"Сөйлим Әнием телендә!"
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан шигырь бәйрәме, шигъри бәйге үткәрү өчен  әлеге эшкәртмә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә  файдалы материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylim_niem_telend.docx22.64 КБ

Предварительный просмотр:

                                         “Сөйлим әнием телендә!”

                21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан

                               шигырь бәйгесе үткәрү өчен сценарий

                                 Залда татар халык көе яңгырый

  Алып баручы

“ Иң татлы тел – туган тел,

Анам сөйләп торган тел”,-

Ди халкым мәкаль белән,

Татарча аһәң белән.

Бу телне мин бишектән

 Җырлар белән ишеткән,

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр

Аны миңа өйрәткән.

Телем мине юнәлтә

Төгәл, матур сөйләргә,

Татулыкта яшәргә,

Кешеләрне сөяргә.

Бигрәк йомшак, җылы син,

Иркәләүчем, Туган тел,

“ Тәуфыйклы бул, балам!”- дип,

Әни сөя торган тел...

 Бүген Әни сөя торган, Әни сөйләшә торган, Әни иркәли торган, Әни өйрәткән Туган тел көне!

21 нче февраль 2000 нче едан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә Туган тел көне итеп билгеләп үтелә башлады. Шушы уңайдан без “ Сөйлим әнием телендә” дигән районкүләм  шигырь сөйләү бәйгесенә җыелдык. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар,жюри әгъзалары, кунаклар!

Әлбәттә,бәйге булгач, аны бәяләүчеләр дә булырга тиеш. Әйдәгез, жюри әгъзалары белән танышыйк.( Жюри әгъзалары белән таныштыру)

Җиңүчеләр 3 категориягә бүленеп билгеләнәчәк.

 1) башлангыч ( 1 – 4 нче сыйныфлар)

2) төп ( 5 – 8 нче сыйныфлар)

3) югары ( 9 – 11 нче сыйныфлар)

4) татар һәм рус милләтеннән башка милләт балалары.

Бәйгедә һәр катнашучы сертификат алачак.

I. Бәйгебезне башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрә. Аларга уңышлар телик.

1) Татар кешесе борын-борыннан ук бик кунакчыл халык. Ул, еш кунак җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрергә һәвәс, аның табыны мул, ризыклары да күп төрле була.Танылган шагыйребез Роберт Миңнуллинның “ кунакка килегез!” дигән шигырен тыңлагыз. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

2) Ял көннәрен кем яратмый икән?! Мәктәпкә барасы юк, көн буе әти-әни, якыннарың янында буласың. Әле тагын сине кунакка яисә циркка, театрга алып барсалар... Кыскасы, ял көне – иң рәхәт көннәрнең берсе. Бу турыда шигырь тыдап үтик. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

3) Туган тел көнендә кадерле шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрен искә алмау мөмкин түгел. Шуңа да яшь дустыбыз аның “ Кәҗә тугърысында” дигән шигырен сөйләргә әзерләнеп килгән.( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

4) Габдулла Тукайның балалар яраткан тагын бер шигырен сәхнәләштерү күренешендә тыңлагыз: “ Бала белән Күбәләк”.( Бәйгедә катнашучыларның, укытучыларының исем-фамилияәре игълан ителә).

5) Кадерле дуслар! Тышта салкын, тирә-ягыбыз ап-ак кар. Кызыл җиләк, шомырт, карлыганнар өлгерәчәк җәйгә әле бик ерак. Шул җәйге көннәрне искә алып, Шәйхи Маннурның “ Шомырты да шомырты” дигән шигырен тыңлыйк әле.( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

6) Халкыбыз гомер-гомергә ялкаулыкны, эшсез торуны сөймәгән. “ Ялкаулык – бәхет дошманы”, “ Ялкау бер эш эшли белә – чалкан ятып мышный белә” дигән ул мәкаль белән. Хәзер сәхнәгә чыгачак чыгыш ясаучы дусларыбыз Резеда Вәлиеваның “ Ялкау икән карават” шигыре белән ни диярләр икән? ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

