“Тату гаилә – ил терәге”
методическая разработка на тему

Хафизова Райхана Файзрахмановна

"Тату гаилә-ил терәге"  әти-әниләр өчен үткәрелгән гаилә бәйрәме. Гаиләләр төрле дәресләрдә катнаша, үз белемнәрен сынап карыйлар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме.

    Ал.б. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар , килгән кунаклар! Һәр кешегә , дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, ял да итә белергә кирәк.Менә без дә  бүген шундый бәйрәмнәрнең берсенә  - “Гаилә бәйрәме”нә җыелдык. Гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле  була.. Димәк, гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар -  гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

   Укучы.   Безнең гаиләләр җыелган

                   Ял итәр өчен бүген.

                   Сүзләремнең иң матурын

                   Әйтмичә мөмкин түгел.

  Укучы.  Бәйрәмсез бик күңелсез шул,

                  Күңелсездер сезгә дә.

                  Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

                  Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

                  Кирәк һәммәбезгә дә.

  Җыр: “Бүген бәйрәм”

1.Җир  йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

2.Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек- ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

.

3.Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр. Шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

4.Имин булып атсын таң кояшы,

   Йөзегезгә нурлар сибелсен.

   Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

   Һәм гомерлек бәхет китерсен.      

5.Гомер юлларыгыз озын булсын,

   Тигез тормыш аны бизәсен.

   Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

    Авырлыклар мәңге килмәсен.  

Укытучы: Гаиләнең терәге- ир-ат,әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр  - ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.

Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти  булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, томыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!

Җыр. “Солдатлар”

 6.  Мин бәхетле, чөнки пар канатлы,

      Җылы безнең гаилә учагы.

      Ул учакны сүндермичә тота

      Әниемнең җылы кочагы.

 7. Әтиемнең гадел киңәшләре,

     Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,

     Өйне нурлы, ә безне бәхетле

     Итү өчен шулар бик җитә.

             

           8.Әти җирдә иң шәп кеше,

              Шәп кеше, гаҗәп кеше.

              Сабантуйларда әле

             Җиңгәне булмаса да,

             Ул иң – иң көчле кеше

              Баһадир төсле кеше.

           9.Ул зирәк тә, шаян да.

               Акыллы да,  гаҗәп тә

               Кем дисезме, ул кеше?

               Безнең әти, әлбәттә.

        10.Әти эштән кайтып керсә,

              Өйләр яктырып китә.

               Көне буе сагынгандыр,

               Ул да кайта атлыгып.

         11. Хәлне сорый, баштан сыйпый,

               Миңа чаңгы көйләшә.

               Әнием белән дә әти

                Гел елмаеп сөйләшә.

         12. Барыбызга да булыша.

               Үзенең дә күп эше.

                Әнигә, миңа, энемә

                Әти- иң кирәк кеше

Җыр: “Әтием”.

                          13.  Минем әткәй көндә эшкә китә.

     Арып кайта аннан кичләрен.

     Елмаюы итеп алып кайта

     Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.

                          14.Әткәй,әткәй, синнән башка тагын

                               Кем бар шундый бала бәгырьле?

                               Кояш сыман әнкәй берәү булса,

                               Син дә безгә шулай кадерле.

         15.Кая барсаң, күз алдында,

              Һәрчак күңелдә яши.

              Ул-безнең иң якын кеше

              Ул, белегез, __ кем? (Безнең әни)

         16.Кем куллары өйне,җирне ямьли?

              Изгелеге үлчәү тапкысыз

             Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

             Яшәү яме- әнкәй, хатын-кыз.  

    А.б.  Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат.Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле,иң мәрхәмәтле газиз кешебез.Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән  иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше дә- ана.

   Әни - җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз.Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт,бәхетле булсыннар өчен без аларга үзебезнең сөюбезне бүләк итик!

Җыр. “ Әниләргә сөю бүләк итик”

           17.Син,әнием, минем өчен

                Бу дөньяда бер генә.

                Елмайганда йөзләреңнән

                Бар өйгә нур бөркелә.

         18.Нинди генә зарым булсын,

               Нинди генә моңым булсын,

               Нинди генә серем булсын,

               Сөйләми дә, сорашмый да

                Әни белә.

