Игра-соревнование "Зимние забавы"
материал по теме

Ибрагимов Фаниль Фаилович

Внеклассное мероприятие "Зимние забавы" можно проводить во  время зимних каникул на свежем воздухе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл igra-sorevnovanie_zimnie_zabavy.docx104.6 КБ

Предварительный просмотр:

Уен  барышы

1  этап – каршылыклар  полосасы

1. 10  обручтан  торган  «тоннель»  аша  узу.

2.  «Сазлык»  аша  чыгу (карга  салынган  2-3  м лы  ике  бүрәнә  буенча  узу)

3.  «Елга  аша  ташларга  басып  чыгу» (ташлар  урынына  такта  яки  фанера  кисәкләре)

4.  «Капкын». Җирдән  5  см  биеклектә  сетка  сузылган. Шуның  астыннан  шуышып  чыгарга.

Бу  этапка  нәтиҗә  вакытка  карап  ясала.

  1. этап – эстафета

  1.  нче  ярыш  «Кем  тизрәк»

 

Колонна  башында  беренче  булып  торучылар, укытучы  сигналы  буенча, чаңгыда (таякларсыз)  йөгереп  флажокны  әйләнеп  киләләр,  эстафетаны  иптәшләренә  тапшыралар  һәм  колоннага  ахыргы  булып  басалар.

Алданрак  тәмамлаган  команда  җиңүче  була.

                             

  1. нче  ярыш  «Таяк  өчен  көрәш»

Уенчылар  таякларсыз  гына, тәртип  номерлары  буенча  саналып,  бер  рәткә  чаңгыларда  тезелеп  басалар.

Укытучы  10-12  м  ераклыкта  бер  чаңгы  таягын  кадап  куя  һәм  берәр  номерны  әйтә  яки  номер  язылган  карточка  күрсәтә. Һәр  командадан  да  шул  номерлы  уенчылар  чаңгыларда  таякка  таба  йөгерә. Таякны  алдан  барып  алган  уенчы  командага  1  очко  алып  кайта.

                   

  1. нче  ярыш  «Капка  аша  чыгу»

 Командалардан  10-12  м  ераклыкта  ике  «капка»  ясала.  (карга  ике  таякны  тыгып, аларның  бавына  өченче  таякны  вертикаль   рәвештә  элеп  куела)

Беренче  уенчы  чаңгыда, таякларсыз, йөгереп  барып  «капка»  аша   чүгәләп  яки  бөгелеп  уза  һәм  йөгереп  кайтып  эстафетаны  иптәшенә  тапшыра. Уен  шул  тәртиптә  дәвам  итә.

Алданрак  тәмамлаган  команда  җиңүче  була.

Искәрмә. Әгәр  уенчы  «капканы»  төшерсә, ул  аны  төзәтеп  китәргә  тиеш (җитәкче  ярдәме  белән). Аннары  гына  йөгерүне  дәвам  итә.

                 

4  нче  ярыш  «Чаналарда  тарту»

Уенчылардан  10-15  м  ераклыкка  флаг  кадап  куела  һәм  һәр  командага  берәр  чана  бирелә. Уенчылар  парлап  басалар.

Укытучы  сигналы  белән  бер  уенчы  чанага  утыра, ә  икенчесе  флагка  кадәр  тартып  бара. Флагка  җиткәч  урыннарны  алышалар – тартып  барган  уенчы  чанага  утыра, ә  икенчесе  анны  чанада  этеп  кайта.

Алданрак  тәмамлаган  команда  җиңүче  була.

                                    

  1. нче  ярыш  «Хоккейчылар»

Уенчылардан  10-15  м  ераклыкка  флаг  кадап  куела  һәм  һәр  командага  берәр  кәшәкә  таягы (клюшка), кечкенә  туп  бирелә.

Укытучы  сигналы  белән  беренче  уенчы, кәшәкә  таягы  белән  тупны  тәгәрәтеп, флагны  әйләндереп  килә  һәм  эстафетаны  икенче  уенчыга  тапшыра.

Алданрак  тәмамлаган  команда  җиңүче  була.

  1. этап – шәхси  беренчелеккә  ярышлар

  Бу  этапта  уенчылар  үз  теләкләре  буенча  катнаша.

  1. «Снайперлар  ярышы». Кеглиларга  кар  йомарламы  ыргыту.
  2. Канат  тарту  ярышы.
  3. «Әтәчләр  сугышы»

Радиусы  2-3 см булган  түгәрәк  сызыла. Ике  уенчы  Бер-береннән  1,5 м  ераклыкта, алга  таба  иелеп, бер  аякны  күтәреп  арттан  ике  кул  белән  тотып,  басалар.  Максат – Бер  аякта  сикереп, җилкә  белән  этеп, икенче  уенчының  кулын  яисә  аягын  ычкындырту  яки  түгәрәктән  этеп  чыгару.

  1. Ераклыкка  граната  яки  кар  омарламы  ыргыту.

«Кышкы  уеннар»  ярышын  йомгаклау  3  этапны  узгач, барлык  уен  төрләре  буенча  ясала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Спортивное мероприятие "Осенние забавы"

Общешкольное спортивное мероприятие для учащихся 1-9 классов в сельской малокомплектной школе. ...

Ознакомление с лексикой "Зимние забавы детей".

Презентация для ознакомления с лексикой " Зимние забавы детей". В конце презентации, на последнем слайде, мини-тест на первичное запоминание лексики....

зимние забавы

игра на 23 февраля (на улице)...

Положение о Дне Здоровья "Осенние забавы"(1-11классы)

               Программа Дня Здоровья «Осенние забавы»:10.00     Общее построение;10.05    Получение задания для...

Веселые забавы

Конкурсы для любого мероприятия...

Внеклассное мероприятие для 5-6 классов. Зимний день здоровья "Зимние забавы"

День здоровья "Зимние забавы" разработан для учащихся 5-6 классов.Этот день один из самых любимых зимних праздников ребят Бехтеревской школ...