Туган телләр көненә сценарий
материал

Галимова Лейсан Ильдусовна

Әнкәм сөеп- сөеп әйткән,

Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

Апам биеп-биеп әйткән

Матур сүзләр җанымдадыр!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tellr_konen_stsenariy.docx20.92 КБ

Предварительный просмотр:

Рамазан: Исәнмесез! Хәерле көн, дуслар!

Алсу:  Исәнмесез, исәнмесез, исәнмесез!  Барыгызга да ялкынлы сәлам!

Рамазан: Менә , дуслар, әкрен генә 2019 нчы елның кышы да үтеп бара.

Алсу: Әйе, февраль  -кышның соңгы ае.

Рамазан: Февраль  үзенең истәлекле вакыйгалары белән  тарихка кереп кала.

Алсу: Әйе, безнең мәктәптә дә февраль аенда бик күп чаралар  үтте.

Рамазан: Берничәсен генә санап үтик әле.

9 нчы февральдә- 14 яшеннән инвалид калып , 71 яшенә кадәр каләмен тешләре арасына кыстырып, шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган Гакыйл Сәгыйровка багышланган кичә булды.

Алсу: 15 нче февральдә –язмышларга буйсынмас җан – шагыйрь Фәнис Яруллинга багышланган чара үтте.

Рамазан:17 нче февральдә – Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфиев Садри аганы 95 яше белән котлау өчен аның өенә бару.

Алсу: 21 нче февраль – Халыкара Туган телләр көне.

Рамазан: Әйдә, Алсу , шул хакта тулырак сөйлик әле.

Алсу: 21 нче февральдә Җир шарында яшәгән барлык милләтләр дә үзләренең газиз Туган телләренә багышлап кичәләр үткәрәләр, үз телләренә багышлап шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар.

Рамазан: Тел ул- милләт яшәешенең нигезе. Кеше суламыйча яши алмаган кебек, телсез дә яши алмый. Тел- аралашу чарасы гына түгел, ә милләтне милләт иткән төп билгеләрнең берсе. Теле булган халык кына милләт була ала.

Алсу: Җир йөзендә милләтләр ничек күп булса,  телләр дә шулай ук бик күп.

Рамазан: Инглиз теле, француз, немец теле, кытай теле, япон теле,  үзбәк һәм казакъ теле,таҗик теле, әрмән теле, рус теле, кыргыз теле, һ.Б., һ.б.

Алсу: Татар халкының туган теле-татар теле. Татарстан Республикасындагы 2 дәүләт теленең берсе.

Рамазан: Татар теле – анам теле,

Иң борынгы бабам теле.

Буыннардан буыннарга

Күчеп килгән заман теле.

Ничә гасыр чарлангансың,

Матурайган, яңаргансың.

Халкыбызның күңеленнән

Җыр алгансың, моң алгансың.

Каршы алыгыз, сезнең өчен  Хәлиуллин Илназ җыр башкара.

Рамазан: Әнкәм сөеп- сөеп әйткән,

Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

Апам биеп-биеп әйткән

Матур сүзләр җанымдадыр!

Әбкәм сыйпап –сыйпап әйткән,

Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

Абзам сынап –сынап әйткән

Зирәк сүзләр аңымдадыр!

Алсу: Язда уйнап-уйнап үскән

Җәйдә буйлап- буйлап үскән,

Көздә уйлап-уйлап үскән

Туган телем канымдадыр!

Бөек тә син, тыйнак та син , телем,

Моңлылыгың көйдә сынала.

Татар телем! Синең назлылыгың

Дәртле җырларыңда җырлана.

Кадерле дусларым, сезгә Сабиров Альмир  бик матур җырын бүләк итә.

Рамазан: Минем телем-

Меңәрләгән ишләре күк,

Тыйнак тел ул,

Моңлы тел ул,

Матур тел ул,

Батыр тел ул.

