4 сыйныфта технологиядән дәрес эшкәртмәсе
учебно-методический материал по технологии по теме

Чыршы уенчыгы ясау. “Йолдызчык”

Әлеге дәрес “Кәгазь белән эш” бүлегендә өченче дәрес булып тора. Дәрес программа таләпләренә туры китерелеп төзелде.Үрнәк буенча кәгазь белән эш, әйберне сарыф итмичә контур буенча кисү, детальләрне ябыштыру юлы белән җыюны максат итеп куя. Методик модуль.

Дәрестә төп эшчәнлек белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү булды. Әңгәмә, күзәтү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып эш башкару өчен кирәкле мәгълүматны табарга өйрәнделәр.Шулай ук дәрескә үрнәк эшләр, күрсәтмә материал, рәсемнәр әзерләдем. Дәрестә информацион техник чаралар кулландым. Дәреснең темпы оптималь. Дәрес атмосферасы уңай булды. Минем уйлавымча, мин укучылар белән аралашу стилен дөрес сайладым. Укытуда сайланган эш методлары һәм формалары максатка ирешү өчен дөрес сайланды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_4_klass_tekhnologiya.doc281 КБ

Предварительный просмотр:

4 класс технология.

Тема . Чыршы уенчыгы ясау. “Йолдызчык”

Максат.

Үрнәк буенча кәгазь белән эш турында таныштыру; “Йолдызчык”

эшләү эзлеклелеген өйрәтү; әйберне сарыф итмичә, контур буенча кисү; детальләрне ябыштыру юлы белән җыю; укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү; группада эшләү сәләтен формалаштыру,үзара яхшы мөгамәлә булдыру.

Бурыч.

Үрнәк буенча эшли белү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

Материаллар һәм җиһаз:  4 класс өчен дәреслек, эш дәфтәре,технологик карталар, материаллар белән эшләгәндә кулланыла торган эш кораллары һәм җайланмалар.

Дәрес барышында үтәлергә тиешле максат һәм бурычлар.

  1. Оештыру.

                  1.Төп максат һәм бурычлар белән таныштыру.

                  2.Укучыларны барлау, журналда тамгалау.

                  3.Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.

    2.   Өй эшен тикшерү.

                            1.Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен тест яр-

                                дәмендә тикшерү, анализлау, ныгыту.  

Узган дәрес буенча тест.

  1. Папье-машены нәрсәдән эшләргә мөмкин?

А ) мамыктан

Б ) агачтан

В) кәгазьдән

2. Нәрсәләр эшләргә мөмкин?

    А) кеше яши торган йорт

     Б) уенчыклар

     В) утырып йори торган машина

3. Папье-машены эшләгәндә кәгазьне ничек ваклыйбыз?

    А) кайчы белән кисеп

    Б ) кул белән вак кисәкләргә бүлеп

    В) кул белән эре кисәкләргә бүлеп

4. Папье-машены эшләгәндә кәгазьне ничә кат ябыштырабыз?

   А) 2

   Б) 1

   В) берничә

5. Формадан алу өчен беренче кат кәгазьне ничек ябыштыра башлыйбыз?

    А) клей сылап

    Б) вазелин яки су белән

    В) краска белән буяп

  1. Яңа тема аңлату, төшенчәләр формалаштыру.

                   1. Үрнәк буенча кәгазь белән эш турында таныштыру , сөйләп аңлату.

                   2. “Йолдызчык”  эшләү эзлеклелеген өйрәтү

                         (Технологик карта белән таныштыру.)

     4. Белемнәрне ныгыту. Гамәли эш.

                             1.Технологик карта кулланып эшләү .  

                              2.Төркемләп эшләү алымын куллану.

                   3.Санитария гигиена таләпләрен, куркынычсызлык

                       техникасы кагыйдәләрен үтәүләрен күзәтү.

                   4.Компетентлык үзләштерү- коммуникативлык,

                      зыялылык, эшчәнлек, үз өстендә туктаусыз эш алып

                      бару сыйфатларын булдыру.