        19. Әнием, кадерлем,

              Син-энҗе бөртегем.

              Син- хөрмә җимешем.

              Син- йөрәк тибешем.

          20.Әнием, әнием,

               Иң кадерлем ,син минем.

               Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

               Мин сиңа тормышта

               Таяныч булырмын.

          21. Иң кадерле кешебез син,

               Сөекле әниебез.

               Син булганга без бәхетле,

              Тыныч, рәхәт яшибез.

           22. Күмәкләшеп барыбыз бергә,

                Җырлап алыйк, әйдәле.

                Котлы булсын, гөрләп торсын

                Бүген гаилә бәйрәме!

Җыр: “Рәхмәтле мин Ходаема”

   

Укытучы: Сөекле әти- әниләребез! Бүгенге бәйрәм тәнегезгә җиңеллек, җаныгызга ял, күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!

Бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.

Ә хәзер сезне һәм укучыларны дәрескә чакырып кыңгырау шалтырар.Бүген безгә алты дәрес керә. Гаиләләр шушы дәресләрдә катнашып, үзләренең белемнәрен сынарлар, булганлыкларын күрсәтерләр.

Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәгә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм.

        “ Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчак әремнән дә әче, кайвакыт кылыч кебек үткен, елан кебек чага да ул”.

Җавап:   тел

Безнең беренче дәресебез – татар теле.

Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез.

-  Оста барда кулың тый...

(Белгән барда телең тый).

-Эшлегә көн җитми...

(Эшсезгә көн үтми).

-Чит илдә солтан булганчы...

(Үз илеңдә олтан бул).

-Яхшы гадәт адәм итәр...

(Яман гадәт әрәм итәр).

-Ана күңеле балада...

(Бала күңеле далада).

                       

                        -Ашаганың белән мактанма...,

                          (эшләгәнең белән мактан)

-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә...(игелек күрмәс).

-Ата –анасын хурлаган,

Үзен... (хурлаган булыр).

2. Балаларыгызның исемнәре ни сөйли икән, әйдәгез тыңлап карыйк әле.(әти-әниләр балаларның исемнәренең мәгънәләрен әйтәләр)

Тәнәфес.Хәйруллина Нәргизә. Ф.Тарханованың “Гөберле бака” исемле шигырен сөйли.

       Икенче дәресебез – математика дәресе. Мин сезгә кызыклы сораулар бирермен, ә сез зирәклекне эшкә җигеп, дөрес җаваплар бирерсез.

1.Елның кайсы айлары 28 көнне үз эченә ала?( барысы да)

2. Нинди сан уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле укыла?(кырык)

3. Нинди сәгать тәүлеккә 2генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (туктаган)

4. Бер кешенең 6 улы, аларның һәркайсының берәр сеңлесе булган. Бу кешенең барысы ничә баласы булган? (7)

5. Кешегә 7 яшь тулгач, ул нишли? (8 нче яшькә китә)

6. Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?( төн була)

7. Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган? (Берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән.)

8. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була?

                   (имәндә алма булмый)

Тәнәфес. Кызлар башкаруында җыр. “Әни кирәк”

 

Өч                    Өченче дәресебез – педагогика. Һәрбер әти-әни педагог, тәрбияче бит ул. Гаи    ләл              ләләргә педагогик ситуацияләр тәкъдим итәбез. Ата-аналар аның нинди чишелешен таб              табарлар икән.

1.Укытучы балагызның тәртибеннән зарланып  көндәлеккә язып җибәргән.

  1. Көтмәгәндә балагыз “2”ле алып кайтты.
  2. Балагыз урамнан елап керде .Аны иптәшләре кыерсыткан икән.
  3. Балагыз , кибеттән сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.
  4. Балагызның тәртипсез балалар белән уйнаганын күрдегез.
  5. Балагыз сездән акча сорый.
  6. Балагызга вәгъдә иткән әйберне вакытында алып бирә алмадыгыз.
  7. Балагыз көн саен башка балалардан зарлана.

             Ал.б.   Хәзер гаиләләргә тормыш көнкүреш  турында сораулар биреләчәк. Ромашка таҗыннан үзегезгә тиешлеләрен сайлап алыгыз.

