Сценарий на новый год
план-конспект занятия (10 класс) на тему

Сценарий на новый год на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_na_novyy_god.docx29.43 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бәйрәм сценарие

(4 сыйныф әкияте)

Карт Шүрәле. Эх, дөнья фани... Шушы фани дөньяларда ни кылансаң да ярый.
Урта я. Ш. Дөрес әйтәсең, бозылды дөньялар...
Карт Ш. Тукай гына безне белә дә, Тукай гына безне Шүрәле дип саный иде.
Урта я. Ш. Хәзер безне белүче дә, Шүрәле дип исәпләүче дә, бездән куркучы да юк.
Карт Ш. Кешеләр бетерәләр инде урманны. Шуңа кайгырам әле. Яңа ел җитә дип тагын чыршыга килерләр.
Урта я. Ш. Әйтмә инде, ул җәй көннәрен күрсәң син, нинди генә чүпчар, кәгазь кисәкләре, консервы савытлары калдырмыйлар.
Карт Ш. Ичмасам, элек агачны балта белән чабалар да ат белән алып китәләр иде. Ә хәзер бит трактор белән машина белән килеп, бөтен җирне бозып, таптап, изеп бетерәләр.
Урта я. Ш. Тракторы да бит аның дию пәрие белән бер. Акыра да бакыра, әллә нинди төтеннәр чыгарып, бөтен дөньяны сасытып бетерә. Аннан урманда суларга һава җитми башлый.
Карт Ш. Бер көй ишетелә түгелме? әйдә булмаса барып карыйк әле.

(2 сыйныф әкияте)
Ришат. Уф, арыдым, башка бер адым да атламаячакмын.
Азат. Атламыйча нишләрсең, чыршысыз кайта алмыйбыз бит инде.
Р. Синдә чыршы кайгысы, үзебез ничек исән-имин кайтып җитәрбез, диген.
А. (кулына балта ала). әйдә эшкә тотыныйк. Болай булмый бит инде. Чыршысыз нинди бәйрәм инде ул?
Аланга таба борыла. Сүнә башлаган учакны күреп ала.
А. (куркып). Монда кемнәрдер булган... Учак якканнар.
Р. (шаярып). Бүреләр яккандыр бу учакны.
А. (шаяруны дәвам итә). Әйе, әйе, Кәҗә белән Сарык ботка пешергәннәрдер.
Р. (учакны болгата). Боткаларын ашап бетергәннәр шул, безгә  калдырмаганнар. Әйдә кисик инде, миңа гына димәгән бит.
Чыршы сайларга тотыналар, капчыктан пычкы алалар. Карт Шүрәле белән Урта яшьтәге Шүрәле малайларны күзәтә. Ачудан малайларга кар ыргыта. Карт Шүрәле дә аңа кушыла. Иң беренче йомарлам бер малайга килеп тия. Артларына борылып карасалар – Шүрәлеләр тора.
Р :(кычкырып җибәрә). А-а-а... Шүрәле!.. А-а-а!.. (Иң беренче булып чыгып чаба.)
А:У-у-у... Шүрәле!
Ул да Шүрәлеләрне күреп ала һәм йөгереп китә. Алар артыннан Шүрәлеләр чаба. Шулай куышып йөриләр. Сәхнәгә чыгалар. Малайлар, сулышларын җыя алмыйча торалар.
Р. Кара әле, малай! Кемнәр куды соң безне?
А .Кем булсын, Шүрәлеләр!
Р. Кит әле моннан әкият сөйләмә! Каян килсен, ди, алар?
А. Син нәрсә, күрмәдеңме әллә, күзең чыкмагандыр бит?
Р. Күрүен күрдем дә, куркудан күземә генә күренәдер дип уйладым. Яхшы чакта кайтыйк без.
А. Юлны тапсак, бик кайтыр идек тә шул. Кайтуларны онытыйк инде без. Кайту юк инде ул, тю-тю. Шушында боз булып катып, һәйкәл урынына калырбыз инде без. (Һәйкәл булып басып күрсәтә.)
Р. Син нәрсә, мин кайтмасам, минем әни белән, беләсеңме, нәрсә булачак...
А. Их, безнекеләр мәктәптә бәйрәм итәдер инде.
Р. Әйе, чыршысыз Яңа ел бәйрәме үткәрәләрдер.
А. Безнең чыршы алып кайтканны көтеп тормаслар инде.
Р. Кыш бабай бүләкләр өләшәдер...
А. Алинә Карсылу булып киенгәндер...
Тавышлары әкренәя бара. Йокымсырый башлыйлар. Утырган җирләреннән кар өеменә авып, йоклап китәләр.