                    5.Үзара эшләрне бәяләтеп, анализлау юлы белән әңгәмә

                        аша кабатлау.

                    6.Белемнәрне ныгыту максатыннан тест биремнәренә

                       җаваплар алу.

(сорау җавап формасында әңгәмә)

  5.Өй эше бирү.

                    1.Белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта куллана

                       белүләре (бүләк, уенчык)

                    2.Төрле чыганаклардан файдаланып үзлегеннән белем

                       арттыруларына юнәлеш бирү.(интернет аша, почта аша алдырган журналлар буенча)

Технологик карта “Йолдызчык” 4 класс. Технология.

  1. квадрат , фальцовка (тигезләү өчен кулланма: линейка), ПВА клее кирәк.
  1. Эш урыны хәзерлибез.
  2. Кәгазьнең төсле ягын эчтә калдырып квадратны урталай бөклибез. Ныклап тигезлибез.Тигезләгән ягы аста була.
  3. Беренче ярты өлешнең өске почмакларын аска таба бөклибез.
  4. Эшләнмәнең икенче ягын әйләндерәбез һәм беренче өлеш кебек почмакларны аска таба бөклибез.Ике катлы өчпочмак килеп чыкты.
  5. Алгы як өчпочмакны самолет канаты кебек бөклибез
  6. Эшләнмәне әйләндереп икенче канатны бөклибез. Самолет килеп чыкты.
  7. Эшләнмәне ачабыз.
  8. Кыска очлы өлешен өскә таба бөклибез.
  9. Эшләнмәнең тигез ягын тышка калдырып урталай бөклибез.
  10. Йолдызчыкның бер нуры әзер булды.
  11. Калган 15 нурны да шул тәртиптә эшлибез.

                               

                             

                            Җыю өчен:

  1. Һәрбер нурны карап чык Аларның һәрберсендә ике тәпи һәм артта ике кесәсе бар.
  2. Нурларны төсләрен аралаштырып берсе артыннан берсен тезеп куябыз.
  3. “Тәпиләренә” аз гына клей сөртеп икенче нурны беренче нурның кесәсен тыгабыз.
  4. Эшне шул тәртиптә дәвам итәбез.
  5. Йолдызчыкны  кибү өчен парта өстенә куябыз.
  6. Кипкәч матур җеп яки “дождик” белән бәйләп чыршыга эләбез.

4 класс . Технология.

Тема. Карнавал костюмы деталләре. “Таш чәчәк”

Максат. Карнавал костюмы деталләре белән таныштыру; әзерләү эзлеклелеген өйрәтү; укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү; группада эшләү сәләтен формалаштыру,үзара яхшы мөгамәлә булдыру.

Бурычлар. Размер һәм сыйфатын исәпкә алып тукыма сайлау.Тукыманың сул һәм уң ягын билгеләү; гамәли эш башкару.

Материаллар һәм җиһаз:  4 класс өчен дәреслек ,эш дәфтәре, Павел Петрович Бажовның “Каменный цветок” әкияте, технологик карталар,атлас ленталар яки тукыма, презентация, эш киемнәре, тест биремнәре.

Дәрес барышында үтәлергә тиешле максат һәм бурычлар.

1.Оештыру.

                  1.Төп максат һәм бурычлар белән таныштыру.

                  2.Укучыларны барлау, журналда тамгалау.

                  3.Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.

    2.   Өй эшен тикшерү.

                            1.Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен сорау-җавап

                                формасында тикшерү, анализлау, ныгыту.  

3.Яңа тема аңлату,төшенчәләр формалаштыру.

                             1. Карнавал костюмы деталләре  “Таш чәчәк”

                       турында Павел Петрович Бажовның “Каменный

                       цветок” әкияте белән бәйләп  аңлату.

                   2. Чәчәкләрнең рәсемнәрен күрсәтеп белемнәрен

                      системалаштыру.

Табышмак әйтелә.

           Патша түгелмен,  таҗым бар,

          Кешеләргә бирер  назым бар.  (чәчәк).

