Птицы наши друзья
методическая разработка по теме

Экологическая конференция.Разработка на татарском языке.

Цель конференции:

 -Познакомить учащихся с "Днем птиц"

-Показать своеобразие перелётных и, зимующих в наших краях, птиц

-Показать роль человека в жизни птиц

-Углубить знания учащихся о науке экология

-Воспитывать любовь к птицам.

 В этой  конференции будут рассматриваться следующие темы:

1. "Праздник " День птиц".

2. Жизнь птиц в зимнее время.

3. "Добро пожаловать друзья"

4. Языком цифр.

5. КВН "Знаешь ли ты птиц?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koshlar_kone_konf..doc105.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Исәнмесез кошкайлар” Экологик  конференция.

Максат: Кошлар көне бәйрәме белән таныштыру,безнең якларда кышлаучы һәм язын  безгә очып кайтучы  кошларның үзенчәлекле яклары,аларны саклауда һәм басу кырларга ияләштерүдә кешенең тоткан  урыны белән таныштыру. Балаларның экология фәне турындагы белемнәрен тирәнәйтү.  Кошларга сакчыл караш тәрбия-

ләү.

Җиһаз:  Кошлар рәсемнәре ,таблицалар:”Су кошлары”, “Урман кошлары”, “Культуралы ландшафт кошлары”, “Хайваннар дөньясын саклау” турында ТРсы  законы, “Кызыл китап”,плакатлар.

  Конференциядә караласы темалар:

                  1. “ Кошлар көне бәйрәме”

                  2.Кышкы чорда кошлар тормышы.

                  3.Исәнмесез кошкайлар.

                  4.Саннар теле белән.

                  5.”Син кошларны беләсеңме”тапкырлар бәйгесе.

                                           

1нче  укучы.            Саннар телендә.

Кошларның җир йөзендә 8663 төре исәпләнә.Алар 40 отрядка берләшкән.Хәрәкәтләнү ысулы буенча өч төркемгә бүленә-

ләр.Татарстанда гына 289 төр исәпләнә,алар 19отрядка бер-

ләшә.

 -Бер песнәк семьясы 40 алмагачны корткычлардан саклый.   тәүлегенә үз авырлыгы хәтле азык ашый.

 -Җир йөзендә 100 млрд. чамасы кыргый кош һәм  50 млрд. йорт кошы исәпләнелә.Шартлы рәвештә җирдәге  һәр  кешегә 30 ар кош туры килә.

 -“Кызыл китап”та 287 төр кош теркәлгән.

 -18 нче гасыр ахырыннан безнең көннәргә хәтле 76 төр

 кош кырылып беткән.

 -Кошлар 8230 метрга хәтле  күтәрелә  ала. Ә импиратор пингвины тирәнгә йөзү  буенча рекорд куйган-ул 265 метр

тирәнлеккә төшкән.

 -Иң озын  гомерле кошлар-козгыннар.Читлектә70 яшькә хәт-

ле генә яши,ә иректә ике тапкыр озаграк.Бөркетләр 80 ел яши

лачыннар-100,попугайлар-140,ә аккошлар 170 елга кадәр

яшәргә мөмкин.  

 -Җәй дәвамында күгәрчен бер тапкыр  2 бала чыгара,ә песнәкләр 8әр-10ар бала чыгара.

 -Кошларның уртача тән температуралары +42+45С.

 -Ябалак муенын 270 градуска бора ала.

 -Кәрлә тургай бер елда 8-10 млн. бөҗәкне юк  итә.

 - Иң кечкенә кош-колибри, ул чәчәк нектары белән  туена.

 -Зур  песнәк  көн дәвамында 332дән 469 га хәтле очыш

ясап,баласын ашарга алып кайта.

-Үрмәкош баласын көнгә 370 тапкыр туендыра.

-Безнең якларда кышлаучы чукыр,кышын һава температу-

расы -35-45 С салкын булганда да бала чыгара.

2 нче укучы.    Саннар телендә.

-Пингвиннар -50-60 градус суыкта йомырка салып бала

чыгара.

-Иң зур йомырка салучы  кош-тәвә кошы,аның йомыркасы

1400 грамм.

-Дөньядагы иң авыр кош та тәвә кошы,аның авырлыгы

120 кг җитә.

-Кошлар бик үзенчәлекле җан ияләре. Алар 190-170 млн.

еллар элек  килеп чыккан дип исәпләнә.

-Керәшә берюлы 400 ләптөрле вак бөҗәк алып кайта.

Әгәр көненә 20 тапкыр ояга кайтса,балаларын ашату чо-

рында 250 мең бөҗәкне юк итә дигән сүз.

-Бер лачын 200 йомранны, 100 тычканны аулый.