(1 сыйныф әкияте)

Кыш бабай кар кызы иске һәм яңа ел керәләр.

К.б. Хәзер, дусларым, менә шушы урманны гына чыгабыз да Йомрал авылы да күренәчәк. Ә авылга җиттек икән инде мәктәпне дә тиз табабыз дигән сүз.

К.к. Зыян юк, бабакай, мин бер тамчы да армадым. Менә карт әтәч белән яшь көчек кенә жәл. Алар арганнардыр.

Иске ел. Болай да янган йөрәгемә ут өстәмәгез әле. Әле генә шатлана-шатлана яңа ел булып килгән идем, инде китәргә дә вакыт җитеп килә. Менә шушы балага тулы бер елны ничек ышанып тапшырырга кирәк инде?

Яңа ел. Туктале, әтәч әфәндем, син үзең дә былтыр яңа гына йомыркадан чыккан сары чебеш иден түгелме сон?  Шуңа да карамастан бик матур эшләр күрсәттең. Ә быел мине үртәп торасын. (үпкләмәкче була)

К.К. Ягез әле, дусларым, алай үпкәләшмик. Ә син, әтәч, китәм дип бик борчылма. Син бит 12 елдан тагын безгә хуҗа булып киләчәксең. Әгәр инде бик сагынсаң, яңа елга кунак булып килергә мөмкин.

Иске ел. (күңеле күтәрелеп китә) Кара, чыннан да шулай бит. Ничек бу фикер минем башыма алданрак килмәде икән? Әйдәгез, тизрәк барыйк та балаларны соендерик.

К.б. (йоклап утырган егетләрне күреп) Китүен  китәбез дә, болар кемнәр соң монда?

К.к. (яннарына барып) Бабакай, болар Иске Йомрал мәктәбе укучылары Ришат белән Азат бит. Менә, яннарында балталары да бар. Мөгаен, яңа ел бәйрәменә чыршы кисәргә килгәннәр дә адашканнардыр.

К.б. Иииии, балакайлар, чыршыны менә шулай теләсә ничек кисәргә ярамаганны белмәгәннәр микән? Өстәвенә экология елында. Мин бит быел барлык мәктәпләргә дә чыршыны үзем бүләк иттем. Әйдә уятыйк та алып кайтыйк үзләрен. (уяталар да барысы бергә чыгып китәләр)

(3 сыйныф әкияте)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Яңа ел бәйрәме кичәсен дәвам итәбез.
Җиребез юмарт, халкыбыз
Кунакчыл һәм олы җанлылар.
Сүзгә бераз саран булса да,
Җырга оста, эштә данлылар.
Шул вакытта фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.
Икенче алып баручы. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.
(Кыш бабай белән Кар кызы, иске ел, яна ел, Ришат Азат керә.)
Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм җитәкче иптәшләр, кадерле балалар. Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршы, бизәкләре күзнең явын алырлык! Әмма утлары янмый бугай. Әйдә әле кабызыйк, кызым!
Чыршы уты ян, ян! (кабына)

Кар кызы.
Ап-ак карлы аланнарда
Биеп йөрдем мин.
Чыршыларга ак энҗеләр
Сибеп йөрдем мин.
Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без,
Җир өстенә аклык-пакьлек
Алып киләбез.
Чын күңелдән тәбриклибез
Сезне Яңа ел белән!
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Бездән теләк шул сезгә.
Кыш бабай. Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын!
Һәрберебез булсын тырыш,
Күңелле үтсен тормыш!
1а.б. Рәхмәт, Кар кызы, изге теләкләреңә.
2а.б. Бабакай, без сине зарыгып көттек. Кайчан килеп җитәрсең дип борчылып беттек.
Кыш бабай. Ә без әйбәт кенә килеп җиттек, балалар. Әле менә урманда ике егетегезне табып алдык. Бәйрәмгә чыршы кисәргә җыенган булганнар. Алай чыршыларны теләгән җирдән кисеп алырга ярамый бит, балалар. Яңа ел сылуларын махсус питомникларда үстерәләр һәм сатуга куялар. Икенче юлы аң булыгыз, табигатькә зыян салырга тырышмагыз.

