Рәхмәт Сезгә Укытучылар!
материал

Галимова Лейсан Ильдусовна

    Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый.Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга , хезмәтне яратырга өйрәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rhmt_sezg_ukytuchylar.docx31.28 КБ

Предварительный просмотр:


          
Рәхмәт Сезгә Укытучылар!!!

     Хәерле иртә  кадерле тамашачылар! Укучылар сезгә 5нче октябрь,  ягъни бүгенге көнгә  телевизион тапшырулар программасын тәкъдим итәләр.

     Алдагы минутларда сез “Музыкаль каймак” хип-парады

   белән танышырсыз.

Безнең белән калыгыз!

Ни өчен дигән сорауга кем һәрчак җавап таба белә? Кем тавыш яралгыларының барлык диапозоннарын  кулланып дәрестә аңлатырга өлгермәгәнне тәнәфестә аңлатырга тырыша? Кем 1 эш көне эчендә бер үк вакытта психолог та, художник та, тәрбияче дә, җәмәгать эшлеклесе дә  ролен дә башкара.

Кем безне телевизордагы кызык кинолардан, компьютордагы контакттан аерып 5-6 сәгатьлек өй эшләре уйлап таба?

Әлбәттә инде укытучы!

    Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый.Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга , хезмәтне яратырга өйрәтә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез.Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомер телибез.

     “Музыкаль каймак”

   Хәерле иртә хөрмәтле тамашачылар! Сезне мин, ”Музыкаль каймак” тапшыруының алып баручысы, Ләйсән Хәйруллина  сәламли. Безнең бүгенге чыгарылышыбыз тулысы белән яраткан укытучыларыбызга багышлана.

 Атна дәвамында барган хип-паратыбызда, беренче баскычны үзләренең күпъеллык тәҗрибәләре һәм киңкырлы педагогик осталыклары нәтиҗәсендә,   укытучыларыбыз, һич кенә дә башкаларга бирмәде. Алар бүген бездә кунакта. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, балалар бәхете телибез! Тамашачылар шушындый шәхесләребез өчен алкышларны җәлләмибез!

  Шулай ук беренче баскычны бик тәҗрибәле  4 укытучы бүлеште

 Бик таләпчән, һәрвакыт җитди, бик тә тынычлык сөюче, аның дәресендә чебеннәр дә тавышсыз гына очарга тиеш, һәр дәрескә “наполеонский” планнар корып керүче история укытучысы Ринат Фоатович   

Наҗия апа! Бөтен гомерен мәктәпкә, математика фәненә багышлаган укытучыбыз. Сәрия апа бөтен яшлегегезне җәлләмичә безгә белем бирәсез.  Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә бирелгәнлегегез безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора.  Бик зур рәхмәт сезгә!              

Даими тревогалар белән безне янгын куркынычыннан, терроризмнан саклаучы,  желательно сүзен еш әйтүче,  үзе мөләем, үзе кырыс укытучыбыз?

                                       Радик абый!

 Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бер дә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен. Хөрмәтле укытучыларыбыз сезгә бездән музыкаль бүләк (концерт номеры).

    Хип-паратыбызның икенче баскычына күчәбез. Хөрмәтле рус теле һәм әдәбияты укытучылары  Икенче баскычны әлеге укытучыларыбыз эшлекле сыйфатлары һәм оста белем бирүче булулары аркасында яуладылар. Сезнең биргән белемегез безгә тормыш юлында файдалы булыр дип ышанабыз.

 Тасвирлама буенча танып алырга кирәклекне инде барыгыз да отып алгандыр. Ягез, киттек. Шулай дәвам итәбез!

Мәктәп ул бер зур кораб. Ә корабны дөрес итеп алып барырга кирәк. Бу рольне безнең хөрмәтле директорыбыз Ринат Бариевич үти. Ә инде аның ярдәмчеләре

  Хөрмәтле Алсу Нуретдиновна! Алсу Альбертовна! Сез укытучы гына түгел, җитәкче дә. Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек,озын гомер, иҗади  уңышлар, бәхет, шатлыклар телибез.

Концерт номеры

 Кемнең дежур икәнен без аларның дәресендә генә беләбез, алар бик таләпчән, анализлар  тутыручы,  дәресләрдә эксперементлар ясап безне  гаҗәпләндерүче химия һәм биология һәм география  укытучыларыбыз

        Булган чакта сезнең кебекләр

         Һәрбер кеше табар үз юлын

         Һәрбер кеше табар үз җырын.

         Күмелеп калмас алтын бөртекләр.

      Хөрмәтле укытучылрыбыз! Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшләрегездә зур уңышлар телибез. (концерт номеры)

     Өченче баскычта-  мәктәптәге санаулы экземплярдагы, уникаль укытучыларбыз утыра.  Алар физкультура укытучылары. Яле, тыңлап карыйк !

                         Сикереп тору көн дә иртән

                         Керде инде  гадәткә.

                         Соңарырга һич ярамый

                         Барасы бар мәктәпкә.

                         Анда безне берәү көтә

                         Спортзалга төртеп кертә.

                         Ә кермәсән, билгеле инде,

                        Тәнәфестә җәза көтә.

Шулай ук хөрмәтле башлангыч сыйныф укучылары!

 котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

  Хөрмәт тоеп озак яшәгез.

