Сценарий "Новый год в 1-4 классах" на татарском языке
материал

Минатуллина Лейсан Фанисовна

Новый год — это праздник, который отмечается многими народами согласно принятому календарю, и наступает он в ночь с 31 декабря по 1 января

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_1-4.docx25.79 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме (1-4 сыйныфлар өчен)

Зал бәйрәмчә бизәлгән . Уртага чыршы куелган.  Тирә-якка балалар тезелешеп утырган. Алып баручылар чыга.

 1 нче алып баручы.

Табигатьне ак бәс сарган,

Күзен кысып, кар көлә.

Җем-җем итеп, нурлар бөркеп

Җиргә Яңа ел килә.

2 нче алып баручы.

Көрткә чумган чыршы, киенеп,

Килгән безнең арага.

Бәйрәмебезгә нур өстәп,

Утлары бар  янарга.

1 нче алып баручы.

Кыш бабай белән Кар кызы

Безгә килергә чыккан.

Кулларына капчык белән

Бик күп бүләкләр тоткан.

2 нче алып баручы.

Урман  сылуы  чыршыга

Бу бәйрәм килгән мәлдә

Әйтик шушы серле сүзне:

Яшел чыршы, ян әйдә!

( Балалар  кабатлыйлар)

  1. ҖЫР “Үсте чыршыбыз урманда”

(Ишек шакыган тавыш ишетелә.)

1 нче алып баручы.

Бер генә минутка тын калыгыз,

Ишек шакый Кыш бабабыз!

2 нче алып баручы.

Ой, килеп тә җиткәнме?

Бигрәк җитез икән лә.

1 нче алып баручы.

Кая, карап керим әле,

 Каршы алырга кирәк.

Нишләп карап торасыз?

Әйдәгез инде, тизрәк.

(Алып баручылар чыга. Убырлы карчык белән Шүрәле керә.)

Убырлы:

Ишеттеңме, Шүрәле? Бабай бөтен балаларга бүләкләр  өләшә икән. Кәнфитләре дә бар, ди. Баллыдыр, ә? Эх, елга бер генә тапкыр булса да ашарга иде шул шоколад, печенье, чипсыларны. Теге кыштырдап торган кукуруз таякларын. Натуральный соклар эчеп җибәрсәң... Карале, Шүрәле, син бит ир кеше. Берәр нәрсә уйлап тап инде.

Шүрәле:

И, Убырлы, нәрсәсен уйлап торасың инде аның! Гадәттәгечә, тотабыз да урлыйбыз. Шуның белән эш бетте.

Убырлы:

Ха! Оста гына!Урлыйбыз, имеш. Гадәттәгечә, безне тоталармы? Әйе, әйе, гел тоталар, җитмәсә, тәрбияли башлыйлар әле. Сез инде олы, урлашырга ярамый, янәсе. Күрәсеңме, монда тезелеп күпме шахитлар утыра. Хәзер полициягә йөгерәчәкләр. “Берсе  -  сакаллы,  йонлы,  икенчесе себеркегә атланган,” - диячәкләр.

Шүрәле:(Балалалрга.) Полициягә барасызмы?

-Әйе.

-Ох, әләкчеләр. Кытыклыйм бит. (Балаларны кытыклап йөри.)

Шүрәле йөренә, үз-үзенә:

Уйла, Шүрәле,уйла. Эшләт үзеңнең акыллы башыңны. (Убырлыга.) Кил, тизрәк. Уйлап таптым. Без балалар күрмәгәндә генә урлыйбыз. Кыш бабай белән Кар кызын сихерлибез дә, алар бу икенче мәктәпкә юлны онытып адашачаклар.. Алар арып ял итәргә утырган арада , ялт теге капчыкны!

Убырлы:

Афәрин. Акыллы баш! Не голова, а дом советов.  Менә ир кеше син! Эшкә тотындык.

Бар эзләрне себерәм.

Телим - юлдан яздырам.

Фикерләрен оныттырам,

Туздырам да аздырам.

Шүрәле:

Җитте инде сиңа, күпме сихерләргә була. Әйдә киттек. Әйт бисмиллаңны. (Чыгалар.)

Алып баручылар керә.

1 нче алып баручы.

Ишек төбендә көтә-көтә өшеп беттек. Кунаклар юк та юк!

2 нче алып баручы.

Балалар, ни булды монда? Сезнең янга беркем дә кермәдеме?

(Балалардан сорашалар. Алар әйтә.)

1 нче алып баручы.

Ай-һай, нишләргә икән?

Кыш бабай килмәс микән?

2 нче алып баручы.

Вакытыннан алда бер дә

Кайгырмый торыйк әле.

Хат ташучы күрмәгәнме,

Без шуннан сорыйк әле.

(Хат ташучы керә.)

Хат ташучы:

Алып килдем күпләп сезгә

Яңа ел котлауларын.

 Икенче мәктәпкә хатлар

Тик сезгә, дускайларым.

1 нче алып баручы.

Рәхмәт сиңа, хат ташучы,

Бик вакытлы килдең бит.

Телеграмма языйк бергә,

Кыш бабайга бик тиз илт.

2нче алып баручы.

Әгәр онытса,  Тукай

Мәктәбенең адресын,

Зелёная урамында дип

Исеңдә калдырырсың.

1 нче алып баручы.

Хат ташучы дустыбыз! Әз генә сабыр ит. Телеграмманы без балалар белән бергәләп язабыз.( Балалардан сүзләр әйттерелә. Алып баручылар аларны  язып бара. Әзер текстка шул сүзләрне куеп укыйлар.)