Ришат Азат. Кичер безне, бабакай. Ашыгычлык белән бик уйлап бетермәгәнбез. Башка вакытта андый уйланылмаган гамәлләр кылмабыз. Сүз бирәбез.

К.б. Әлбәттә, кичерәм, балакайлар. Ә хәзер минем белән килгән кунакларга күз салыгыз әле, таныйсызмы сез аларны? (балалар җавап бирә)  Әлбәттә, иске ел – Әтәч һәм яңа ел – эт. Аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр, әйдәгез тыңлап карыйк әле.

Әтәч:  Минем елның соңгы сәгате,
Китәселәр килми бу елдан.
Бер дә китмәс идем, тик вакыттан.
Артта калу миңа тыелган.


Узган еллар бигрәк кадерле шул,
Һәр көненә хезмәт куелган
Тарихның бу данлы елына да
Безнең күпме җиңү уелган.

Менә хушлашыр сәгать тә килеп җитте, дуслар! Мин  инде сездән китәм, тик хушлашмыйм, бары саубуллашам гына. Минем икенче килүемдә сез инде җиткән егетләр-кызлар булырсыз. Укуларыгызны дәвам итеп, үз юлларыгызны табарсыз. Мин сезгә тормышыгызда бары тик иң изге теләкләр генә юллап калам. Исән-имин очрашырга насыйп булсын!

Эт: Таныш булыйк

Мин яңа ел - өр яңа ел

Бу ел миннән башлана

Яңа ел белән сезне

Эт елы котлы булсын

Кырларда иген уңсын

Табыннар гел мул торсын

Яңа ел белән , яңа бәхетләр белән.

Әтәч дустым, без бит икебез дә кеше янында,  аңа хезмәт итүче хайваннар. Син иртән иртүк йокыдан уятсаң, мин йорт сакчысы хезмәтен үтим. Мин дә синең кебек тырыш булырмын, син башлаган эшләрне дәвам итәрмен. Йөзеңә кызыллык китермәм дип сүз бирәм.

Әтәч. Рәхмәт сиңа, дустым. Мин тыныч күңел белән китәм болай булгач. (күрешәләр)        

К.б. Мин дә сездә озак тоткарлана алмам, балакайлар. Менә утырып әзрәк ял итеп алыйм да, кузгалырбыз. Илебез бик зур бит, барлык балаларны да яңа ел бәйрәме белән котлыйсым бар. Өлгерергә кирәк. Ә ул арада оныгым Кар кызы сезнең белән бераз күңел ачып алыр.

 (Кар кызы уеннар уйната). Уеннардан соң традицион саубуллашу күренеше. Кыш бабай, Кар кызы, иске ел, яңа ел чыгып китәләр.

 Сыйныфлар чыгышы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника Новый год 2012 по теме "Дед Мороз и год спорта" для 1-6 классов

Сценарий праздника Новый год разрабатывался в предверие года спорта и зимней олимпиады 2014 года....

Сценарий к Новому году

Сценарий к Новому году...

Сценарий мероприятия "Новый год - 2012"

Сценарий мероприятия для учащихся 5 - 11 классов "Новый год - 2012"...

Сценарий к Новому году

Дорогие друзья, Новый год – это праздник волшебства, смеха, красивых костюмов и , конечно же, под новый год сбываются даже самые заветные желания. Сегодня вы в этом убедитесь сами, на примере сказки «...

Сценарий праздника Нового года в младшей подготовительной группе «Нюша и Новый год!»

Сценарий для праздника в музыкальной школе. Дети 4-5 лет....

Сценарий праздника "Новый Новый год"

Мероприятие для учащихся 5 - 9 классов....

Сценарий на Новый год (своя разработка). Тема "Как Бабки-Ежки Новый год спасали"

В этом сценарии вы найдете сказочных персонажей, детективную линию, экологические призывы и т.д....