Шәҗәрә-буыннар чылбыры
классный час на тему

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Моя родословная -- непрерывная связь поколений

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seminar_respublika-2014.docx18.67 КБ

Предварительный просмотр:

Шәҗәрә-буыннар чылбыры

1-а.б. Хәерле көн,сыйныфташларым,кадерле кунаклар.Бүген без “Шәҗәрә-буыннар чылбыры “ дип аталучы чарага җыелдык.

2-а.б.”Шәҗәрә”русча родословная,грекча “генеология”дип атала.Шәҗәрәдә гаиләнең үткәне,аның кайда,кайчан барлыкка килүе,төрле шәхесләрнең шөгыле,кылган гамәлләре,кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар тасвирлана.

1-а.б. .”Шәҗәрә” нәселне,буыннар чылбырын аңлата.

Без дә 5-нче сыйныфтан башлап үз нәсел шәҗәрәбез белән кызыксына башладык.Бу эшкә әти-әниләребез,әби-бабаларыбыз,якын кешеләребезне дә тарттык.Сыйныф җитәкчебез Сәгъдиева Тәнзилә Хатиповна сыйныф сәгатьләрендә безгә шәҗәрә төзү эшенең серләрен өйрәтте.Тырышлыгыбыз бушка китмәде.Хәзер безнең сыйныфтагы һәр укучының да нәсел шәҗәрәсе бар.Әлегә кемдер үзенең 5 буынын гына белсә, Хамидуллина Илүзә 12,Хадиев Рәфит 11,Зиннуров Илсаф 9 буын бабасын тапты.

2-а.б. Үз нәселеңне,үз тарихынны өйрәнү һәркемнең изге бурычы ул.

1-а.б.Борын-борыннан туганлык-кардәшлек җепләрен агач кәүсәсе һәм аның ботаклары,яфраклары рәвешендә күрсәткәннәр.Шәҗәрәләрне шулай ук схема,чылбыр,таблица формасында күрсәтергә дә була.Безнең сыйныфтагы ике егет Равилов Алмир һәм Харисов Ранис бер үк нәселдән булуы ачыкланды.

2-а.б.Беренче  шәҗәрәләр 17-18нче гасырларда төзелгән. Аларның күбесе безнең чорга кадәр сакланмаган.

1-а.б.Зур елгалар кечкенә инешләрдән башланган кебек,безнең республикабыз һәм илебез гаиләләрдән һәм нәсел ыруларыннан тора.Шуңа күрә без үзебезнең нәселне генә түгел,ә танылган шәхесләрнең,авылдашларыбызның да нәсел тарихларын өйрәнергә бурычлы.Февраль аенда безнең сыйныфтан ике укучы-Байтимирова Алия һәм Сибгатуллина Филсинә “Үзеңнең тамырларың турында белеп яшәргә...”дип аталучы республика эзләнү эшләре конкурсында катнаштылар.Филсинә “Шәҗәрә”номинациясендә “Гыйльметдиновлар гаиләсе һәм аның безнең районның мәгариф һәм тәрбия эшенә керткән өлеше”дип аталучы эше белән,Алия “Безнең якташлар”  номинациясендә “Баһаветдиновлар нәселендәге танылган кешеләр” эзләнү эше белән катнашты.Сүзне аларга бирик.

2-а.б.Тулы мәгънәсендә алганда шәҗәрә-ул нәсел тарихы гына түгел,ә әһәмиятле вакыйга һәм фактларның елъязмасы,халкыбыз тарихы да.Зиннуров Илсаф үзенең шәҗәрәсе белән таныштырыр.

1-а.б.Ыру,нәсел,гаилә тарихы һәр гаиләнең үзендә сакланырга тиеш.Ә илдәге,кешелек дөньясындагы бар нәрсә дә тарих дигән фәнгә теркәлә бара.Безнең заман да тарихка калыр.Ә инде гаилә шәҗәрәсе булса,аны башлаучыга рәхмәтләр укырлар.Сыйныфташыбыз Насыйрова Лилия дә шушы изге эшкә керешеп,үзенең   8   буын бабасын белде.Алай гына да түгел,ул үз нәселендә республикабызга шактый гына танылган Роберт,Рим һәм Ким Миңнуллиннар,Идрис Кәлимуллин  булуын белеп гаҗәпкә калды.Сүз Лилиягә бирелә.