-Кошларның йөрәге дүрт камералы.

-Бер чырайсыз ябалак,кимерүчеләрне тотып,һәр елны басу-

ларда 0,5 тонна ашлыкны саклый.

-Кошлар көне безнең илдә рәсми рәвештә 1924 нче елдан

билгеләп үтелә.

-Тукран теленең озынлыгы 14 см га җитә.

-Чыпчык көненә  1000 гә якын бөҗәкне юк итә,шуның 800е

корткыч бөҗәк..

-Колибриның  йомыркасы 2 грамм авырлыкта.

-Кышкы салкында азык җитмәүдән һәр 10 песнәкнең 9ы һә-

лак  була.

                     Исәнмесез кошкайлар.

Кошлар,нәкъ чәчәкләр Кебек үк-табигать могҗизасы. Әйтер-    

сең лә, алар шатлык өләшү,соклану,һәм күңелгә илаһи көч

бирү өчен яратылган.Кошлардан башка табигать бөтенләй

җансыз кебек.

     Апрель-кошлар ае. Күчмә кошларның күпчелеге безгә

җылы яклардан шушы айда әйләнеп кайта. Сыерчыклар,

тургайлар кайтып,тирә-юньгә дәртле авазларын яңгыраткач

кына яз үзенең тулы хокукларына керә. Сиртмәкойрыклар  

кайтып,нәзек койрыклары белән бозны сугып ярмыйча,ел-

галарда боз китми дигән әйтем бар. Халык әйтсә, хак әйтер.

Чынлыкта сиртмәкойрыклар боз киткәндә актарылган яр

буенда төрле бөҗәк личинкалары эзләп йөри, чөнки бу чорда

аларга башка урыннарда азык табуы кыен.

 Урман симфониясенең  төп солистлары-былбыллар,апрель

урталарында килеп җитәләр.

 Гади сыерчык репертуары белән бер кошта тиңләшә алмый.

Март ахырларында килеп,үзләренә ясап куйган ояларга кереп

урнашуга ук сыерчык төрле авазлар чыгарып сайрарга тоты-

на.Сыерчыкрар  җәй буена уннарча мең корткычны юк итә.

 Без кошларны –канатлы дусларыбызны яратабыз.Алар-таби-

гать бизәге.Кошларның самими яңгыравык җыры,ачык төс-

тәге каурыйлары табигатьне бизи,күңелгә сихәтлек,дәрт-дәр-

ман өсти.

 Туган ягыбыз ишеген яз шакый.Яз белән бергә  бик күп кош-

ларда кайта.Яз хәбәрчеләре  кара каргалар беренчеләрдән бу_
лып кайтып җитә, алар артыннан башка кошларда озак көт_
терми. Күчмә кошлар килеп беткәч, җылы якларга киткән

кошлар кайта башлый.Болар казлар, үрдәкләр,торналар.

 Кошлар кайтып табигатебезне уяталар.Алардан башка та-

бигать   җансыз кебек тоелыр иде.                                                                    

  Беренче тапкыр, кошлар көне балалар бәйрәме буларак

Америка Кушма Штатларында билгеләп үтелә. Пенсель-

вания штаты укытучысы Чарль Бабкок тарафыннан 1894

нче елда оештырыла.Озакламый Американың бөтен штат-

ларында да кошлар көнен халык бәйрәме итеп үткәрә баш-

лыйлар.Бу бәйрәм Россиягә дә үтеп керә. 1924 нче елның

маенда Мәскәү янындагы Үзәк биологик станциянең яшь

натуралистлары берничә дистә кошлар оясы ясап элә. Ә

1925 нче елда укучылар ,беренчеләрдән булып,илебездә

кошлар көнен билгеләп үтә.Шул елны укучылар 1000 нән

артык кош оясы ясап эләләр. 1928 нче елдан башлап,кош-

лар көне бөтен ил буйлап үткәрелә башлый.Шулай итеп,

кошлар көнен, без быел үзебезнең илебездә рәсми рәвештә

84 нче ел бәөрәм итәбез.

 1930 нчы елларда кошлар көнен үткәрү тынып тора. 1950

нче еллар башында яңадан билгеләп үтелә башлый һәм ул

балалар өчен зур бәйрәмгә әверелә.

 Кошлар көне балалар өчен генә түгел,кошлар өчен дә зур

бәйрәмгә әверелсен иде.Моның өчен без беренче чиратта

кошларны кыерсытмаска,ояларын туздырмаска, оялар ясап куярга,аларны һәр төрле кайгыртырга тиеш.

 Инде канатлы дусларыбыз килә дә башлады. Укучылар ,сез

аларны каршы алырга әзерме?Әзер булмасагыз,әле соң  тү-

гел, яңа оялар ясап куй, искеләрен чистарт.