Аның турында  ”исключительный памятьле “ дип әйтеп була.  Мәктәп санакларын күз карасыдай саклый, ”так” сүзен даими куллана? Кем ул таныйсызмы?

Алмаз Мансурович  рәхмәт сезгә!

Һәрчак шулай белем бирегез,

 Шатлыктан гел балкып торсын,

Ягымлы күңелегез!

    “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигән халык әйтеме аңа атап әйтелгәндер. Аның кулыннан килмәгән эш юк.  Гел кызык сүз әйтеп көлдерүче, үз эшен бик яратучы, ярты сүздән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлата белүче шаян телле укытучыбыз.

 Бәйрәм белән Сезне! (концерт номеры)             

   Дүртенче баскычны тырыш,эшчән,уңган- булган ягымлы укытучыларыбыз били. Кемнәр икән алар, ягез фикерләрне эшкә җигик, киттек!

Үзенчәлекле татлы тәрбия ысуллары белән аерылып торучы, тәмле телле, чисталыкны, яктылыкны яратучы укытучыларыбыз?(бик күпләрнең беренче укытучылары)

 Әлифне таяк диеп белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы

Никадәр белдек. Рәхмәт Сезгә!

       Бишенче баскычка энергияле,  максатчан укытучылар менде. Алар турында табышмаклар тыңларга әзерме? Алайса киттек!

  Гаҗәпләнгәндә матур күзләрен зур итеп ачучы, уйларыңнын кай тирәдә икәнен чамалап бик тиз йокыңнан уятучы, бик сакчыл, пөхтә укытучыларыбыз?

         Хөрмәтле татар теле әдәбите укытучылары!

Уйларыгыз изге, укучыларның

Күңеленә барып ялгана.

   Күпме хисләр кирәк алар өчен,

  Ял-йокыңны онытып янарга.

   Күктәге йолдызлар кадәр,

    Шатлыклар килсен сезгә.

    Мәктәптә үткән һәр сәгать

    Куаныч бирсен сезгә.

Хөрмәтле  укытучыларыбыз! Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз! (концерт номеры)

   Алтынчы баскычны  иң бәхетле укытучыларыбыз дисәк тә ялгыш

булмас. Алтылы саны- бәхетле сан. Бу баскычны физика, музыка , рәсем, технология  фәнен укытучы укытучылар яулый

 Сезгә булган матур теләкләр

Шытып чыкты йөрәк түрендә.

Сәламәтлек, озын гомер, бәхет

Без телибез алгы көнегездә.

Тагын әлеге баскычта иң яшь, иң гүзәл затларыбыз. Ягез әле, бәлки подсказка кирәкмәс? Ярый алайса, игътибар белән тыңлагыз.

Ишектән  елмаеп  килеп керүче, безнең белән уртак телне бик

тиз таба белүче, үзләренә хөрмәт таләп итүче, зәвык белән киенүче, мөлаем укытучыларыбыз?

 Алар булмаса,хәтта атнаның нинди көне икәнен белмәс идек.

                   Чит ил теле булса да

                   Алар тиз  таба  җаен.

                  Өйрәтәләр  яңа сүзләргә

                  Аптырамый сөйли белергә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.

Җиденче баскычта гадел рәвештә мәктәбебез өчен бик кирәкле хезмәт

ияләре, укулар беткәннән соң укучыларны ял иттерүче, дәресләрен эшләргә булышучы апалар рәхмәт сезгә.

            Җир йөзендә төрле-төрле

            Никадәрле китап бар.

            Бик калын да бик олы да

            Кечкенә дә китаплар.              

Шул китапларга бөтен гомерен багышлаган фидакарь шәхес- Миләүшә апа!  Бәйрәм белән сезне!

             Сез булганга гына якты

             Безнең шушы бинабыз.

             Озын гомер, бәхет-шатлык

             Бирсен сезгә Раббыбыз!

Шулай итеп тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Пока-пока!

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы,  хисләребезне бернинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт сезгә , мең-мең рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

укытучылар көненә карата сценарий

Ветеран укытучылар белән очрашу үрнәге....

“Җан җылысын сезгә бирәм…”

Каләм- минем гомер юлдашым”- дип яза шәһәребездә яшәп иҗат итүче, табигатьне яратып, аннан илһам алучы, “Мин табигать баласы”, “Бәхет бүләк итеп...” исемле китаплар авторы “Чулман”, “Хезмәттәш авазы”,...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

А.б.: - Хәерле көн, барыгызгада!Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән  кичәгә  җыелдык....

Ветераннар, сезгә хөрмәт, ихтирамнар... (кичә үрнәге)

Ветераннар, ветераннар,Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.Сез булганга матур булып,Алсу булып ата таңнар.Сугышта булып арысланВатанга җиңү яулаган,Тыныч хезмәттә дан алганҺәр ветеран – чын каһарман....

Әниләр, рәхмәт сезгә, кичә

Әлеге класстан тыш чара - кичә  "Әниләр, рәхмәт сезгә" исеме белән бирелде. Ул иң якын кешеләрне ярату, аларны хөрмәтләү һәм иъгтибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү максаты астында оештырыла....

Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр

Талгын гына көй ишетелә. Экранда презентация.”Аллах белән бала сөйләшүе”....

"Баш иябез Сезгә!"

Әлеге сыйныфтан тыш чара укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм тырыш хезмәте белән таныштыру; ветераннарга ихтирам һәм...