     Мин сезгә чәчәк, гөл  рәсемнәрен күрсәтәм, ә сез кул күтәреп  аларның    

  исемнәрен әйтерсез.

                                       

           

           

                           

               

     

                                                  

                 

                 

Тузганак      Ала  миләүшә         Ландыш(энҗе чәчәк)           Ромашка

Роза(гөлчәчәк)              Яран (пеларгония)             Умырзая

     

 “Яшәр өчен кояш, ирек  һәм кечкенә генә чәчәк кирәк”- дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен. Әйе , чәчәкләр - борын-борыннан ук тормышыбызның аерылмас юлдашы.

         Чәчәкләр –кешеләр арасындагы гаҗәеп арадашчылар, аларга иң нечкә хисләреңне ышанырга була. Чәчәкләр үстерүче кеше үзенә һәм башкаларга сөенеч китерә. Чәчәкләрне ярату- дөньяны ярату, җирне ярату дигән сүз ул.

   Балалар , ә сез бакчагызда чәчәкләр үстерәсезме соң?

   Балалар, чәчәкләр үстерегез, чәчәкләрне яратыгыз.

     4. Белемнәрне ныгыту. Гамәли эш.

                             1.Технологик карта кулланып “Таш чәчәк”

                                 әзерләү.

                              2.Төркемләп эшләү алымын куллану.

                   3.Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен

                       үтәүләрен   күзәтү.

                   4.Үз өстендә туктаусыз эш алып бару, мөстәкыйльлек

                      сыйфатларын булдыру.

                    5.Үзара  анализлау юлы белән әңгәмә

                        аша кабатлау.

                    6.Белемнәрне ныгыту максатыннан тест биремнәренә

                       җаваплар алу.

5.Өй эше бирү.

                    1. Хезмәт эшчәнлеген планлаштыра һәм оештыра белү.

          2.Төрле чыганаклардан файдаланып үзлегеннән белем

              арттыруларына юнәлеш бирү.

6. Рефлексия.

           -  Әкиятләр аша матурлыкка омтылырга, матурлык тудырырга

              мөмкинме?

  • “Таш чәчәк” әкиятендәге Данилның кул эше безгә карнавал костюмын бизәгәндә ярдәм иттеме?
  • “Кара тартма” уены.
  1. Аның бик күп төрләре бар
  2. Ул бик матур
  3. Аны бүләк итеп бирәләр
  4. Аның чыны да ясалмасы да була
  5. Исе буенча да исемен белеп була. Чәчәк.

Технологик карта .Чәчәкне ясау .

  1. Шаблон ярдәмендә тукымага түгәрәкләр сызабыз.
  2. Сызган түгәрәкләрне кисеп чыгабыз.
  3. Түгәрәкне алып урталайга бөкләп, атлатып тегеп чыгабыз.
  4. Беренче катка шундый биш түгәрәк тегеп,  җыйдыртабыз.

  1. Беренче таҗ белән соңгы таҗны тегәбез.

  1. Шул тәртиптә икенче кат таҗларны тегеп чыгабыз.

  1. Ике кат таҗны беркетеп тегәбез.

  1.  Чәчәкнең уртасына төрле төймәләр тегергә була.

Тест . Тукымалар турында.

  1. Тукыманың уң ягын ничек белеп була?

А. Рәсемнәрнең  ачык, яхшы күренүеннән

Б. Тукыманың калынлыгыннан

В. Җепләрнең юан яки нечкә булуыннан

Г. Тукыманың ялтырап торуыннан

      2. Кул эшләре вакытында нәрсәләр эшләргә ярамый?

          А. Кайчының сабы белән алга каратып тапшырырга

          Б. Энә һәм булавкаларны өстәлгә куярга

          В. Уймак кулланырга

          Г. Йомшак урында тегәргә (диванда, креслода)

      3. Тукыманы дымлы җылылык белән эшкәрткәндә үтүкне кая куярга?

           А. Идәнгә

           Б. Аскуймага

           В. Үтүкләү өстәленә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....