Татар халкының милли көе яңгырый

7) Атаклы мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин  “ Ватан һәм милләт” дигән үгет-нәсихәтендә болай дип язып калдырган:” Күге астында яшәгән, һаваларын иснәгән, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган ватаныгызны арттырып сөегез, моның исемен бөек итү өчен тырышыгыз... Ата вә анагызны,якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтгез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет ( ганимәт) дип белегез...” Әлеге юлларны укыгач, Ватаныбызның, милләтебезнең сөекле һәм күренекле шәхесләреннән берсе Сөембикә ханбикә искә төшә. ( Көй туктала). Бу уңайдан Лена Шагыйрьҗанның “ Сөембикә манарасы” шигырен ишетү бик урынлы.( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

Татар халык көе яңгырый:” Кошлар кебек”

8) Бәйрәмсез бик күңелсез бит –

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә! – ди шагыйрь Роберт Миңнуллин.( Көй туктала).

Шәүкәт Галиев, “ Пәрәмәч”.( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

9) “ Тел байлыгы бай итәр, тел юклыгы юк”, “ Теле чибәрнең үзе чибәр” кебек мәкальләр ана телебезгәмәхәббәтебезне аңлатырга ярдәм итә. Шундыйларның берсе – Айсылу Мөҗәхитнең “ Телебезне төзәттеләр” шигыре.(Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

Татар халык көе яңгырый

II.Туган тел бәйрәмен дәвам итәбез. Бәйгегә төп сыйныфларда укучы балаларны чакырабыз.

10) Муса Җәлил. “ Күршеләр”.( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

11) Казаным, Казаным,

Җир йөзендә синнән

Матуррак калалар

Күп алар,мин беләм.

Рим , Парижлар данын,

Күңелем аларның

Берсенә генә дә

Алыштырмас сине,

И минем Казаным, - дип язган шагыйрь Әнвәр Давыдов. Ә менә Рузилә Исмәгыйлеваның “ Яшә, Казан!” шигырен бәгедә катнашучыбыз сөйли. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

12) Күршеләр белән тату яшәү татар халкының борын- борыннан килә торган әдәп-әхлак кануны.Муса Җәлилнең “Күршеләр”шигырен тыңлагыз.

13) Күптән түгел, 9 нчы февральдә - нык ихтыяр көченә ия булган яраткан шагыйребез Фәнис Яруллинның туган көне булып узды.Аның да шигыре яңгырый бүген:” Яшәү кирәк”.( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

14) Фәнис Яруллинның тагын бер шигырен тыңлыйк әле: “Үлемсез җыр”. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

15) Татар поэзиясенең, шуның белән беррәттән туган телебезнең үсешен, камиллеген күз карасыдай саклаучы энҗе бөртекләренә тиң шагыйрәләребез байтак безнең.шул сөекле затларның берсе – Резеда Вәлиева. Аның “ Толымнарың синең” шигырен тыңлагыз. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

16) Чын безнеңчә итеп, милли итеп,

Йөрәкләргә үтеп, бәгырьгә,

“Зиләйлүк”ләр килә, “Тәфтиләү”ләр,

Якты исем килә дастаннардан,

Милли моңнар килә үткәннән.

Без тумыштан Туган телгә гашыйк,

Туган җиргә гашыйк күптәннән.( Э.Шәрифуллина)

Г.Тукайның “ Әллүки” шигырен тыңлыйк әле.( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

17) Бу җирдә һәркем ниндидер теләкләр, максатлар, хыяллар белән яши.Тик ул теләкләр изге булсын, матур булсын! Хәзер сезнең алдыгызга чыгучы укучыбыз Солтан Шәмсинең “ Илнар теләге” дигән шигырен сөйли.  ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

18) Туган телебезне кадерләп язылган иң гүзәл шигырьләрнең берсе – Хәсән Туфанның “ Туган тел турында җырлар”ы. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

III. Халыкара Туган тел көне уңаеннан оештырылган “Сөйлим әнием  телендә” дигән шигъри бәйгене югары сыйныф укучылары дәвам итә.

