Туган тел бәйрәме
материал (5 класс) по теме

Алия Бурганетдинова

Мәктәптә туган тел кичәсе яки бәйрәм үткәрү өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_br..docx23.84 КБ

Предварительный просмотр:

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

Кичәнең максатлары:

  1.  Балаларда туган телгә карата хөрмәт,ихтирам хисен тәрбияләү,ныгыту;
  2. Чит телләргә карата кызыксыну ,максатчанлык уяту;
  3. Үз туган төбәгең белән кызыксыну тудыру;
  4. Патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү

Укытучы:                Туган оясыннан аерылган кош

                                  Канатына мәңге ял тапмый.

                                 Туган телен яратмаган кеше,

                                 Башкаларның телен яратмый.

         Халкым теле миңа – хаклык теле.

         Аннан башка минем телем юк.

         Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

        Иле юкның гына теле юк.

Хәерле көн кадерле укучылар Һәм укытучылар! Исәнмесез. Без бүген туган тел бәйрәменә  җыелдык.

 Билгеле булганча,21 нче февраль – Туган тел көне.   Бераз гына бәйрәм тарихына тукталыйк.

Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.  
2 а.б. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.

Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньяның 6 мең телнең яртысы якын киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.

Татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә яши.Шулай ук безнең төбәктә чувашлар да бар.Балалар,без бүген сезнең белән ике командага бүленеп белемнәребезне сынарбыз.Башта без без командаларыбызга исем уйлыйк әле.Исемнәр ,девиз уйланыла.

Исем,девизларыбызны әйтәбез.Үзебез белән таныштырабыз.

Менә таныштык та.Икенче биремебезгә күчәбез.Туган телебез турында мин сезгә мәкальләрнең яртысын әйтермен,ә сез икенче өлешен әйтергә тиеш буласыз 2 а.б.  Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез.

Иң татлы тел –      (туган тел  ,анам сөйләп торган тел.)

 Сөйдергән дә тел,     (биздергән дә тел.)

Теле барның    (юлы бар.)

Телләр белгән -     ( илләр белгән.)

Аз сөйлә -   (күп эшлә.)

 Акылы кысканың   (теле озын.)

Сүзнең кыскасы,    (бауның озыны яхшы.)

Туган илем -  (туган анам.) Рәхмәт!

.Болары татар телендә булды.Ә рус телендә яки чуваш телендә нинди мәкальләр бар икән?

Ярышыбызның өченче турына җиттек /Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк. Ә безнең укучыларыбыз үз телләрен генә белү белән чикләнмичә, башка телләр белән дә кызыксыналар.Сезгә өй эше итеп Габдулла Тукайның  “Туган тел” шигырен 4 телдә өйрәнеп килергә кушылган иде.Әзерләнә торабыз,шул арада 5 нче сыйныф укучылары катнашында татар теленә тәрҗемә ителгән “Төремкәй” әкиятен карап китик әле.

Ярышыбыз дәвам итә,без сезнең шигырьләрегезне тыңларга әзер.(Тыңлыйбыз)Люда белән Алина үзләре язган  шигырьләрен дә укыйлар.

 

2 а.б.  Укучылар,һәр кешенең туган теле – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.

1 а.б. Әйтегез әле,  җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсыз?

2 а.б.  Өч  мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!

1 а.б. Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, татар, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.

2 а.б. Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 – 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән..Бәйгебезнең бу этабында без бер сүздән берничәне ясарбыз.Чөнки  кайвакыт бер сүз эченә күп кенә башка сүзләр дә яшерелгән була.(Сүзләр төзибез)Төзү өчен                       сүзе бирелә. Укучылар,һәр кешенең туган теле – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла Сез уйлый торган арада 7 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Алия “Гүзәл бакча “җырын безгә бүләк итәр.

2 а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле  “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең,  торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.. Укучылар быел Татарстанда нинди ел?Дөрес әйтәсез,быел тарихи истәлекләрне барлау елы.Ш.Мәрҗәни әйтүенчә,үткәнен белмәгән халыкның киләчәге дә юк.Туган төбәгебезнең тарихын беләбезме икән соң без?Әйдәгез әле,алда күрсәтеләчәк видеоролик аша Апасыбызга сәяхәт кылыйк һәм истәлекле урынны эзләп табыйк.(карыйбыз һәм эзләп табып Апас турында хикәя төзибез,Кыз тавының тарихын барлыйбыз).

. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аҺәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

 1 а.б.Туган тел һәркем өчен  матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

                          Куштым сиңа сайлап матур исем –

                         Җисемеңә туры килсен ул.

                        Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                        Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

         Вакыт белән бергә үзгәрә бел

         Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

        Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

        Бу – Ватанны сату белән бер.

                      Син тугач та, ана сөте белән

                      Иренеңә тамган туган тел.

                      Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

                     Онытуың булыр, балам, бел!

                                                               (С. Әхмәтҗанова.)

Балалар,менә инде ярышыбызның ахырына да килеп җиттек.Ошадымы ул сезгә?Мин ышанам,сез нинди генә милләт вәкиле булсагыз да үз телен яратучы,хөрмәтләүче балалар булып үсеп җитәрсез.Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюрига бирәм.

 1. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлаттым.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

2 нче  алып баручы

2. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!

Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда сезнең басуыгызны Һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән тәмамлавыгызны сорыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...