Безнең татар теле – дөньядагы иң камил 14 телнең берсе. Үзенең яңгырашы, аһәңлелеге буенча ул җир шарында 4 нче урында тора.

Алсу: Әйдәгез, дуслар, бөек шәхесләрнең безнең телебез хакында әйтелгән сүзләрен карап үтик әле.

    Немец галиме Вильһельм Радлов болай язган: «Сезнең телегез- татар теле- аралашу теле бит. Аны белгән кеше күпме-күпме милләт вәкилләре белән сөйләшә ала. Сез аны саклагыз.”

Рамазан: Академик Әбрар Кәримуллин болай дип язган: “И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, инсаният (кешелек), тормышның да яме –гаме артыр, иншалла “ .

Алсу:  “Ләгънәтем, минем ләгънәтем

Туган телен кимсеткәннәргә”.

Бу сүзләрне Рәсүл Гамзатов язган.

Рамазан: Туган телне кимсетергә ярамый! Моны ничек аңларга? Әйдәгез, уйлап карыйк! Телне кимсетү- аны башка телгә алыштыру яки  2 телне бергә бутау ул.

Алсу: Шушы хакта язылган “И родной тел” шигырен тыңлап китик әле. Аны нәкъ менә бүгенге татар баласы сөйли.

    (Әхмәтҗанов Алмаз сөйли)

Алсу: Кызык та, кызганыч та!

2 телне бергә бутау- мәгънәсезлек тә, көлке  дә. Кайсы милләттә бу күренеш бар икән?

  Рус баласы әнисенә: “Мама, мин пришел! Миңа суп давай, хлеб бир, пожалуйста! Бүген я “4” ле, “5” ле получил! Мәктәптә так интересно!” дия микән? Юктыр, юктыр. Рәхәтләнеп, авыз тутырып,  үз телләрендә – туган телләрендә сөйләшәләрдер! Башка милләтләр телләрне бутап сөйләшмиләрдер!

  Рамазан: 

   М. Җәлилнең “Җырларым”  шигыре 24 телгә тәрҗемә ителгән : рус, украин, белорус, үзбәк, казах, грузин, әзербайҗан, , литва, молдова, латвия, кыргыз, таҗик, әрмән, төркмән, эстон, башкорт, мари, мордва, удмурт, чуаш, кабардино- балкар, калмык, каракалпак, якут телләренә.

     Әйдәгез, М. Җәлилнең “Җырларым” шигырен 2 телдә – татар һәм таҗик телләрендә тыңлап үтик әле.

 Башкаралар 4 нче сыйныф укучысы Сибгатуллина Лиана һәм 6 нчы сыйныфтан Ходжаева Идимо.

Алсу:Мәктәбебездә башка милләт балалары да белем ала. Алар тырышып рус һәм татар телен, өстәвенә инглиз телен дә өйрәнәләр. Телләр өйрәнү, телләр белү- бик кирәкле , бик мактаулы эш.

Әнә якташыбыз Әхмәтһади Максуди 6 телне – рус, татар, француз, гарәп, фарсы, немец, телләрен бик яхшы белгән һәм тагын 1 телне – эсперанто телен өйрәнгән.

  Каршыгызда Ходжаева Шахло. Ул  “Әнкәй икмәк пешерә “ шигырен сөйләп күрсәтер.

Рамазан: “Русча белү кирәк, татарча белү тиеш”, дип язган язучы Галимҗан Ибраһимов. Алда әйтелгәнчә: рус һәм татар телләре безнең Татарстанда дәүләт телләре булып саналалар.

Каршы алыгыз, 3 нче сыйныф укучысы  Сәйфетдинова Аделина.

Алсу: Пушкин теле,

Некрасовның теле,

Тургенев һәм Толстой теленең

Тиңсез көч-кодрәтен беләм мин.

Әмма аның башка туган телне

Алыштыруын теләмим.