                  Кышкы чорда кошлар.

   Кышкы чор кошлар өчен иң авыр вакыт.Кыш үзенең салкыннары,бураннары белән генә кошлар үзәгенә үтеп

калмыйча,тагы ачлыгы белән дә үзен нык сиздерә.Кышын

кошларга азык табарга кыенлаша башлагач ,бик күп кошлар

кешегә якынрак килә башлыйлар.

 Безнең якларда кышлаучы кошлар утрак һәм күченеп йөрү-

челәргә бүленә.Утрак кошлар безнең якта гомер буе яши.

Алар-күгәрченнәр,саескан,ала карга,чәүкә,боҗыр,көртлек,

чыпчык,песнәк,сары чыпчык,купшыл,яшел чыпчык,кәрлә

тургай,тукран,үрмәкош,чыелдык,мәче башлы ябалак һәм

качыга. Бу кошлар бернинди салкыннардан  куркмыйча,

беркая да күченеп китмичә безнең якта гына яшиләр.

 Күченеп йөрүче кошларга карбүрек,чукыр,тыпырдык,сыз-

гарак чыпчык,урман саесканы керә.Язын , җәен һәм көзен

алар төньякта яши,ә кышын илебезнең уртача климатлы

төбәкләренә ягъни безнең якларга күченә.Әмма бу кошлар

һич тә җылы якларга очып китми.

 Утрак кошлар да,күченеп йөрүче кошлар да күпчелеге бө-

җәкләр белән тукланучылар.Кышын кешеләргә якынрак

урыннарга,кышларга җиңел булсын дип чыпчык,чәүкә,са-

ескан,ала карга,мәче башлы ябалак күченеп килә.

 Кышын кошлар өчен җимлекләр ясап куйсак,туң май кисәк-

ләре бирсәк ,аларга кышларга җиңелрәк булыр иде.Кошлар-

ны кыерсытмыйк, мөмкин кадәр күбрәк аларга ярдәм итәргә

тырышыйк.Кошлар-безнең дусларыбыз.Алар табигать мог-

җизасы.Әйтерсең лә алар шатлык өләшү,соклану һәм кү-

ңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган.

Тапкырлар  бәйгесе”Син кошларны  беләсеңме?”

1.Көндез йоклый,төнлә җырлый.(ябалак)

2.Безнең илдә яшәүче иң зур кош?(Дүдәк)

3.Кайсы кош балалары әниләрен белми?(Күке)

4.Кемнең үз җыры юк?(Сыерчык)

5.Иң озын телле кош?(Тукран)

6.Нинди кош йомырка салмый.(Ата)

7.Яз хәбәрчесе?(Кара карга)

8.Кайсы кош каты тешли.(Кошларың теше юк,алар чукый)

9.Борынгы заман кошының исеме?(Архиоптрекс)

10.Кайсы кош калай?(Әтәч)

11Сертотмас (Үрдәк)

12.Дөньядагы  иң зур кош?(Тәвә кошы)

13.Кошларның уртача тән температурасы?(+42С)

14.Кайсы кош иң тиз оча?(Лачын)

15.Иң зур томшыклы кош?(Пеликан)

16.Иң кечкенә кош?(Колибри)

17.Чыпчыкның тән температурасы кайчан җылы була:җәен-

ме әллә кышынмы?(Даими)

18.Песнәкләр кышларга кайсы илгә китәләр?(Китмиләр)

19.Ике яшь тулгач каз нишли?(3 нчегә китә)

20.Нинди кошны барабанчы диләр?(Тукранны)

       Бәйгегә йомгак ясала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ВНЕКЛАССНОЕ МЕРОПРИЯТИЕ "ПТИЦЫ - НАШИ ДРУЗЬЯ"

Задачи : расширить кругозор детей ;воспитывать бережное отношение к окружающему миру и к пернатым друзьям;развивать наблюдательность. ответственность за общее дело....

Конкурсно-познавательная игра "Птицы - наши друзья!"

Мероприятие можно провести в рамках недели биологии. Участники - учащиеся 7-8 классов....

Птицы-наши друзья

Внеклассное мероприяие "Птицы - наши друзья" предназначено для учащихся 7-х классов школ I,II вида....

классный час для 3 класса "Птицы - наши друзья"

Повторение и обобщение знаний детей о птицах, их строении, повадках, среде обитания;расширение  кругозора и знаний о пернатых своего родного края,формирование понимания важности заботы о пр...

Буклет "Птицы - наши друзья!"

Буклет о значении птиц в природе и жизни человека, о необходимости помощи птицам, особенно в зимнее время....