19) Фәнис Яруллин. “ Без – табигать балалары”. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

20) “ Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас”,”Туган телдәй тел булмас”,- ди халкыбыз мәкале.Телебезне мактаучы тагын бер шигырьне тыңлыйк: Наҗар Нәҗми, “ Татар теле”.

21)Бу дөньяның төсен, ямен, тәмен

Кем аркылы, ничек белдем мин?!

Бишектә үк мине өйрәтүчем –

Туган телем, син ул, син!

Фәнис Яруллинның “Пар ат” шигыре. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

22) Сугыш кырларында хәбәр биргән, көрәшләрдә исән калган Туган телебез!

Нәби Дәүли, “ Госпитальдән хат”. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

23) Резеда Вәлиеваның “ Җир ярылды гүя икегә...” шигыре. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

24) Шигъриятебезне әйдәп баручы шагыйрәләребезнең берсе – Эльмира Шәрифуллина иҗатыннан бер шигырь тыңлагыз. “ Шагыйрь чишмәсе ”. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

25) Туган телебезне чыңлатып, тагын бер шигырь яңгырый. Рәзил Вәлиев, “ Соңгы кыңгырау”.

IV. Кадерле дуслар! Бүгенге “ Сөйлим әнием телендә” бәйгесендә башка милләт балалары да катнаша. Алар үз туган телләрендә чыгыш ясыйлар. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

26) “ Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әниең!”- дип язган күренекле татар язучысы Ибраһим Гази.  Әниләргә багышланган шигырьне тыңлыйк әле.

Лоикъ Шерали, “ Модар” ( “Әни”) ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

27) Алишер Усмановның “ Бор – бор ” шигырен тыңлагыз. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

28) “ Ватан барыннан да газиз”, “ Ватаны юк – җыры юк сандугач”,- ди мәкаль. Таҗик халкының үз Ватаны хакындагы уй-хисләрен чагалдырган шигырьне тыңлагыз. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

29) Күркәм хәдисләрнең берсе:” Гомерегезнең озын булуын, ризыгыгызның киң булуын теләсәгез, туганнарыгыздан өзелмәгез”,икенчесе:” Туганнар белән элемтә – күркәм холыклык” - ди. Туганлык мөнәсәбәтләре турында модаван халык шигырен тыңлагыз. “ Минем сеңлем” тыңлагыз. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

30) Игътибарыгызга тагын бер матур шигырь тәкүдим ителә.Үзбәк әдәбиятыннан: “ Туган ягыма гимн”. ( Бәйгедә катнашучының, укытучысының исем-фамилиясе игълан ителә).

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар,жюри әгъзалары, кунаклар!” Сөйлим әнием телендә” дигән шигырь бәйгесе ахырына якынлашты.

Сүзне жюри әгъзаларына бирик.

Җиңүчеләрне игълан итү. Бүләкләр, сертификатлар тапшыру.

                     Г.Тукай сүзләренә “ Туган тел ” җыры башкарыла.

 Алып баручы:

Бүген һәрбер баланың үз туган телендә сәнгатьле, аһәңле итеп шигырь сөйләве аның һәм әлеге бәйрәмдә катнашучы һәрберебезнең күңелен якты, ихлас һәм изге хисләр белән баеткандыр! Туган тел ул – иркәләүче, җылытучы! Туган тел ул -  Тәрбияче!

 Исән – сау булыйк, Туган телебез дә сау булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика презентацияләр телендә

Бу бүлектә математика дәресләрендә куллану өчен презентацияләр тәкъдим ителә....

Математика презентацияләр телендә 1

"Уңай һәм тискәре саннарны тапкырлау һәм бүлү" темасына...

Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...

Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары

Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге  эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...

«Муса Җәлил шигырьләрен туган телемдә сөйлим» видеомарафоны.

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән  шагыйрьләр бар. Әмма фашист лагерьларында язылган шигырьләре һәм җырлары белән исемен мәңгеләштергән Муса Җәлил кебе...