Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр
методическая разработка на тему

Губайдуллина Магизуря Сабирзяновна

Талгын гына көй ишетелә. Экранда презентация.”Аллах белән бала сөйләшүе”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon men_rhmt.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр

Талгын гына көй ишетелә. Экранда презентация.”Аллах белән бала сөйләшүе”.

1 укучы

 Хатын-кызлар табыннарның бизәге,
Жирдә булган бөтен ямьнең үзәге.
Илләрне дә бар иткән hәм зур иткән.
Хатын-кызның барчасы hәм гүзәле.
Хатын-кыз-ул нур чәчкәседәй сабый,
Назлы иркә, баллардан татлы җаный.
Ул - иң газиз күз нурыбыз, пакь ана.
Бар гүзәллек аналардан башлана.      

2 укучы 

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдан серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык.

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәп тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - ӘНКӘЙ, хатын-кыз!              

3 укучы

 Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тыңгысыз көн,
йокысыз төн
Бала өчен

 Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала өчен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам - түзәм , көям - күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм
Бала өчен.
Куңелемдә жырлар йөртәм
Бала өчен.
Бала өчен...                                

"Әни кирәк"җыры башкарыла.

4 укучы

Газиз Әнкәй!
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез Кеше булмас идек!
Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге,

озын гомер насыйп итсен.
Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

 5 укучы

Елмайса йөзеңнән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.  

6 укучы

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, -
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул – Илаһи,
Безнең өчен ул – Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, -
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер –
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар –
Бердәнбер генә бит ул!                        

7 укучы

Саф күңелле газиз әнкәй

Ак дөньяга мине китергән,

Күкрәк сөте белән тукландырып,

Бар җылысын миңа ул биргән.

Әнкәй күңеле кояш кебек якты,

Юлларыма сибә нурларын.

Нинди берәү тагын авыр чакта

Суза безгә җылы кулларын.

Әнкәй генә якын булып

 Безгә бирә җылы карашын,

Әнкәй генә кирәк булса

Бирә безгә соңгы сулышын.          

“Әнкәй” (хор) җыры башкарыла

8 укучы


Кышы да бар, җәе, көзе, язы да бар,
Күкрәгендә мәңге бетмәс назы да бар,
Кирәк икән кайнар башны суытырга
Котыплардан чыккан салкыннары да бар.
Хатын-кызлар бәйрәмендә Җир турында
Уйлануым тугел бер дә юкка гына.
Әниләр дә  Җир әнкәбез шикелле үк
Үстерә бит безне  җылы кочагында.
Шуңа да без тырышабыз әниләрнең.
Акмасын дип кабат канлы хәсрәт яше,
Күнелләрдә сүнмәс өмет - Кояшыбыз;
Саклап калыр Җирне Ана мәхәббәте...

9 укучы 

Ана, ана!
Син куш йөрәкледер,
Кәүсәр сенгән синен күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
Ана булу-изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса - кичерә...,
Тугрылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

10укучы

Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

 Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән ананы шатландырырга кирәк.    

11 укучы 

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч,бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..  

        “Җырлыйм әнием турында” җыры башкарыла.(Г.Зәйнәшева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе)    

12укучы  

Кызым диеп,-улым-диеп

 Иңнәремнән кочасың.

Тормышыма ямь  бирүче

Иң шәфкатьле кеше син.

Әниләрдән газиз кем бар?

Алар күңелендә изгелек.

Әниләрне ,зинһар, саклый белик

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.          

13 укучы

Син бит, Әнкәй, изге фәрештәдәй,

Борчулардан безне саклыйсың.

Бүлешәсең һәрчак безнең белән

Күңел түрендәге аклыгың.

Рәхмәт сиңа йөрәк җылың белән

Кабызганга бәхет кояшын.

Күңел тынычлыгы, ныклы саулык

Булсын һәрчак синең юлдашың.      

      14 укучы

Син безне дөньяга тудырдың,

Без синең җаныңнан өзелгән

Үскәндә, назланып, кулыбыз,

Кочкандыр кадерләп тезеңнән.

Сөенгән чагыңда кояштай

Балкыйсың дөньяга нур сибеп.

Борчылган чагыңда күңелең

Имгәнә, кыллары өзелеп.

Син, әнкәй, яшисең без диеп,

Үзеңне уйлаган чак бармы?

Соңламыйк үбәргә иелеп,

Җыерчык бизәгән кулларны.          

хор Бәхеттә шатлыкта

              Алып баручы                                   

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен.

Бергә.Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!(Укучылар әниләренә үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшыралар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Җан җылысын сезгә бирәм…”

Каләм- минем гомер юлдашым”- дип яза шәһәребездә яшәп иҗат итүче, табигатьне яратып, аннан илһам алучы, “Мин табигать баласы”, “Бәхет бүләк итеп...” исемле китаплар авторы “Чулман”, “Хезмәттәш авазы”,...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

А.б.: - Хәерле көн, барыгызгада!Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән  кичәгә  җыелдык....

Ветераннар, сезгә хөрмәт, ихтирамнар... (кичә үрнәге)

Ветераннар, ветераннар,Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.Сез булганга матур булып,Алсу булып ата таңнар.Сугышта булып арысланВатанга җиңү яулаган,Тыныч хезмәттә дан алганҺәр ветеран – чын каһарман....

Әниләр, рәхмәт сезгә, кичә

Әлеге класстан тыш чара - кичә  "Әниләр, рәхмәт сезгә" исеме белән бирелде. Ул иң якын кешеләрне ярату, аларны хөрмәтләү һәм иъгтибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү максаты астында оештырыла....

"Баш иябез Сезгә!"

Әлеге сыйныфтан тыш чара укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм тырыш хезмәте белән таныштыру; ветераннарга ихтирам һәм...

Рәхмәт Сезгә Укытучылар!

  Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый.Алар безне белем дөнья...