт көч ала.

 

Бүген шагыйребезнең туган көне! Бүген бәйрәм.

  Габдулла Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык-шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган.

Кадерле дуслар, сезнең игътибарга Габдулла Тукайның берничә шигырен тәкъдим итәбез. “Ел фасылына багышланган табышмакларны  hәм шигырләрне “Гали белән кәҗә” “Туган тел” шигырьләрен  сөйләргә сүзне Малмыжның 4 нче балалар бакчасына бирәбез. Елның дүрт фасылы

(Русчадан)

Боз һәм кар эрде, 
Сулар йөгерде; 
Егълап елгалар, 
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая, 
Төннәр кыскара. 
Бу кайсы вакыт? — 
Иә, әйтеп кара.

(Яз көне)

Ашлыклар үсте, 
Башаклар пеште; 
Кояш пешерә, 
Тиргә төшерә.

Халык ашыга, 
Китә басуга, 
Урагын ура,— 
Бу кайчак була?

(Җәй көне)

Кырлар буш кала, 
Яңгырлар ява; 
Җирләр дымлана,— 
Бу кайчак була?

(Көз көне)

Һәр җир карланган, 
Сулар бозланган; 
Уйный җил-буран,— 
Бу кайчак, туган?

(Кыш көне)

Җир йокысы

Кырга ак кардан 
Юрган ябылган; 
Җир язга чаклы 
Уйкуга талган.

Ул тормас, йоклар, 
Кышлар үтмичә,— 
Кыйбладан кошлар 
Кайтып җитмичә.

“Гали белән кәҗә”; “Туган тел”.

Хәзер алар сезгә “Әйлән- бәйлән” җырын җырлап күрсәтерләр.

Хәзер сүзне 5нче балалар бакчасына бирәбез.

 

Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.

Туган көннән алып гомеребезнең ахырына чаклы озата килә. Сабый вакытта күңелләргә су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия.

 

Шагыйрьнең күп әсәрләре  туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.

Сүзне Малмыж шәhәренең лицеенда белем алучы балаларга бирәбез.

Сезне сәламли 4нче балалар бакчасы балалары.

 Хәзер сүзне Татарча уздырыла торган барлык бәйрәмнәрдә бик актив катнаша торган Малмыжның 2нче мәктәбендә белем ала торган кызыбыз  Низаметдинова Алинәгә бирәбез.

Бичара куян

— И Куян, куркак Куян, йомшак Куян, 
Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?

— И җаным, син яшь бала шул, белмисең; 
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян, 
Яшь куянчыклар янә бездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек, 
Күп заман шатлык белән торган идек.

Яшь балаларны ашап китте Бүре, 
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе; 
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

Килде дә бер явыз Аучы Эт белән, 
Атты үлтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым, 
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.

 

Зарипова Илмира “Кызыклы шәкерт”

Тукай балаларның матур, мул тормышта яшәүләрен күрергә тели, аның гүзәл шигырьләре балаларны батыр, кыю, тугрылыклы булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга чакыралар.

 

          Телсез идек, Тукай безне телле итте,

           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

           Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

Сүзне балалар иҗат йортында тәрбияләнүче балаларга бирәбез.

Иртә

Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана, 
Кояш чыгып, нурлары 
Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала. Урамнар, 
Кырлар, якын урманнар, 
Таулар, багълар, бакчалар 
Нурга гарык булганнар.

Торды халык, уянды: 
Шау-шу һәрбер төшләрдә; 
Көтү-көтү менмәктә 
Күккә җитез кошлар да.

Шушы вакыт балалар 
Мәктәп таба баралар; 
Букчалары артында, 
Алар гыйлем дәртендә.

Мәшрикъ — көнчыгыш. 
Гарык булу — чуму.

 

2.А.б. Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә

           Аның шигырьләре дан алган.

           Шуңа күрә халкым күңелендә ул

           Мәңгелек булып калган.

           Ярата сине халкым,Тукай,

           Һәм онытмас мәңгегә.

 (“Туган тел” җыры башкарыла.) 

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы для участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан

Материалы для участия  во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» учителя родного языка и литературы МБОУ «Чувашско-Бурнаевская СОШ» Алькеевского...

Выступление в РГМО в педагогических чтениях для учителей родных языков, посвященных Международному Дню родных языков по теме: «Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрендә яңы уҡыу-уҡытыу һәм информацион технологиялар»

Выступление в РГМО в педагогических чтениях для учителей родных языков, посвященных Международному Дню родных языков по теме: «Самообразование педагога как средство повышения его профессиональной комп...

Литературно-музыкальная композиция "Родной язык-богатое наследство", посвященная Международному Дню родного языка

Данный сценарий поможет учителям русского и татарского языка грамотно организовать и интересно провести мероприятие,посвященное Международному Дню родного языка....

Приказ о создании рабочей группы по разработке программ учебных предметов по обязательным предметным областям «Родной язык и литературное чтение на родном языке» (1-4 классы) и «Родной язык и родная литература» (5-9 классы)

Данные программы конкретирзируют содержание Стандарта, дают распределение часов по разделам курсов, определяют последовательность  изучения тем и разделов с учетом  межпредметных связей, воз...

Рабочие программы и КИМы по дисциплинам "Русский язык", "Литература", "Русский язык и культура речи", "Отечественная литература", "Родной язык" и "Родная литература" для отделений Дизайн, Живопись, Реставрация, Музыканты и СКД

Рабочие программы содержат в себе тематику изучаемой дисциплины, количество часов, отведенное на данную дисциплину, а также задания для оценивания изучаемой дичциплины....