"Буыннарның көмеш чылбыры"
материал

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

"Буыннарның көмеш чылбыры" Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon buynnarnyn_komesh_chylbyry.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

Буыннарның көмеш чылбыры

Кечкенә малай. Әби,әби, дим. Кая син, чык әле тизрәк.

Әби. Әү, улым, ни бар?

Кечкенә малай. Әби, сөенчегә нәрсә бирәсең?

Әби. Хы, нәрсә бирим икән инде? (уйланып). Ә-ә, теге син ярата торган шикаладны бирермен.

Кечкенә малай. И- и, әби! Шоколад белән генә алдый алмассың! (кулы белән ишарәләп). Беләсеңме, синнән бер бик шәп җыр!

Әби. Җыр? Хи-хи, улым! Җырламаганга да биш былтыр бит!

Кечкенә малай. Яле, әбекәй, ялганлама әле мине. Синең ишегеңнең бер ярыгы бар. (шаярып). Менә шуннан акрын гына моңлы көй агыла... Татар моңы...

Әби.Шулаймы? Я, ярар ла, җырлыйм инде, җырлыйм.

                        Татар халык җыры.

Я, син миңа ни бирәсең инде?

Кечкенә малай. Ә мин, әби, синең   күптән югалткан дисбеңне таптым! Менә ул!

                         Дисбең тотып, әби, намазлыкта,

                         Һәр көн изге догаң кыласың.

                         Нәселемнең ныклы шәҗәрәсен

                         Чылбырларга үреп куясың.

Әби. И, и рәхмәт инде, улым! Минем өчен бу – бик кадерле бүләк. Ул бит миңа – бабам бүләге. (көй агыла). Ә аны мин синең әти-әниеңә, алар - сиңа, ә син балаларыңа тапшырырга тиеш буласың.

Әнисе чыга.

 Әни. Улым, кая югалдың син? Дәресләреңә утырасың бар бит?      

 Кечкенә малай. И, әни, нинди дәрес әле монда?! Монда без әби белән “чылбыр” тезеп утырабыз әле.

Әни. Нинди чылбыр? Каян алдыгыз?

Кечкенә малай. Буыннар чылбыры. Ныклы,өзелмәс чылбыр. Менә ул! (дисбене күрсәтә)

   

Көй астында алып баручы чыга.

Алып баручы.  Исәнмесез, хәерле көн диеп,

                            Башлыйк әле сүзне, туганнар.

                            Туган илдә, изге җиребездә

                             Матур гына тормыш корганнар.

Әйе, Нәсел чылбырыңда үзеңнең барлыгыңны тою кешедә яхшы гамәлләр белән горурлану тойгысы, шуңа лаек булырга тырышу теләге тәрбияли. Изгелеккә, яхшылыкка өндәгән гореф- гадәтләребез яшь күңелдә урын алсын; гаиләдә олыны - олы, кечене - кече иткән ул - кызлар үссен, буыннарны тоташтырган рухи җепләр өзелмәсен дисәк, әби-бабаларыбызны белү кирәк. Ул гына да түгел, Нигезгә ия булу зур сәләттер һәм зур байлык ул!

Рәхәтләнеп аунадым бер

                                             Туган як кырларында.

    Кулларымны куеп тордым

                                             Чишмәнең парларына.

Җыр “Туган як”

Алып баручы. Кадерле дуслар, бүгенге концертыбызда без Вакыт буенча сәяхәт итәрбез.

Өлкән буын! Сиңа карап сокланабыз, горурланабыз, үрнәк алабыз! Сез – безнең юл күрсәтүчебез, якты маягыбыз!

Сез кабызган утлар сүнмәс алар,

 Мәңге сүнмәс калыр күңелдә.

 Сез башкарган эшләр үрнәк булыр,

 Маяк булыр алгы көнендә.

Җырла, син! Җырыңны тыңлап,

Белермен үткәнеңне.

 Җырла, син! Күзләрең миңа

әйтер ни көткәнне.

Җырла, син! Халык җырында –

Илеңнең үткән көне.

Киткәннәрнең васыять итеп

Калдырган өмет өне.

Туган якка оча аккош,

Җилпешләре җиңел икән.

Сәлам яздым канатына

Күрдегезме икән?

 Рәхәтләнеп аунадым бер

Туган як кырларында.

Кулларымны куеп тордым

Чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

Балачак сукмакларын,

Искә төшереп, гомеремнең

Татлы төштәй чакларын.

Миндә ата-бабалардан

Килә тоган олы горурлык.

Аерылмам бу кыр, урманнардан,

Көчем җитә, тотсам – кулым нык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Буыннарны белергә бурычлы син!"

Язма укучыларның эшләрен үз эченә ала. Безнең максат балаларга белем бирү генә түгел, ә аларның үзаңнарын, аеруча милли үзаңнарын үстерү. Кеше үзенең тамырларын белергә тиеш. Тамырлары нык булган агач...

Шәҗәрә-буыннар чылбыры

Моя родословная -- непрерывная связь поколений...

Буыннарның көмеш чылбыры

Әдәби - музыкаль кичә...