Туган илне саклау- ирләр эше
классный час по теме

Ландыш Нагимовна Ахметова

 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп  еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне без Туган илебезне, тынычлыгыбызны саклаучы ир – егетләребезне котлыйбыз.  Аларны котлау безнең һәрберебездә горурлык хисе, әтиләребезгә, абыйларыбызга, гомумән барлык ир- егетләргә булган ихтирамыбызны арттыра. Солдат хезмәте һәрвакытта да мактаулы хезмәт булган һәм ул шулай булып калсын да иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_ilne_saklau-_irlr_eshe.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

 Егет: Исәнмесез, дуслар, хәерле көн,

           Исәнмесез, ирләр, батырлар!

Кыз:  Бүген сезнең исәнлекне күреп,

           Горурланырга да хакым бар.

         

 Егет: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар!

Без бүген, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәбез. Ни өчен бу бәйрәм 23 февральдә үткәрелә соң һәм бу көн Ватанны саклаучылар көне дип атала соң?

Кыз: 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп  еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне без Туган илебезне, тынычлыгыбызны саклаучы ир – егетләребезне котлыйбыз.

   Егет: Һәрберебезнең бабасы, әтисе кайчандыр Ватанны дошманнардан саклаган, солдатта хезмәт иткән, Хөрмәтле ир укытучылар, әтиләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез һәм сезнең хөрмәткә егетләр биюе тәкъдим итәбез.

    Кыз: Безнең егетләр дә булачак солдатлар. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз. Тырышып укуларын, батыр, көчле, чын ир-егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп, илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз.

  1. Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

  1. Илебез зур, җиребез киң,

Хисапсыз  байлык бездә!

Җир өстендә җир астында

Тауларда һәм диңгездә.

  1. Без үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш,

Без- тыныч ил төзүчеләр,

Кирәкми безгә сугыш.

   Егет:  Әйе, бу җирдә һәр кешенең дә уртак теләге бар- ул сугышларсыз, тыныч тормыш. Ә безнең тынычлыгыбызны саклаучылар- солдатлар.

 

  1. Батыр һөнәр бар җирдә-

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

  1. Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант.

Барсының да исеме

Дөньяда бер – ул солдат.

  1. Олысы һәм кечесе,

Шул һөнәрне үз иткән.

Күкрәк белән ут каплап,

Күпләре шәһит киткән.

  1. Ватанны саклаучылар-

Аямыйлар үз – үзен.

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы һәм түзем.

  1. Дөнья гел тыныч түгел,

Бар кайнар җир – яу кыры.

Солдат өстенә анда,

Ява кургаш яңгыры.

4)Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр һөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

5) Ядрә сукыр, күзе юк,

Исән – сау йөрсен солдат

Көтәләр аны өйдә,

Кайтыр көннәрен санап.

 

 Кыз: Булачак солдатлар котлап  Хөсәенов Ранис үзенең яраткан җырын башкара.

1) Ярый әле, кыю абыйлар бар-

Туган илебезне сакларга.

Уяу тора алар ил чигендә,

Сатмас аны һич тә ятларга.

  2)  Ярый әле, янда әтиләр бар

  Гаилә иминлеген якларга.

  Малайлары күреп, ныгып үсә,

  Ышанычын аның акларга.

3) Ярый әле, җирдә бабайлар бар-

 Хәтерләтеп сугыш елларын.

 Ярый әле, бездә кыюлык бар-

 Тибрәтергә йөрәк кылларын.

 Егет:  Без дә үсеп җиткәч, Ватанны саклаучылар, чын солдатлар булырбыз. Туган илебезгә азатлык, мул, бәхетле тормышны кем алып бирде соң? Моннан берничә ел элек булганны да онытырга ярамый.

   Кыз: Бөек Ватан сугышы кешеләргә күпме кайгы- хәсрәт алып килгән! Без тыныч укысын, матур яшәсен, илебез күге һәрвакыт аяз булсын өчен, бабайларыбызның гомере өзелгән.

                       Җырсыз җирнең яме юк,

                       Җырсыз тормыш тәме юк,

                       Җыр сулар һава кебек,

                       Җыр яши, җыр мәңгелек.

 Безнең иминлегебезне саклап, дошман яуларыннан безне яклаган бабайларыбызга Шакиров Зөлфәт үзенең җырлы сәламнәрен юллый.

  1. Туган илне саклау- ирләр эше,

Без акларга тиеш өметне.

Мактау белән телгә ала һәркем,

Ил сакчысы дигән егетне.

  1. Кирәк буса без әтиләр кебек,

Тырышырбыз артта калмаска.

Йә, әйтегез, нәрсә булыр иде,

Без булмасак әгәр алмашка.

  1. Үсеп җиттек менә, белеп булмый,

Алда нинди язмыш корылган?

Тик беләбез, халкым риза булыр,

Ил сагына баскан улыннан.

  1. Әйе, ирләр эше илне саклау,

  Безнең эшкә кызлар йөгермәс.

  Шуны аңлый белгән егетләр дә,

  Беркайчан да сынмас, җиңелмәс!

Егет:  Күңелләрдә тирән эзләр кала,

Бу гомердә узып барыштан.

Егетләр дә, илем  дастанына,

Өлеш кертә яңа тарихтан.

Кыз:  Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән,

Сугарылган була юл башы.

Матур көннәр, тыныч еллар гына,

Булсын иде гомер юлдашы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану....

Тәрбия сәгате "Табигатьне саклау - изге бурычыбыз!"

Табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән тәрпбияви  чара....

Алфавит. Вĕреннине аса илни

Урок чувашского языка в 5 классе....

Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”

Доклад. “Туган  телне  һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...

Үзем үлсәм исемем, җырым үлмәс, Ул яңгырар илнең кырында. дәрес- панорама

Укучылар М. Җәлилнең сугыш елларындагы  тормышы һәм иҗаты турында  танышалар.Архип Ефимович Митрофановның “Жизнь его песней звенела в народе” иемле мәкаләсе турында үзләренең фик...

Һади Такташның "Пи-би-би-бип" шигырендә туган телне саклау проблемасы

Урок татарской литературы в 6 классе, проведённый в городе Тетюши Республики Татарстан на зональном этапе Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы".  На уро...