2-а.б.Без килмешәк түгел җир йөзендә,

Җирдә тирән безнең тамырлар.

Киләчәктә безнең нәселләр дә

Гүзәл җир йөзендә калырлар.

Равилов Рәсим үзенең шәҗәрәсе турында сөйләр.

1-а.б.Һәр кеше,нинди милләттән булуына карамастан,үзенең тамырларын белергә тиеш.Чөнки агачның тамырлары һәм кәүсәсе никадәр ныграк булса,аның ботак һәм яфраклары да шулкадәр көчлерәк була.Гыйззәтуллина Лилия үзе төзегән шәҗәрә белән таныштырыр.

2-а.б.Кем булган соң синең бабаң?

Ә бабаңның бабасы?

Алардан тыш нәселеңдә

Йә,кемнәр булган тагы?

Нинди һөнәрләр белгәннәр,

Нинди кием кигәннәр?

Бу якларга,бу районга

Алар кайдан килгәннәр?

Мөхәммәтшина Ләйлә үзенең тамырлары турында сөйли.

1-а.б.”Мин кем,минем тамырларым кая барып тоташа?”-мөгаен, һәрберебез бу сорауга җавап эзли торгандыр.Бу сорауга җавап табарга ,әлбәттә,нәсел агачы-шәҗәрә ярдәм итә.Шулай ук элеккеге вакытларда гаиләләрдә гаилә символы,гаилә гербы булып торучы тугралар да булган.Кызганычка каршы хәзер алар онытылган.Безнең кайбер сыйныфташларыбыз бу эшне дә җанландыру максатыннан үз гаиләләренең туграларын төзеделәр.

Ләйлә.Тугра-гаилә символы.Гаилә ул-җылы учак.Гаилә никадәр нык булса,аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Ландыш.Мин гаиләне киләчәк буыннар тәрбияләнә торган кош оясына тиңләр идем.

Илүзә.Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш.Гаилә ул-йорт кебек,ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә.Әти-әни йортның тоткасы,ә балалар аның көзгесе.

Г.Лилия.Мин кояш,пар аккошлар,аяз күк йозе ясадым.Йорт эчендә дә,дөньяда да һәрвакыт тыныч булсын,әти-әни озак яшәсен иде.

Рәсим. Безнең нәсел гомер-гомергә җир белән бәйле булган,иген иккән,терлек үстергән.Туградагы башаклар шул турыда сөйли.

Ранис.Заман белемле булуны таләп итә.Тырышып укырга,әти-әниләргә чын алмаш булырга тиешбез.Бергәләп киңәштек тә,белем алуның бик кирәк булуын күрсәтергә булдык.

2-а.б.Һәр кеше үз гаиләсенең,үз Ватанының үткәне ,бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнгән.Без барыбыз да бик зур колачлы гомумкешелек агачының ботак һәм яфраклары булып торабыз.Үткәннән башка киләчәк юк.Безнең гаиләләрдә үткәннең кадерле ядкарьләре дә саклана.Буыннан-буынга тапшырылып килә торган бу истәлекләр-иң кадерле әйбер бит ул.

1-а.б.Гаилә альбомнарын булдыру,аларны тулыландыру өстендә дә эш алып барабыз.

2-а.б.Шәҗәрә ул-яшәү тантанасы,

Сулар һава, туфрак,газиз җир.

Ул тамырым буйлап аккан ал кан
Борынгы да,яшь тә,хәзерге.

1-а.б.Ыру агачым син,әй шәҗәрәм!

Син үскәндә дөнья яшәрә.

Күкне терәп җирдә син торганда

Яшәргә дә әле яшәргә.

2-а.б.Без әле киләчәктә дә нәсел шәҗәрәбез белән кызыксынуны дәвам итәрбез,эзләнербез.Туган авыл,туган йорт,туган нигез,туган ил..Аларның киләчәге безнең кулда.

Хәтерләүдән курыкма син

Үткәнеңне онытма син!

1-а.б.Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Буыннарның көмеш чылбыры

Әдәби - музыкаль кичә...

Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)

Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)...

"Буыннарның көмеш чылбыры"

quot;Буыннарның көмеш чылбыры" Сценарий...

Музей- буыннар чылбырын бәйләүче хәзинә

Мәктәбебездә урнашкан " Милли көнкүреш музее" буенча эшләнгән фәнни-тикшерү эше.....