Туган тел ул тәндә, җанда калсын

Ана сөте булып гомергә,

Бер авылмы, 2 авылмы ул,-

Сайрашсыннар туган телендә.

Туган телем , горурлыгым минем,

 Бар җиһанның телен баеттың.

Капламасын иде дулкыннарың

Телен саам дигән халыкның.

Һәр туган тел бөек үзенчә,

Гасырлардан күчкән гасырга,

Саклагыз сез туган телегезне-

Иң зур хәзинә ул асылда.

Әткәй- әнкәй теле сүрелмәсен

Кече халыкларның җанында,

Сорыйм үтенеп, сез саклагыз аны.

Җир –ананың изге карынында!_

Дип язган Илдар Юзеев үзенең “Туган тел” исемле шигырендә.

Рамазан: Туган телегезне саклагыз!

Туган телегезне яратыгыз!

Шушы фикерләрне башка  милләт вәкилләре дә әйтә.

Алсу:Менә бу язуларны  укып карыйк әле. Аны  бу китапка Татарстанга  Америкадан татар телен өйрәнергә килгән студентларның берсе язган. Менә нәрсә дигән ул: “Без Америкадан студентлар. Бәхетле булыгыз. Татарстанны яратыгыз! Туган телегезне яратыгыз. Сәлам белән Наталья.”

Алсу: Туган телегезне яратыгыз, саклагыз ! Аны ничек сакларга соң? Сандыкка салып, йозак белән бикләп, янына сакчы куяргамы? Юк, һич юк ! Алай итеп алтын-көмешләрне генә саклыйлар. Телне саклау-аны өйрәнү, башка чит телгә алыштырмау, башка телләр белән бутамау ул!

Алтын- көмешләр тоткан саен кими-азая, ә менә тел дигән байлык, хәзинә кулланган саен арта, байый, матурлана, шомара.

Рамазан, синең 1 нче сыйныфтан башлап берничә ел рәттән “Созвездие” (“Йолдызлык”) бәйгеләрендә катнашуың , бик күп җиңүләр яулавың хакында беләбез. Үзеңә ошаган берәр шигырьне безгә дә сөйләп күрсәтмәссеңме?

Рамазан : Бик рәхәтләнеп, Алсу. Шигырьнең исеме “Биектау” дип атала. Авторы – Битаман егете шагыйрь Рафис Корбан. Әлеге шигырьне уңган -булган    райондашларыма, районыбыз җитәкчесе Рөстәм Галиулла улы Кәримуллинга багышлыйм. Аның изге хезмәтләре, спортны яратуы алдында баш иям мин!!!

   Алсу, беләсеңме , сыйныфташым -9 нчы сыйныф укучысы Гобәев Рөстәм районыбызның  хоккей командасында бит. Бу команда әле  күптән түгел Татарстанда зур җиңү яулады һәм Россиягә чыкты.

   Гобәев Рөстәмнең нәкъ менә үзем укыган сыйныфта булуына чиксез шат һәм горур мин.

  Н. Рамазан.”Биектау”

Алсу: Кадерле дуслар! Һәркем үзенең туган телен- ана телен яратсын, өйрәнсен, үз телендә сөйләшсен, үз телендәге китапларны күбрәк укысын! Болар сезгә башка телне өйрәнергә ярдәм итәр!

 

Рамазан: Әйдәгез , бергәләп “Туган тел” не җырлап тәмамлыйк  бүгенге кичәбезне.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.

Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга  кирәклеген аңлаттылар  һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...

Внеклассное мероприятие "Туган телләр көне"

Внеклассное мероприятие, посвященное Дню родных языков...

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

Туган телләр көненә багышланган кичә

Туган телләр көненә багышланган кичә...

21 нче февраль - халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы.

21нче февраль-халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы....

Сценарий "Туган телләр көне" Гаилә елына багышлап

Халыкара Туган көннәр көнен үткәрү өчен сценарий...