1.Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?

2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

     3. Нинди газета –журналлар алдырасыз?

     4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?

5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?

6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

7. Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?

8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?

Тәнәфес. Хәйруллина Фирүзә Ф.Яруллинның “Озын куллы кыз”исемле шигырен сөйли.

Дүртенче дәресебез- физкультура. Сәламәтлек-  кешенең иң зур байлыгы. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ә хәзер һәр гаиләдән берәр кеше чыгып, шарны алга таба кәшәкә таягы белән этеп бара.

Тәнәфес. Хәйруллина Фирүзә  башкаруында җыр.”Рәхмәт, әнием”

Бишенче дәресебез – сәнгать дәресе.Хәзер һәр команда берәр музыкаль номер тәкъдим итәр.

Алтынчы  дәресебез – тәрбия дәресе. Һәр гаиләгә конверт бирелә. Анда хәрефләр язылган карточкалар салынган. Уенчылар шул хәрефләрне тиешле тәртиптә тезеп, җөмлә төзергә тиеш.(Гаиләләр тигез, тату булсын!).

Менә безнең дәресләр ахырына якынлашты. Без бүген кеше тормышында гаиләнең роле чиксез икәнлегенә тагын бер кат инандык.

                 Бүгенге кичәбездә үзләренең  тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, матур ки             ңә             ңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт.Гаиләләрегез тату,күркәм, тигез булсын.  ала        Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез,аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормы           шы          шыгызны  тагы да  нурландырып, бизәп торсын.

Се                                                Сезнең бәхет капкасын,

Ка                                                Кайгы-хәсрәт какмасын.

Бә                                                 Бәла-каза дигән нәрсә,

Се                                                Сезнең өйне тапмасын.

Ку                                                Кулыгыз-кулга нык торсын,

Бә                                                 Бәхетегез мул булсын.

Ах                                                Ахыр сулуларга кадәр

Ни                                                 Нигезегез бер булсын.

Ти                                                  Тигезлектә-тиңлектә,

Го                                                   Гомер итеп иректә,

А                                                    Аерылмыйча-каерылмыйча,

Ка                                                  Картаегыз берлектә.

                              Яшәгез әти-әниләр

              Сәламәт һәм шат булып.

              Кызларыгыз, улларыгызның

              Кадерлеләре булып!

“Гөрләшеп яшикче, дусларым!” җырын башкару.

                                 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

                                  мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен

                                   бюджет гомуми белем муниципаль учреждениесе

                                       “Кили башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”

                  “Тату гаилә – ил терәге”

                                           (Әти-әниләр өчен үткәрелгән гаилә бәйрәме)

                                                                Үткәрде:    Хафизова Рәйханә Фәйзерахман кызы,

                                                               беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                    Кили авылы        

                                                                        2016ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюжет романа. Онегин и Татьяна: герой и героиня. Письмо Татьяны Онегину. Письмо Онегина Татьяне

Урок является интегрированным: применены межпредметные связи с музыкой. Активно используются ИКТ....

Ю. Скворцовăн «Ултăк» тата К. Паустовскин «Зарубки на сердце» калавĕсенчи ашшĕ-амăшĕ тата ачисем

На уроке сравнивается произведение чувашского писателя Ю. Скворцова "Ултак" с произведением русского писателя К. Паустовского "Зарубки на сердце". Применяются разные методы и приемы обучения. Например...

"Татьяна Ларина нравственный идеал А.С.Пушкина.Татьяна и Ольга"

Презентация к уроку " Татьяна Ларина нравственный идеал А.С.Пушкина.Татьяна и Ольга." содержит мини тест по пройденному материалу, а также материал для анализа образов Татьяны и Ольги....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Технологическая карта урока литературы. 9 класс. Тема: «А. С. Пушкин «Евгений Онегин». Татьяна Ларина — нравственный идеал А. С. Пушкина. Ольга и Татьяна Ларины: сходство и различие»

Технологическая карта урока литературы. 9 класс. Тема: «А. С. Пушкин «Евгений  Онегин». Татьяна  Ларина  — нравственный  идеал  А. С. Пушкина. Оль...