Телеграмма эчтәлеге:

“Кыш бабай!  Кар кызы!

Барлык балалар түземсезлек белән сезнең килүне көтәләр.  Без сезгә күрсәтергә дип  җырлар һәм  биюләр  әзерләдек. Бүген уку турында сөйләшәсе килми, бәйрәм итәсе килә.

Тизрәк килегез инде! Убырлы карчык белән Шүрәле сезне сихерләргә телиләр. Сез аларга бирешмәгез. Хат ташучы сезгә дә, безгә дә булышачак. Шушы телеграмманы сезгә илтеп бирер. Сезне Тукай мәктәбенең актлар залында,  Зелёная урамы 1А да көтәбез.

Хөрмәт белән малайлар һәм кызлар.”

Хат ташучы чыга.

2 нче алып баручы.

Ә хәзергә бергәләшеп

 Күңел күтәреп алыйк.

Матур җырлар беләсездер,

Бергәләп җырлап алыйк.

  1. ЖЫР Арам-зам-зам

Чыршы тирәсендә әтәч идән себерә. Капчык таба.

Әтәч:

Тавык, җаным,килче бире,

Тамак туяр, ашлык таптым.

Юк икән лә, ашлык түгел,

Бик тә сәер капчык таптым.

Тавык:

Кыт-кыт, кыт-кыт. Кыт-кыт, кыт-кыт.

Якын килмә. Шартламасын.

Ай, шул курыкмас гадәтең!

Уйлап тормый капланасың!

(Чебиләр биюе башкарыла. Ике чеби сөйләшә.)

1 нче чеби.

Танып белим дип дөньяны

Тишеп чыктым йомырканы.

Ни барын беләсе килә,

Ачыйк инде, әти, аны.(Капчыкка күрсәтә.)

2 нче чеби.

Бу кадәр куркак булма син,

Янымнан кит. Бар, ичмасам,

Әти. Әни, ачасызмы?

Курыксагыз үзем ачам.

(Капчыкны ачалар. Аннан эт килеп чыга.Эт белән Әтәч кул биреп күрешәләр.)

Эт:

Мин - Яңа ел! Сезнең янга

Эт елы булып киләм.

Үзем - сизгер, үзем - уяу,

Һәрчак сакта, эш сөям.

Әтәч:

Имин узды Әтәч елы

Тормышлар барды гөрләп.

Мин китәм инде , дусларым,

Сезгә уңышлар теләп.

Эт:

Яңа еллар котлы булсын,

Дөньябызга муллык тулсын.

Киләсе ел бәхет белән,

Тынычлыкта күркәм узсын!

_Балалар, мин сезнең белән уйнагым кели. Эйдэгез, бер  уйнап алыйк.

  1. УЕН

  1. “Кар кызын” сайлау.Кызлар катнаша.Музыкага бию(попурри).Иң оста биючесе-“самая зажигательная” кар кызы.

3. БУГИ-ВУГИ биюе

(Кыш бабай  һәм Кар кызы керә.)

Кыш бабай:

Исәнмесез, укучылар!

Бик ашыгып килдек сезгә.

 Кар-бураннар киртә түгел,

Суык җилләр юлдаш безгә.

Кар кызы:

Аздан гына адашмадык.

Ярый әле хат язгансыз.

Адресыгызны күрсәтеп,

Телеграмманы салгансыз.

Яңа еллар котлы булсын,

Тәбриклибез чын күңелдән.

  • Әйдэгез балалар, бер җырлап-биеп алыйк.

Кыш бабай:. Биюләре күңелле булды. Ләкин әле безнең яңа ел турында шигырьләр дә тыңлыйсыбыз килә.

Кар кызы: Алар шигырьләр сөйли белмидәдер әле.

1 Алып баручы. Нишләп белмәсеннәр?! Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйли белә. Менә тыңлап карагыз әле.

Кыш бабай: Тукай мәктәбе укучылары бик матур шигырь сөйли дигәнне ишеткән идем. Тыңлап карыйк әле.

Кар кызы: Әйе, әйе...тыңлыйк әле үзегезне. Дөрес әйтәләрме икән?!

Кыш бабай: Менә бит, нинди матур итеп сөйлиләр икән. Булдырдыгыз, булдырдыгыз!

Кар кызы: Бик ошады, балалар.  Ә хәзер биеп тә күрсәтегез инде.

  1. БИЮ “Танец маленьких утят”

УЕН

1.

Шүрәле белән Убырлы карчык  керә.

Шүрәле:

Быел тагын тотылдык без.

Тагы байый алмадык.

Полициягә эләктек,

Алдап калдык, бармадык.

Убырлы карчык:

Артык усал булмагызчы,

Гафу итегез безне.

Сүз бирәбез төзәлергә

һәм яратырга сезне!

Кыш бабай: Гафу итәбезме, балалар? Яхшы, дусларым. Ә хәзер бер биеп алыйк.

Кар кызы: Дусларым, сез миңа бик ошадыгыз! Балалар, чыннан да, сезнең белән саубуллашырга вакыт килеп җитте. Безнең Кар кызы белән тагын ерак юлларга китәске бар. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, Өлкәннәрнең сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез.

Кар кызы: Хәзер биеп алый, дусларым.

  1. ҖЫР “Вперёд четыре шага”
  2. ҖЫР “Новогоднее сегодня настроение”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)

Тесты по татарскому языку для 5-9 классов в коррекционной школе VIII вида (для татарских групп)...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....